Роман

25.07.2017 №7 (июль), 2017

Һиҗрәт (7 өзек)


h

Олы сәфәр алдыннан

Икенче көнне таң беленгәнче сәхәр ашап, иртә намазыннан соң, Айтүкә байлар биргән яхшы атларга утырып, яланкүллеләр кышкы юлга кузгалды. Күңелләр күтәренке, көн искиткеч матур, инде чана юлы да төшкән, атлар ап-ак урман-кырлар өстеннән очып барган кебек кенә җилдерәләр иде. Ә кар һаман әкрен генә ява да ява, җир өстенә бәрәкәт булып ява, күңелләргә дога булып иңә, җаннарны тынычландыра иде…
Җилдәй искән шәп атлар белән авыз ачкан вакытка, кичке ахшам намазына Яланкүлгә кайтып җиттеләр. Юанбаш Мөхәммәдиләрнең төрмәдән котылып кайтулары турында хәбәр шунда ук бөтен авылга таралды, авыз ачу белән, халык мәчеткә җыела башлады. Бүген уразаның соңгы көне, тәравих намазы булмаячак, әмма ирләр төнге намаз алдыннан тагы бер җыелып киңәшергә булдылар, чөнки вакыт аз калып бара иде. Хатын-кызлар исә бәйрәм мунчалары яктылар, иртәгесе көн өчен пешеренделәр, китәселәр исә тагы бер кат төенчекләрен барлады, юлга хәзерләнде.

…Ураза гаетенә җыелган халык мәчеткә генә сыймады, урамда ак кар өстенә җәймә җәеп, намаз укучылар да күп булды. Монда тәртибе шундый иде: бер генә ир-ат та өйдә утырып калмый, гает намазында катнаша, сәдакасын бирә, вәгазь тыңлый. Бүген дә шулай булды, гает бәйрәме бүген бигрәк тә үзәк өзгеч булды, чөнки бу туган авылда, туган илдә соңгы гает иде… Бу – бәхилләшү гаете иде, моның шулай икәнен китүчеләр дә, калучылар да яхшы аңлады. Элек капма-каршы торулар, бәхәсләр булса да, мәңгелеккә аерылуны аңлау аларны килештерде. Бүген намазда Мөхәммәтҗан карт имамлык итте, вәгазьне дә ул сөйләде.

– Җәмәгать, авылдашларым, кардәшләрем, менә без бүген соңгы тапкыр бергәләп гает намазы укырга җыйналдык, – дип башлады ул сүзен. – Иртәгә иртәнге намаздан соң һиҗрәтчеләр, Аллага тапшырып, ерак юлга кузгалачаклар, җыелу шушы мәчет янында булачак… Үзегез шаһит – без башта бу сәфәргә каршы идек, әмма Аллаһтан шулай язган, күрәсең, аларны беркем туктата алмады, хәтта төрмәләрдән дә алар исән-имин котыла алдылар. Инде бу мәсьәлә ахыргача хәл ителгән, патшадан башлап, өяз түрәләренә хәтле рөхсәтләрен биргәннәр, инде бездән дә бер хәер-фатыйха, җәмәгать! «Бисмилләһи тәвәккәлтү галәлләһи вә хаулә вә лә куәтә иллә билләһи» – «Барлык эшләребезне Аллаһка тапшырабыз, Аллаһ куәте-көченнән башка гайре көч юктыр». Бу Аллаһ мөсафирлары ниятләгән җирләренә исән-имин барып җитеп, шул туфракларда тамыр җибәрсеннәр иде. Амин! Болар бары тик Аллаһ ризалыгы өчен, иманны, динебезне саклап калу өчен, туган яклардан мәңгегә аерылып, күз күрмәгән җирләргә китеп баралар, аларга догада булыйк! Бәхиллегебезне бирик, элеккеге ачуланышуларны онытыйк! Инде киткәннәргә дә әйтер сүзем бар. Юлда да, анда баргач та төрле хәлләр булыр, Аллаһ ризалыгы өчен, Аның хакына түзегез, сабыр итегез! Сез иманны саклау өчен, җәннәт өмет итеп, шушы юлга кузгаласыз, алда үзегезне ни көткәнен белмисез… Ни булса да, Аллаһка таяныгыз, бер-берегезне ташламагыз, бер-берегезгә терәк булыгыз. Безнең бохари ата-бабаларыбыз дин-ислам хакына шушы Себер җирләренә һиҗрәт кылганнар, кара урманнарда яшәүче халыкка иман нуры таратканнар. Сез исә ислам иленә китәсез, тоташы белән мөселманнар яшәгән, мөселманнар идарә иткән җирләргә һиҗрәт кыласыз. Анда барысы да булыр, инша Аллаһ – дин тотарга ирек тә булыр, мәчет-мәдрәсәләр дә эшләп торыр, көчләп чукындыру куркынычы да булмас… Салкын Себердән аермалы җылы табигать булыр, җәннәт җимешләренә тиң ризыклар булыр, анда барысы да булыр, әмма анда туган җир, туганнар гына булмас… Без булмабыз… Димәк, тәкъдирдә шулай язылган булган. Моның белән килешергә кирәк. Үзәкләрегезне туган якларны, туганнарны сагыну өзгәләр, елап күзләрегез сукыраер, төшләрегезгә шушы ак карлар, шаулап утырган карагай урманнары керер, туган илгә җәяүләп йөгереп кайтыр хәлгә килерсез – әмма түзегез, бу сезгә Аллаһның сынавы булыр. Аның әҗерен ике дөньяда да күрерсез, бу дөньяда – иманлы нәсел белән, ахирәт көнендә – җәннәт бүләге белән… Инде сез дә безгә, биредә кяфер арасында калган кардәшләрегезгә, догада булыгыз, бу дөньяда насыйп булмаса, ахирәт көнендә җәннәтләрдә бергә булырга язсын, дип Аллаһтан сорыйк!

Мөхәммәтҗан карт бу сүзләрне елый-елый сөйләде, аңа кушылып, гаеткә җыелган халык та елый иде… Сукса тимер өзәрлек, басса бакыр сытарлык әзмәвер ирләр, аю-бүреләрне коры кул белән тотып, сыртларына салган татар ирләре, алда торган мәңгелек аерылуны бөтен йөрәкләре белән тоеп, сүзсез генә елыйлар иде… И, бәхетсез милләт, үз дәүләтең булса, син шулай каңгырып дөнья буйлап йөрер идеңме, чукындырудан качып, кара урманнарга, сазлык араларына таралыр идеңме? Инде телсез-динсез каласыңны аңлап, бөтен нәселең белән кубарылып, туган якларны ташлап китәр идеңме? Анда сине ни көтә? Син кем кадерлесе анда? Моны барысы да аңлый иде, һәм моңа барысы да әзер иде…

Халык гает намазыннан таралгач та, һиҗрәт өчен җаваплы ир-атлар әле мәчеттә калдылар, иртәгә башланачак сәфәрне тагы бер кат барлап-тикшереп чыктылар. Юлга чыгачак бөтен гаиләләрнең исемлеге төзелде, һәр олауга бер җаваплы кеше билгеләнде, ә бөтен төркемнең башлыгы итеп Тайяр улы Тәһсинне куйдылар, чөнки Умба-Омски юлын иң яхшы белүче ул иде. Һәр ат чанасына кышкы киемнәрдән биш-алты гына кеше утырырлык иде, ә әйберләр, сандык-төенчекләр өчен артта аерым олаулар билгеләнде. Атларның үзләренә дигән азык та аерым олауларга төялде. Китүчеләргә үзләре белән әйберләрне күп алмаска киңәш ителде, әмма хатын-кызлар тегү машиналарыннан, ә ирләр һөнәрчелек коралларыннан аерылмаска булдылар, чөнки киләчәктә аларны шулар ашатачак иде.

Юлда кереп кунасы татар-казакъ авыллары инде алдан билгеләнгән, сөйләшенгән иде, төннәрен шунда туктап, атларны ял иттерергә булдылар. Ерак юл өчен бөтенләй ризыксыз да булмый, аның бозылмый торганнарын – казылык, каклаган һәм тозлаган ит, бавырсак, кипкән икмәк алырга дип киңәш ителде. Инде намаз мәсьәләсен дә хәл итәргә кирәк иде. Авылдан кузгалган вакыттан башлап, Истанбулга барып җиткәнче алар мөсафир саналалар иде һәм намазларны да дин рөхсәт иткәнчә, кыскартып, сәфәр намазы итеп укырга килештеләр. Намаз вакытлары җиткәнне төркемгә азан әйтеп белдерергә булдылар, мөмкинлек булганда, намазны җәмәгать белән, андый шартлар булмаса, олауларда утырган җирдән укырга дигән фикергә киленде. Инде тәһарәт мәсьәләсенә килгәндә, юлда гел су булмас, дин рөхсәт иткәнчә, тәэммүм алырга килештеләр, моның өчен һәркем үзе белән зур булмаган таш-кирпеч кисәге алырга тиеш иде.

Мөхәммәтҗан карт үзе дә олаулар белән Умбага кадәр озата барырга булды, ул юлда дин эшләренә дә җавап бирер, Хөснибикәсенә дә күз-колак булыр… Бүген ул Коръән ашына кияүләренә чакырулы, өенә кайтып, гаиләсе белән бәйрәм чәен эчәр дә Хөснибикәсе янына китәр… Аласы әйберләрен алганмы, юлда ашарына ризыгын салганмы, җылы өс-башларын әзерләгәнме – ата кеше үзе күзәтәчәк, үзе хәстәрләячәк. Инде ул тәкъдире белән килеште, ичмасам, соңгы көннәрдә булса да баласына кулыннан килгәнчә ярдәм итеп калсын…

Бүген Яланкүлдә аерата ямьле һәм ыгы-зыгылы иде…

Авыл кайнап тора, капкалар ачыла да ябыла, берәүләр, кочак-кочак әйбер күтәреп, урамның икенче башына ашыга, икенчеләре калган мал-туарны кемнәргәдер урнаштыра… Кышкы авыл өстенә коймак исе, итле бәлеш исе таралган, бүген бар халык ураза бәйрәмен бәйрәм итә, кунакка йөрешә, бүләк бирешә… Яңа яуган ап-ак кар исе кичтән яккан кара мунча исе белән кушыла, кемнәрдер олы юлга чыгар алдыннан бүген дә иркенләп юынып ала, халык әле бүгенгә көндәлек авыл тормышы белән яши. Ә иртәгә барысы да үзгәрәчәк. Чаналарга менеп утырганнан башлап, икенче тормыш, башка яшәү шартлары башланачак… Моны барысы да белә, әмма ничек буласын чамалыйлар гына, котылгысыз тәвәккәллек өстенә кешеләрнең йөрәкләрендә бераз хәвеф һәм шом да бар… Ничек булыр? Ахырга чаклы түзәрләрме? Түзә алмыйча, берәр җирдә өзелмәсләрме? Һәркем күңеленнән шул сорауларга да җавап эзли иде…

Ә балаларның бер нәрсәдә кайгылары юк, алар Яланкүл урамнарын тутырып, соңгы тапкыр агач чаналарда шуалар, аякларына киң агачтан ясалган аучы чаңгылары киеп, урман юлыннан җилдерәләр… Иртәгә бу балалар да ата-аналары белән ерак юлга кузгалачаклар – урмансыз, карсыз, чаңгы-чанасыз җирләргә… Әмма татар балалары әле боларны белми, алар бу ак карлар, бу кара урманнар, бу Себер табигате бөтен җирдә дә бар, дип уйлый һәм шуның белән бәхетлеләр… Кара, Зөлбану белән Хөснибикә дә шул балалар арасында бит, хәер, алар үзләре дә әле балалыктан чыгып җитмәгән шул! Әмма инде аларның йөзләрендә елмаю булса да, күзләрендә әллә нинди моң, аерылу сагышы, алар, гүя, туган җирләре белән мәңгелеккә бәхилләшергә дип соңгы тапкыр урамга уйнарга чыкканнар…

Мөхәммәтҗан карт алар янына килде, Зөлбану белән Хөснибикәнең кар атышып уйнавын елмаеп карап торды. Ул арада капка астыннан шуып чыгып, Пүрехан да килеп җитте. Пүрехан – Хөснибикәнең көчек чагыннан карап үстергән бүре-эте, аны Мөхәммәтҗан карт урмандагы ау алачыгыннан табып алып кайткан иде. Бияләй кадәр генә иде әле ул вакытта, бер аягы яралы иде, ишегалдында малайлар белән бергә үсте. Бүре затыннан булгач, Мөхәммәтҗан карт башта аннан шикләнгән иде, кире урманга җибәрергә дә уйлады, әмма Пүрехан һәрвакыт йөгереп өйгә кайтты. Бәлки, бер аякка гарип булуы сәбәпле, урманга түгел, кешеләр янына сыенгандыр, ул анда барыбер ачтан үләр иде. Хөснибикә белән алар бигрәк тә дуслашты, чөнки башка балалар Пүреханга кычкырсалар да, Хөснибикә аһылдап аның башыннан гына сыйпый иде. Шулай итеп, Пүрехан Мөхәммәтҗан картларда яшәп калды, ә Хөснибикә кияүгә чыккач, берничә көн җир тырнап елады, бу хәлгә түзә алмыйча, ул аны кияве йортына илтеп куярга мәҗбүр булды. Менә хәзер дә ул Хөснибикәнең артыннан тагылып йөри, иртәгә нишләр – белгән хәл юк. Иртәгә чылбырга бәйләп куймый булмас үзен, югыйсә, Хөснибикәдән калмаячак ул…

Өйгә кергәч, ул бу хакта кияве Салихка да әйтте, Пүреханны иртәдән чылбырга бәйләп куярга кушты. Бу йортта да юлга чыгарга барысы да әзер иде, кода-кодагыйлар китми-китүен, алар да, Мөхәммәтҗан карт кебек, уллары белән килененең һиҗрәткә китүенә каршы булдылар. Әмма Салихны үгетләп кенә кире күндерә торган түгел иде, әллә нинди эчке бер ашкыну белән җыенды ул бу сәфәргә… Адәм баласын тәкъдире йөртә шул инде, димәк, эчәр сулары, ашар ризыклары анда булган, шулар тарткан… Алай да, кунаклар җыелганчы, Мөхәммәтҗан карт киявенә бераз үгет-нәсихәт бирергә булды.

– Башта бик каршы булсам да, инде китүегез белән килештем, кияү, – диде ул. – Үзең беләсең – Хөснибикәмне йөрәгемнән өзеп алып чит җирләргә җибәрәм… Мин бит монда аңа ата урынында да, ана урынында да идем. Ул бит әле балалыктан да чыгып бетмәгән, колынкаем, әнә, Зөлбану кардәше белән кар атып уйнап йөри… Син аңа каты кагылма инде, кияү, хәленә кер. Ул бит кая, нәрсәгә киткәнен дә белми, бездән мәңгегә аерыласын да аңламый, сагынудан саргайса да, моны беркемгә әйтә алмас…

Мөхәммәтҗан картның күзләренә яшь бәреп чыкты, ул аны күлмәк җиңе белән сөртеп алды. Атаның ничек баласы өчен йөрәге өзгәләнгәнен кияве дә сизде, чөнки Себер ирләре юкка-барга еламый иде…

– Борчылма, бабай, үзем исән чагында Хөснибикәнең башыннан чәч бөртеге дә төшмәс, күз яше таммас, мин аны тормыштан да, кешеләрдән дә рәнҗеттермәм, Алла теләсә! – диде ул. – Инде баласын исән-имин таба күрсен, икесен бергә карап үстерермен. Үзебез урнашып алгач, сезне дә чакыртырбыз, бергә-бергә гомер итәрбез әле, бабай!

Киявенең бу сүзләреннән Мөхәммәтҗан картның күңеле күтәрелеп китте. Әйе шул, нигә әле ул һаман дөнья беткән кебек кара кайгыга батып утыра? Хөснибикә бер ялгызы чыгып китми бит, янында әзмәвердәй ире бар, ярты авыл, туган-тумача шунда булачак… Дөньяныкын белеп булмый, Аллаһ насыйп итсә, бәлки әле үзе дә ул якларны бер әйләнер… Хаҗга да юлны шул Истанбул аша диләр бит, балаларын бераз аякка бастыргач, андый нияте дә бар Мөхәммәтҗан картның… Шуңа күрә исән чакта бер-береңне тереләй күмәргә кирәкми, бер Аллага тапшырырга кирәк, дип уйлады ул. Бәйрәм табыны янында Коръән укып, кызы белән киявенә фатихасын бирде, аларга хәерле сәфәрләр, хәерле-имин тормыш теләде, үзләреннән соң иманлы нәсел калдырсыннар, дип, озаклап дога кылды. Ата кешенең баласына догасы кабул булмыймы соң инде? Кабул булыр, инша Аллаһ, әмма моның өчен җир йөзендә үк тереләй сират күперләре кичәргә туры килүе дә бар шул… Һәм ул шулай була да…


Укырга

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.