Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Төш

Ә бөеклек чире һәр иҗатчыга хас сыйфат: Генераль секретарьлар да аның өчен әллә кем түгел.

Көннәрдән бер көнне, дөресрәге, йоклап ятканда, Казан дәүләт университеты студенты Нур Әхмәди бер төш күрә. Имеш, ниндидер гаебе өчен аны кулга алганнар һәм, җәза йөзеннән, бүкәнгә куеп, кулындагы бармакларын палач берәмтекләп чаба икән. Сул кулының бармакларын чабып бетергәч, түмәргә уң кулын куйганнар. Шунда Нур түзмәгән, палачка әйткән:

– КПСС Үзәк Комитетының Генераль секретаре Брежневка шалтыратыгыз, ул мине белә, каләм тотарга ике бармагымны калдыртсын!

Брежневка шалтыратканнармы-юкмы, шалтыратсалар, Генсек ни дигән, анысы билгесез, чөнки Нур куркуыннан шабыр тиргә батып уяна да, бармакларының исән икәнлеген күреп, куанычыннан ни эшләргә белми.

Төшкә ниләр генә керми. Күрәсең, фәрештәләр әдәбият мәйданында киләчәктә Нур Әхмәди атлы берәүнең пәйда булачагын алдан хәбәр итәргә теләгәндер.

Ә бөеклек чире һәр иҗатчыга хас сыйфат: Генераль секретарьлар да аның өчен әллә кем түгел.

 

"КУ" 04, 2017

Фото: pixabay

Теги: юмор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев