Каләм бергәлектә көчле

(Башыннан МОНДА басып укыгыз)

Иреген җуйган каләм әдипнең авызлыгына әйләнә. Әлбәттә, язучылар арасында чарасызлыкка ихтыярсыздан җайлашып яшәүчеләр дә, хокук чикләнгәнлегенә ризасызлык белдерүчеләр дә байтак булган. Буйсынырга теләмәүчеләрне сындырырга тырышу исә ул чорда җәзалау конвейерына куелган. Менә шундый киеренке шартларда тайпылышсыз иҗат кылып кара! Борынгы һиндлар образлы искәрткәнчә, патшага хезмәт итү кылыч йөзен ялауга, арысланны кочаклауга, еланны үбүгә бәрабәр. Өстәвенә әлеге илбаш залимлеген күрсәтә башласа... Татарның күп язучысы барыбер баш бирмәгән. Йөз төрле җәберләүдән өзлексез интексә дә, кылыч йөзен һичничек яларга теләмәгән мәгърур Шамил Усманов каләмне миенә үтеп керерлек көчтә күзенә китереп кадый. НКВД хезмәткәрләре әйтерсең «уйлап табучылар» булган – алар нинди генә җәзалау алымын кулланмаган: гаепләнүченең башын һичбер сәбәпсез сейф почмагына җенләнеп бәрүләр, кыйнаудан соң хәлдән таеп егылганның өстенә пес итүләр, «дөреслеккә туры килмәгән» беркетмәләрне мәҗбүри төстә тиз-тиз ашатулар... Хөкемдар явызлыгын гәүдәләндерүче арысланны кочаклауга каршы килгән Җамал Вәлиди сорау алу бинасының өченче катындагы ачык тәрәзәсеннән аска сикерә... Тиранлык хөкем сөргән заманда тоткыннар шыплап тутырылган баржаны, ут төртелгән хәлдә, Төньяк диңгездә садистларча күрәләтә батыру әмәле гамәлгә кертелгән. Менә шундый үлем судноларының берсеннән нибары ике кеше исән котыла. Һиндлар ишарәләгән мәрхәмәтсез еланны үбүдән ваз кичкән Фатих Кәрим бозлы суда сөргендәше белән ярга кадәр йөзеп чыгуга ирешә.

Каләм изгегә тартыр – элгәрләребез тәгаен хаклы. Әмма кызыл террор тегермәненең туктаусыз эшләп торуы язучылык хезмәтен шактый куркыныч вазифалар рәтенә кертә. Акыл ирешә алмаслык хәлләр җәһәтеннән мантыйкый төгәл җавап табып булмый. Дәүләт хакимиятенең турыдан-туры катнашы белән илдә иҗат союзы төзелә, шул ук вакытта аның әгъзаларын диктаторларча эзәрлекләү башланып китә. «Чистарту» гына дияр идең... Аяныч расламалар күрсәткәнчә, гаммәви репрессия көчәеп барган елларда Совет язучыларының I съездында катнашкан барлык каләм ияләре дә кулга алына, тора-бара ТАССР Язучылар берлеге идарәсенең өч составы да хәтта газраилнең зиһенен чуалтырлык ачы язмышка дучар ителә. Иксез-чиксез империянең башка төбәкләрендә дә чын талантларны «сирәкләү» галәмәте күзәтелә. Съездлар уздыру ихтыяҗы үзеннән-үзе әһәмиятен югалта. Кәрван артка әйләнсә, аксак алда булыр. Бабаларыбызның зирәкләрчә кисәтеп әйтелгән әлеге нәсыйхәтен Равил Фәйзуллин сүзләре белән дәвам иткәндә, «әдәби фигураларның байтагы кулга алынгач, көчләр таркатылгач, табигый, Союзның нәтиҗәле эшчәнлеге турында сөйләү кыен. Чор таләбе буенча оешма җитәкчелегендә дә яңа «лидерлар» пәйда була: Т.Имаметдинов, И.Вахитов, Х.Җәмил... Бу исемнәрне өлкән буын язучыларның да бик азы гына ишетеп беләдер. Архив хисабында бар саналсалар да, әдәбиятта алар юк». Гаделлек өчен өстәп әйтсәк, югарыда санап үтелгән җитәкчеләрнең берсе әдәбият елъязмасына гына түгел, шагыйрь Хәсән Туфанның мәсхәрәле көлү өслүбендәге дүртьюллыгына да кертелгән. Эпиграмма белән танышыйк. Автор аңа исем куймаган.

Бар иде заманнар, бар иде,

Без яза башлаган елларда:

Хәбәрче Хан Җәмил хан иде

Бездәге әдәби дөньяда.

Корбаннарның гаепсезгә түгелгән каны башка афәтне тартып китерүчән. Гөнаһ шомлыгына каршы, репрессия фаҗигасенә ялганып киткән Бөек Ватан сугышында милләтнең алыштыргысыз алтын баганалары янәдән киселә башлый. Дөрес, әлеге кырылыш бөтенләй аерылып тора – монысы илең өчен көрәшеп үлү. Әмма теләсә нинди очракта халык авыр югалтулар кичерә. Санлы расламаларга күчсәк, 72 мәмләкәтне үзенә тартып керткән олы сугышта җәмгысе 1215 язучы катнашкан, шуларның 460ы Көнбатыш Европагача сузылган дәһшәтле яу кырында мәңгелеккә ятып калган. Орышлар тарихы төрлесен хәтерли. Фронтовик әдибебез Габдрахман Әпсәләмов үзенең истәлегендә бәрелешләрнең берсенә әзерләнүне болай искә төшерә: «Без дошманны корал көченнән битәр, саныбыз белән җиңәргә тиеш булачакбыз». Әйе, шәһитләрнең ишлелегенә ис-акылың китмәле! Халык саны буенча процентлар белән исәпләп карасак, татар әдәбияты күргән зыян зуррак килеп чыга: сугышка киткән 124 язучының 34е туган җирләренә кире әйләнеп кайтмый. 460 һәм 34. Беренчесе – бөтен дөнья күләмендәге корбаннар, икенчесе – безнең милләткә генә караганы. Бүтәнчә ничек күзалларга? Фашистлар Германиясенең Икенче империя суды карары нигезендә «немец рейхының хәрби куәтен какшатулары өчен» 1944 елның 25 августында Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре Плетцензее төрмәсендә җәзалап үтерелә. Нибары 30 минут эчендә гильотина 11 башны кисә. Милләтнең мөбарәк тәсбихендәге мәрҗәннәр шушындый җәһәтлектә юкка чыгарыла. Яшерен оешма әгъзаларының бишесе язу эшчәнлеге белән шөгыльләнгән. Алар арасында балалар әдәбияты классигы Абдулла Алиш та, үз халкының горурлыгын гәүдәләндерүче башка талантлар да була.

Гыйбрәтле батырлык кылып, чын фидакарьлек күрсәтү... Татар әдипләренең Икенче Бөтендөнья сугышында каһарманнарча көрәшүе ватанның героик анналларына аерым бүлек рәвешендә керерлек. Бу уңайдан Равил Фәйзуллинның «Татарстан Язучылар берлеге» дигән китабында да шундый белешмә-кулланманың махсус мәкаләләре нигезенә ятарлык мәгълүматны күпләп табарга мөмкин. Гомумән, әлеге хезмәттә иҗат оешмасының сугыш чорындагы эшчәнлеге дә, милли мәдәниятебез тормышының төрле тәэсирләр тудырган хәл-халәте дә, ил хакимиятенең идеологик гамәлләре дә тәфсилле төстә яктыртыла. Ошбу сәхифәләрне горурланып та, чиксез гаҗәпләнеп тә укыйсың. Татар язучыларының сугышта күрсәткән гаярьлеге инде ничә еллар сокландырудан туктамый. Күз алдына китереп үтик. Җәлилчеләр Берлинда бөтен «Идел-Урал» легионының восстаниесен әзерләсә, Хәйретдин Мөҗәй Мюнхенда әсирләрнең яшерен оешмасын төзешә. Алар да Дахау концлагерен бердәмләшеп баш күтәрүгә хәстәрли... Совет режимының сәяси тоткыннар лагереннан фронтка җибәрелгән Фатих Кәрим, Украина, Белоруссия, Карпатны азат итүдә катнашып, Мәскәү янындагы позициядән Көнчыгыш Пруссиягә кадәр утлы чакрымнар уза. Ике тапкыр яраланган взвод командиры хәлиткеч бәрелешләрнең берсендә һәлак була. Аның иҗаттагы баһадирлыгы да чын мәгънәсендә хәйран итә. Алгы сызыкның гаять хәтәр шартларында шулхәтле әсәр язып кара әле: 100дән артык шигырь, 9 поэма, 2 повесть, 1 пьеса... Икенче Бөтендөнья сугышында шәһит киткән 460 язучы арасында андый күләмдәге фронт мирасы калдырган каләм әһеле юктыр. Гиннесс рекордлар китабына кертерлек... Татар әдипләре шулай көрәшкән. Немецчага күчерелгән «Без – сталинградчылар» нәсере прокламация сыйфатында камалыштагы армиясе өстенә самолёттан яудырылганы өчен Вермахт нәфрәтенә юлыккан Гадел Кутуй Кызыл мәйдандагы Җиңү парадының аллы-гөлле фейерверклары күкне балкытыр чакта Польшаның Згеж шәһәрендәге госпитальдә якты дөнья белән галибанә хушлаша. Мондый гыйбрәтле мисаллар китерүне моңланып дәвам иткәндә, «Европада татар шагыйрьләре» тезмәсе фаҗигале мәгънә ала. Шаккатмалы хәлләр бездә җитәрлек. Сугыш алдыннан озак елга Себергә сөрелгән Хәсән Туфан, яуда үзләренең кыюлыгын раслаган каләмдәшләре сафына басарга теләп, хәрби җайга корылган югары хакимият органнарына үтенеч юллый. «Мин... атып үтерүгә хөкем ителгән идем, – диелә анда. – Илбасарларга каршы аяусыз көрәшкә күтәрелгән халкыңнан читтә торудан да авыррак җәзаның булуы мөмкин түгел... Сездән мине сугышның иң канкойгыч урынына җибәрүегезне, яки миңа үлемнән берничек тә котыла алмаслык эш кушуыгызны, гранаталарга уралып, самурайларның сугышчан машинасы астына ташлану, йә булмаса, торпеданың руль тоткычы сыйфатында, дошман корабленең йөрәгенә бәрелеп шартлау, яисә шуңа охшаш бүтән берәр максатка юнәлешле бурыч бирүегезне сорыйм... Шагыйрь намусы белән ант итәм: сезгә биргән сүземне һичшиксез үтәрмен».

Тикшеренүче вазифасын башкарган Равил Фәйзуллин, сугыштан соңгы сынау чорын күзаллап, 1945-1960 елларда ил-көн тормышына тотрыклылыкның әйләнеп кайтуын мисалларда ачып күрсәтә. Әлбәттә, җәмгыятьтәге даими ышанычлылык билгеләре китапның IV бүлегендә колачланган вакыт аралыгында да, ягъни үзгәртеп кору дәверен үз эченә алган 1960-1990 елларда да күзәтелә. Дөрестән дә, туплар тынып калгач, музалар телгә килә. Әмма моның өчен үзгә шартлар сорала. Зур афәттән соң халыкның көнкүрешен азмы-күпме җайга салырга мөмкин, мәдәни тормышны җанландырып җибәрү исә күбрәк көч таләп итә. Канлы репрессиянең һәлакәтле базында черетелгән, сугышта кырылган талантлар инде терелми. Ә бит аларны саклау тиеш иде. Безнең хакта мәңгелектән торып кайгыртучы Габдулла Тукай, әнә, теләсә кайсы заман илбашларына яраклы киңәш бирә. «Бездә мөхәррирләр тәмле хыялларга корбан булырга түгел, кирәк эшләремезгә дә аздыр, – дип искәрткән пәйгамбәрдәй зат. – Әгәр... кыйбатлы мөхәррирләремез һәлак булып бетсәләр, дөньяда тик корчаңгы мөхәррирләр генә калачактыр». Күрәбез, ул хөрмәт казанган олуг язучыларның кадерен белергә куша, тик «халыклар атасы» мондый тәкъдимнәргә колак салмаган шул.

Алдарак әйтеп үтелгәнчә, автор аерым иҗат оешмасы тарихына багышланган китабында съездлар үткәрүне ниндидер эзлеклелек факторы итеп саный. Чыннан да, әлеге олы җыеннар тәртибен билгеләүдә тормыштагы тотрыксызлыклар да ачык чагыла. Гәрчә устав буенча корылтайлар өч елга бер уздырылырга тиеш булса да, СССР язучыларының чираттагы II съезды нәкъ 20 елдан соң гына җыела. Безнекеләр бу очракта да өлгерлек күрсәтә – Татарстанда ул 4 елга иртәрәк оештырыла. Шагыйрь Равил Фәйзуллин сүзләрен кабатлап әйткәндә, «үзенчә эшләүче үзәк кушуы беләнме, әллә җирле башлангыч өстенлек иткәнме? Мөгаен, соңгысыдыр». Озак көтеп алынган ошбу вакыйга 1950 елның 13-15 июнендә була. Съезд барган залда элекке олпат әдипләр, берләшүдә башлап йөргәннәрнең байтагы күренми инде. Күптармаклы сәнгать дөньясын күмәклек гәүдәләнеше – биниһая олы остаханә итеп күрүчеләр бар. Әгәр шулай икән, безнең каләм әһелләре цехындагы буш урыннар кырыгынчы еллар ахырында күзгә бәрелеп торган. Бер-бер артлы ябырылган ике һәлакәт югалтулары, һичшиксез, әдәбият үсешенә дә кире йогынты ясаган. Нишлисең, нәкъ менә шушы чорда саллы әсәрләргә кытлык сизелү күпне кичергән зур биографияле язучыларның кимүенә турыдан-туры бәйле. Шөкер, татар халкының генофондында яңарыш омтылышы көчле. Милли әдәбиятыбызның чын талантларга байый башлавы икенче корылтайда да шактый ачык тоемлана. Мәдәни яшәешкә рух-дәрт кайта. Әлеге дә баягы китапта дикъкатьле төстә билгеләп үтелгәнчә, «...съездлар үткәрү дә бер тәртипкә салына». Яңа күтәрелеш заманы килә.

Минем яшьрәк чакта алып барылган көндәлек дәфтәрендә теркәлүе үземчә кирәк саналган бер өземтә саклана. Ул юк-бар әйтелмә түгел – рәсми телдә язылган сүзләр. Карасана, КПССның өченче Программасыннан фикер-кәлимәләр күчереп алганмын. «Партия әдәбият, сәнгать, мәдәниятнең гөрләп үсүе, һәрбер кешенең шәхси мөмкинлекләрен бөтен тулылыгында күрсәтүе өчен һәммә шартларны тудыру, барлык хезмәт ияләрен эстетик тәрбияләү, халыкта югары сәнгатьчә зәвык һәм мәдәни күнекмәләр булдыру турында өзлексез кайгыртырга бурычлы». Мондый пафослы юллар белән танышкач, кемдер мыек астыннан елмаеп куяр. Әмма мин шушы өзекне укыган саен, төрле чорларны күзаллаган хәлдә уйга талам. Юк, партия программасының югарыда китерелгән өлеше күңелне иркәләрлек риторикадан гына тормый. Тантаналы төстә белдерелгән әлеге ният илдә мөмкин кадәр гамәлгә ашырылган. «Татарстан Язучылар берлеге» дип исемләнгән китапта бу юнәлештәге эшчәнлекнең уңай нәтиҗәләре җентекләп яктыртыла. Гадәләтчә танырга тырышыйк, сугыштан соң мәдәният тормышын җайга салу өчен, совет хакимияте үзенә күрә әһәмиятле эшләр башкарган: Мәскәүдә Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы үткәрелә; күренекле әдипләр югары органнарга депутат итеп сайлана; яшьләрнең «Үсү юлы» дигән альманахы чыгарыла башлый; Матбугат йорты комплексының яңа куәтләре сафка кертелә; Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге булдырыла; башкаладагы Союзлар йортының Колонналы залында юбилейларыбыз уздырыла; Муса Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелә, аның «Моабит дәфтәре» Ленин премиясе белән бәяләнә; «Татар поэзиясе антологиясе» укучылар кулына барып ирешә; милләтара әдәби тәрҗемә алмашу химаяле нигезгә корыла; республика китап сәүдәсе оешмасы үзенең мөмкинлекләрен киңәйтә; газета һәм журналларның тиражы күзгә күренеп арта; каләм ияләренә чагыштырмача әйбәт кенә гонорар түләнә; СССРның аерым төбәкләрендә иҗат йортлары файдалануга тапшырыла... Кыскасы, елъязмачы кебек бөтенесен тезеп чыксак, әлеге мәгълүмати хроника озынга китәчәк. Күренә ки, совет чорында җитәкчелек иткән партия халыкка биргән вәгъдәсен үтәргә омтылган. Сугыштан соңгы елларда башланган җанланыш җәһәтеннән, Равил Фәйзуллин хаклы рәвештә билгеләп үткәнчә, «...Ач-ялангач чор бит, әмма китаплы чор! Шул заманда ачлы-туклы яшәп, тырышлык белән белем алган, китаптан аерылмаган буын ХХ гасыр ахырына кадәр дөньяның тоткасы булды да».

Җәмгыятьтәге мөһим иҗтимагый вакыйгаларны беркадәр йөгертеп күздән кичергәндә, ахыры күренмәгән үзгәртеп коруга ялганып киткән болгавыр дәвердә халык тормышыннан аерылгысыз әдәбият та зур кыенлыкларга юлыкты. Вакыт үткән саен, әйберләрнең әһәмияте үзгәрә. Борынгы философларның әлеге гыйбарәсендә игътибарга алынган нәрсәләр арасына рухи-мәдәни кыйммәтләрнең килеп керәчәгенә берничек тә ышанасы килми. Кызганыч ки, яшәешне иңләгән күңелсез метаморфоза җилләре сөекле китабыбыз язмышына да кагылды. Беренче карашка реформалар белән яшәгән Россиядәге гайре табигый үзгәрешләр «белем чишмәсе» кебек мөһим төшенчәләрнең дә астын өскә китерде. Гасырлар дәвамында сыналган мәдәни ориентирларның отыры югала баруы, эстетик зәвыкның бозылуы тискәре нәтиҗәләрен инде күрсәткәләп тора. Атаклы Матбугат йортыннан каләм хезмәтенә бәйле барлык оешмалар сөрелде, элегрәк «иң күп укыган» илдә китап сәүдәсе подвалга төште. Башта озак еллар сүз иреген дауладык. Инде хәзер ирекле сүзнең дә кадере бетте – җитәкчелек хәтта тәнкыйть язмасына да игътибар итми. Белүебезчә, китап тармагын үстерүнең бердәм концепциясен эшләү бүген бездә көн тәртибенә бөтенләй куелмый.

Дөрес, сөенерлек яңалыклар да сирәк кенә ишетелгәли. Әнә, Казандагы Шәриф Камал музей-фатиры җирлегендә «Татар китабы» йорты эшләнә икән. Монысы бик тә яхшы. Әмма кешелекнең иң бөек казанышларыннан саналырлык китапка мөнәсәбәт, гомумән алганда, аның бәһаләп бетергесез могҗизалы асылына муафыйк югарылыкта түгел. Ул белем бирү учреждениеләрендә дә үзен ятим итеп тоя күк. Күреп торабыз, «формаль» мәктәп «креатив»ка әверелде, виртуаль яссылыкка авышу көчәйде, зомбига түнтәрелү куркынычы артты. Әхлагы тотрыксыз җәмгыятьтә компьютер иблис коралына әйләнер. Хәзер социаль челтәрдән террорчылар да файдалана, аннан хәтта яшүсмерләрне үз-үзләрен үтерергә өйрәтәләр. Яшь дәвамчыларыбыз бары үз ихтыяҗларын гына канәгатьләндерүдән битәр, юкны иҗтиһат белән барлыкка китерүче булып үссен иде. Рухи тигезләнешне җую шәхси бөтенлекне җимерә. Болар дәүләтнең ныклыгына сугарга мөмкин. Каләм ияләре бергәлегенең тарихын төрле яклап өйрәнгән Равил Фәйзуллин да үз хезмәтендә әлеге мөһим мәсьәләләргә гамьле карашын даими белдергәләп бара. Шагыйрь борчылуын да сиздерә, өмет өзмәвен дә белгертә. «Хәзер Россия халкының 35 проценты елына бер китап та кулына алып карамый икән, – дип гаҗәпләнә ул. – Искитмәле, бүтәнчә әйтсәк, коточкыч хәл!.. Ә бит бүген кибетләрдә нинди генә хикмәтле китаплар юк. Эстетик кыйммәте ягыннан дисеңме, тарихи тирәнлеге, күзне иркәли торган полиграфик бизәлеше җәһәтеннән дисеңме!.. 60-70 нче елларда берәр яхшы басма кулга төшсә, без, кош тоткан кебек, биһуш кала идек. Заманалар үзгәрде. Ләкин әле бу затлы Китапка ясин чыгу түгел».

Үзеннән-үзе аңлашылганча, рухи азык сыйфатындагы китапка ихтыяҗ саклансын өчен, безнең җәмгыятьтә язучының абруе югары булырга тиеш. Зур әдәбиятка таянмаган милли идеяләр халыкның генетик зиһененә сеңдерелә алмый. Әдипнең элек-электән дәүләт кешесенә тиңдәш итеп каралуы хакимият эшчәнлегенең максатчанлыгын ныгытуда турыдан-туры чагылыш тапкан. Бу бәйләнешнең торышы хәзер ничегрәк соң? Чынын әйтергә кирәк, гадәти инженерларга тиешенчә кадер-хөрмәт күрсәтелмәгән илдә «кеше рухы мөһәндисләре»н олылау зарурлыкка әйләнерме? Бүгенге көндә каләм иясенең һөнәри хокуклары да ил күләмендәге бердәм кануннар нигезендә рәсми теркәлмәгән. Иҗтимагый мөнәсәбәтләрне тәртипкә сала торган нормаларның җитешмәве Язучылар берлеге эшчәнлеген оештыруда да һәрдаим сиздертә. Тик менә «Россия Федерациясендә мәдәният турында»гы закон проектының 2011 елдан бирле кабул кылынмавы, мәдәни тормышыбызны көйләргә булышырдай башка кирәкле кануннарның гамәлгә куелмавы күңелдә сәерсенү тойгылары уята. Шуның аркасында Әдәбият фонды да һич кирәкмәгән ясалма киртәләргә очрый. Гаҗәпкә калырлык, кешелекнең тәрбиячесе булып саналган әдип илдәге профессияләр исемлегенә нигәдер кертелмәгән. Төгәлрәк аңлатканда, «Профессиональ союзлар, аларның эшчәнлек хокуклары һәм гарантияләре турында»гы федераль законда да, шулай ук «Россия Федерациясенең хезмәт кодексы»нда да язучылык иҗаты телгә алынмаган. Бик сәер килеп чыга: безнең шартларда «закон кысаларындагы карак» бал-май гына ашап тора, ә җитәр-җитмәс хокуклы әдип гаиләсен кайдадыр эшләп туйдырырга мәҗбүр. Череп баеган Көнбатыш кинаяләп искәртергә яратканча, әгәр дә язучылар яхшы эшкуарлар булса, аларның язучылыкны сайламаска акыллары җитәр иде. Кагыйдә буларак, каләм иясенең дәрәҗәсен күтәрүгә китермәячәк мондый вазгыять әдәби алмаш әзерләүгә дә кире йогынты ясый. Гадәттә, язар өчен азмыкүпме уңай шартлар тудырылган чакта, күпләр раслаганча, хәтта сәләтсез назымчы да үзенең шөгыленнән оялмый. Без сүгәргә күнеккән совет чорында менә шундый мөнәсәбәт – күктән иңдерелгән талантың белән ихлас горурлану күзәтелә иде. Ә хәзер... Һәрхәлдә, шәхсән үземнең ачыктан-ачык халыкка хезмәт итүче, ягъни законлы язучы булып каласым килә.

Мәгълүм ки, сүз сәнгате остасы тарафыннан язылган яхшы китапка автор күзаллаганнан да күбрәк эчке мәгънә салына. Гадәттә, андый басмалар укучыны иксез-чиксез уйлануларга этәрә, үзгәрәк фикри сөземтәләр чыгарырга зәмин бирә. Үз чорыңның мәдәни биеклегендә калу өчен, әйе, акыл сәләтеңне һәрдаим баетып тору шарт. Бу җәһәттән Равил Фәйзуллинның «Татарстан Язучылар берлеге» дигән китабы югарыда игътибар үзәгенә алынган гаять әһәмиятле максатларга хезмәт итә. Алдарак искәртеп үтелгәнчә, әлеге оешма тарихына мөнәсәбәтле кайбер хезмәтләр бар, әмма алар теләсә кайсы урында чәчелеп ята. Сибелгән хәлдәге мәгълүматларның күплеге исә кайчак фикер тупларга комачаулык ясый. Ә яңа тикшеренмәдә, әйткәнебезчә, һәрнәрсә дә бар: Язучылар берлеге турында белешмәләр дә, төрле чорлар вазгыятенең тасвирламалары да, әдипләр хакында гыйбрәтле фактлар да, иҗадият күренешләренә баглы шәрехләүләр дә, рухи-әхлакый үзгәрешләрне күрсәткән күзәтүләр дә... Съездлар барышын җентекләү дә бер мантыйкый эзлеклелектә башкарылган. Бик җайлы бит. Әдәби хәрәкәтебездәге хәлләрне инәсеннән җебенә кадәр белергә теләгән кешегә әлеге хезмәт үзенә күрә энциклопедия рәвешендә дә кулланылырга мөмкин. Һәркем сизәр, гомере дәвамында гыйльми эшләргә тартым йөзләрчә тәнкыйть мәкаләсе язган, җитди докладлар ясаган шагыйрь үзенең зур тәҗрибәсеннән маһиранә файдаланган. Татар әдәбияты тарихының XX-XXI гасыр башы аралыгындагы дәверен галимнәрчә өйрәнүдә Равил Фәйзуллин Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле академигы булуын да гамәлдә раслый. Һәрбер китапның язмышы җәмәгатьчелек бәһасенә бәйле. Тирәнтен ышанып әйткәндә, рухи-мәдәни яшәешебез сәхифәләрен гамьле күңел аша яктырткан ошбу басма олуг максатларыбызга ирешүдә озак вакытка исәпләнгән ярдәмлек вазифасын үтәячәк.

 

"КУ" 12, 2017

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: