Бәян

19.05.2016 №5 (Май),2016

Сөмбел (Тургай)


107876

Иртән тәмләп кенә чәй эчеп уянганда, әбисе сикереп торып календарьга карады да:

– Бүген Шәмседохаттига сиксән яшь! – диде.

Шау-гөр килеп бу хәбәрне тикшергәч, аны котларга әбисе белән Тургай барырга тиеш булды. Әтисе белән әнисе эшкә китте, бабасының гадәттәгечә башы белән йөрәге авырта. Мондый эшкә шортыдан барырга ярамый дигәч, Тургай яңа күлмәк-чалбарын киде. Күчтәнәчкә гөбәдия, чәй, җимешләр, тагын әллә ниләр төреп алдылар.
Ындыр артлап кына бик тиз барып җиттеләр. И, сөенеп тә куйды инде Шәмседоха әби алар килгәнгә! Кендек әбисе Тургайны туйганчы сөйгәннән соң:

– Сиңа ничә яшь инде, улым? – дип сорады.

Тургай юри бер сүз дә дәшмичә, биш бармагын тырпайтып күрсәтте.

– Биш яшең тулгач, син егет кеше булгансың инде, улым, – диде Шәмседоха әби. – Ә менә миңа бүген сиксән яшь. Тургай аларны ничек көлдерергә микән, дип уйлап кына тора иде, теленә килгән беренче сүзләрен әйтте дә салды:

– Беркая да бара алмыйсың инде, Шәмседоха әби, картаябыз!
Бу сүзләрне ишетүгә, әбиләр, кигәвен куарга теләгәндәй, кулларын селти-селти көләргә тотындылар, диванга барып чүмәштеләр, әлеге сүзләрне туктаусыз кабатлаттылар, Тургай үзе алардан да ныграк көлде.

Шәмседоха әби чәй әзерли башлауга, ишегалдыннан кереп килүче таза гына апа күренде. Ул бер кыз җитәкләгән иде.

– Карамалыдан Хәнифә бу, – диде Шәмседоха әби, тәрәзәдән карап.

Ул арада алар өйгә дә килеп керделәр. Кызның күлмәге Тургайларның ишегалдындагы әнисе утырткан чәчәкләр төсле ал иде. Хәнифә исәнләшкәч, алар өчесе дә, ачыгып кайткан казлар кебек, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә сөйләшергә тотындылар. Кыз бер кулы белән әнисенең итәгенә ябышкан килеш Тургайдан күзен алмады. Тургай аңа якынрак килде. Кызның күзләре зур, зәп-зәңгәр, бераз
куркыбрак карыйлар иде. Ул курыкмасын өчен, Тургай, елмаеп, кызның битен йомшак кына сыпырып алды. Аның бите йомшак, җылы , күлмәге төсле алсу иде. Аның бераз ачылыбрак торган кызыл иреннәре сөт имүдән әле генә туктаганнар, шуңа сөт исе киләдер кебек тоелды. Битенә кагылгач, кыз, башын читкә борып,  әнисенә ныграк елышты. Тургайның нишләптер шул мизгелдә аны күтәреп алып
йөгерәсе килде. Ул елый башлар, әнисе артыннан куар, ә Тургай юри туктамас, үзләренә кадәр йөгереп кайткач кына, ишегалды чирәменә «тып» итеп бастырыр да: «Менә безнең ихата!» дияр, өйне, әти-әниләрен, әби-бабасын күрсәтер, песи, Акбай, бәбкәләр янына алып чыгар, агачлар, чәчәкләр белән сөйләшергә өйрәтер… Шунда әнисе кызга иелеп:

– Сөмбел кызым, әнә Тургай белән уйнагыз, – диде, кызның кулын итәгеннән ычкындырды һәм алар өчесе, өстәл янына утырып, күгәрченнәр кебек гөрләшергә тотындылар.
Сөмбел зәңгәр күзләрен түгәрәкләндереп аңа карап тора бирде. Шунда ул аның беләгенең кабарынкылыгын, беләзек турыннан җеп белән кысып куйган шикелле батып торуын күрде. Нишләптер кызның шул күперенке беләген чеметеп аласы, алсу битеннән кысып тотасы килде. Тик болай эшләргә ярамый. Аны көлдерергә кирәк, аның шикләнүе йөзенә чыккан. Ул кесәсеннән иң элек теге йолдыз кыйпылчыгын чыгарып аңа сузды. Әмма Сөмбел ташка кагылып та карамады. Тургай кесәсендәге шоколадлы ике конфетның берсен бирергә теләде, Сөмбел аны алмады, әмма ымсынган төсле карап торды. Тургай аңа якын ук килде, кыз чигенмәде. Кызның маңгае тирләгән, кара бөдрә чәчләренең бер учмасы тир белән маңгаена ябышкан. Тургай шул ябышкан чәчтән күзен ала алмады. Ул Сөмбелне кызганып куйды. Әнисе аны әнә шул матур кулларыннан җитәкләп, кызу-кызу атлагандыр, ә ул җитешәм дип терек-терек йөгергәндер, шуңа тирләп чыккандыр. Тургай нишләптер курка-курка гына аның кулын тотты. Сөмбелнең кулы үзе кайнар, үзе тирләгән иде.

– Әйдә чыгабыз, – диде Тургай, аңа якын ук килеп.

Ул Сөмбелнең озын керфекләрен аермачык күрде, тын алганын ишетте. Сөмбелнең моңа кадәр зур булып ачылган күзләре кысыла төште, иреннәрендә елмаю күренде. Ул, телен чыгарып, өске ирененең бер читен каплады. Аның тел асты әллә ничә тамырлы, бик кызык иде. Тургай да көлә-көлә аңа охшатып телен чыгарды һәм нишләптер тел очын аның битенә тидерде. Шулчак:

– Сезнең егет минем кызымны үбә түгелме соң?! – дип көлеп җибәрде Сөмбелнең әнисе.

Тургай шундук йөгереп китте дә, әбисенең тезенә аркасы белән терәлде.

– Хәзерге балалардан барысын да көтеп була, – диештеләр өстәл янындагылар.

Тургай тагын кыз янына килеп, конфетын сузды. Ләкин Сөмбел күзләрен ике кулы белән каплап өлгерде.

– Ояла ул, аңа өч яшь кенә бит әле, – диде әнисе аклангандай.

Тургай Сөмбелнең ике бармак арасыннан бер күзенең елтыр-елтыр килүен күреп торды. Ахырда ул конфетны алды. Тургай аны җитәкләде, Сөмбел карышмады, алар ишеккә атладылар.

– Син сөйләшә беләсеңме? – дип сорады Тургай, ишегалдына чыккач.

– Тук, – диде кыз.

Тургайның аны уйнатасы, көлдерәсе килде. Их, өч тәгәрмәчле велосипедын алып килгән булса! Йөреп тә күрсәтер, аны да өйрәтер иде.

– Конфетыңны аша, – диде Тургай.

Ләкин ул басып тора бирде. Тургай кесәсеннән калган конфетын алып, кәгазен сүтте дә Сөмбелнең авызына китерде. Ул аны борчак кадәр генә тешләп алды. Тургай да аның кебек итте. Шулай әле берсе, әле икенчесе вак-вак тешләп, конфетны ашап та бетерделәр. Сөмбелнең иягенә көрән булып конфет буялып калган иде.

– Битеңә конфет тигән, – дип Тургай аның ияген кулы белән сөртте.

Аннары нишләптер битен дә сыпырып аласы итте. Бу вакытта Сөмбел гел елмаеп торды. Тургай тагын аның кулын тотты. Хәзер аның кулы май кебек йомшак, әллә ничек аңа тартылып тора иде. Тургай аны җитәкләп абзар ягына алып китте. Сирәкләп коелган койма артыннан Шәмседоха әбинең Ристан исемле ак кәҗәсе күренә иде. Тургай конфетларны Ристанны сыйларга дип алган иде. Сыйлый алмады инде. Кәҗә аның буш кул белән килмәвенә күнегеп беткән. Бүген дә, койма ярыгыннан борынын тыгып, телләрен сузып-сузып алды. Сөмбел чырык-чырык көлеп куйды һәм Тургайны шаккатырып:

– Кәзә! – диде.

– Сөйләшә беләсең икән бит, – диде Тургай.

– Тук, – диде кыз өметсез тавыш белән.

Тургай: «Әйдә синең конфетыңны аңа бирик», — димәкче булды да, тыелып калды.

– Мин синең янга яңадан килермен әле, – диде ул, Ристанның борын өстен сыпырып. Аннары: – Әнә сакалын күрәсеңме? – дип сорап куйды.

Кыз берни дә әйтмәде, кәҗәгә төбәлгән килеш тора бирде.

– «Сакал» диген әле, – диде Тургай.

– Такал, – диде кыз.

– Сезнең сыерыгыз бармы?

Сөмбел «әйе» дип баш селкеде.

– Сыер белән кәҗә икесе дә бозау булган, – дип аның игътибарын яуламакчы булды Тургай. – Берсе әйбәтләп ашаган, икенчесе киреләнгән, юньләп ашамаган. Шуннан ул менә шулай бәләкәй булып калган. Әнә бит койрыгы да бәләкәй, өскә күтәрелеп тора. Сыерның койрыгы җиргә тия язып йөри.
Сөмбел чыркылдап көлеп куйды. Ышанмый, шуңа көлә, дип уйлады Тургай. Үзе биргән конфетны бик тә ашатасы килә иде аның.

– Әгәр ашамасаң, синең дә кулларың, аякларың үсмичә бәләкәй калачак.

Сөмбел тагын көлеп куйды да:

– Минем койрык тук, – диде ике кулы белән арка яклап билен тотып.

– Койрыгың булмаса, менә бу төшеңә сакал чыга, – диде Тургай, бармагы белән аның ияк астын кытыклап. Сөмбелнең ияк асты шундый йомшак, җылы иде.

Тургай аны җитәкләп, Шәмседоха әбинең ишегалдын күрсәтеп йөрде. Аннары чиләкләр, чүлмәк, савыт-саба каплап куелган киң эскәмия янына килделәр. Шунда Сөмбел кесәсеннән нидер алды да, бер чиләккә чыкы-чыкы суга башлады.

– Ни ул? – дип кызыксынды Тургай.

Сөмбел учын ачты. Бу тимер акчадан шактый зур бер түгәрәк нәрсә иде. Аңа чабып барган канатлы ат төшерелгән, үзе күзләрне чагылдырырлык ялык-йолык килә. Тургайның аны тотып карыйсы килде, әмма Сөмбел учын йомды. Ул аны йомып бетерә алмады, теге әйбер елтырап күренеп тора иде. Тургай ике кулы белән Сөмбелнең учын ачты да әйберне кулына алды. Сөмбел аның алуына ачуланмады, «Ярар, сиңа булсын», дигәндәй көлеп куйды.

Ул арада әбиләр дә килеп чыктылар. Сөмбел әнисе белән бер якка, Тургай белән әбисе икенче якка киттеләр. Тургай шактый вакыт кулын теге түгәрәк әйберне салган кесәсеннән чыгармыйча барды, артына да караштырып алды. Көмеш ат сурәте аның күз алдыннан китмәде, ул аның өчен бик тә кадерле әйбергә әверелде. Әнисе арттан килеп, ул әйберне алып китәр кебек тоелды. Әллә шуңа, әллә башка сәбәптән, аңа әбисе белән атлау бик акрын тоелды. Һәм ул: «Мин кайта торам», — диде дә өйләренә очты гына…

***

Башын «КУ»ның 3 саныннан, дәвамын «КУ»журналының 5 саны битләреннән  һәм ПДФ форматыбыздан укырга була:

http://magarif-uku.ru/subscription/kazan-utlary-n5-2016/


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *