Логотип Казан Утлары
Шигърият

Егерме икенче июнь

Шундый көн бу, баш киемен Салмыйча һич ярамый!..

Шундый көн бу, баш киемен

Салмыйча һич ярамый.

Хәтер тынлык игълан итә,

Сандугач та сайрамый.

 

Һәр өйгә, һәр гаиләгә

Кара кәгазь кергән көн.

Сабыйларга, тол анага

Кипмәс яшьләр биргән көн.

 

Җитмеш биш ел тулып узды,

Канлы-шомлы җиңүгә.

Кайтмый калган солдатларны

Һаман көтәбез нигә?!

 

Таң атуга һәйкәлләргә,

Яңа чәчәк саласы.

Сиксән яшен «бәйрәм итә»

Ятим солдат баласы...

 

Югалтуларга бәрелеп,

Әрни яраларыгыз.

Мин киләчәк өчен сорыйм

Хәтерне кайтарыгыз!

 

Кояшка да чык сарылган,

Сандугач та сайрамый.

Шундый көн бу, баш киемен

Салмыйча һич ярамый!..

 

"КУ" 12, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев