Табигать һәм мин

10.03.2017 №3 (март),2017

Матуркай балык тота


Ямьле җәйләргә дә алыштырмаслык һәйбәт көннәре була алтын көзләрнең. Әбиләр чуагы диләр аны.
…Кояш әллә ни кыздырмый, аркадан кыяр-кыймас, яратып кына сыйпагандай итә. Кышын ызбадагы талгын мич җылысы сыман гына. Ефәк тоҗымнарның сиздерми-нитми биткә сарылуы да кәефне кырмый. Көн яктысында көмешсу нурлар булып ялтыравы бәйрәм төсмерен бирә. Яңа ел чыршысындагы аллы-гөлле бизәкләрең бер читтә торсын.
Ә һавасы нинди, төсе? Тоташ бәллүр! Шылт иткән өнгә дә чатнап китәргә тора. Һәй, ямансу да һәм күңелле дә соң бу чакларда! Йөзендәге һәрбер җыерчыгы белән елмаеп балкыган әби-сәбиләр мөлаемлыгы, тәмле төшләр күреп ятучы сабый бишеген тирбәтә торган илаһи бер тынлык мәле, яшәү яме, тормыш матурлыгы бар аларда. Адәми затларның җаннарын йомшарта, сафландыра, күңелләренә иман иңдерә торган мохит шундый буладыр инде ул…
Шундый аяз, тымызык, җилсез көннәрдә бәрәңге алулары үзе бер хозур, дөнья рәхәте. Көрәк белән ипле генә селтәнгән саен чем-кара туфрак өстенә ак, кызыл, ал, сары төстәге йомрылары да таралып ятса… Без дә ызандашыбыз Җәмил абый һәм аның чапак телле хатыны белән җай гына сөйләшә-сөйләшә бәрәңге казыйбыз. Дөресрәге, күбрәк Әлфия апаның «тегермәне тарта». Абзый үзе әллә нигә бер генә сүз ката. Кылый күзләренең берсе безнең буразнага төбәлгән кебек: гүя күршеләр уңышын чамалап, көнләшеп карый.
Шулай ипле генә буразна арты буразна аударганда, чәчәкле чиләгенә нидер чүпләгән атлы булып аяк астында чуалган биш яшьлек Динаралары кинәт корт чаккандай чырылдап куймасынмы:
– Әни, карале, Матуркай балык тоткан!
Мондый әче тавышка кызу эшне ташлап, баш күтәрми хәлең юк. Чыннан да, ак маңгайлы кара мәченең янәшәдәге су буеннан менеп килеше иде. Авызында орчык шае теп-тере балык, уйнаклап, бәргәләнә. Мырауҗан уттай янган күзләре белән сагаеп карый-карый, карак-угры сыман җиргә елышып ук яныбыздан узып китте дә җәһәт кенә агач келәт астына сызды. Балык тоту һәвәслегеннән уяулыгын җуйган берәр ачыгавызныкын чәлдергән инде бу, дип көлештек тә, кызык бетте шуның белән. Әмма бераздан күрше кызы янә сөрән салды. Мут песинең тагы тыпырдап торган балык эләктереп кайтышы икән. Инде дә тәмам хәйран калдык бу әкәмәткә. Бу юлы чираттагы сәфәренә юнәлгән балыкчы мәче койрыгына сиздерми генә үзебез дә «тагылдык».
Бик шәп көйләгән кәсебен хәйләкәр мияубикә. Шамбы дигән ертлач, комсыз балык бар ич әле. Шундый җылы, кояшлы көзләрдә яман чослана, әрсезләнә, котыра, диләр аны. Яр читенә үк килеп, сай җирдә чебен-черки, маймыч ауларга хирыс ул. Әнә, Матуркайның йөнтәс койрыгын җиргә бәргәли-бәргәли шуны күзәтүе. Сабыр гына көтә бу. Шамбының бөтенләй ышкылып диярлек сөзәк яр кырыена якынлашуы булды – мәченең тәпие белән тегенең башына кундыруы булды. Һәм күз иярмәслек тизлек белән корбанын чирәм өстенә селтәп тә җибәрде.
Мондаен зирәклеге, җитезлеге, осталыгы белән ушыбызны алды Мырауҗан.Үз тамагын гына кайгыртып сунарга чыгуы түгел икән ич дүрт аяклы балыкчының. Үзебез күрдек: алачык астында качып яткан ике бөртек нәни баласына ташый ул хәләл тотымын.

Илдус ДИНДАРОВ.
Нурлат


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *