Проза
-
24 май 2026 - 13:00
Зәңгәр кашлы көмеш алка (хикәя)
— Айдар абый, мин бәби көтәм... Кыз, зәңгәр күзләре белән балкып, томырылып аңа карады. Аспирант егет тетрәнгән иреннәреннән бары тик бер сүзне генә сытып чыгарды: — Кемнән? Кыз, кисәк дертләп, аңа төбәлде: — Аңламадым... -
24 май 2026 - 09:00
Алмагачлар чәчәк аткан иде (бәян)
Ишекне ачып, эчкә үттеләр. Өй эчендә бар да элеккечә. Өч ел элек җыйнаулашып кайткандагы кебек. Әйтерсең шул гомердән бирле бу өйдә беркем дә яшәмәгән! Инде җәй башы булуга карамастан, әллә нинди ят авазлар чыгарып, газ миче эшләп тора, урын-җир пөхтә итеп җыештырылган, аш өстәлендә – электр чәйнеге, шикәр савыты һәм җәйләвенә каплап куелган бер касәдән гайре берни юк. -
22 май 2026 - 13:00
КАРЫНДЫК ЛЫ ИДЕ ТӘРӘЗӘСЕ (хикәя)
Ләкин аңа рәхәтлектән изрәп озак утырырга туры килмәде, лобби-барга зәңгәр халат кигән җыештыручы хатын килеп керде. Юантык, киң чырайлы, җәлпәк борынлы, төртеп тишкәндәй кечкенә яшел күзле. Мондыйлар Казан урамнарында меңнәр! Ләкин бу хатын аңа бик тә таныш булып тоелды. Сул каш өстендә җөй бар түгелме соң? Ахырзаман алдыннан кемне искә алсаң да, каршыңа килеп чыга диләр иде, шулмы соң бу? – Обеденный перерыв! – диде хатын, идән чүпрәген чиләккә чумдырып. – Бер сәгатькә! Сәлим күзен чытырдатып йомды. Аңына килгәндә, аңа бер сылу кыз иелеп тора иде. -
21 май 2026 - 09:00
Олы юл буйлап (документаль повестьның дәвамы)
Урамда инде җәй. Хәрби шәһәрчек артыннан ук башланган карсак агачлы урман да яшелләнеп, яктырып китте. Юлларны, плацны себереп кенә торалар, клумбалардагы төрле төстәге гөлләр хәрби шәһәрчеккә, бөтенесе бер төстә киенгән солдатлар фонында караңгы төндә күккә чәчрәгән чаткылар кебек, соры тормышка ямь биреп утыралар. -
20 май 2026 - 13:00
Коткаручы (хикәя)
Ул мәет янына килеп басты, иелеп, җәймәне ачты. Йөзен-мазарын аерырлык түгел, тоташ кан гына. Ибраһим могҗизага өметләнми иде, шулай да тормышта кеше ышанмастай хәлләр белән әллә ничә тапкыр йөзгә-йөз очрашкан ир кесәсеннән беркайчан да калдырмый торган, үзе белән бергә картайган түгәрәк көзгесен алды...җансыз гәүдәнең борын тирәсенә китерде. Бераздан, үз күзләренә үзе ышанмыйча, кыргый тавыш белән кычкырып җибәрде... -
20 май 2026 - 09:00
Олы юл буйлап (документаль повестьның дәвамы)
Барысы да әйбәт, дөнья матур, дөнья киң. Мәктәп гөрли, укучылар абыйлары өчен үлеп торалар, кесәдә акча кыштырдый. Әмма Линарның эче поша: егетләр армиягә китә башладылар. -
19 май 2026 - 13:00
Гафу ит, Иванова… (хикәя)
— Сез — карак, бур, алдакчы! Әнидән гафу үтенмәсәгез, судка хәтле барып җитәм! Белегез, болай гына калдырмыйм, гәҗиткә язып чыгам! -
18 май 2026 - 09:00
Олы юл буйлап (Документаль повесть)
– Әйдә, су керергә, – диде. – Кая? – Линарның күзләре үк зураеп китте. Абый кешенең бөтен нәрсәне дә белүенә, бар нәрсәне дә җиңүенә, урмандагы иң усал бүредән дә, түбән очтагы ташландык мунчада яшәүче җеннән дә курыкмавына чын күңелдән ышанган малай берсүзсез аңа иярде. -
16 май 2026 - 13:00
Сәлам, Җирән! (хикәя)
Әни дә үлде, мин яраткан бердәнбер хатын-кыз да үлде. Ә башкалары... Үзең сөймәгәч, алар беркайчан да сиңа тугрылык сакламаячак... -
16 май 2026 - 09:00
Камилә (бәян)
Кулыма китап алып, аны укырга тырышып карасам да, укый алмадым, чөнки башыма берни дә кермәде. Үч иткәндәй, күз алдыма һаман да Камилә килеп баса. Мин аны гел сәхнәдә күрәм. Әнә ул: «Казлар оча еракларга, сызылып кала зәңгәр юллары», – дип, шулай өздереп җырлый һәм нәкъ шуннан, сәхнә түреннән туп-туры минем буйдак тормышыма инде атлап кына түгел, ә очып керә сыман тоела иде... -
15 май 2026 - 13:00
Сафура, Бәкер һәм трактор (хикәя)
Фронтка китүчеләр урман борылышында күздән югалдылар. Алар киткән якта тузан болыты гына бөтерелеп калды. Озатучы карчык-корчык, хатын-кыз, яулык читләре белән күзләрен сөртә-сөртә, моңаеп калган урамнарга, тыкрыкларга сибелде. Шул чагында авыл читендәге зәңгәр капкалы өйдән яшь кенә бер ир белән яшь кенә бер хатын гөрләшеп чыкты... -
15 май 2026 - 09:00
Кабахәтне дә яраталар (повестьның дәвамы)
Бу кыз бала синең сабакларыңны онытмады, укытучым. Дәресләрең миндә яши, кайчакта үкенү хисе уятып, йөрәкне чеметә. Мендәрне астан сак кына күтәреп, балкашык белән сырхауның авызына су тамыздым. Эчте, Аллага шөкер. – Вәт бәхетле карт, кызы тәрбияли, – диде яңа гына палатага урнашкан ир-ат. -
14 май 2026 - 09:00
Төш (бәян)
Башкаладан төн уртасында самолёт белән китертелгән табиблар, наркоз астында яшәү һәм үлем арасында эленеп торган Сөмбелне тирги алмагач, коридорга берәм-берәм чыгып, Камилне сүктеләр. Ирнең үзен битәрләве дә эзсез үтмәде: аңына килә алмаган, аналыгын да, шактый күп канын да югалткан Сөмбеле янында үткәргән өч төндә башында бер кара чәче дә калмады… -
13 май 2026 - 13:00
Аты юкның... (хикәя)
«Бар көченә йөгереп тә иң азакка калган ат гарьлегеннән күз яшьләре белән елый, дия иде минем әни...» Мин, чыннан да, әбекәй муеныннан сыйпап, яулык бәйләгән чакта, атның бөтен дөнья сыйган төпсез күзләреннән бәллүр тамчылар тәгәрәгәнен күргән кебек булдым... -
13 май 2026 - 09:00
ЯРСЫЙ-ЯРСЫЙ КАНАТ КАГЫНЫП... (повестьның дәвамы)
...Гөлсәрия, Гөлсар! Мәңгелек моң, сагыш булып кына яшисең! Сүнсә дә яктысын, нурын җуймас йолдыз булдың син Әпүшнең күңел күгендә! Яшь аралары байтак булса да, бер авылда туып, шул җирнең хәтфә чирәменә тәпи баскан, бер чишмә суын эчеп үскән күршеләр иде алар.