Публицистика

15.08.2017 №8 (август), 2017

Әдәбият укытучысы – бала күңеленә әхлак кануннарын язучы


1

Милләтебезгә куәт бирүче учак

Минемчә, 10-15 ел педагогик стажы булган һәр укытучы, үзенә генә хас эш алымнары кулланып, иҗади рәвештә эшли башлый. Педагогик технологияләрнең төрлесен тикшереп карый, аларга үзгәрешләр кертә, кечкенә ачышлар ясый. Хаталар да ясый, әлбәттә. Шулар нәтиҗәсендә, аның «үз технологиясе» туа. Нинди генә алымнар, метод, технологияләр куллансак та, без, укытучылар, ШӘХЕС тәрбияләү максатын күздә тотарга тиеш. Әгәр укучыларны фән белән кызыксындырып, белемнәрне башка өлкәләрдә дә куллана белергә өйрәтә алсак, болар өстенә эшлеклелек сыйфатлары, үз фикерен кыю яклап әйтә белү, проблемаларны хәл итә белү сәләте дә формалаштыра алсак, бурычыбыз үтәлгән дип саный алабыз.

Э.В.Тимергалиева

УКЫТУЧЫ турында бер хикәят хәтергә килде.

Укучылары үз Укытучысыннан аның төп вазифасы турында сорыйлар. Укытучы җавап бирми, балаларны тауларга алып чыгып китә. Бераз йөргәннән соң, боларның тамаклары кибә. Эчәргә яраклы су чыганагы эзли башлыйлар. Тирә-якта берни табылмый. Кабат Укытучы янына кайталар. Акыл иясе – Укытучы – балаларга тау артында үзәндә чишмә барлыгын әйтә. Балалар туйганчы салкын су эчәләр. Укытучыны да онытмыйлар: аңа да салкын чишмә суы алып киләләр. Карасалар, Укытучының алдында туп-тулы сулы савыт утыра.

– Сез ни өчен безгә бу суны бирмәдегез? – дип, гаҗәпләнеп сорыйлар балалар.

– Мин үз бурычымны үтәдем, – дип җавап бирә Акыл иясе. – Башта мин сезне сусаганчы тауларда йөрттем, аннары су чыганагы эзләргә мәҗбүр иттем. Чишмәгә юлны күрсәтеп, кыенлыкны чишәргә булыштым. Үзем белән су алуым юкка түгел: моның белән үзең турында алдан кайгырта белергә өйрәнү кирәклеген искәртергә теләдем.

– Димәк, Сезнең төп вазифагыз – проблеманы тудыру, аны чишәргә булышу һәм үрнәк күрсәтү?

– Юк, оланнар, минем төп бурычым – сездә кешелеклелек һәм киң күңеллелек тәрбияләү. Кайгыртучанлык күрсәтеп, миңа эчәргә су алып килүегез минем үз бурычымны әлегә кадәр төгәл башкара алуым турында сөйли…

ХХI гасырда татар теле һәм әдәбияты укытучысының төп вазифасы нәрсәдә соң? Акыл иясе – Укытучы мисалыннан күренгәнчә, бүгенге укытучы алдында да йөз, мең еллар элек куелган бурыч тора: кешелекле, игелекле ШӘХЕС тәрбияләү. Заман үз таләпләрен өсти: укучы шәхесе гомумкешелек кыйммәтләренә ия булган хәлдә, интерактив, коммуникатив мөмкинлекләргә дә ия булырга, үз-үзен үзгәртүгә сәләтле булырга да тиеш. Башкача әйткәндә, үз үсеше белән идарә итә белергә тиеш. Шәхси фикере, идеяләре булган, фантазияле, иҗади сәләтле, эшлекле укучылар әзерләү өчен укытучы үзе һәр өлкәдә компетентлы, интеллектуаль үсешкә, педагогик этикага, культурага ия булырга, корпоратив фикер йөртә белергә тиеш.

Бу бурычларны татар теле һәм әдәбияты укытучысы кайсы юллар белән тормышка ашыра ала соң? Мөслим муниципаль районы татар теле һәм әдәбияты укытучылары район методик берләшмәсе эшчәнлеге «Татарстан Республикасында 2030 нчы елга кадәр Милли мәгарифне үстерү концепциясе» нигезендә оештырыла. Системалы-эшчәнлекле технологияләр кулланып, укучыга рухи-шәхси якын килү аша укыту-тәрбия процессының сыйфатын күтәрү, милли үзбилгеләнүгә сәләтле шәхес тәрбияләүгә йөз тотып эшлибез.

«Мәгърифәтле кешеләрне кояш дияр идем мин», – дип яза шагыйрә Клара Булатова. Әдәбият укытучылары элек-электән мәгърифәтле, зыялы катлау булдылар. Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучылары да шулар рәтендә. Укытучыларыбыз эшчәнлеген дөньяны яктыртучы кояш белән дә, милләтебезгә куәт бирүче учак белән дә тиңләргә була. Көннәр буе компьютер артында мавыктыргыч уеннар уйнап вакытын сарыф итүче балаларны китап укуга җәлеп итәр өчен, әдәбият укытучысының кояш кебек яктыртуы, учак кебек җылытуы шарт. Китап уку ләззәтен бернинди башка мавыгу да алыштыра алмый: әсәр буенча төшерелгән фильм карау да, заманча техника ярдәмендә аудиокитаплар тыңлау да… Язма сүзнең үз тәме, үз кыйммәте бар. Әгәр укытучы үз үрнәгендә балаларга «китап уку чире» йоктыруга ирешсә, ул белем алуга сусау хисе уята алган дигән сүз. Теләк булса, нәтиҗә булачак.

Һәр укытучы – үз фәненең патшасы

«Әдәбият» сүзенең нигезендә «әхлак» төшенчәсе ята. Әдәбият укучыларны тормышка, яшәргә өйрәтә. Тел һәм әдәбият укытучысы, бернинди мораль укымыйча гына, балаларның үзләренә дә сиздермичә, тылсымчы кебек оста алымнар белән алар күңеленә әхлак кануннарын яза ала. Башка бер генә фән иясе өчен дә мондый мөмкинлек юк.

Балаларның гомуми үсешенә йогынты ясарлык нинди чаралар бар? Бүгенге укучының зәвыгы нинди? Аны нәрсә кызыксындыра? Шаблон идеяләрдән, стереотип фикерләүдән котылырга ярдәм итә торган, иҗадилыкны үстерә торган нинди алымнар табарга? Заманча гаджетлар белән коралланган баланы китап укуга ничек җәлеп итәргә? Һәр педагогның, дәрескә әзерләнгәндә, үзенә үзе бирә торган сораулары шулар. Минемчә, шәхес үсешен күздә тотып оештырылган дәресләр укучы күңеленә барып җитә, гомерлеккә хәтеренә уелып кала.

2

5 нче сыйныфта Г.Тукайның «Шүрәле» поэмасын укыйбыз. Кот очарлык кыяфәте белән бер гасырдан артык вакыт эчендә ничәмә-ничә буын нәниләрнең төшләренә кереп йөдәткән Шүрәле ич ул! Бүгенге буын баласын, кечкенә яшьтән монстрлар турында мультфильмнар карап, кансызга әверелеп барган балаларны, Тукайның Шүрәле, җен һәм убырлары куркыта аламы? Мондый персонажларга замана балаларының мөнәсәбәте нинди? Поэма өстендә эшне төгәлләгәч, укучыларга ситуатив сорау бирдем: «Сез ялгыз гына урманга барып чыктыгыз. Тирә-як тын, кошлар сайрый, күбәләкләр куышып уйныйлар… Берзаман куркыныч авазлар ишетелде, эре-эре атлап, каршыгызга Шүрәле килеп чыкты… Әйе, әйе, нәкъ әкияттәгечә… Бу хәлдә сез нәрсә эшләр идегез? Сер итеп кенә шунысын әйтим: бу – планетадагы иң соңгы Шүрәле икән».

«Штурм» (ми штурмы) алымын кулланып, төркемнәрдә эш башлана, укучылар идеяләрне язып баралар… Балаларның җаваплары арасында өлкәннәр дә күрсәтә алмастай проблемаларны күреп шаккаттым, идеяләрнең төрлелеге сокландырды, фантазияләренең чиксезлеге гаҗәпләндерде. Алар арасында куркыныч фикерләр дә очрый. Бер бала: «Шүрәлене суеп, тиресен салдырып, Нияз абыйга тапшырам», – дип тәкъдим кертә. (Нияз абый – тире җыючы.) Кагыйдә буенча, оештыручы тәнкыйтьләргә тиеш түгел. Бу эшне экспертлар башкарырга тиеш. Алар нәрсә әйтер? Башкалар арасыннан әлеге фикерне аерып алдылар, планетадагы соңгы Шүрәленең язмышын болай хәл итәргә ярамавын аргументлар белән дәлилләргә керештеләр. Кайсыдыр Шүрәлене авылга алып кайта, үзенең дусты дип таныштыра. Бераз кети-кети уйнагач, кемдер кесә телефоныннан дус Шүрәлесенә музыка тыңларга тәкъдим итә. Кемдер зоопаркка илтергә, нәселен дәвам итәргә ярдәм күрсәтергә тели… Яшәсен әле Шүрәле! Йөрсен безнең урманнарда! Әле ул безнең балаларга кирәк! Мондый нәтиҗәне балалар үзләре ясый – шуңа күңел сөенә.

Проблемалы ситуацияне чишкәндә, төрле вариант җаваплар тыңлана, ләкин укытучыларга балаларны сабыр итеп тыңлап бетерү, идеяләрне хуплый белү, мактапүстереп тору сыйфатлары җитеп бетми. Һәр идеяне хупларга, дусларча бәяләргә, отышлы вариантларны укучыларның үзләренә сайларга ирек бирергә кирәк. Бу алым безне үзебезне дә яңача эшләргә өйрәтә, дип саныйм мин.

IMG_9569

Кече яшьтәге укучылар әсәрдәге вакыйгаларны – чынбарлык, геройларны тормыштан алынган дип саныйлар, аларның борчуларын үзләренеке итеп кабул итәләр, ярдәм итәргә тырышалар. Гаяз Исхакыйның «Кәҗүл читек» хикәясе белән танышабыз. Психологик кичерешләргә бик бай хикәя ул. Әхмәдулланың кәефе ничәмә-ничә төрлегә үзгәрә. Укучыда яшьтәшенә ярдәм итү теләге туа. Әйдәгез, аңа шундый мөмкинлек тудырыйк. «Әхмәдулла сезнең арада утыра дип уйлыйк. Аңа ничек ярдәм итеп була?» Группаларда эш барышында укучылардагы теләктәшлеккә сокланам, бер-берләренә йомшак итеп эндәшүләре, ягымлы сүзләр сайлап, юатырга тырышулары сокландыра. Сак кына, хәйлә белән эш итүчеләр дә күренә. Болар – тормышта да югалып калмаслар! Күңелләре чиста, бернинди мәкер юк!

Югары сыйныфларда тикшерү өчен тагын да тормышчанрак темалар алырга була. Г.Исхакыйның «Кәләпүшче кыз» әсәре буенча эшләгәндә, әни-кыз мөнәсәбәтләрен ничек җайга салып булуы турында сөйләшергә, Камәрне ялгыш адымнан саклап калу өчен, кызга киңәшләр бирергә, Вафаны «акылга утыртырга» мөмкин. Ф.Хөснинең «Йөзек кашы» әсәрендә – Айдар-Вәсилә-Госман, М.Фәйзинең «Галиябану» әсәрендә Хәлил-Галиябану-Исмәгыйль «мәхәббәт өчпочмагы» заманча, үзенчәлекле чишелеш таба ала. И, балалар! Тормышыгызда очраган киртәләрне дә акыл белән уза алсагыз иде! Әнә бит, Г.Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәре героинясы Галия соңгы хатын язып төгәлләде… Сез аңа нинди киңәш бирерсез? Искәндәр каршыгызда утыра. Аңа әйтәсе сүзегез юкмы?

Барыбызга да билгеле хикәя – Ә.Еникинең «Матурлык» хикәясе буенча эш тә тәрбияви эчтәлекле, тәэсирле булып чыкты. Ана белән бала күзгә күренми торган җепләр белән бер-берсенә бәйләнгән. Ягымлы күз карашлары һәр икесенең ни әйтергә теләгәнен аңлатып тора. Әнә Ана! Скрипкада уйнаучы улына караган да тыныч кына уйланып утыра… Күпме горурлык, соклану, чиксез ярату чагыла ул карашта! Улы исә Анага багышлап уйнаган көенә барлык рәхмәт хисләрен, күңеленең бар назын, моңын салган… Нинди генә ямьсез кыяфәтле итеп тасвирланса да, авторга ияреп: «Матур Бәдретдиннең әнисе!» – дип кычкырасы килә. Кешенең эчке матурлыгы турында сөйләшү өчен бер дигән җай чыкты. Моңа кадәр юк кына сәбәп аркасында әнисенә үпкә саклап йөргән егет тә күп нәрсәләргә башкача карый башлады кебек… Бүген үк, кайту белән үк әнисен кочагына алыр, сүзсез генә башын ияр ул аның алдында… Ышанам…

Федераль стандартлар нигезендә, дәресләрнең структурасы тамырдан үзгәрде. Фән ияләре, укучыларга әзер белем бирү белән шөгыльләнмичә, белемне укучыларның үзләреннән таптырту алымнарын күздә тотып эшләргә, белемнәрне тормышта куллана белергә өйрәтергә тиешләр. Шул очракта гына безнең укучылар яңа тормыш шартларына яраклашкан, гомуми мәдәни үсешкә ирешкән, үз фикере булган һәм җәмгыятькә файдалы шәхесләр булачак.

Тәҗрибәле, абруйлы укытучы, югары квалификацион категорияле белгеч Шәнгәрәева Зөлфирә Нәсих кызы дәрес бирә. Класстан тыш уку өчен Рөстәм Мингалимнең «Өченче бүлмәдә эт яши» әсәре алынган. Укучылар төркемнәрдә эшлиләр. Һәр төркем үзенә куелган бурычларны башкара. Әсәр өстендә эш фәннитикшеренү эше юнәлешендә бара. Бер төркем – символларны, икенчесе – саннарның әсәрдәге вазифасын, өченчесе – образлар бирелешен, һ.б. тикшерәләр. Дәрес ахырында укытучы сорау куя: өченче бүлмәдә кем яшәргә тиеш? Укучылар гаилә кыйммәтләре турында өлгергән фикерләр әйтәләр. «Өченче бүлмәдә эт түгел, бала яшәргә тиеш!» «Гаилә бәхете – бала белән!» «Гаиләдә өч буын яшәгәндә генә тулы бәхетле гаилә булырга мөмкин!» Бу фикерләрне балалардан ишеткәч, күңелдән җылы дулкын йөгерә. Димәк, укытучы үз бурычын үтәгән.

Ибраһим Газинең «Өч Мәхмүт» хикәясен укыганнан соң, Зөлфирә Нәсиховна 6 нчы сыйныф укучыларына өй эше итеп классташлары турында инша язарга биргән. Дәрес бөтенләй көтелмәгән юнәлеш алды: «Өч Лилия» хикәясе укучыларның берберсенә мөнәсәбәтләрен уртага салып сөйләшергә мөмкинлек тудырды, кызларның моңа кадәр беркем белмәгән якларын ачыкларга ярдәм итте. Язмалар кызларның яхшы сыйфатларын санауга кайтып калмаган. Үтемле итеп тәнкыйтен дә әйтә беләләр, киңәшен дә бирәләр балалар. Өч Лилиянең берсе үзе турында бик тыйнак язган. Эләкте дә соң Лилиягә сыйныфташларыннан! Тиз арада аңа үзтәрбия планын төзеп тә бирделәр. Гап-гади өй эше балалар күңеленә күпме шатлык китерә алуына инандык.

32

Һади Такташның «Мәхәббәт тәүбәсе» поэмасын укыганнан соң, укытучы гаиләдәге өч буын вәкилләренең «мәхәббәт» төшенчәсенә нинди аңлатма бирүләрен язып алырга куша. Интервью алу укучыларга ошый. Мәгълүматның күплеге, төрлелеге укытучыны стандарт булмаган төрдәге дәрес – буыннар очрашуы уздыруга этәрә. Дәрестә егет белән кызның очрашу, ярәшү, армия сафларыннан көтеп алу тарихларын ишеттек, төрле чорларда яңгыраган мәхәббәт җырлары җырланды. Парлы бәхет, тугрылык, гаиләдә җаваплылык хисе турында мондый сөйләшү, әлбәттә, бик урынлы булды. Педагогның осталыгы, тәҗрибәсе, укучыларның кызыксынуларын исәпкә алуы шундый дәресләрдә күренә дә инде.

Укытучы хезмәтендә әзер рецептлар кулланылмый. Һәр укытучы иҗади эшли, эзләнә, үз холкына, үз укучыларына, үз фәненә кулай булганнарын сайлый. Һәр укытучы – үз фәненең патшасы!

Эльмира ТИМЕРГАЛИЕВА,

Мөслим гимназиясенең югары категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы,
татар теле һәм әдәбияты укытучыларының
район методик берләшмәсе җитәкчесе


Мәкаләнең дәвамын «КУ» журналының 8нче (август, 2017) санында укыгыз.

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.