Публицистика

09.06.2016 №6 (июнь), 2016

«Син кояштан үрнәк алсаң…»


IMG_0605

Шушы яктан, шушы туфрактан без… Иркә кызлар кебек билен борып, назланып кына аккан, ярларында мәмрәп бөрлегән өлгергән Ык елгасы да, тук башаклар күкрәп утырган басу-кырлар да, әби-бабайларның рухын саклап, үзара серләшеп утырган ак күлмәкле каеннар да, кичке учакларны сагынып өзгәләнгән тау битләре дә туган як дигән нибары ике сүзгә сыенган да беткән шикелле. Кайчан кайтма, ындыр артында кочак җәеп каршы алган өянкеләр. Малай чакның ялантәпи эзләрен яшереп саклаган сукмаклар. Дөньяның оҗмахка тиң почмакларын иңләп кайтканнан соң да газизләрдән газиз булып калган авыл. Капкасын ачып кергәндә, әти-әниле ваемсыз балачакны искә төшереп, йөрәкнең әллә кай кылын дертләтеп җибәргән ишегалды. Гомернең бер мизгеленә әйләнеп кайтырга мөмкинлек бирәбез дисәләр, шушы ишегалдында посып калган балачактан урап килер иде ул. Урап килер иде дә, күчтәнәчкә алып кайткан, үзенең хәләл көче кергән икмәкне кадерләп кенә әткәсе белән әнкәсенә сузар иде. Кем белә, бәлки керфекләрен чылатып, буразна-буразна булып ихтыярсыз гына кайнар тамчылар да тәгәрәшер иде. Гаепләүче булмас: ул буразналарга гаярь ир-егетнең рәхмәт хисләре генә сыеныр иде бит. Гомер биргән өчен.

Эшкә өйрәткән өчен. Бер генә хезмәттән дә тайчанмаска кирәклегенә төшендергән өчен. «Эш агачы һәрвакытта бик мулдан китерер җимеш» дигәнне ана сөте белән тапшырган өчен. Тукайның: «Син кояштан үрнәк алсаң, иҗтиһад итсәң һаман, Күп арасында кояш күк ялтырарсың бер заман!» дигән шигъри сүзләрен гади авыл фәлсәфәсе белән аңлата белгән өчен.

***

Кем соң ул заман герое, чор каһарманы?.. Әллә андый исемгә лаек булу өчен еллар, гасырлар сынавын үтү кирәкме? Әнә бит, егерменче гасыр башында Екатеринбургта абый-энесе белән «Бертуган Агафуровлар сәүдә йорты» оештырып, үз эшчәнлеген Варшавадан Япониягә кадәр җәелдергән атаклы татар сәүдәгәре Зәйнетдин Агафуров исемен дә, Сембер губернасында гына түгел, Рәсәйнең төрле төбәкләрендә 1нче гильдия сәүдәгәрләр булып дан казанган Акчуриннарны да, алтын приискалары хуҗалары бертуган Рәмиевләрне дә бүген килеп татар иҗтимагый тормышында күренекле эз калдырган милләтпәрвәр шәхесләр, хәйриячеләр, мохтаҗларга ярдәм күрсәтүчеләр, мәчет салдыручылар дип олылап телгә алабыз. Үз чорында, ай-һай, андый бәя ишеттеләр микән? Уңган, булдыклы, затлы-зыялы кешеләрне нәсел тамыры белән юк итәргә, исемнәрен оныттырырга тотынган совет чоры турында әйтеп тә торасы юк.

Һәр заманның шәхес дип бәяләрлек үз каһарманнары табыла. Гасыр белән гасырны чагыштыру мөмкин булмаган кебек, кешеләрен дә бер бизмәндә үлчәп, эш-гамәлләрен бер калыпка салып бәяләү дөрес түгелдер анысы. Әмма мин Рафаэль Сөләйман улы ЮНЫСОВны нәкъ менә ХХ гасыр башының әнә шундый абруйлы кешеләре белән чагыштырыр идем. «Чаллы икмәге» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры булып, табын күрке, яшәү чыганагы – галиҗәнап икмәк җитештергән өчен генә түгел. Уң кулың биргәнне сул кулың күрмәсен, дигәнне истә тотып, шауламый-шапырынмый гына әле ятимнәргә, әле картларга, әле төрле җәмәгать чараларына даими ярдәм күрсәтеп торуы өчен генә дә түгел. Агафуров, алтын медальләргә ия булып, Екатеринбургның даими мактаулы ватандашы исемен йөртсә, Юнысов «Алтын йөрәкле кеше», Чаллы шәһәренең һәм Мөслим районының мактаулы гражданины титулларына ия, ЮНЕСКОның «Шәфкатьлелек» алтын медале, «Россия икътисады лидеры» ордены белән бүләкләнгән – мондый уртаклыклар өчен дә түгел. Эшен белгән кешегә алтындыр ла бу дөнья, эшен белмәгән кешегә ялкындыр ла бу дөнья, диләр. Хезмәт сөю, маңгай тире түгеп мәртәбәгә ирешү әлеге исемнәрне бер җепкә тезә дә инде.

…Авыл баласының берсенә дә әти-әнисе, янына утырып: «Моны болай ит, тегене тегеләй ит», – дип акыл сатып, эшкә өйрәтеп маташмый, үз гамәлендә үрнәк күрсәтә – шуның белән шул. Мәскәү асты сугышларында яраланып, дүрт ай буе госпитальдә яткан, бер кулын өздереп кайткан фронтовик Сөләйман агай да шулай булгандыр. Аның сыңар кул белән печән чапканын, утын ярганын күреп үскән дүрт бала – Наил, Рафаэль, Васил, Фәимә арасында ялкаулыкны иш иткәне табылмас.

Әниләре Мөзәянәнең колхозда – яшелчәлектә баш күтәрми эшләгәннән соң, өйдә орчык

урынына бөтерелгәне дә күз алдында. Татар гаиләсенең тәрбия чарасы – сыек чыбык матчага кыстырылган, тәртип бозмавың, тәмен татып карамавың хәерле… Әтиләренең балалар алдында тәмәке кабызганы да юк. Андый «җинаять» өстендә тотыла калса, тота-кабалана сыңар җиңенә яшерергә ашыгыр. Бүгенгедәй хәтерли әле Рафаэль: бервакыт әтисенең тәмәкене җиңенә яшерүе булды, «күфәйке»се төтенләп яна да башлады. Икәүләп сүндергәннәр иде… Хәтер сәйләннәреннән торган төймәгә менә шундый мизгелләр күпләп уелган. Авылны икегә бүлеп аккан Мәллә елгасына төшеп, әнкәсенең сөт сөзә торган марлясы белән балык тотып йөргән чагы да шундагы таллар күләгәсенә качып калган кебек. Кулга биш тиен акча эләксә, малайлар белән бергә кош тоткандай сөенә-сөенә кино карарга йөгерүләре дә… Акча булмаса да каңгырып тормыйлар иде анысы, чөнки разведчиклардан ким җирләре юк: билгеле бер урыннан клубның фундамент ташын кубарасың, идән астын казып керәсең, алда торган соңгы «каршылык» – алына торган тактаны күтәрәсең дә иң алгы рәттә идәнгә утырып, рәхәтләнеп кино карыйсың. Казаннан җырчы артистлар килүе – инде бөтенләй әйтеп бетергесез бәйрәмгә әйләнә. Алар, клубка кеше сыймаслык булганда, «Газик»ның бортларын төшереп, ачык сәхнә ясыйлар да төнге берләргә тиклем концерт күрсәтәләр. Ул чакта ук тере легендага әйләнгән Әлфия Афзалова, Илһам Шакиров, Усман Әлмиев, Флёра Сөләйманова, Габдулла Рәхимкулов дисеңме, бармакларына күз иярмәгән гармунчылар дисеңме… Шул моңнар күңелне җилкеткәндер инде, мөгаен, алай булмаса, җәй көне көтү көтеп алган акчасына Рафаэль «Чайка» дигән хромка гармун күтәреп кайтыр иде микән?.. Бу урында аның яшьтәше, байтак еллар «Туган як» агрофирмасының директоры булып эшләгән Рөстәм Мирзагали улы Шәриповның истәлеге игътибарга лаек:

– Без үскәндә авыл малаеның иң зур хыялы – велосипед алу иде. Әти-әниләр – колхозчылар, ә колхозда акча түләү дигән әйбер юк. Шунлыктан без үзебез акча эшләү вариантларын эзли идек. Сабан туена барырлык акчаны заготовщикларга тал каерысы яки зелпе тамыры тапшырып эшләргә була. Ә авылда күбрәк акча эшләү варианты – көтү көтсәң генә инде. Рафаэль Сөләймановичның да бер елны абыйсы Наил белән көтүгә чыгулары, эшләгән акчаларына велосипед алырга планлаштырулары турында сөйләгәне бар. Тик Мөслимгә велосипед алырга дип барып, алар гармун күтәреп кайталар. «Әй шуны кычкыртып кайттык – әле бер теленә, әле икенче теленә басабыз. Шундый бәхетле, шат идек», дип сөйли ул. Бу хисләр миңа да бик таныш, чөнки үзем дә авылда җәй буе кыяр үстереп, ике көннең берендә унсигез чакрым ераклыктагы Пучы базарына кыяр сатарга йөрдем. Шуның акчасына, почта аша заказ биреп, велосипед алган идем. Әй, сөенүләр!.. Рафаэль Сөләйманович бүген дә кулына гармун алып уйный башласа, бала чаклардагы шул шатлыклы мизгелләрне гел искә төшерәбез…

Күз алдында шундый күренеш яңара: абыйлы-энеле ике малай, ялан аякларын ялтыратып, аның каравы – гармун күтәреп! – басу юлыннан кайтып киләләр. Авылга кадәр җиде чакрым атлыйсы, бераз гына баралар да, утырып гармун «уйнап» алалар, әзрәк атлауга, янә шыгырдаталар, тагын, тагын… Җәйрәп яткан басу-кырлар, ул «моңнарның» еллар үткәч кенә кайтаваз булып әйләнеп кайтасын алдан сизенгәндәй, җил канатында кулъяулык болгап кала. Алар сизенсә дә, малайларның хыялы әле алсу рәшә төсендә генә. Рафаэль, әнә, инженер йә бухгалтер, экономист булам, ди. Үзе физиканы ярата, радиотехника белән мавыга. Өйгә алдырган «Техника молодёжи» журналыннан өйрәнеп, әллә ниләр ясап ташлый. Схемасына карап, посылка тартмасыннан радиога кадәр эшләп куйды. Әле кечкенәрәк чагында да, «вәлүк» тимереннән – трактор, аңа тагылган иске гәлүштән прицеп «ясап», тал чыбыгыннан күпер «салып», күрше малае белән уйнап мәш килер иде. Әллә нишләп тимерче алачыгы тирәсендә бөтерелү дә бик ошый үзенә, шулай булмый ни, нәрсә дә булса рәтләтергә барган җирдән күрек басуны, учак яндыруны аңа ышанып тапшыралар! Эшләргә ярата малай, барысын да белергә, төбенә тоз коярга тырыша. Үз куллары белән электр плитәсе, шкаф, өстәл, урындыклар ясавын, өйләренә электр кертүен әйт әле! Мәктәп баласы димәссең… Әле ыңгырчак каешын күтәрергә көче дә җитмәгән чагында ук, ат җигеп, Ык аша яфрак ташыган, эшне авыр-җиңелгә бүлеп сайларга күнекмәгән малайга җитмеш төрле һөнәр дә аз тоела. Әтисе, абый-энеләре белән бергәләп өй салулары, мунча, мал өе бураулары да ир-егетнең алдагы тормыш тәҗрибәсендә ныклы таяну ноктасы булачак әле…

Күз керфеген кагып алган арада үтеп киткән балачак… Синең тылсымлы дөньяң хәзинә тулы сандыкны хәтерләтә. Бер генә асылташын кулыңа алып карыйм дисәң, үзең дә сизмичә, тагын, тагын үреләсең. Чөнки бүгенге барлыкның, бүгенге уңышларның, бүгенге холыкның асылы шул сандыкның иң яшерен түрендә, иң кыйммәтле нәрсә булып саклана. Сакчы фәрештәләр янәшәсендә – һаман да шул кендек каны тамган авыл туфрагы, әткәй-әнкәй хатирәсе, аулак өйле сихри кичләр, олы тормыш юлына озатып калган мәктәп сукмагы. Хәер, сукмак дип… Мәктәп – Мәллә елгасының аръягында, язгы ташу вакытында агач күпер агып китә дә, укырга йөрү үзе бер маҗарага әйләнә. Малайларга нәрсә, тыгылышкан боз өстеннән генә җилдерәләр, курку дигән нәрсә ике ятып бер төшләренә керми. Бервакыт, инде ярга чыгып җиттем дигәндә, Рафаэль ялт итеп суга чумуын сизми дә кала. Ярый әле авыл советы рәисе Хантимер агай яр буенда гына, «Һәйт, кая барасың?!» дип тартып чыгармаса…

Корычны да, тәмам чыныксын өчен, әле утта, әле суда сынап карыйлар түгелме?!.

***

Сугыш афәтләрен, ачлык елларын кичкән әби-бабайлар белән сөйләшергә ярата торган гадәтем бар минем. Чөнки андый буын вәкилләре берәм-берәм бакыйлыкка күчеп бара, санаулы гына калган өлкәннәребездәге истәлекне бүген барлап өлгермәсәк, иртәгә соң булачак. Аларның барысы өчен дә бәхет бер генә төстә – туя ашарлык икмәк кыерчыгы төсендә. Шушы төскә еллар иминлеге дә, сабыйларының туклыгы да, үзләренең шөкерана кылып яши белүләре дә сыйган. Бер кыерчык икмәк… Кыл өстендә калган гомерләрне озынайткан, күзләргә яшәү нуры өстәгән, ачымы, төчеме, акмы, карамы – тормыш чыганагы булган икмәк. Бүген икмәкнең җаныбыз теләгәнен граммлап түгел, килолап алырга мөмкинлегебез бар. Авыз тутырып ак күмәч ашаганда, кайчандыр кемнәрнеңдер алабута икмәгенә дә сөенеп туймавы турында уйланучылар гына сирәктер. Өстәл түрендә торган, күкрәкләргә терәп кисәр ипидән басу-кырлар исе килә дип исереп торучылар да берән-сәрән генә табылыр. Ул табынга килсен өчен түгелгән көч, куелган хезмәт – боларның барысы хакында да җиң сызганып шул өлкәдә эшләгәннәр үзләре генә белә. Ә ул өлкәдә – гади хезмәткәрдән алып җитәкчегә кадәр – җир сулышын тоючы, арыш серкә очырганда башын җуючы, бу эш минеке диюче, авырлыкларның күзенә туп-туры карап атлый алучылар гына эшли дә инде.

– Мин Чаллы икмәк комбинатына директор урынбасары булып 1988 елда килдем, аңынчы байтак өлкәләрдә эшләргә туры килде. Һич онытмыйм: өмә көнне эшкә чыктым. Шулай туры килде: ул көнне директор каядыр киткән иде, субботникны оештыру миңа йөкләнде. Өстемдә бишмәт, кулда көрәк – бергәләп эшләдек тә обедта җыйнаулашып чәй эчәргә кердек. Әйтерсең, мин гомер буе шушында эшләгәнмен – күңелдә гаҗәеп бер хис! Бу коллектив, бу эш – минеке иде, дип искә төшерә Рафаэль Сөләйманович тәүге хезмәт сукмакларын.

Тәүге сукмак дип ялгышрак әйттем шикелле. Үзе үк искәрткәнчә, әле бирегә килгәнче, байтак өлкәләрне иярләргә өлгерде ләбаса. Алга чәчеп-җәеп карасаң, бер-берсенә һич охшамаган, бер-берсен кабатламаган эш өлкәләре иде алар… Кайнап торган студент еллары да, гаилә дә, үз-үзеңне эзләү юллары да шул еллар аралыгында…

Мәктәпне тәмамлагач, күрше малае әйдәкләүгә ияреп, Казан ветеринария институтына китеп баруы гына да ни тора! Яшьлекнең иң ваемсыз, рәхәт, диңгез тубыктан булган чагы шул… Бу һөнәрнең аныкы түгеллеген тиз арада аңласа да, артка чигенүне белми торган егет үҗәтлеген итә. Укыган вакытта берьюлы өч эштә эшләгән чаклары да була: институтта – балта остасы, хладокомбинатта – дворник, төзелештә – электрик… Әле бит башкалар кебек үк вагон бушатырга да, пятачокларда ут өертеп биеп кайтырга да өлгерә. Фото эшен яратканын белеп алгач, институт газетасының фотокорреспонденты итеп билгеләделәр – анысына да вакыт табыла. Кино яратмаган студент буламы? «Дружба», «Вузовец», «Пионер», «Родина», «Татарстан» кинотеатрларында яңа фильм гына пәйда булсын – аларга да җитешә. Ял көннәрендә атна саен Мөслимгә кайтып йөреп булмый, «кукурузник»ка билет юнәтә торган түгел. Бер бүлмәдә торган дүрт егет тәмам туганнарга әверелеп беткәннәр иде, ярый әле калганнар якыннан – әле Арчага, әле Сабага, әле Питрәчкә кунакка алып кайталар. «Свидание»га дигән сәгатьләр – аерым исәптә. Яшьләр өчен күрешү мизгеле көн уртасында ни, төн уртасында ни… Бер мәктәптә укыганда артык күзгә чалынмаган Сәвия, Пермьдә медучилище бетереп кайтып, тимер юлчылар больницасында шәфкать туташы булып эшли иде. Ул төнге сменада булса, күреп кайтыйм дисәң, әллә нинди батырлыкларга барырсың… Егет инде әллә кайчан игътибар итеп куйган иде: ни хикмәттер, больницаның ашханәсенә азык-төлекне бер дә ишек аша ташыганнары күренми. Димәк, тагын кайдадыр башка юл бар. Бу инде клубның идән астыннан керү генә түгел, шактый биек койма аша сикерәсе икән. Аннан җир асты галереясы аша эчкә үтү әллә ни авырлык тудырмас… Һай, тиле яшьлекнең сагынып сөйләр татлы мизгелләре… Тимерне кызуында сугарга яраткан егет укып бетерүгә өйләнеп тә куйды. Кулына диплом алуга ук, Казан артындагы бер совхозга «шабашка»га киткән иде, кара көздә җиң сызганып эшләп, 1300 сум акча тупларга өлгерде – Сәвия белән парлап Мәскәүдә киенеп кайттылар, зурлап туй үткәрделәр. Кыз алып кайтырга ректор үзенең «Волга» машинасына тиклем биреп торды! Мөслимнең Мәлләтамак белән Тугаш авыллары арасына әллә кайчан сукмак салынган иде, булачак әби-бабай фатиха бирерме дип икеләнеп торасы юк. Кунакка баргач, бабайга койма коешып, үзенең булганлыгын күрсәтеп кайткан егеткә каршы килеп торырлармы… Искә төшерсәң, күрше авылга барып йөргән чаклар да маҗарасыз гына булмаган икән. Рафаэльнең бригадир булып эшләүче дусты свиданиега җыенган егеткә төнлә үз матаен биреп торыр иде. Рафаэль шул матайны юып, чистартып, Тугашка юл тотар иде. Берчакны, бензины бар микән дип шырпы сызып караган мәлендә бакка якынрак килүен абайламый калды – ут капты. Бакны гәүдәсе белән каплап сүндергәч, үзе Ыкка йөгереп чумды. Кызлар өйдән тиз генә ачы катык алып чыктылар, ярый әле шуны сөрткәч, йөздә җәрәхәт эзләре калмады… Яшьлек белән туры мәгънәсендә утка да, суга да төшү булган иде шул…

Аннан – яшь гаилә туганнары янына юл тоткан Ленинабад шәһәре. Рафаэль Сөләйманович биредә врач-эпизоотолог булып эшкә урнаша. Институтта искиткеч укытучылардан белем алган гыйлемле, кыю, булдыклы егетнең эшкә сәләтен бик тиз күреп алалар – өлкә авыл хуҗалыгы идарәсенә инспектор итеп күчерәләр. Шул арада Алма-Ата шәһәрендә бер ел армия хезмәтендә дә булып кайтырга өлгерә Рафаэль. Анысы – үзе бер әкият кебек. Яхшы хезмәт иткәне өчен шул бер ел эчендә өч тапкыр отпускага кайтып килгән егеткә икетуган абыйсы шикләнебрәк тә карап куя: янәсе, син алай-болай дезертир түгелме? Документларын күрсәткәч кенә эченә җылы керә. Ял бирәбез дип торганда баш тартырлыкмы – хатынын, елмаеп яткан улын күреп килергә менә дигән сәбәп!.. Инде бөтенләйгә кайтып, менә дигән эш урыны көтеп торганда, күңелне ниндидер җирсү биләп ала. Юкса, монда барысы да бар, шәһәр дә шулкадәр матур, чиста; карьера ясыйм дисәң дә… Тик күңелдә «туган якларга кайтырга кирәк» дигән дулкын һәм өнсез чакыру бәргәләнә… Шушы чакыруга ияреп, Татарстанга кайтып та төшәләр. Эш сорап кергән белгечне Тукай районы Ильбухтино совхозына баш ветврач итеп җибәрәләр.

– Җитмеш бишенче елның көзе иде ул, – дип елмая Рафаэль Сөләйманович, шул елларга әйләнеп кайтып. – Унберенче сентябрьдә эшкә килдем, совхоз директоры силос салып йөри. Аның өстендә плащ, аягында озын кунычлы резин итек. Ә минем өстә – туйда кигән костюм, шундый модный галстук, аякта ялтырап торган ботинка. Директор бер минем костюмга карый, бер – ботинкага. «Ай-да специалист!..» Шунда ук аңлап алдым мин аның уен: «Зөфәр Заһретдинович, бер дә борчылмагыз сез. Хәзергә бүтән киемем юк әле минем», – дип юатырга ашыктым. Чөнки без Урта Азиядән кайтканда, контейнер төбен күмәрлек әйберләребезне поезд белән җибәргән идек. Алар кайдадыр буталып йөреп, безнең кулга әйләнеп кайтканчы, ярты еллап вакыт үтте… Ул чагында яшьләр идек, зур комплекста ду килеп эшлибез. Терлекчелек тә, яшелчә үстерү дә безнең өстә. Иртәнге дүрттә фермага килеп, кич уннарда кайту – гадәти хәл, көндәлек эш режимы.

Игенче авылындагы ташландык йортта яши башлап, аннан Калмашка – совхозның яңа төзелгән йортына күчкәч, гаилә башлыгының ял белмәс кулларына кырыкмаса кырык эш табыла: җырларда җырланганча, өй каршында гөлбакча пәйда була, чеби-үрдәкләр пипелдәшә башлый, алар өчен каралты-куралар төзелә. Тик менә җанга гына һаман нидер җитми кебек, үзеңне таба алмыйча тинтерәүме… Беркөнне Чаллының Автозавод исполкомында: «Директор урынбасары булып базарга бармыйсыңмы?» – дигәч, Рафаэль Сөләйманович озак икеләнеп тормый, өздереп: «Барам!» – ди. Яңа эш, яңа эзләнүләр, яңа ачышларның кызыктыруымы?.. Урынбасар булып та, директор булып та эшләячәк әле ул монда – тик ни хикмәт, юк инде, аныкы түгел, түгел… «Камгэсэнергострой» оешмасында биш ел начальник урынбасары, аннан Алабугада тегү фабрикасы җитәкчесе булып эшләгән еллар – барысы да бүгенге көнгә алып килгән урау сукмаклар. Юк, эшләгән эшләрнең берсе өчен дә үкенерлек, вакыт үткәреп йөргәнмен дип уйларлык түгел: һәр өлкәдәге тормыш тәҗрибәсе, һай, ничек кенә кирәк булачак әле! 1988 елда Чаллы икмәк комбинатына директор урынбасары булып килеп, 1993 елдан бүгенгә кадәр «Чаллы икмәге» дип аталган холдингны булдырыр, аякка бастырыр, үстерер, яшәтер өчен тамчылап җыелган тәҗрибә төп ярдәмче булачак…

***

«Мин беркайчан да, бер эштән дә оялмадым». Рафаэль Юнысовның бу сүзләрен бөтен кеше күзе төшәрлек урынга зур хәрефләр белән язып куярга булыр иде… Ни кызганыч, бүген ир-атлар арасында «эш юк, акчаны аз түлиләр, барып та йөрмим» дип зарланучыларны еш очратырга мөмкин. Аларның кайберләре өчен себерке тотып дворник булып йөрү оят, икенче берәве төзү эшендә тузанга батып йөрергә теләми, өченчесенә тамак чылатырлык акча табылса, шул җитә… Башын комга яшереп котылырга теләгән тәвә кошыдай, авырлыктан күз йомып качарга теләгәннәр аз түгел. Ә бит ир кешене тәвәккәллек, кыюлык, теләсә нинди эшкә ике куллап тотыну кебек сыйфатлар чын ир-егет итә дә инде…

– Мин Казан кооператив техникумын төгәлләп, 1976 елда Чаллыда икмәк заводында эшли башладым, – дип сөйли шунда 37 ел буе хезмәт куйган, 2 нче департамент директоры булып эшләп, хәзер лаеклы ялга чыккан Надежда Михайловна Бабина. – Ул чакларны искә төшерсәң, исең китмәле… «Дарницкий» дигән бер генә төрле икмәк пешерәбез, халыкка ипи җитми, башка шәһәрләрдән китертәбез; он фонд буенча гына бирелә, аны Бөгелмәдән алып кайтырга кирәк; яңа көн гел проблема белән башлана – әле бер әйбер сафтан чыккан, әле котельная ватылган. Көз җитте исә, профилактика дип, ул котельнаяны атналар буе туктатып торалар – безнең предприятие бөтенләй ике кулсыз кала… Заводта эшчеләр җитми – кайчак стройбаттагы солдатларны да, унбиш тәүлеккә утыртылганнарны да безгә разнарядка белән эшкә җибәрәләр. Он юк, чүпрә – дефицит. Гел кемгәдер бәйлелек… Рафаэль Сөләйманович менә шушы бәйлелектән котылу юлын эзләде дә инде. Хәтерлим әле, кышкы бураннар булса, икмәк машиналары ишегалдына үтеп керә алмый иде – чистарту өчен техника юк. Юнысов иртүк эшкә килүгә, иң беренче эш итеп юлны чистарттырырга трактор эзләп китә… Бервакыт без аның туган көненә Толстойның «Пётр Первый» дигән китабын «Челнинскому Петру Первому от сподвижников» дип язып бүләк иттек. Чөнки 1993 елда «Чаллы икмәге» акционерлык җәмгыятенә әйләнеп, Рафаэль Сөләйманович дилбегәне үз кулына алганнан соң, могҗизага тиң үзгәрешләр башланды. Уңышларның нигезендә аның гаҗәеп максатчанлыгы, һәрнәрсәгә искиткеч җаваплы каравы, һәр эшне төбе-тамыры белән белүе ята.

Авыр эшкә беләк бар, кыю эшкә йөрәк бар. Заводның үткәнен һәм фидакарь эшчеләренең исемнәрен берсен дә сызып атмыйча, өр-яңа тарих язу әнә шул үзгәртеп кору елларыннан, бәйсезлеккә омтылудан башлана. Гади генә икмәк заводын бүгенге олпат компаниягә әйләндереп, аның исемен бөтен илгә таныту өчен коллективның бербөтен булып, армый-талмый хезмәт куюы таләп ителә. Көнне-төнгә ялгап йөри торгач, иң башта он һәм чүпрә дефициты бетерелә, май, шикәр табыла; башка партнёрлар белән эшлекле мөнәсәбәт урнаштырыла, складлар төзелә, суыткычлар булдырыла.

– Рафаэль Сөләйманович – эштә гаҗәеп принципиаль, таләпчән кеше. Юкка гына аның белән бер ел эшләү өч елга тора дип әйтмиләр. Ул үзенә дә таләпчән, үзе белән эшләүчеләргә дә шулай. Аның иң яхшы гадәте – әле генә эш өчен ачуланып атса, инде уңай нәтиҗәләрен күргәндә, елмаеп, яхшы мөгамәләдә булып сөйләшә, беркайчан үч сакламый, үчләшми. Усал булса да, күңеле йомшак. Берәрсе авыр хәлдә калып, аңа мөрәҗәгать итсә, кулыннан килгән кадәр ярдәм итәргә тырыша.

Рөстәм Мирзагали улының бу ихлас сүзләреннән ирексездән елмаеп куясың. Җитәкче таләпчән булмаса, ул җитәкләгән холдинг республиканың йөз күркенә әверелә алыр идеме? Мөмкинлек булган чорда бик күпләр әллә нинди оешмаларны җитәкләргә алынды – чәчәк аттыру түгел, вакыт сынавын, авырлыкларны җиңә алмыйча, булганны да көлгә әйләндерделәр… Чикләвек ватмасаң, төшен ашый алмассың, диләр – йокысыз төннәрнең, тырышлык һәм таләпчәнлекнең генә нәтиҗәсе күзгә күренә шул.

…Елларны артка чигендереп, борылып карасаң – юктан күп нәрсә юк. Ә инде булдырыйм дисәң – берне, берәгәйлене төзергә кирәк. Шул максатны алга куйгач, чылбыр белән бер-берсенә бәйләнгән, компаниянең умыртка сөяген тәшкил иткән тармаклар барлыкка килә. Менә кайчан кирәге чыга Рафаэль Сөләймановичның элегрәк җитмеш төрле һөнәрдә үзен сынап каравы! Машина, трактор, эшчеләрне йөртүче вахта автобуслары, кран, бульдозер кебек куәтле техника булдыру, аны ремонтлау базасы, гаражлар, заправка, техник хезмәт күрсәтү станциясе, төзү-монтажлау участогы, тегермән, элеватор, котельная… төзеткәндә балта остасы, электрик, төзүче һөнәрләрен энәсеннән-җебенә кадәр белү дә, төзелеш оешмасында бергә эшләгән танышлар да төп ярдәмчегә әйләнә. Бүтәннәргә ялынып йөрмәс өчен, проектлау бюросы да үзләрендә булдырыла.

Бу урында янә чигенеш ясап аласым килә. Юнысовларның нәсел җебе – Болгар якларыннан. XVIII гасыр урталарында Юныс бабай берничә ир туганы белән Метрәй авылына килеп төпләнә. Аның елга буенда тегермән корып эшләтүе, асты таш, өсте агач булган бик матур йорт җиткерүе, аскы катта кибет тотып, авыл халкына керосин, сабын сатуы турында кызыклы мәгълүматлар сакланган. Шуңа күрә Рафаэль Сөләймановичның эшкә үҗәтлегенә шаккатасы юк…

1993 елда заводның халык телендә «копейка» дип йөртелгән бер иске «Жигули»е һәм күптән эштән чыккан бер «КамАЗ» машинасы булса, бүгенге көндә холдингтагы транспорт базасында ике йөздән артык техника берәмлеге бар. Үзләренең тегермән-элеватор комплексы, су скважиналары. Күмәч, кондитер, ит, яшелчә эшкәртү цехлары, эшчеләр өчен тулай торак, кием тегү, кер юу цехлары… «Челны-фуд», «Челны логистик», «Фреш-маркет» кебек үзәкләрне, 56 кибетне үз эченә алган Сәүдә йорты. 5 меңгә якын хезмәткәрне берләштергән коллектив. Биш йөзгә якын төрдәге икмәк һәм кондитер эшләнмәләре…

Сер түгел, бүгенге сатып алучы еш кына сайланырга ярата. Гаепләп булмый – димәк, сайлау мөмкинлеге бар. Кемдер кесәсенә карап, кемдер «ошый-ошамый» дип сайлана. Киштәләрдә ипинең нинди генә төрләре юк! Агы, карасы, чүпрәлесе, чүпрәсезе, көрпәлесе, мәклесе, чикләвеклесе, йод өстәлгәне… Бер урында таптанып торуны белмәгән «Чаллы икмәге» бу исемлекне әледән-әле яңартып тора.

Мин үзем кая да булса еракка барырга җыенсам, «Чаллы икмәге» пешергән чәкчәкне, кәләвәне күчтәнәчкә алмый калмыйм. Беләм анысы, компания җитештергән продукция шәһәр һәм республика халкына гына түгел, Россиянең башка төбәкләренә дә тәкъдим ителә. Чит республикада «Тортугалия» кондитер фабрикасының тәме белән дә, бизәлеше белән дә күзне камаштырган тортларын күргәч, кибет киштәсе янында үзем пешергәндәй горурланып басып торганымны хәтерлим әле… Байтак тортларның, «Россиянең яхшы йөз товары» кебек конкурсларда катнашып, җиңү яулауларын да беләм. «Тортугалия» сәүдә маркасы белән чыгарылган эшләнмәләрне аеруча балалар ярата инде, чөнки, әйткәнемчә, тышкы кыяфәте белән үк әкият иленнән төшкәндәй күренгән тәмлүшкәләр күзне кызыктыра, телне кытыклый… Кондитер эшләнмәләренең тәмле һәм затлы булуының бер сере – җиһазларның да затлы булуындадыр, мөгаен. Мәсәлән, «Тортугалия»нең үзен төзегәндә, итальян белгечләренең ярдәме бик зур була. Крем ясау, вафли һәм печенье пешерү, бисквит һәм баллы ярымфабрикатлар әзерләү өчен Италия, Германия, Голландия, Швейцария, Чехославакиядә эшләнгән технологик линияләр, җиһазлар куела.

Рафаэль Сөләйманович, үз холкына тугры калып, кая барса, шунда яңалык күрергә, һаман өйрәнергә омтыла – байтак еллар элек Германиянең Дюссельдорфе шәһәренә халыкара күргәзмәгә баргач, 25 кило… буклет күтәреп кайта. Европа илләрендә ничек, нинди җиһазлар, нинди технологияләр – барысын да җентекләп өйрәнергә! Шул ук күргәзмәдә круассаннар җитештерә торган линияне күреп тә күзе кыза. Алай гына да түгел, ул линияне «Чаллы икмәге»нә урнаштырып та куя. Әлеге Германия-Швейцария линиясе 12-14 төрдәге круассан җитештерү өчен көйләнгән булса, «безнекеләр» кулына килеп эләккәч, кырыктан артык төр эшләнә башлый…

– Тагын элекке белән хәзергене чагыштырам инде, дип сөйли Надежда Михайловна, холдингтагы автоматлаштырылган җиһазлар, гомумән, андагы тормыш турында сүз кузгаткач. – Элек, мәсәлән, чәкчәк пешерү өчен бер газ плитәсе бар иде, сменага нибары ун кило өлгертәләр. Көнозын басып торырга кирәк, билләр, куллар калмый… Рафаэль Сөләйманович ничек тә эшчеләрнең хәлен җиңеләйтергә тырыша ул, шунда ук Голландиягә махсус барып, чәкчәк пешерү линиясе ясатып алып кайтты. Көнкүреш бүлмәләре, ашханә, душ бүлмәләре булдырды. Күрә иде бит: кызлар гел аягөсте, арып бетәләр… Юнысов ул кабинетта утыра торган җитәкче түгел, аңа һәрчак тере аралашу кирәк. Ул йокы дигәнне белми, сәгать дүрттә тора, җидедә инде эшкә килеп җитә, цехтан цехка йөреп чыга, производствода да, столяркада да булырга өлгерә, сораша, белешә, берәр җирдә кран ватылганын, лампочка янып чыкканын күрсә, тетмәңне тетә… Янәсе, мондый шартта эшчеләр ничек эшләргә тиеш… Аның күзеннән бернәрсә дә читтә калмый! Ул үзе бик күп укый, матбугат белән гел танышып бара. Татар әдәби телен гаҗәеп яхшы белә! Берәр текст тәрҗемә итәсе булса, иң яхшысы – аңа мөрәҗәгать итү… Таләпчәнлеге дә, йомшак күңеллелеге дә бар. Ул еш кына оныгы Биктимерне үзе белән эшкә алып килә. Аңа цехларны күрсәтә, сөйли, өйрәтә. Биктимер үзе дә бик кызыксынучан, бөтен нәрсәне белергә омтыла, бөтен эшне эшләп карарга тели…

Алма агачыннан ерак төшми шул!.. Оныклар – һәр әби-бабай өчен балдан татлы җимеш инде алар. Эдуард белән Миләүшәнең балалары Сәвия Мәхмүтовна һәм Рафаэль Сөләйманович өчен дөньяның иң асыл байлыгыдыр, мөгаен. Фирүзә, әбисе һөнәренә гашыйк булып, хәзер дәрәҗәле медицина университетында белем ала, беренче курсны гына тәмамлавына карамастан, фәнни хезмәт белән кызыксына; Фәридәләре быел мәктәпне тәмамлый, дизайнер-архитектор булырга җыена; Биктимер дүртенче сыйныфка бара, бабасының эшен дәвам итеп, әтисенә терәк булырга хыяллана.

Улы Эдуард – генераль директорның беренче урынбасары, әтисенең таянычы, ярдәмчесе, бүгенге күп проектларны гамәлгә ашыручы төп менеджер. Хаҗда булып кайткан, намазга баскан Сәвия ханым исә – гаилә учагын сүрелдерми саклаучы; оныкларына тәмле телле әби, иренә – ныклы калкан.

– Өйдә бер дә кешегә салынып утырган юк безнең, – ди Рафаэль Сөләйманович, гади генә итеп. – Үземнең остаханәм, бөтен эш коралларым бар, сәнәк-тырма сапларын да үзем ясыйм. Хатыным белән икәүләп җир казыйбыз, агач утыртабыз…

Җир, агач… Тамыры җиргә береккәннәр аннан беркайчан да аерыла алмый. Нинди генә дәрәҗәле исемнәр алып, нинди генә үрләр яулама, туган туфракның сүзсез чакыруы барысыннан да көчлерәк шикелле… Рафаэль Юнысовның 2003 елда Мөслим, Сарман, Минзәлә районнарына караган, 23 мең гектар җир мәйданы булган 11 авылны «Туган як» дип аталган агрофирма исеме астына берләштерүе – җитештерү һәм сату циклына күчүне («кырдан алып – кибет киштәсенә кадәр») күздә тотып кына эшләнгән гамәл булмагандыр. Һавадагы торнага ышанып, кулыңдагы чыпчыкны ычкындыруың да бар бит әле – ул чакта әлеге колхозлар таралып беткән, хөкүмәткә әллә никадәр налоглар, бурычлар җыелган, авыл халкының акча күргәне юк…

– Авыллар, кешеләр төшенкелеккә бирелгән иде – барысына да җан кереп китте, ташландыкка әйләнгән җирләр яңадан чәчү әйләненешенә кертелеп, икмәк бирә башлады, кешеләргә хезмәт хакы түләнде, авылларның йөзе күзгә күренеп яктырды, – дип сөйли шул агрофирманы сигез ел җитәкләгән Рөстәм Шәрипов. – «Чаллы икмәге» ярдәме белән дүрт авылда мәчет салынды, туган авылы Мәлләтамакта Рафаэль Сөләйманович шәхсән үзе төзетте. Мәлләтамак белән Нарат асты авыллары арасында Ык елгасы аша салынган тимер күпер дә – «Чаллы икмәге» бүләге. Агрофирманың үзәге булган Түбән Табын авылында 27 мең тонна икмәк эшкәртерлек һәм 17 мең тонна икмәк сакларлык складлар, ашлык эшкәртү һәм киптерү комплексы төзелде. Фермаларга яңа җиһазлар кайтартылып, реконструкция ясалды. Элек савымчылар сөт тулы чиләкләрне җыю цехына кул белән ташып йөрсәләр, барлык торакларга да сөтүткәрү системалары куелды, яңа тораклар төзелде. Игенчелек буенча исә һәрберсе элекке 20-30 тракторны алыштырырлык яңа чәчү һәм җир эшкәртү комплекслары кайтартылды. Бу эшләрне күздән кичерсәң, Рафаэль Сөләймановичның алдан күрүчәнлегенә, тәвәккәллегенә исең китәр…

Ә бит барысы да Спас районында булган бер киңәшмәдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең: «Егетләр, авыл хуҗалыгы бүген бик авыр хәлдә, ситуацияне төзәтергә кирәк», – дип чыгыш ясавын ишеткәч туган уй-хисләрдән башланды… Нигә әле тотынып карамаска? Әйе, әлегә республикада икмәк пешерү өчен Краснодар, Кубань, Алтай, Ставрополь,Оренбург якларында үстерелгән орлык кайтартыла, ә бит нәкъ шундый ук сортлы арыш һәм бодай орлыкларын үзебезнең туган як кырларында да үстерергә мөмкиндер!.. Бер егетнең кыюлыгы мең егеткә дан китерә, ди халык: күп тә үтми, республиканың Министрлар Кабинеты карары нигезендә, «Туган як» дип аталган агрофирма эшкә дә керешә. Үз вакытында Беренче Президентыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең дә, бүгенге көндә Татарстан Президенты булган Рөстәм Нургали улы Миңнехановның да, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Готыф улы Әхмәтовның да һәрдаим ярдәмен тоеп тору Рафаэль Юнысовка бу шактый кыен һәм билгесезлекләргә бай тармакта алга атлау кыюлыгы бирә. Никадәр хезмәт, никадәр көч, никадәр борчу-мәшәкатьләр… Бүген «Чаллы икмәге» кибетләрендә – шушы кырлар орлыгыннан тарттырылган он, шул оннан пешерелгән менә дигән югары сыйфатлы һәм бик күп төрле икмәк. Икмәк кенә түгел, һәр кибеткә диярлек урнаштырылган мини-мичләрдә пирогын да, өчпочмакларын да, гөбәдиясен дә сатып алучыларның күз алдында ук пешереп бирәләр. Берничә ел элек кенә халык чит илдән кайтартылган, ялтыравык кәгазьләре белән күзне алдаган товарларга мөкиббән иде. Сәламәт яшәү рәвеше, дөрес туклану дигән сүзләрнең кызыл сүзләр генә булмавын хәзер күпләр яхшы аңлый – табигый, үзебездә җитештерелгән азык-төлеккә игътибар бирә. «Чаллы икмәге» бүгенге супермаркетларның чишмә башы – ваклап сату челтәрен кайчандыр Сабантуй бәйрәмендә башлап җибәргән кечкенә генә бер павильон. Нәкъ менә халыкның ихтыяҗы, мәхәббәте кибетләр челтәрен елдан-ел киңәйтүне, әлеге ихтыяҗны даими өйрәнеп торуны, товарлар исемлеген арттыруны таләп итә дә инде. Холдингта хәләл продукция җитештерә башлау да – заман таләбе. Ипинең, тортларның, чәкчәк, кәләвә, ширбәт, вафли, зефир кебек татлы ризыкларның хәләл төре барлыкка килү – мөселманнар өчен аеруча куанычлы вакыйга.

Бүгенге көндә холдингның товар әйләнеше ел әйләнәсендә 10 миллиард сумнан артып китә. Шөкер, ул акчадан даими рәвештә хәйриячелек ярдәме дә күрсәтелеп тора. «Йөзьеллыкның меценатлары» халыкара хәйрия фондының попечительләр советы «Чаллы икмәге» акционерлык җәмгыятен үзенең «Алтын китабы»на керткән икән, монда инде сүзләр артык кебек…

Өч югары уку йортын тәмамлау (Ветеринария институты, Авыл хуҗалыгы институты, РФ хөкүмәте каршындагы Халык хуҗалыгы академиясе), Татарстанның Дәүләт Советына өч тапкыр депутат итеп сайлану, Россиянең атказанган азык-төлек индустриясе хезмәткәре исемен йөртү, язманың башында ук телгә алынган бүләкләргә, алардан тыш «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены кавалеры, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены кавалеры исемнәренә ия булу гына Рафаэль Сөләйман улы Юнысовка гап-гади җир кешесе булып калырга комачауламый. Тормыш фәлсәфәсе дә гади генә: «Нинди генә статуска ия булмасын, кеше үз хезмәте белән якты эз калдырырга омтылсын. Һәркем үз гомерендә мөмкин кадәр яхшы эшләр эшләп өлгерергә тиеш», – ди ул. Аралашкан даирәсе, дуслары, танышлары арасында нинди генә өлкә кешеләре юк! «Дустыңның кем икәнен әйт – үзеңнең кем икәнеңне әйтермен» дигән гыйбарә күпләргә таныш. Рафаэль Сөләйманович авызыннан бик күп язучыларның, сәнгать әһелләренең исеме яңгырагач, гаҗәпсенеп тә, сөенеп тә куйдым. Җитәкче кешенең әдәбият-сәнгатькә мәхәббәте аның җан җылысы, хыялый күңеле, гыйлеме хакында сөйли ләбаса. Яшермим, бу исемнәр, китаплар турында сүз чыккач, артык ышанырга ашыкмадым, ниндидер бер шик чабуымнан тарта иде: янәсе, мең мәшәкатьне үз өстенә алган кешенең шигырь-хикәя китабы укып утырырга вакыты, мөмкинлеге, теләге буламы… Ялгышканмын икән… Кичтән калдырып киткән китабыма иртәнге җидедә гаҗәеп «рецензия» ясап шалтыраткач, мин Рафаэль Сөләймановичны үзем өчен өр-яңадан ачтым. Ул – тормышка һәм матурлыкка гашыйк, гади, шул ук вакытта гадилектә галилек икәненә төшенә белгән җир кешесе. «Әнигә кадер-хөрмәт күрсәттем шикелле – риза-бәхил, улым, дип китте. Ә менә әтигә хөрмәт күрсәтә алдым микән? Иртәрәк китте, сиксән өченче елны ук җирләдек. Искиткеч кеше иде… Бервакытны хәтерлим, 49 нчы комплекста яшәгән чагыбыз – әйтми-нитми генә әти килеп төшкән. Аптырап киттем, ничек таптың, дим. «Кирәк кеше таба ул», – дигән була. Үземнең аксыл костюмымны биргән идем – шуны кигән, чип-чиста ак күлмәктән… Гел пөхтә, чиста булып яшәргә яратты әти. Соңгы сулышында янәшәсендә була алмадым – янына кайтырга дип машина көтеп утырганда, ишек шакып телеграмма китерделәр… Менә шундый үкенечләр йөрәкне телгәли…» – дип әрнеп уйлануында да гомумкешелек фәлсәфәсе.

***

…Җир йөзендә һәйкәлләрнең саны хисапсыз. Галиҗәнап икмәк тә шул рәвешле байтак илләрдә, байтак шәһәрләрдә зурланган. Яңа Зеландиядә – пончикка, Ульяновскида, Днепропетровскида – әкияти күмәч-колобокка куелганнарына карап елмаясың; Ленинград өлкәсе Зеленогорск шәһәрендәге экспозицияне күргәч, блокада вакытында тәүлеклек 125 грамм икмәк белән җан асрарга, шул бер телем ипи бәрабәренә гомере белән түләргә мәҗбүр булганнарны искә төшереп тетрәнәсең. Әйе, икмәк – шагыйрь теле белән әйтсәк, табын кояшы, яшәү чыганагы; таштан яки корычтан йөзләгән, меңләгән һәйкәл куйсаң да күпсенүче булмас. Аны зурлаган, аның һәр валчыгына үзенең хәләл көчен керткән, туган туфрагын кадерләгән, иң изге эшләрнең берсе – икмәк әзерләү белән шөгыльләнгән кешеләргә дә сүздән һәйкәл куясы килә. Гасырлар дәвамында сыннар уала, һәйкәлләр җимерелә – якты гамәл һәм тузга язган сүз буыннан-буынга кала…


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *