Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кәгазь очкыч

Очкыч кына, канатсыз кош кебек Талпына да... Җиргә кадала.

Үксезлекнең күзләреннән саркып,

Бер хатирәм тама йөрәккә.

...Ак кәгазьдән нәни очкыч ясыйм,

Февраль бәйрәменә бүләккә.

Сыйныф чыр-чу килә. Бәйрәм алды.

Тынлык тапмый үтә дәресләр.

Очкыч канатында – бер газиз сүз

Тере котлау! Җылы хәрефләр!

Бер әйтергә мең тилмергән сүзем

Үзем язам, үзем кабатлыйм!

Шыңшып елар чагын үксез җанның,

Чит күзләрдән генә чак саклыйм.

«Әтиемә» диям, үзем никтер,

Гаеп эзлим язган сүземнән.

– Төзәт әле, «Бабама», дип, кызым,

Сөрт әле, сөрт, яшең күзеңнән.

– Исән ич ул, – димен, – язам әле,

Күрешкәндә бирәм үзенә.

...Күп җыела иде кесәләрдә

Очкыч, көймә... Туган көненә.

...Ул очрады беркөн. Җитәкләгән

Сөйгән ярын, үги улларын.

Букчам кесәсеннән бүләгемне

Калтыранып эзли кулларым.

Җәйге эссе мизгел. Мең кат өшеп,

Сулкылдады бәгырь бик озак.

Кул сузымы ара – газиз кешем,

Бәхет кенә ерак...  Бик ерак!

Очкычымны куеп утыргычка

Кулым изим, читтән, әтигә.

Якын килер иде... Үги уллар

Өстериләр аны: «Әни-и-игә!»

Әти китә... Уллар ерагая...

Киң офыкта томан тарала.

Очкыч кына, канатсыз кош кебек

Талпына да... Җиргә кадала.
 

"КУ" 11, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев