Шәһит Алпар автор яңалыклары
-
6 ноябрь 2026 - 13:00
Хөсетлек (бәяннең ахыры)
Газинур корт чаккандай сикереп торды да, артына да борылып карамыйча, атылып ишектән урамга чыгып чапты. Кая таба китәргә белми, аптырап-кабаланып, як-ягына каранды һәм, ахыр чиктә, урам буенча ашыгып атлап китте. -
3 ноябрь 2026 - 09:00
Хөсетлек (бәяннең дәвамы)
Әнә шулай оешып киткән самбо түгәрәге, мәктәп балалары, яшьләр ашкынып йөргәч, авыл клубы чәршәмбе һәм шимбә кичләрендә гөрләп торды, әйтерсең аңа тамаша карарга баралар иде. Бу шөгыльгә балалар шуның кадәр атлыгып керештеләр ки, буш вакытлары чыгу белән өйләрендәге ком тутырып асып куелган капчыклар белән күнегүләр үткәрәләр иде. -
30 октябрь 2026 - 09:00
Хөсетлек (бәяннең дәвамы)
Саубуллашканда алар, укучыларның кышкы каникуллары вакытында, кызның ата-анасын да Казанга чакырып китереп, никахлашырга килештеләр һәм шулай эшләделәр дә. Факия курсны уңышлы тәмамлап кайтуы турында, кош тоткандай шатланып, әнисенә җиткергәч тә, елмаеп торуыннан әйтәсе сүзләре бетмәгәнен аңлап: – Йә, яшереп торма, әйтәсеңне әйт, – дип, аркасыннан сөйде әнисе. -
29 октябрь 2026 - 09:00
Хөсетлек (бәяннең дәвамы)
Кайсы яктан алсаң да, Шәрәфтән бик уңдык, улым, хезмәт көннәренә дә иң күп икмәкне бездә бирәләр. Чын мәгънәсендәге мондый хөрриятне хөсет күңелле түрәләр сизеп чик куймасыннар өчен, бу турыда беркайда авыз ачып сөйләмәскә сүз куештык -
23 октябрь 2026 - 09:00
Хөсетлек (бәяннең дәвамы)
Сезнең арада эшләүче укытучы Хәкимованы эштән алыгыз дигән шикаятен язганда да, Мирвәлиев буяуларны нык куерткан булып чыкты. Ул шикаять буенча мәктәптә дә булып, капиталист калдыклары дип аталган балалар тормышы белән дә танышып, аларның коточкыч авыр шартларда җан асрауларын, салкын ызбада туңып азаплануларын күреп жәлләүдән бәгырем өзгәләнде. -
22 октябрь 2026 - 09:00
Хөсетлек (бәяннең дәвамы)
– Юк, кирәк түгел. Укырга кергән җиреңдә алга табан үзеңне ничек тотарга кирәген тәгаен аңлатырлар! – дип, бик җылы саубуллашты аның белән Сидоров, әле генә язып, мөһерен суккан махсус юлламасын тапшырганда. -
21 октябрь 2026 - 09:00
Хөсетлек (бәяннең дәвамы)
Яралы үзе генә торырга тырышып караган иде дә, хәле җитмәгәч, Салихка таянды. Егет аны сөзәгрәк җиргә алып менде. Тау өстендә Сагайның бәйләп калдырылган аты да булган икән. -
20 октябрь 2026 - 09:00
Хөсетлек (бәян)
Авыл түрәләренең ялагайлары мондый эшне фәкать Газинур белән Салих кына башкарырга мөмкин дип күрсәткәннәр. Милиция органнарында исә, үсмерләргә карата бу шикаятьне тикшереп тә тормыйча, малайларга халыкны совет властена каршы фетнә оештырырга өндәүчеләр дигән гаеп тагалар.