Хөсетлек (бәяннең дәвамы)
– Юк, кирәк түгел. Укырга кергән җиреңдә алга табан үзеңне ничек тотарга кирәген тәгаен аңлатырлар! – дип, бик җылы саубуллашты аның белән Сидоров, әле генә язып, мөһерен суккан махсус юлламасын тапшырганда.
III
Сагай Хаҗипне тимер кырдыручы һөнәре буенча ике айга
өйрәнчек булып йөрү шарты белән эшкә урнаштырып кына калмады,
паспорт алырга да, тулай торак белән тәэмин итәргә дә булышты.
Саубуллашканда ул Хаҗипкә аларда булуы хакында беркайда да
җәелеп китеп сөйләмәскә кирәклеген төшендерде. Хәер, бөтен яктан
сак һәм сизгер холыклы Хаҗипкә бу мәсьәләдә җентекләп аңлатып
тору артык иде.
Үсмер чагыннан ук тырыш булганга, ул эш арасына тиз кереп
китте. Ике түгел, инде бер ай эчендә үк остазы аңа җитди детальләрне
дә ышанып тапшыра башлады. Егет шулай ук остазы рөхсәте белән
башка станокларда эш итәргә дә тиз өйрәнде. Ә барыннан да элек,
Хаҗип бер дә брак ясамавы белән остазына да, цех башлыгына
да нык ошады. Нәтиҗәдә, ул эшләп йөри торган предприятиедән Магнитогорск төзелешенә ун бик яхшы квалификацияле, әмма яшь
эшче җибәрү таләп ителгәч, бу исемлеккә Хаҗип беренчеләрдән
булып теркәлде.
Магнитогорскидагы баракларга аларны 1940 елның сентябрендә
китереп урнаштырдылар. Монда Хаҗип алагаем зур төзелештә бил
бөгүче күп кенә милләттәшләрен дә очратып, күңеленең түренә үк
урнашкан гүзәл сөйләм – татар телен еш ишетеп, аларның һәр сүзен
матур җыр тыңлагандай, бөтен игътибарын биреп, сеңдереп калырга
тырышты. Бәхетенә, цех эчендәге станокчылар арасында да татарлар
бер генә булмады. Хаҗип алар белән аралашырга туры килгәндә,
арада башка милләтнекеләр булганда да, фәкать үзенең газиз халкы
телендә генә мөрәҗәгать итте.
Бөек Ватан сугышы башланган вакытларга Хаҗип үзе эшли торган
цехның иң яхшы металл кырдыручы дәрәҗәсенә иреште һәм шуңа
күрә ул бернинди шартларда да фронтка җибәрелергә тиеш түгел
дигән бронь алды.
Үзе исә сугышның беренче көннәреннән үк фронтка чакырырлар
дип өметләнеп, ышанып көтте. Ләкин чакыру кәгазе генә һаман
килмәде, карт-корыларның, хатын-кызларның нәфрәтле карашларын
күреп-тоеп тору аның бәгырен изде. Хатын-кызлардан берсе хәтта:
«Шундый бәдән белән сугыштан качып ятарга ничек оят түгел?
Теләсәләр, безнең ирләребез дә бронь алып калырлар иде. Тик алар
синең ишеләр кебек оятсыз булмады!» – дип, йөзенә бәреп әйткәч,
үзе яу кырына җибәрүләрен үтенеп, хәрби комиссариатка барды.
Анда Хаҗипкә тынычланырга, аның заводта эшләве фронттагы ун
сугышчыны алыштыруын аңлатырга тырыштылар. «Мин аның шулай
булуын үзем дә бик әйбәт аңлыйм да бит, тик очраган бер хатын-кызга
аңлатып кына йөри алмыйм», – дип акланды Хаҗип. Ахыр чиктә
заводларда җыелышлар үткәреп, хәрби комиссариат хезмәткәрләре
үзләре чыгышлар ясаячакларын вәгъдә иттеләр.
Хаҗип алсыз-ялсыз һәр көнне икешәр сменада эшләде, төшке
ашка ун-унбиш минут кына сарыф итеп, вакытын бер дә заяга
үткәрмәскә тырышты. Кичке мәктәпкә тугызынчы сыйныфка укырга
керде һәм анда бик яхшы билгеләргә генә бер ел эчендә урта мәктәп
программасын үзләштереп чыкты. Параллель рәвештә матур әдәбият
кына түгел, фәнни әдәбиятны да күп укыды. Алай гынамы, самбо
секциясенә дә йөрергә вакыт табып, әлеге көрәш элементларын
үзләштерде. Аеруча пычак белән һөҗүм итүгә каршы торырга
өйрәнде. Чөнки ул Кабан белән Сергейның исән калу ихтималын бер
дә исеннән чыгармады. Кабанов үзенең Чиләбе өлкәсендәге алтын
чыга торган Миасс тирәсеннән булуын күп тапкыр сөйләгән иде бит.
Миасс исә Магнитогорск тирәсендә генә. Ул һич кенә дә үзе
белән төрмәдән качучыларның оештыручысы – Кабанны шәһәрдә очратырга теләмәде. Аңа әле һаман да Кабанның чи тавышы колак
төбендә яңгыраган кебек тоела. Һәм дөрестән дә, беркөнне иртән
ялгыз гына эшкә барганда, аңа гомерендә дә онытылмаячак тавыш:
«Эй, татар, ашыкма әле!» – дип эндәшмәсенме!
Хаҗипнең йөрәге «жу» итеп куйды. Уйлаганы тәки юш килде
бит. Хаҗип кабаланмый гына туктады да, Владимир якыная төшкәч,
башка якынайма дигәнне аңлатып, уң кулын күтәрде:
– Каннибал! Исән калгансың икән – сөенеп яши бир. Тик кисәтәм,
башка минем күземә чалына күрмә!
– Ә нәрсә эшли аласың? – дип, Кабан пычак чыгарып, Хаҗипкә
ташланмакчы булган иде, күз ачып йомганчы үзенең пычагы ничек
очып китүен дә, башы белән йорт диварына орылып, аударылуын да
сизми калды.
– Тагын юлыма очрасаң, муеныңны каерып ыргытам! – дип,
кеше-кара күргәнче, артына да борылып карамыйча, юлын дәвам
итте Хаҗип. Шуннан ул шыксыз чырайлы бәндәне очратмады да,
күрмәде дә...
Бу вакыйгадан соң ул ватандашлары белән аралашуны кулай күрде.
Бигрәк тә өлкән яшьләрдәге Зыя абзыйлары гаиләсе белән сөйләшергә
яратты ул. Аларның Фәтхия исемле үсмер кызлары аңа сөйгәне
Факияне хәтерләтә иде. Дөрес, ул Факиягә үзенең нечкә хисләрен
ачыктан-ачык җиткерергә батырчылык итмәде, әмма үсмерләр бер-
берсенә битараф түгеллекләрен сүзсез дә аңлый иде.
Факиягә башкалар шикелле шат күңелле булып үсәргә җиденче
яшеннән үк мөмкинлек чикләнде шул – әнисе кырык бише дә
тулмыйча, бакыйлыкка күчеп куйды. Бу вакытта Факиянең абыйсы
белән апасы туганнары янында Чиләбедә эшлиләр, энесе Шәриф яшь
ярым тирәсенә җитеп, кыз бала әнә шул нарасыйны карарга тиеш
булды. 1914 елгы Герман сугышыннан гарипләнеп кайткан әтиләре
Шәрәфетдин физик көч куя торган эшкә яраксыз булып, колхозда
каравыл хезмәтен генә башкара алды. Шуңа күрә тормыш алып
барулары бик авыр булып, авыл халкы тарафыннан бирелгән садакага
җан асрадылар. Илле ягына киткән ир, мәзин вазифасын алып баргач,
никах уку, балага исем кушу һәм башка шуның ише чараларда ясин
укыту өчен, нигездә, аңа мөрәҗәгать иттеләр.
Үзләренең шундый аяныч хәлдә җан асрауларыннан Факия бик
тә ояла һәм хурлана торган иде. Ә бит әтисенең сөйләүләре буенча,
Факиянең әнисе авылның гына түгел, бөтен тирә-якта танылган
Хисмәт бай кызы булган. Ул исә кышларын артлы чанага, җәйләрен
тарантаска өч ат җигеп, сәүдә кәсебе белән кайларга гына йөрмәгән.
Әмма Октябрь революциясеннән соң алар барлык мал-мөлкәтләреннән
мәхрүм ителеп, ярлы-ябага рәвешендә калдырылганнар. Шуңа да
совет мәктәбендә бик яхшы билгеләренә генә тырышып укучы кыз бала дәү әтисенең элеккеге «эксплуататор» булуы белән иптәшләре
арасында кыенсынудан кала, берничек мактана алмый иде.
Факия бик яхшы укуы һәм тәртипле, итагатьле булуы өстенә,
бәйләү, тегү-чигү, рәсем ясау кебек күп төрле сәләтләргә дә ия
иде. Үзе белгәннәрне яраткан энекәшенә өйрәтә-сеңдерә килүенә
әтиләре Шәрәфетдин карт бигрәк тә сөенде. Аның кечкенә Шәрифне,
әдәплелеккә, эшкә, укуга өйрәтүе-тәрбияләве чыннан да могҗизага
тиң иде. 11-12 яшьлек кыз баланың 4-5 яшендәге энекәшен, укырга-
язарга өйрәтүен очраклы рәвештә күреп калган класс җитәкчеләре
Сания Хәкимова бу хакта исе китеп сөйләде:
– Бу бала бүгеннән беренче сыйныфларны укыта ала. Бер көнне
кергән идем, болар шып-шыр, салкын ызбада сәке өстендә уку-язу
белән шөгыльләнеп утыралар. Минем ничек кергәнемне сизмәгәч,
чаршау артында тыңлап тордым. Шундый үтемле төшендереп аңлата
ки, кайбер башлангыч сыйныф укытучылары бер якта торсын! Әле
бит ул энесен укырга-язарга гына түгел, эшкә дә өйрәтә. «Хәзер,
наныкаем, идәннәрне яхшылап себереп чыгарбыз да, аннары ялт
иттереп юарбыз», – дип тора. Мин, иптәшләр, ул кыз балага мәктәпкә
киеп йөрү өчен бишмәт сатып алып бирергә үзебезнең арада акча
җыярга тәкъдим итәм, – дигән иде, мәктәпнең партия ячейкасы
секретаре Вагыйз Мирвәлиев чыгырыннан чыкты:
– Капиталист калдыкларына нинди ярдәм тагын?! Иптәш Хәкимова,
сез кемнәр тегермәненә су койганыгызны аңламыйсыз, ахры! Ул
кызның әтисе халык аңын томалау өчен бөек Ленин әйткәнчә, әфьюн
булып саналган динне тарата. Безнең бөек юлбашчыбыз Сталин
ничек диде: социализм төзелеше алга барган саен дошман элементлар
үзләренең активлыгын көчәйтә генә төшә! Шуңа күрә Шәмсетдинова
Факия шикелле капиталист калдыкларына ярдәм күрсәтә башласак,
безне беркем гафу итмәс. Мәктәптә белем алырга рөхсәт биргән өчен
генә дә аның ишеләр рәхмәт әйтергә тиеш әле!
Сания янында утыручы укытучыга шыпырт кына:
– Үзенең шул «капиталист» Хисмәт байда приказчик булып
куштанланып, койрык болгап йөрүен оныткан бу, – дигән иде, аның
сүзләрен ишетеп алган Мирвәлиев күтәрелеп бәрелде:
– Минем беркайчан, беркем каршында да койрык болгаганым юк,
яла якканың өчен җавап бирерсең! – дип чәрелдәде.
Сания үзен эштән куып чыгарырлар дип, бик куркып торган иде
дә, авылда яхшы укытучыларга кытлык булгач, аны мәгариф бүлегенә
чакырып алып, кисәтү белән генә калдырдылар. Мәгариф бүлеге
инспекторы Мәрьям Әюпова Саниянең ничек иттереп башлангыч
сыйныф укучысына ярдәм оештырырга җыенуы белән тирәнрәк
кызыксынгач, аңа үз акчасын бирде:
– Минем әтием ул Хисмәт байда эшләп йөргәч, аның бик миһербанлы кеше, ярдәмчел булуы турында сөйли иде. Базардан, йә
кибеттән ул кыз бала белән энесенә ярарлык бишмәтләр алып бир.
Үзем генә торгач, минем акча җыеп яту хаҗәтем юк. Иң мөһиме,
нарасыйларга салкын тимәсен. Тик минем акча бирүем турында
беркемгә әйтеп торма. Балалар да, әтиләре дә артыгын сөйләнеп
йөрмәсеннәр.
– Юк, Мәрьям апа, алар андый түгел, искитәрлек акыллы.
Нарасыйларны шулай сөендергәнегез өчен үзегезгә рәхмәт яусын.
– Миңа Мәрьям Илаловна дип эндәшергә кирәк. Ә әтиләре нинди
соң, балаларын яхшылап карый алмаслык бик бетәшкән кешемени
шулай?
Кырыктан өстәге, беркайчан кияүдә булмаган хатын-кызны әллә
ничек кенә аларның әтиләре ниндирәк ир-ат булуы кызыксындырды.
– Бер аягын өстерәп кенә йөрткәч, колхозда каравылдан кала
башка эшкә ярамый. Тик шулай да мәктәпнең парталарын искиткеч
шәп иттереп төзәтеп биргән иде. Шул хезмәте өчен директор ичмаса
бер олау булса да, утын да китертеп бирмәде үзләренә. Шәрәфетдин
абзый – үзе болай кырык бишләр тирәсендәге, килеш-килбәте, йөзе-
бите бик мөлаем кеше.
– Ярар, кайтып, тынычлап эшли бир. Мин бер җаен туры китереп,
ул балаларның ничек яшәп ятуларын барып карармын әле.
Укытучы Сания район мәгариф бүлегеннән кайтышлый, мәктәпнең
ат караучысыннан базарга кереп чыгуын үтенде, исәбе аннан
Шәрәфетдин абзый балаларына яраклы бишмәтләр, акча артып
калса, күлмәк-ыштаннар да сатып алу иде. Ат караучының Факия
белән Шәриф яшендәге балалары булгач, аңа тиешле үлчәмдәге өс
киемнәрен сайлап алу кыен булмады. Сания кайтканда, Факияләр
яши торган йорт каршында төшеп калып, балаларны шатландырырга
керде. Кыз бала бик моңлы көй сузып, оекбаш ямап утыра иде.
Укытучы йөрәкләргә үтеп керерлек искиткеч матур тембрлы
тавышны ишетеп, әсәрләнеп калды, ихтыярсыз күзләренә яшь
килеп, беравык үзенең ни өчен керүен дә онытып торды. Факия
исә, укытучысын күргәч, бик уңайсызланды, торып басып, Сания
каршына бердәнбер урындыкларын китереп куйды:
– Утырыгыз, апа.
Укучысының һәрчак шундый итагатьле була белүенә кабат
сокланып, ул Факиянең аркасыннан сөеп:
– Менә шуларны Шәриф белән бергә киеп йөрерсез, – дип,
төенчегеннән бишмәтләр, күлмәк-ыштаннар чыгарып, киеп карарга
кушты.
– Хәзер апа, Шәрифне дә чакырам, – дип, Факия тышка йөгереп
чыкты. Шул арада арт бакчада шөгыльләнеп яткан бала белән әтиләре
кереп җитте. Балалар бишмәтләрне киеп, сыйпап-сыйпап карадылар, сөенечләреннән һәм соклануларыннан ачылып калган авызларын да
яба алмый тордылар.
Ниһаять, Факия исенә килде дә:
– Апа, бик зур рәхмәт, – дип, атылып килеп, Санияне кочаклады,
аннан күреп, Шәриф тә кабатлады.
– Сания, балаларны шулай сөендергәнең өчен Алланың рәхмәте
яусын үзеңә, сау-таза йөреп, аяк-кулларың сызлаусыз булсын! – дип,
Шәрәфетдин шунда ук дога кылды.
– Шәрәфетдин абзый, бүләкләрне бик миһербанлы бер апа бирергә
кушты, догаларны аның исәнлегенә кылырсың.
Балаларның әтиләре игелекле затның кем булуын сораган иде дә,
әмма Сания:
– Ул үзе балаларыгызның хәлен белеп чыгачагын әйтте, шунда
күрерсез. Бик зур урында эшли ул! – дип, кызыксынучыларга өс
киемнәренең каян килүе турында күп сөйләнеп йөрмәскә кирәген
кисәтте.
Факия белән Шәрифнең шатлыклары эчләренә сыймады, аеруча
Шәрифнең аны бик озак өстеннән дә саласы килмәде. Бишмәте
белән иптәшләре янында мактанырга йөгереп чыкмакчы булган иде
дә, әмма әтиләреннән битәр Факия энесенә бу затлы киемне фәкать
кадергә генә кияргә кирәк булачагын җайлап төшендерә белде. Ул
аңа өс киеме белән мактану түгел, шундый шәп бишмәткә ничек ия
булулары турында да кешегә сөйләп йөрмәскә кушты.
Шул көннән башлап, Факия укытучы Сания апасын дөньяда
иң яхшы кеше дип санады, ул нәрсә кушар дип, күзенә генә карап
торды. Ләкин Октябрь бәйрәменә концертка хәзерләнгәндә сыйныф
җитәкчесе Факиягә бәйрәмдә җыр белән катнашырга тәкъдим иткәч,
кыз бала бик озак:
– Апа, минем беркайчан кешеләр каршында җырлаганым юк бит,
булдыра алмыйм, – дип, ризалашмый торды.
– Факия, син бөтен җирдә бик кыю кыз, булдыра алмаган нәрсәң
юк. Борчылма, сәхнәгә чыгып басуга, бөтен каушауларың юкка
чыгар.
Ни булса булды, ахыр чиктә Факия концертта катнашырга
ризалашты. Әлегә кадәр укытучылары Сания һәм энесе Шәриф кенә
ишеткән җыр сәхнәдән яңгырагач, искиткеч моңлы көйле бу җырдан
әсәрләнеп калып, халык «аһ» итте. Бәгырьгә үтеп керерлек, шуның
кадәр тетрәндергеч моңлы җырдан, тамашачыларның барысы да
диярлек елады:
Бик тә сагынабыз сине әни,
Син һәрвакыт безнең күңелдә.
Нурлы йөзең күз алдыннан китми,
Онытмабыз сине гомердә.
Синең йөргән сукмаклардан атлап,
Чишмәләргә суга йөрибез.
Каршыбызга килеп чыгарсың күк –
Өметләнеп үтә көнебез.
Инде өч ел узды киткәнеңә,
Тик төзәлми йөрәк ярасы.
Һич булмаса төшебезгә кер син,
Оныттырып бушлык арасын!
– Бу искиткеч моңлы көйле җырның авторлары кем? – дип
кызыксынды Сания апалары, Факия сәхнә артына үткәч.
– Үзем, – дип сузды кыз бала, тартынып кына.
– Ничек үзең?
Факия тыйнак елмаеп башын иде. Ә укытучы Сания үзалдына
гына: «Тукайның, халык шагыйрь ул, дигәненә, халык композитор
да әле, дип өстәргә кирәк икән», – дип куйды.
– Ярар, бишенче класстан башлап әдәбият, җыр түгәрәкләренә
йөрерсең менә.
– Апа, Шәрифне карарга кирәк булгач, мин түгәрәкләрдә катнаша
алмам шул.
– Ә син энеңне үзең белән алып йөрерсең. Ул анда, тәртип
бозмыйча, тыныч кына утырып тора алыр бит?
– Әйе, тыныч утырыр. Апа, ул түгәрәкләргә хәзердән үк йөреп
булмыймы соң?
– Сиңа булыр, мөгаен. Мин укытучылар белән сөйләшеп карармын.
Икенче көнне Сания апалары түгәрәкләргә Шәрифне дә алып
йөрергә рөхсәт иткәч, Факиянең шатлыгы эченә сыймады. Мәктәптән
кайтуга ук ул энесен дә шатландырып куйды. Шәриф инде яңа
бишмәтен киеп, кая булса да барырга күптән ашкынып тора иде.
Менә җае да чыкты, апасының тыныч утырырга кисәтеп куюына
берсүзсез риза булды ул. Апасы шикелле үк бик ушлы, бар нәрсәне
күрүгә-ишетүгә үк отып алучан булып үсеп килгәнгә, түгәрәкләрдә
катнашулардан да күп нәрсә алды бала.
Әдәбият һәм драма түгәрәкләрендә шөгыльләнгән Факия исә, монда
чын мәгънәсендәге матур гына шигырьләр, мәктәп сәхнәләрендә
куярлык инсценировкалар иҗат итте. Шуңа күрә моңа кадәр үзен
генә мәктәпнең бердәнбер шагыйре дип хис итеп йөргән классташы
Газинур Мөдәпбиров, аңа кырын карап, Факиянең сәләтен танымаска
теләде. Ни әйтсәң дә, Газинурның бер «шигыре» Татарстанда басыла
торган «Яшь ленинчы» балалар газетасында гына түгел, яшьләр
басмасы саналган «Яшь сталинчы»да ук чыкты бит!
Гомумән, сыйныфташларыннан ул бүтән малайлардан тазалыгы
һәм кыюлыгы буенча аерылып торган Салихны гына тиңдәшедәй
таныды, аның белән генә аралашырга тырышты. Чөнки Салих сыйныфтагы иң көчле егет булу өстенә, теләсә нинди төшенчәгә
шунда ук Газинурдан алда рифмалы сүзтезмә китереп, барысын
да шаккатыра торган булды. «Димәк, Салих тырыша калса, минем
кебек шигырь дә чыгара алырга мөмкин?!» – дип фикер йөртте
Газинур, шөбһәләнеп. Әмма Салихны үзенең иптәше генә түгел,
дусты дип санаса да, Газинур аның да «шагыйрь» булып танылуын
һич теләмәде.
Хәер, Салихның бөтен хыялы инженер булырга юнәлгәч, ул
әдәби иҗат белән шөгыльләнергә уйлап та карамады. Урта мәктәпне
тәмамлагач, үз алдына инженерлар әзерли торган нинди дә булса
институтка керүне максат итеп куйды. Ә Газинур Казан дәүләт
педагогика институты турында хыялланды. Фәкать шунда укысаң
гына чын шагыйрь булу мөмкинлеге ачылуына шикләнмәде ул.
Билгеле, 1933 елда, аздан гына төрмәгә эләгүдән котылып калуы
биографиясенә тап төшереп, алдагы елларда югары уку йортына
керергә, ә аннары җае чыкса, мөһим урыннарда эшләргә комачаулар
дип бик шөлләгән дә иде. Шуңа күрә ул курка-курка гына Салих
белән икесен тикшергән Сидоров янына барып киңәшергә карар итте.
– Иптәш капитан, сез мине хәтерләмисездәдер инде, ике ел элек
без классташым Салих белән икәү совет властена каршы фетнә
оештыруда гаепләнгән идек.
– Әйе, искә төште. Эш нәрсәдә?
– Мин быел яхшы билгеләргә генә ун класс бетердем, хәзер берәр
югары уку йортына керергә биографиямдәге ул кара вакыйга зыян
итмәсме дигән идем.
– Минем яныма килеп, бик дөрес иткәнсең. Димәк, хатаңны
вакытында аңлагач, синнән илебезнең чын патриоты чыгарга
мөмкин! Син, һичшиксез, ВУЗга керергә тиешсең, моның өчен
сиңа хәзер махсус юллама да бастырып бирермен. Ул юлламаны
үзең бара торган уку йортындагы хәрби кафедрага кертеп, шәхсән
җитәкчесенә тапшырырсың. Совет властена каршы дошман
элементлар – капитализм җәмгыятен мактаучылар, милләтчеләр, дин
пропагандалаучылар студентлар арасына да үтеп керүчән. Алар белән
көрәшүдә синең кебек активистларның күп булуы бик тә мөһим. Син
каршы түгелсеңдер бит?
– Юк, әлбәттә, иптәш капитан. Дин таратучылар дигәннән,
мәсәлән, авылдагы мәчетнең манарасын кисеп төшергәндә, минем
белән бергә гаепләнгән Салих, читкә очып киткән ярымайны күтәреп
алып, каядыр йөгергән иде. Кая куйганын ачыкларга түгелме?
– Юк, кирәк түгел. Укырга кергән җиреңдә алга табан үзеңне ничек
тотарга кирәген тәгаен аңлатырлар! – дип, бик җылы саубуллашты
аның белән Сидоров, әле генә язып, мөһерен суккан махсус
юлламасын тапшырганда.
(Дәвамы бар)
«КУ» 10, 2026
Фото: magnific ai
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев