Логотип Казан Утлары
Газиз тавышлар

Җырчыларның моң әнкәсе

Күренекле җырчы һәм музыка педагогы, Татарстанның атказанган артисты, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Зөләйха Гатаулла кызы Хисмәтуллинаның тууына - 100 ел.

Күренекле җырчы һәм музыка педагогы, Татарстанның атказанган

артисты, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Зөләйха Гатаулла

кызы Хисмәтуллинаның (1922 -1994) тууына - 100 ел.

Булачак җырчы 1922 елның 22 ноябрендә Казан шәһәрендә туа.

Башлангыч музыкаль белемне 1 нче балалар музыка мәктәбендә ала. Уналты

яшендә Татарстан радиосының вокал ансамблендә җырлый башлый. Ул

вакытта радиода музыкаль редактор булган Җәүдәт Фәйзи киңәше белән

1940 елда Ленинград дәүләт консерваториясе каршындагы музыка

училищесына укырга керә. Бөек Ватан сугышы башлангач, Казанга кайта һәм

1942-1945 елларда Казан музыка училищесында җырларга өйрәнә.

1945-1974 елларда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет

театрында солист булып җырлый, кырыкка якын классик һәм милли

репертуар партияләрен башкара. Күп кенә композиторлар үз әсәрләрен

Зөләйха Хисмәтуллина тавышын күздә тотып иҗат итәләр. Нәҗип

Җиһановның «Намус» һәм «Теләче» операларының төп

партияләре, Хөснулла Вәлиуллинның «Самат» һәм «Дим буенда»

операларының баш партияләре, Җәүдәт Фәйзинең «Тапшырылмаган

хатлар»ы җырчының башкару мөмкинлекләрен истә тотып языла. Зөләйха

Хисмәтуллина - Мансур Мозаффаров, Александр Ключарёв, Алмаз

Монасыйпов, Заһит Хәбибуллин, Рөстәм Яхин һәм башкаларның бик күп

танылган җырларын һәм романсларын беренче башкаручы.

1950 елда ул Казан консерваториясен тәмамлый. 1961 елдан Казан

консерваториясендә укыта башлый, 1983 елдан - профессор, 1974 -

1983 елларда - кафедра мөдире. Аның шәкертләре арасында Әлфия 

Заhидуллина, Зөһрә Сәхабиева, Айдар Фәйзрахманов кебек танылган

шәхесләр бар.

2016 елда җырчыны искә алу кичәсендә танылган шәкертләренең тагын

берсе Зөфәр Билалов аның турында: “Әни кебек якын кеше иде”, - дип

сөйләгән иде. Чыннан да, Зөләйха Хисмәтуллина бик күп талантлы

җырчыларыбызның моң әнкәсе булды, татар җыры үсешенә үзеннән биниһая

зур өлеш кертеп калдырды.

Фото: архивтан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев