Шигърият

12.05.2017 №5 (май),2017

Иске Казан — Кирмән нигезе


иски казан

Лирик поэма

Казан – Арча тимер юлының Камай тукталышыннан ерак түгел «Иске Казан» музей тыюлыгы урнашкан. Тарихи елъязмалар һәм борынгы риваятьләр буенча биредәге шәһәрлектә – хәрби корылмада кайчандыр тулы канлы тормыш кайнаган.

Үзенә тартып торучы сихри табигатьле бу урында татар яшьләре 2000 еллардан башлап җыеннар үткәрә, шанлы чорларыбызны искә алып фәлсәфә кора, ял итә, агачлар утырта…

1
Казансудан без дә балык тоттык,
Казан астык Кирмән буенда.
Чәй кайнаттык шифа-үләннәрдән –
Ханнар чишмәсенең суыннан.
Таңбатырлар, Таңсылулар сыман
Без дә эчтек сөю ширбәтен.
Кара яллы төнне без дә кичтек,
Ут сакладык:
«Сүнә күрмәсен!»
Учак кырыенда үтте ул төн.
Синең йөрәк янды…
Ә минем
Башмак белән чалбар очы көйде…
Кырыс иде никтер шагыйрең.
Төне суык иде.
Төн салкыны
Үзәкләргә үтте, бәгырьгә.
Ягар утын бетте…
Шушы мизгел
Күз алдымнан китми әле дә.
Кемнәр кайдан җылы эзләгәндер,
Ә син миңа килеп сарылдың.
Сүз дәшмәдең.
Тик күзләрең әйтте:
«Мин сагындым сине, сагындым!»
Кочагыма сеңдең һәм җылыттың
Таш балбалдай хиссез йөрәкне.
Учак көлгә калып сүрелгәндә,
Саф сөюең, назың кирәкте.
Иске Казан җиле учак көлен
Әфсен әйткән камдай бөтереп,
Сабантуйда беренчелек алып
Мәйдан әйләнүче ат кебек
Чирәмнәрнең башын иеп узды
Һәм бәйләде безнең чәчләрне.
Шул мизгелдә төн карасын ярып,
Күктә чатнап яшен яшьнәде.
Җир анабыз үзе түшәк булды,
Җилләр безгә юрган иде күк,
Бер-беребез өчен учак булдык,
Түшәмебез булды төнге күк.
Төн үткәрдек Кирмән нигезендә,
Казансуның борма ярында.
Бар гавамнан читтә, бер дулкында
Серләште тик ике җан гына.
2
Төн карасы чигенүче яудай
Офыкларга ал кан түккәндә,
Төтен исе бәгырьләрне төтеп,
Сабыр төбе чиккә җиткәндә,
Казансуны томан сарган чакта,
Бар тереклек җылы көткәндә,
Таңбатыр һәм Таңсылудай икәү
Таң аттырдык уртак тирмәдә!
Таң аттырдык чикмән уртаклашып,
Икебезгә уртак тын алдык
Һәм өздереп йөрәк җырын сузган
Тургай моңын тынып тыңладык.
Ә ул очты безгә бәхет юрап,
Фатихасын биреп, алкышлап…
Тыңладылар аны, башын иеп,
Бөдрә таллар, зифа камышлар.
Ул җырлады канат җилпи-җилпи,
Шат кайтаваз булып үткәннән:
Бу тугайда, диеп, Таңбатырлар,
Таңсылулар дөнья көткәннәр.
Бу тугайда учак тергезгәннәр,
Туй иткәннәр, казан асканнар,
Изге теләк теләп, агачларга
Бәйләгәннәр ап-ак тасмалар.
Бу тугайда Казан җайдаклары
Тулпарларга йөгән кидергән.
Сөңге аткан, җәя тарткан затлар
Гашыйк булган, сөйгән, сөелгән…
Бу тугайда чиләк-көянтәсен
Аскан көе горур иңенә
Су ташыган Казан сылулары
Текә ярдан Кирмән өенә.
Бу тугайда су төбенә киткән
Алтынбәкнең алтын казаны.
Ил өстенә яу килгәндә, халкым
Шунда кичкән бәла-казаны.
Бу тугайның имән Кирмәненнән
Уктай очып атлы батырлар
Ил өстенә килгән дошманнарны
Япанчыдай канга батырган.
…Бу тугайда әче төтен исе
Томан белән бергә тарала.
Үрләп янган кызу учакларның
Чал шаһиты – күмер-көл кала.
Шаһит булып таулар, валлар кала,
Чишмә кала, кала тугайлар…
Сызылып таңнар ата һәм күкләрдә
Сөю җырын көйли тургайлар.
3
Кара ялын җилдә җилфердәтеп,
Җанга кешнәп кайчак төн керә.
Шул мизгелдә иңне-иңгә терәп
Юатырдай кешем – син генә.
Шул мизгелдә мин уйларым белән
Кайтып киләм Иске Казанга:
Таңбатырлар белән Таңсылулар
Парлап дөнья көткән заманга.
Мин – Таңбатыр, син – Таңсылу булып,
Ут саклаган чакка икәүләп.
Һәм уянып китәм…
Колагыма
Син дәшәсең икән, иркәләп.
Һәм үбәсең юеш маңгаемны,
Чигә чәчем сыйпап җай гына.
«Бар да үтте», диеп пышылдыйсың,
Атмаган тик бары таң гына…
Күзләреңнән күрәм:
Сагынгансың!
Сарылгансың куздай тәнемә.
Таң атмаган, тургай моңы да юк,
Куркыныч төш үткән өнемә…
Саташылган:
Имеш, Таңбатырлар
Ауга түгел, яуга киткәннәр,
Кирмән, имеш, янып, көлгә калган,
Ә чишмәләр, никтер, кипкәннәр.
Казанда су беткән.
Балыклары
Көеп ята казан төбендә.
Тугайларда тургай моңы тынган,
Һәр тарафта күмер-көл генә…
Һәр тарафта әче төтен исе,
Таңсылулар тиңсез калганнар,
Таңбатырлар бил алышкан җирне
Басып киткән маңкорт кылганнар.
…Манма тиргә чумып, уйга батып
Карап ятам тирмә читенә.
Чорлар аша гүя бабамнарның
Кисәтүле тавышы ишетелә.
Дәшә кебек алар:
«Үз Кирмәнең
Корырга син, улым, онытма!
Үз дәүләтең булсын – үз телеңдә
Сөйләшсеннәр өчен оныклар,
Без җан бирдек яу кырына ятып,
Саклау өчен нәсел-дәвамны,
Үз Кирмәнең кору тиеш, улым,
Җан авазын ишет бабаңның!»
4
Мин аңладым бабам ишарәсен –
Колак салдым тургай җырына.
Кара яллы төнне җаннан куып,
Кулларыңны алдым кулыма!
Ханнар чишмәcенең суын сибеп,
Утырттык без икәү куш имән.
Имәндәй нык гаилә булсак иде,
Һәм гомерлек ярлар, җан сөйгән!
Сүрелмәсен уртак учагыбыз!
Шаулап үссен имән, каеннар!
Яңа корган Кирмән нигезенә
Ут салмасын дошман, хаиннар!
Эт токымлы җаннар чокыр казып
Шартлатса да Бутлер дарысын,
Какшамаслык булсын нигезебез!
Кыенлыкның җиңеп барысын,
Яңа тарих ясыйк, елъязарлар
Үрнәк итеп дастан язарлык:
«Татар исән, яши, дәүләт кора,
Менә кайда, диеп, татарлык».
Казансудан бездәй балык тотсын
Һәм эзләсен асыл алтынын
Идел-йортның суын эчеп үскән
Һәр Сылуы, һәрбер Батыры!
Кирмән нигезендә урман булып,
Гаскәр булып үссен имәннәр!
Бездән соң да хөр дәүләтләр корсын
Берсен-берсе өзелеп сөйгәннәр.
Чикмәнле төн.
Тургайлы таң.
Учак…
Иске Казан – Кирмән нигезе.
Яңа Таңбатырлар, Таңсылулар,
Рәхмәт әйтеп, Сиңа кул изи.


Фәнил ГЫЙЛӘҖЕВ (1987) – шагыйрь; «Ризасызлык» исемле шигырь китабы авторы. Казанда яши.


Редакциядән: Бу айда каләмдәшебез үзенең гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Аңа исәнлек-саулык, иҗат уңышлары телибез.