Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

"Нигезеңне сакла, тилермә!"

Беркатлылык, гадилегем, җанны Корбан итүемне телисең?

Казан! Туңдым, әйдә, каһвә яса,

Сөт өсләре салып вакланма.

Шикәр генә балландырмас, ташла.

Син битараф миңа, акланма,

Вакыт, урын юк дип, җай чыкмый дип.

Миллионнар сыена үзеңә.

Мине генә этәрәсең һаман,

«Нигезеңне сакла, тилермә!»

Килгән саен яңгыр, җилең белән

Бәгыремне меңгә теләсең.

Беркатлылык, гадилегем, җанны

Корбан итүемне телисең?

Синең стандартыңа туры килмим,

Бераз йомшаруың көтәрмен.

Каһвә китер, эчеп җибәрим дә

Иртәгә үк кайтып китәрмен.

 

"КУ" 11, 2019

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев