Истәлекләр

12.07.2017

«Менә шундый Зәйнәб инде мин…» (дәвам)


zaynap-farhetdinova

Татарстанның халык артисты  Зәйнәб ФӘРХЕТДИНОВА истәлекләреннән өзекләр

Идән юучы чиләгендәге каеннар

Класстагы Костя исемле бер малай белән борчак пешмәде безнең, укуның беренче көннәреннән үк. Әтисе кибет мөдире дә булып эшли иде шикелле, шуңадырмы, бик ирәеп беренче сыйныфтан ук үзен әллә кемгә куймакчы. Русчасы бик яхшы булса да, башка фәннәрдән әллә ни алдыра алмый, язарга, укырга бик озак өйрәнә алмый интекте. Ә үзе русча яхшы сөйләшмәгәннәрдән көлгән була. Тәнәфесләрдә мин булып кыланып та җанны ашый, имеш, мин «бедная татарочка».
Минем моның кыланмышларына бер дә «исем китми», башкалар кебек җавапка үртәшмим, ишетмәмешкә, күрмәмешкә сабышам – туган апаның ире, җизнәй шулай өйрәтте. Шуңадырмы, Костяның ачуы тагы да ныграк чыга, һич тә тынычлана алмый, койма ярыгыннан бар узганга өреп торучы эт кебек тота үзен. Әтисе улына кыйммәтле ручкалар, каләмнәр, пеналлар алып бирә – безнең андыйларны күргән дә юк. Чираттагы рәсем дәресенә бик затлы буяулар белән килде бу. Дәрес башланыр алдыннан барчабыз рәсем дәфтәрләрен парта өстенә куйдык. Партадаш кыз минем альбомны ачып, өйгә бирем итеп бирелгән рәсемемне ачып карап, «Здорово, как красиво!» – дип кычкырып җибәрмәсенме. Рәсемнәрне чыннан да матур ясый идем, бу юлы да агачлар чын булып күренсеннәр дип, кич буе бик тырышып утырган идем. Башкалар да безнең парта янына җыелышып минем каеннарымны карый башладылар. Шунда кешеләрне этә-төртә бу да борынын тыгып маташа. Шул арада «Дай, посмотрю!» – дип, минем рәсем дәфтәрен тартып алды да, без аңышканчы, идән юучы онытып калдырган, класс бүлмәсенең почмагында торучы чиләктәге пычрак суга илтеп ыргытты. Аннары: «Извините, не хотел, кто сюда вообще ведро поставил?» – дип, безгә карап авыз ерды. Мин дә аптырап калмадым, ачуымнан атылып барып өстәлендәге өр-яңа буяуларын кабы белән идәнгә төртеп төшереп җибәрдем дә рәхәтләнеп өстенә басып таптадым. Аннары, аңа телемне күрсәтеп, «И я не хотела, извини», – дип, тыныч кына урыныма барып утырдым. Нигә кайгырырга, мин рәсемемне кабаттан да ясый алам бит, дәфтәрем дә биш тиенлек кенә. Ә бунтарь малайга әтисеннән шәп кенә эләкте булса кирәк, миңа бәйләнүеннән туктады. Төрле авырлыкларга каршы торырга өйрәткән тормыш университетының тәүге беренче баскычларыннан ук менә шундый чирканчыклар ала-ала, төрле чыныгулар кичеп менәргә туры килде миңа.

Озын колаклы шатлык

 Биредәге балачагым шатлыклы мизгелләргә дә бай иде. Дус-ишләр, туганнан туган абыйларым, апаларым белән чыр-чу килеп, бар дөньяны онытып, рәхәтләнеп уйнаулар, рәсем ясаулар бары да нәкъ балачактагыча булды. Кечкенә чак хайваннарга, җанварларга да мәхәббәтсез булмый. Җылы якларда гына яши торган бик тә комик кызык хайваннар – ишәкләрнең кыланмышлары искә төшеп, балачак хатирәләрен яңартып, әле бүген дә ирексездән елмаерга мәҗбүр итә. Вак-вак атлап килүләре, озын колаклары, төп-төгәл сәгать саен кычкырып вакытны белдерүләре – барсы, барсы да без сабыйлар өчен, әлбәттә, бик кызык иде. Ни өчен кычкыралар икән алар дигән сорау да гел баштан китмәде, шул сорауга, күпме эзләсәм дә, җавап таба алмадым…

Минем «ахирәт ишәгем» дә бар иде. Уйламаган җирдән дуслашып киттек без аның белән. Мәктәптән кайтып барам, карыйм, өрек агачына ышыкланыбрак кечкенә генә ишәк баласы басып тора, башын аска игән, колаклары шәлперәйгән. Узып барышлый күзендә яшь күреп янына килдем. Тибә күрмәсә ярар иде дип, курка-курка гына муеныннан сыйпыйм. Ә ул, киресенчә, миңа табарак борылып, башта башын иңемә куйды, аннары, кочакла инде дигәндәй, гел бөтенләй елышты. «Ярар, елама, тукта… Әниеңне югалттыңмы әллә? Әйдә, тынычлан…» кебегрәк сүзләр белән аны үземчә юатам, ә ул балаларча иркәләнә, күзләрен мөлдерәтеп туп-туры минем күзләремә бага. Аны күпме генә жәлләсәм дә, гел янында басып торып булмый бит инде, өйгә дә кайтырга кирәк, ашыйсы да килә. Агач кәүсәсенә сөяп куйган букчамны алып, моның белән саубуллаштым да өйгә таба кузгалдым. Карыйм, бу да миңа иярде. Шулай бергәләп сөйләшә-сөйләшә апаларга кайтып җиттек, алар үз йортлары белән торалар. Тиз генә өйгә кереп, ишәк малаеның да карыны ачкандыр дип, сөткә манчылган бер телем ипи алып чыгып ашаттым. Икенче, өченче көнне дә очраттым мин моны, әллә махсус көтеп тора иде инде ул мине шул агач янында көн саен, аңламадым. Мин аны төрлечә сыйлыйм, үз артымнан барырга рөхсәт бирәм, ә ул кайчакта авыр букчамны җилкәсенә дә куйдырттырып бара – миңа «булыша». Мин аңа «Матур» дип исем дә куштым, ишәк булса да ниндидер сөйкемлелеге бар. Беркөнне мәктәптән кайтканда күрәм, ике малай моның янында мәш киләләр. Бәләкәйлегеннән файдаланыпмы, моңа атланырга чамалыйлар, чөнки олырак ишәкләр утыртмыйлар бит, чөеп кенә аталар. Мин бу хәлне күрүгә ачыргаланып, ерактан ук: «Что вы делаете, он же ещё маленький!» – дип кычкырам. Таныш тавышны ишетеп, «Матур» да батыраеп китте, малайларның берсенә арт аягы белән нык итеп типте, теге авыртуына түзә алмыйча кычкырып җибәрде. Миннән арттарак бер апа килә икән, ул да кечкенә ишәкне җәберләүчеләргә «Бессовестные!» дип кычкыргач, бу тәртипсезләр тизрәк таю ягын карадылар.

Чын туганнар

Үзләренең дүрт балалары өстенә мине дә сыендырган, киң күңелле Мәмдүрә апага, Гали җизнәйгә мин гомерем буе рәхмәтле. Тормышлары җиңелдән булмаса да, алар миңа бер генә тапкыр да кырын күз белән карамадылар. Балалары белән дә бертуганнар кебек дус, тату яшәдек, туганлык хисләрен аларга җизнәй белән апа сабый чакта ук бирә белгән, күрәсең. Кыскасы, мин үземне бу гаиләдә чит буларак хис итмәдем, туганны туган итү буенча тәүге дәресләрне дә шушында алдым. Мәмдүрә апа – әниемнең бертуган апасы, аның иң якын сердәше. Алар бер-берсе турында энәсеннән җебенә кадәр беләләр, бер-берсен шулкадәр якын итәләр, яраталар, берсе икенчесе өчен соңгы күлмәген дә бирергә әзер. Әти абыйны алып Сарлыга кайтып киткәч тә, апа иң беренче булып әнигә үзе сүз ката. Мәрҗәнә, акыллым, ди ул, иреңне ялгызын кайтарып җибәреп дөрес эшләмәдең, киткәненә дә шактый инде, ир-ат ир-ат инде ул, шайтан коткысына тиз бирелә алар. Үзе матур, үзе ялгыз булган ирләрне эләктереп алырга әзер хатыннар да аз түгел. Холкы усал булса да,Фазлетдинның күз явын алырлык. Гармунын уйнап, җырлап та җибәрсә… Балалар кызганыч, ике ятим бар бит инде, берсе әтисен, икенчесе исә әнисен күрергә тилмерәләр, инде бу нарасыйны да әтисез калдырмакчы буласызмыни, ди ул минем якка ишарәләп. Гайнетдин абыйны ничәмә еллар тәрбияләп, үз баласы кебек яратып өлгергән, аның язмышы өчен инде Ходай каршында да җаваплы әни дә, үзенең дә бик каты борчылуын, уйларга чумып йөрүен, абыйсыз калган Гайнетдинне сеңлесеннән дә мәхрүм итәргә ярамаганлыгын, кызын да туганы белән бергә әтиләре янында үстерергә теләгәнлеген әйтә. Ләкин уку елы башында мине мәктәптән аерырга теләми, ә кызын ташлап китүне күз алдына да китерә алмый. Мәмдүрә апа бу сөйләшүгә бераздан кабат әйләнеп кайта, монысында үз сүзен җизнәй дә әйтә. «Мәрҗәнә, балдыз, бар кайт ирең янына, Зәйнәбне бездә калдырып тор, ялгыш кына да авыр сүз әйтмәбез, ул безнең күңелләргә бик якын бала, без дә аңа чит түгел. Уку елы тәмамлангач кайтып алырсыз», – дип, мәсьәләне хәл итә дә куя.

Мәмдүрә апа гомер буе мамык җыюда бил бөгә, басу-кырларда җанлылык тынып торганда, үзенә башка шөгыльләр таба, бер эштән дә куркып тормый: дүрт баланы туйдырасы, киендерәсе, кеше итәсе бар. Мин аның үзем укыган мәктәптә идән юып йөргәнен дә хәтерлим. Гали җизнәй – мәчеттә имам, бөтен нәрсәгә үз фикере булган, киң карашлы, бик тә хөрмәтле кеше. Сугыш еллары белән бәйле тетрәндергеч хатирәләргә дә бай иде аның тормыш китабы. Дошман белән бик каты бәрелешләрдә камалышта калган, тулысынча әсирлеккә алынган Волхов армиясендә хезмәт иткән. Ул чорның үз хакыйкате: пленга алганнармы, төшкәнсеңме, аерма юк – син барыбер сатлык. Үз иленең иминлеге, якыннарының якты киләчәге өчен җанын да бирергә әзер җизнәй мондый хурлыклы ярлык белән яшәргә җыенмый да, теләми дә. Бу хәлдән котылу буенча башында берничә план өлгерә һәм шуның берсен озакка сузмый тормышка ашырырга ниятли: армияне урман аша алып киткәндә ничек булса да качарга! Эчем авырта дип хәйләләп, еш кына куак араларына «йомышын йомышларга» керә башлый, үзенең авырып киткәнлегенә тегеләрне тәмам ышандырып бетерә һәм чираттагы керүендә «озаграк тоткарлана», армия күздән югалгач кына чыгып, бөтен көчен җыеп кире якка йөгерә. Берничә көн юл эзләп, адашып йөргәч, ул якындагы бер авыл кешеләренә юлыга. Бу миһербанлы җаннар аны ашатып, киендереп озаталар. Шул ук вакытта алар аңа үзе турында беркемгә берни сөйләмәскә, бигрәк тә хәрби киемле кешеләрдән ераграк булырга, кайсы армиядә хезмәт иткәнен, гомумән, сугышта, пленда булуын авыз ачып беркемгә дә әйтмәскә, туган ягыннан ераккарак китеп төпләнергә киңәш бирәләр. Туган авылына юлны ул бик озак һәм зур авырлыклар белән үтә: документлар юк, теләсә кайда туктатып, кемлегеңне тикшертеп, ахыр чиктә трибунал чәпәп куярга да мөмкиннәр. Кайтып җиткәч тә төнгә кадәр урманда качып утыра, авыл урамнары кара шәл ябынгач кына арткы бакчалар аша өенә юнәлә. Ә инде таң атып, көн узып, кабаттан төн җиткәч, гаилә бергәләп юлга чыга. Бәхет эзләп түгел, менә-менә эләктерергә әзер булган гаделсез язмыш ыргагыннан мөмкин кадәр ераграк җиргә, колак ишеткән булса да, күз күрмәгән якларга качу уе белән, беркем белән дә саубуллашмый, хушлашмый, бер төенчек кием, бер төенчек юлда капкаларлык азык алып тимер юл станциясенә киләләр. Товар поездында – күмер вагонында яшеренеп Үзбәкстанга юл алалар, Ходай ярдәме белән килеп җиткәч, Красногорскта төпләнәләр. «Тәңрем коткарып калды мине, әсирлеккә төшкән армия солдаты дип атып та үтерерләр иде – еллары шундый иде. Шуңа да гомерем буе Аллаһы Тәгаләгә хезмәт итәргә сүз бирдем», – дип сөйләгәннәре хәтердә җизнәйнең. Ул мине дә сабыр булырга, шөкер итә, көтә белергә өйрәтте, таңның да төн узгач кына атуын, ләкин шул ук вакытта бәхет өчен көрәшү кирәклеген дә аңлата алды. «Кызым, беләм, сиңа әнисез, әтисез авыр. Ләкин бу – вакытлыча гына бирелгән тормыш сынавы. Иң мөһиме, алар исән-сау һәм сине кайтып алачаклар», – диде ул берсендә. Мин җизнәйне бик яратам, ул алдый белми, бары дөресен генә сөйли, аның әйткәннәре һәрчак уйландыра да. Чыннан да, әнием мине тиздән кайтып алачак бит! Шунда минем күз алдына Гайнетдин абыйның сагышлы йөзе пәйда була. Ул да әнисен сагына бит! Яныңдагылар никадәр яхшы, мәрхәмәтле булмасын, үз әниең үз әниең инде ул, аңа беркем  җитми. Моның чыннан да шулай икәнен, абыемның ничәмә еллык эчке кичерешләрен, аның нинди утларда янганын бөтен барлыгым белән үземнең татып каравым түгелме соң бу?! «Абыем, мин сине аңлыйм, мин сине яратам, мин сине тыңлармын, каршы бер генә дә сүз әйтмәм!» – дип кочаклаплар аласым килде аны шул чакта, тик үзе генә янда юк, аралар ерак. Шул мизгелдә күңелемдә бер шәм кабына – абыема карата ниндидер үзгә – тагын да җылырак хисләр уяна…

__________________________________

Дәвамы — «Казан утлары» журналының 7 санында


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.