"Зур тәрәзә бар дип аңла дөньяга күкрәктә син"

«Шагыйрьләрнең шигъри җанын эстәп, / Самум җилләр улый үзәннәрдә», – дип язган иде кайчандыр «Мең кат үлеп, мең кат терелерлек» шигырендә Җәүдәт Дәрзаман, үзеннән алда киткән чын талантларның язмышы турында фикер йөртеп һәм, әлбәттә, Тукайны да күзаллап. Барыбызны да уйландырырлык, бик гыйбрәтле һәм чын шагыйрь йөрәгеннән генә чыга торган сүзләр. Инде әдәби һәм фәнни җәмәгатьчелек уздырган чараларда күренмәсә дә, яңадан-яңа әсәрләре белән безне сөендермәсә дә, Җәүдәт абыйның һаман да әдәбият, бигрәк тә шигърият, аның да кечкенәләргә атап иҗат ителгән кыйсме өчен җан атуына шикләнмим. Иҗтимагый тормышның шактый болгавыр вакытларында – 1988-1994 елларда хезмәттәшләре тарафыннан «Ялкын»га баш мөхәррир сыйфатында сайланып куелганнан соң, журналны балалар рухына якынайту, укылышлы һәм эчтәлекле итү юлында зур көч куйган Җәүдәт Харис улы Дәрзамановны һәрвакыт олы ихтирам хисләре белән искә төшерәм. Танылган балалар шагыйре, прозаик, журналист Җәүдәт абый Дәрзаманның иҗатка үзеннән алда килүчеләр белән исәпләшүенә, алар мирасыннан этәрелеп китеп еш язуына гаҗәпләнмим. Ул – сүз сәнгатебез белән яхшы таныш һәм аның уңышлы алым-чараларын тотып алган, үзенеке дә иткән, шуның аркасында мирасханәбезне бездән соң да укылырлык әсәрләр белән баеткан иҗатчыларның берсе. Традицион кысаларга өстенлек биргән Җ.Дәрзаман иҗатының Тукайныкы белән бәхәскә алынмаслык тыгыз бәйләнеше бар. Дөрес, аның шигърияттә тукайчы булуы бар кеше өчен дә кычкырып тормый, ягъни шагыйрьгә багышланган күпсанлы әсәрләрдә чагылыш тапмый. Моны эчке сиземләү белән тоярга һәм фәнни белемеңә таянып кына аңлатырга була. Шул ук вакытта Җәүдәт Дәрзаманның өлкәннәргә адресланган кайбер әсәрләренең Тукай иҗаты белән элемтәсен интертекстлар ярдәмендә дә исбатларга мөмкин. Әйтик, ул кайвакыт әсәрләренә эпиграф сыйфатында Тукайдан алынган юлларны куя, әмма алардан этәрелеп китеп, иҗади кумирыныкыннан аермалы темаларга килеп чыга яисә бөтенләй башка интонацияләрдә, эмоциональлектә иҗат итә. Мәсәлән, аның «Диктор Данил Ибраһимовка» дип исемләнгән юмористик шигырен Тукайның «Шүрәле»се мотивлаштыра. Моны «Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл, Кырлай диләр» эпиграфы һәм: «Гәрчә озак тормасаң да, / Син анда туган идең, / Җир тырмалап тормый гына, / Шәһәргә «шуган» идең», – рәвешендәге Тукайдан трансформацияләнгән строфалары ачык күрсәтеп тора. Җәүдәт Дәрзаман иҗатының Тукайныкы белән бәйләнешләре төрле планда бара. Әйтик, «Ап-ак карлар ява» поэмасында лирик мин Тукай, Такташ кебек танылган шәхесләрне, татар тарихында булып узган эш-хәлләрне искә төшерә, алар арасында янәшәлекләр уздыра. Әсәрнең Тукайга мөнәсәбәтле өлешендә ул кышкы матур көндә урамда барганда бер теләнче картны күрә, һәм аның күңелен: «Гасыр түгел, бары еллар санап, / Тукай язган ул карт кайткан кабат», дигән уйлар борчый башлый. Моның белән шагыйрь, тарих алга барса да, шул ук проблемалар кешеләрне сагалый дип әйтергә тели, Тукай иҗатының искермәвен, һәр чорда актуаль калуын күрсәтә. Икенче яктан, шагыйрь рухи остазы тудырган образларның күңел түрендә яшәвен, тормышта әледән-әле хатирәләрен җанландырырлык сәбәпләр тууын сөйли. Чыннан да, аның күкрәгендә, Тукай әйткәнчә, дөньяга зур тәрәзә бар. Җ.Дәрзаман мирасханәсендәге кайбер мөһим чәчмә әсәрләрне дә Тукай язганнар мотивлаштыра. Әйтик, каләм иясенең тормыш-яшәеш турында физик-физиологик хәл-халәткә бәйле уйланулары рәвешендәге «Ник керәсез төшләремә?» эссесена фәлсәфи-лирик ачкыч рәвешендә Г.Тукайдан «Күктә ни булмас дисең, очсыз-кырыйсыз күк бит ул!» юллары сайланган. «Драматургия классигы Г.Камалга» адресланган «Тормыш – сәхнә» әсәрендә исә, яңа заманда барган үзгәрешләрне тасвирлаганда, Җ.Дәрзаман шулай ук аларның да элекке чорларга, Тукай, Исхакый, Җәлилләр заманына аваздашлыгын әйтә: «Тарих төпкеленнән Тукай калка, Күз салыйм дип печзән базарына. А! Никадәр охшаш заман килгән, Ни кадәрле азык язарына. Тормыш – сәхнә. Килгән заманалар, Бер ишарә гүя үткәннәргә». Аталган поэмада Җ.Дәрзаман иҗтимагый-сәяси проблемаларны, аларның бигрәк тә милләтләр яшәешенә кагылганнарын Тукайча кыю күтәреп чыга. Язучы татарның үзенә генә бәйле, бигрәк тә аның җитәкче төркемнәренең гаделлегеннән, рухларының сафлык дәрәҗәсеннән торган мәсьәләләр хакында да сөйли. Төрле бүләкләр, шул исәптән Дәүләт премияләре бирү-алуга мөнәсәбәтле ул болай дип яза: «Тормыш –сәхнә. Яшәү – комедия. / Тамашачы бары көлә генә. / Тәкъдим булса, бүген Тукай үзе / Узмас иде Тукай бүләгенә».     ********************************************************* Мәкаләнең дәвамын "Казан утлары" журналының 2нче (февраль, 2017) санында укыгыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: