Логотип Казан Утлары
Музейларыбыз

Гаяз Исхакыйның тарихи-мемориаль һәм этнографик комплексы

1993 елның 20 февралендә Чистай районы Яуширмә авылындагы мәдәният йортында, Гаяз Исхакыйның тууына 115 ел тулу уңаеннан, әдипнең музеен ачу тантанасы җәмәгатьчелек тарафыннан зур яңалык буларак кабул ителә.

1993 елның 20 февралендә Чистай районы Яуширмә авылындагы мәдәният йортында, Гаяз Исхакыйның тууына 115 ел тулу уңаеннан, әдипнең музеен ачу тантанасы җәмәгатьчелек тарафыннан зур яңалык буларак кабул ителә. Әлеге чарада галимә Л.Гайнанова, әдипләр В.Нуруллин, Р.Әхмәтҗанов, Ә.Рәшитов, журналист М.Миншиннарның ялкынлы чыгышын, Г.Исхакыйның туганнары Галия һәм Сөембикә ханымнарның истәлекләрен авыл халкы әле дә сагынып искә ала. Музейга дәүләт статусы бирелә һәм ул ТР Дәүләт музейлары берләшмәсе составына кертелә, фондны баетуда актив эшчәнлек башлана. Галимнәр тарафыннан Г.Исхакыйның бай әдәби мирасы халыкка кайтарыла һәм әдипнең сәяси эшчәнлеге өйрәнелә, «Исхакый укулары»н уздыру традициягә әйләнә.

Музей һәм Г.Исхакыйның шәхесе, иҗаты белән кызыксыну көчле булу сәбәпле, көн кадагына аның мемориаль музеен булдыру проблемасы килеп баса. 1997 елда ТР Министрлар Кабинетының «Г.Исхакый мемориаль комплексын булдыру турында» карары дөнья күрә. Кызганыч, Яуширмәдә әдипнең әтисе Гыйләҗетдин хәзрәтнең йорты сакланмаган, аның нигезендә балалар бакчасы урнашкан. Әмма шуннан ерак түгел, Гаязның эзләрен саклаучы тагын бер бина, тарих-архитектура ядкәре буларак, хәзерге көнгәчә килеп җиткән. Ул – әдипнең бертуган апасы Фәридәбануның ире, беренче гильдия сәүдәгәр Сәйфетдиннең ике катлы таш йорты. Аңа өстәмә агач бина һәм башка хуҗалык корылмалары да салып куялар, эчке экспозицияләр дә өр-яңадан эшләнә.

Шулай итеп, 1999 елның 30 июлендә Гаяз Исхакыйның тарихи-мемориаль һәм этнографик комплексы ачыла. Хәзер исә музейның тимер ишеген ачып керүчеләрне сәүдәгәр Сәйфетдиннең өлкән улының сыны каршы ала. (Нәкъ менә ул 1910 елларда әлеге йорт төзелгән һәм әтисе яшь хатын Фәридәбануга өйләнгән вакытта (беренче хатыны вафат була) биредә сәүдәгәр булып эшли. Эчтәрәк Мөхәммәдгаязның әтисе Гыйләҗетдин хәзрәт һәм әнисе Камәрия абыстайның йортын, гомумән, XIX гасыр азагы – ХХ йөз башы татар авылы зыялысы тормышын чагылдырган экспозиция белән танышырга мөмкин. Биредәге ядкәрләр булачак әдипнең балачагы турында сөйли. Укымышлы мулла йортында сәкедән кала түгәрәк өстәл, шкаф-буфет, дивар сәгате, бай китап киштәсе дә булган. Мулла-әтинең образы – Коръән, шамаил, хөллә кебек экспонатлар, ә күлмәге, затлы зәркән-бизәнү әйберләре, калфагы һ.б. этнографик детальләр ярдәмендә Камәрия абыстайның эчке һәм тышкы дөньясы ачыла.

Музейда Гаяз Исхакыйның – авыл, 1890-1893 елларда – Чистай, 1893-1898 елларда Казандагы «Касыймия» мәдрәсәсендә, 1898-1902 елларда Татар укытучылар мәктәбендә укуы, андагы даирә турында бай мәгълүмат бар. Экспозицияләр әдипнең иҗтимагыйсәяси эшчәнлеге, төрмә һәм сөргеннәрдә уздырган гомере, «Таң йолдызы», «Ил», «Сүз» газеталарын чыгаруы хакында сөйли. Әдипнең үзе исән вакытта басылып чыккан китаплары, фоторәсемнәре һәм шәхесенә, иҗатына бәйле документларның төп һәм күчермә нөсхәләре дә саклана.

Таш бинаның икенче катында Гаяз Исхакыйның мөһаҗирлектәге чорын (1918-1954) чагылдырган экспозиция урнашкан. Биредәге бай материаллар әдипне Идел-Урал комитеты рәисе, татар мөһаҗирләренең лидеры һәм журналист буларак ача. Шунда ук Г.Исхакыйның эш өстәле, шәхси әйберләре, шулай ук Гали Акыш тарафыннан ТРның Беренче Президенты М.Ш.Шәймиевкә тапшырылган һәм соңрак музейга бүләк ителгән каләм дә бар.

Әлеге музейның экспозицияләрен эшләүгә, аның хуҗалык-утар комплексын булдыруга Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре, этнограф Й.Мөхәммәтшин, Г.Исхакыйның иҗатын халыкка кайтаруга зур көч куйган әдәбиятчытекстолог Л.Гайнанова, язучының туганы С.Шәрипова һәм ТР Милли музее белгечләре зур хезмәт куя. Татар халкының йөзек кашы, горурлыгы булырдай әлеге тарихи-мемориаль һәм этнографик комплекс хәзерге көндә яңадан төзекләндерүгә, заманча үзгәртеп коруга мохтаҗ.

 

Фото: архив/Рамиль Гали

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев