Логотип Казан Утлары
Бәян

Хөсетлек (бәяннең дәвамы)

Кайсы яктан алсаң да, Шәрәфтән бик уңдык, улым, хезмәт көннәренә дә иң күп икмәкне бездә бирәләр. Чын мәгънәсендәге мондый хөрриятне хөсет күңелле түрәләр сизеп чик куймасыннар өчен, бу турыда беркайда авыз ачып сөйләмәскә сүз куештык

(Әсәрне башыннан укыгыз)

Инде, иптәшләр, Шәмсетдиновларга йорт корыр өчен бүрәнәләр
ташыту мәсьәләсенә тукталыйк. Бу эшләр барысы да законлы төстә,
рөхсәт алып башкарыла. Нәрсә, совет кешеләре сәләмә, ишелергә
торган ызбаларда гына җан асрарга тиешме әллә? Мирвәлиев
үзе нигә сәләмә ызбада торырга теләми соң? Синең кайсы җирең
колхозчылардан артык? Коммунист булып саналасың икән, үзең
халыкка яхшы яктан үрнәк күрсәт! Уңган-булган авыл кешеләрен яңа
йортлар салып керергә өндә! Берәрсенең гаепле эшен-гамәлен күрдең
икән, «Син дөрес эшләмисең!» – дип, күзенә бәреп әйт! Үз балаңнан
җинаятьчел рәвештә шикаять яздырып, ничек шулай оялмыйча
коллегаларың каршында тыныч кына йөреп була, аңламыйм?! Ярар,
менә, Мирвәлиев, хәзер әйт инде үзеңнең сүзеңне һәм иртәгә бюрода
ничек җавап тотасыңны уйла!
Мирвәлиев педколлектив каршында бер сүз әйтә алмады, чөнки
бөтен аңын иртәгәсен буласы бюро утырышында тотачак җавабы
биләгән иде: «Партиядән кусалар, миңа көн бетә аннары, төрмәгә
ябарга да мөмкиннәр», дип курыкты. Таң беленер алдыннан ул
лапаска чыгып, башын элмәккә тыкты. Ләкин аңа бу ямьсез гамәлен
тормышка ашырырга бирмәделәр. Аның кичтән үк сөмсере коелып
йөрүен сизенгән хатыны Гаҗилә: «Әйдә әле, әтиеңә нәрсәдер булган,
ахры», – дип, олы малаен уятты да, алар Вагыйзнең артыннан ук
диярлек йортка атылып чыктылар һәм аны асылынган бавыннан
күтәреп алып кереп, урынга салдылар.
Шулай да бюрога барыр вакытка Мирвәлиев җайга килеп җиткән
иде инде. Әмма аның өйдәгеләргә бу хакта беркемгә әйтмәскә дип,
ыңгырашып кына сораган үтенеченә карамастан, хатыны Гаҗилә
күршесенең колагына: «Ахирәткәем, синнән сүз чыкмый, шуңа күрә
сиңа гына әйтәм...» – дип пышылдавыннан булып үткән вакыйга турында
бөтен авыл халкы белеп өлгергән булып чыкты. Шул исәптән хәлне
Әюповага да җиткерделәр, ә ул, беренче секретарьга әйтеп, Мирвәлиевкә
нык каныкмыйча, каты шелтә биреп калдырырга килештеләр. Шуңа да
утырышта Әюпова үзе генә чыгыш ясап, сүзне кыска тотты:
– Иптәшләр, Аксыргак урта мәктәбе педагогика коллективы бөтен
эштә дә тырыш һәм бердәм булып, бөек юлбашчыларыбыз Ленин-
Сталин куйган таләпләрне төгәл башкарырга омтыла. Әмма шул ук
вакытта кайбер иптәшләр тарафыннан төрле гайбәт сүзләргә, бер-
беренә кара ягуларга юл куела. Менә иптәш Мирвәлиев тә минем
нинди тормыш юлы үтүем турында белми торып, абруемны төшерүче
сүзләр язган. Ярар, хәерле булсын, без аның белән аңлаштык инде,
минем аңа карата башка дәгъваларым юк. Шуңа күрә үзенә мондый
антимораль гамәл кылмаска дип кисәтергә тәкъдим итәм.
– Кемдә нинди фикерләр бар, иптәшләр?! – дип оран салды
көчле тавышлы райком секретаре Камалов, һәм торып басып, үзе үк сөйләп китте. – Иптәшләр, без монда барыбыз да иптәш
Әюпованың бәллүр чиста күңелле коммунист икәнлеген яхшы
беләбез. Ул илебездә Бөек Октябрь социалистик революциясе
җиңүе өчен үзеннән зур өлеш керткән большевикларның берсе
– иптәш Михаил Иванович Калининнар белән бер сафта атлаган
легендар кеше. Ә аның районда наданлыкны бетерүдә алып барган
көрәшенең мөһимлеге бәяләп бетергесез, ул – безнең мәгариф
системасының якты маягы. Аның тырышлыгы аркасында без
өлкәдә беренче урында. Шикләнмим, үзе җитәкләгән мәктәбен
дә ул якын арада беренчелеккә чыгарыр! Шуңа күрә, иптәш
Мирвәлиев, аңа аяк чалырга түгел, партячейка секретаре буларак,
беренче ярдәмчесе рәвешендә эшләргә тиешсең. Аңлашылдымы?!
Мин иптәш Әюпова тәкъдименә кушылып, иптәш Мирвәлиевкә
шелтә белдерергә, дип тавыш бирәм. Кем дә кем кушыла, кул
күтәрүләрен сорыйм, – дип, Камалов көн тәртибенең беренче
мәсьәләсенә нокта куеп, Мирвәлиевне чыгарып җибәрде...
Бу вакыйгалардан соң Мирвәлиев чынлап торып мәктәп
директорының беренче ярдәмчесенә әйләнде, педсоветларда,
партячейка җыелышларында Әюпова әйткәннәрне тормышка ашыру
юлында бөтен тырышлыгын куйды; гайбәт сүзләргә, мәктәп эшләрен
яманлауга педколлективта гына түгел, авыл халкы арасында да юл
куелмады, бары тик директор эшләрен хуплап кына сөйләделәр.
Корыч Мәрьяме, бәби алып кайтуы сәбәпле, берничә көн эшкә килми
торган вакытта барлык эшләргә дә уку-укыту эшләре мөдире иттереп
куелган Сания Хәкимова белән партячейка секретаре Мирвәлиев
күз-колак булдылар.
Мәктәп эшләрен әйбәт яктан телгә алу урынлы да, чөнки
директорның тырышлыгын күрмәү, сизмәү мөмкин түгел
иде. Дистәләгән тирә-күрше авылдан килеп укучылар өчен,
Шәмсетдиновларга төзелүче йорт белән рәттән, иркен генә интернат-
тулай торак биналары корылды. Ә анда туклануны тәэмин итәргә
йөзләгән баш йорт куяны үрчетелде. Дүрт баш савым сыеры асрарга
абзар салынды, шунда ук урын бүленеп, тавыклар да тотылды.
Мәктәп балаларына куян һәм тавыкларны тәрбияләр өчен генә
абзарга керү рөхсәт ителде, ә сыер-бозауларны ашату-эчертүне техник
хезмәткәрләр башкарды.
Тирә-ягы читән белән әйбәтләп тотылып, биш гектардан артык
җирне тәшкил иткән мәктәп яны участогы исә җәннәт бакчасыдай
гүзәллеккә әйләнде. Аны тәрбияләү-карауда укучылар бик актив
катнашса да, барлык эшләр дә директор таләбе буенча фәкать
укытучылар күзәтчелеге астында гына башкарылды. Анда нинди генә
яшелчә-җимеш үстерелмәде дә, нинди генә чәчәкләр-гөлләр бакчаны,
әйләнә-тирәне ямьләмәде. Ә җыелган уңыштан төрле кайнатмалар, тозламалар ясалып, алар зур иттереп, метр ярым тирәнлектә казып
ясалган баз-саклагычка тутырылды.
Шунда ук сарымсак-суган, бәрәңге, аш чөгендере, кишер һәм башка
җир сыйлары яхшылап, шартына китереп урнаштырылды. Аларның
сакланышын хуҗалык эшләре мөдире Шәрәфетдин, бала карагандай,
күзәтеп торды. Кишерне, мәсәлән, ком эченә күмеп, башкаларын
тиешле салкынча температура тотып саклады. Ә кечкенә Шәриф
бу эшләрдә әтисенең иң беренче ярдәмчесе булды һәм чәч үргән
кебек үреп, җепләргә асып куелган суган-сарымсакларны, башка
яшелчәләрне һәрьяклап карап-тикшереп, бозыла башлаганнарын
аерып алып барды. Аларын чистартып, терлеккә, кош-кортка пешереп
ашаттылар.
Тора-бара Шәрәфетдин тәкъдиме белән, мәктәп бакчасы яныннан
аккан инеш, буылып, каз-үрдәк асрау, балык үрчетү өчен зур гына буа
ясалды. Ә аның тирә-ягы тагын да биегрәк читән белән әйләндереп
алынды. Хуҗалык эшләре мөдире хатынын мәктәпкә умарта сатып
алырга да күндерде әле. Аларны карарга үз бакчасында умарта тоткан
ат караучы алынды.
Балаларны иркенләп ризык белән тәэмин итү җае тугач,
интернатта торучылар гына түгел, башлангыч сыйныф балаларын
һәм тормышлары авыр баручы, бишенчедән алып унынчыга кадәрге
сыйныф укучыларын да бушлай ашаттылар.
Укуда өч кенә «өчле»се чыккан югары сыйныфныкылар
да ашханәдә тукланырга тиеш дип хәл ителгәч, тәмле ашаган
иптәшләренә кызыккан начаррак укучыларның да өлгереш сыйфаты
күпкә күтәрелде. Чөнки мәктәптәге шикелле тәмле һәм туклыклы
итеп туйганчы ашату авылның бер йортында да юк иде дияргә була.
Шуңа күрә ата-аналар мәктәп директорына рәхмәт укып бетерә
алмады. Җитди сәбәпсез дәрестән калу күренеше бөтенләй бетте.
Укучыларның күбесе мәктәпкә нәкъ менә тәмле һәм туйганчы ашауны
күздә тотып, атлыгып йөрде.
Туклану өчен символик рәвештә генә бик аз түләгән укытучылар
һәм техник хезмәткәрләр өчен ашханәдә аерым бүлмә җиһазланды.
Әмма аларның аш өстәленә дә ризык шул ук казанда пешерелде һәм
бик тәмле әзерләнүеннән бөтенесе канәгать булды. Тәҗрибә алырга
дигән сылтау белән бөтен тирә-як мәктәпләрдән килергә ашкынып
тордылар.
Аксыргак урта мәктәбендәге күркәм алымнарны мөмкин булганча
бүтән мәктәпләр дә үзләренә кертә барды. Мәктәпләр генә түгел,
моңа кадәр суган да үстереп карамаган татар авыллары халкы да үз
бакчаларында кыярын-томатын да, кәбестәсен-кишерен дә үстерә
башлады. Орлыгын да, үсентесен дә мәктәп халыкка бик арзан
бәядән сатты, ә тиенгә дә аптыраганнарга бушлай бирде. Шушындый күркәм нәтиҗәләргә ирешкән өчен мәктәпкә тантаналы шартларда
бөек Сталин исемен бирү рөхсәт ителде, ә Мәрьям Әюпова ВКП(б)
ның чираттагы XVI съезды делегаты булды.
Партиянең югары җыенында, бару-кайту юлы белән бергә,
Мәскәүдә ике атнага якын торып, эшен, якыннарын, аеруча кечкенә
Рәшитен бик сагынып, юксынып кайткач, Мәрьям съезддан алган
хис-тәэсирләреннән тагын да югарырак дәрт-энергия күрсәтеп, эшкә
кереште. Барыннан да элек өйдәге әйбәт атмосфера аны рухландырып
торды. Яңа йорт төзеп кергәч, иркен өйдә балаларга да, өлкәннәргә
дә яшәве рәхәт иде, чөнки һәр баланың, хәтта кечкенә Рәшитнең
үз аерым почмагы булдырылды. Ике яшьлек бала абынып егылып
бәрелмәсен-сугылмасын өчен, әтисе аның почмагын тәбәнәк рәшәткә
белән матурлап тотып куйды. Ата-анасын сөендереп, ул да апасы,
абыйсы үрнәгендә, акыллы-тәртипле булып үсте.
Мәрьям үзе зирәк һәм алга карап эш итүчән хатын буларак,
балаларының гына түгел, иренең дә киләчәген күздән ычкындырмады.
Ни әйтсәң дә, мәктәп завхозына башлангыч белем генә килешми
дип фикер йөртте ул. Шул максат белән Шәрәфетдинен дә бишенче
сыйныфка кичке мәктәпкә йөртте. «Тырышсагыз, бер ел эчендә ике
класс төгәлләү мөмкинлегегез бар!» – дип, 40тан да узганнарны бер
дәрескә 40 минут, тәнәфескә биш минут биреп, көнгә өч сәгать укырга
ризалаштырды. Һәм дөрестән дә, башлангыч белемле саналган
колхозчылар, шундый юл белән кичке мәктәптә йөреп, 7 сыйныфны
ел ярым эчендә төгәлләү мөмкинлеге алдылар. Имтиханнарын әйбәт
тапшырып, җидееллык мәктәпне тәмамлаулары турында таныклыкка
ия булдылар. Аннары ул ирен авыл хуҗалыгы техникумына читтән
торып укырга да урнаштырып куйды.
Корыч Мәрьяменең мәктәпкә керткән корыч дисциплинасына
карамастан, аның абруена зыян салырлык вакыйга да булып куйды.
Инде тугызынчы сыйныфка ук баручы яхшы укучы ике егет – Газинур
белән Салих, авылда «совет властена каршы фетнә оештыру»да
гаепләнеп, КПЗга ябылдылар. Анда айдан артык тотылганнан соң
Газинуры гаепсез табылып, азат ителсә дә, Салихны 10 елга хөкем
итеп, лагерьга озаттылар. Малайларның «эш»ен тикшерүче Сидоров,
мәктәпкә килеп, директорның ни дәрәҗәдә «милләтчелектә» авыруын
ачыкламакчы булган иде дә, үзе бөтен җаны-тәне интернационализм
рухы белән «агуланган» ныклы калканга төртелде. Иптәш Әюпова
Сидоровның чын йөзен бик тиз ачып, каршы сүз әйтергә урын
калдырмады.
Сидоров, Әюповага «Мария Ивановна» дип эндәшүенә үк:
– Бернинди Мария Ивановна түгел, ә Мәрьям Илаловна, – дип
төзәтелеп, ныклы каршылыкка дучар ителеп куйды.
– Алайса исемегез русчага ничек тәрҗемә ителә соң? Без менә бергә эшләүче Исхакны Игорь Максимович дип йөрткәнгә ул үпкәләми,
– дип, тикшерүче директорны уңайсыз хәлгә куярга тырышкан иде
дә, киресенчә, үзе кыен хәлдә калды:
– Ә менә сезнең исемегез татарчага ничек тәрҗемә ителә, иптәш
Сидоров? Әгәр дә сезнең Николай Ильич дигән бик матур яңгырашлы
исемегезне Нияз Ильясович дип, татарчага тәрҗемә итсәләр, килешер
идегезме?
– Ничек инде минем исем татарчага тәрҗемә ителә алсын?
– Димәк, аңлагансыз, исемнәр бернинди телгә дә тәрҗемә
ителмичә, фәкать ата-анасы кушканча гына йөртелергә тиеш!..
Берничә бала һәм укытучылар белән әңгәмә корып, мәктәптә
укучыларны чын интернационализм рухында тәрбияләүләренә
тулысынча инанганнан соң, ашханәгә кереп бик тәмле ризык белән
тукланудан, канәгать төстә китеп тә барды тикшерүче.
Мәктәпнең иң акыллы, актив һәм яхшы укучы малай дип санап
йөргән Салихның шулай «тәртәгә тибүе» Корыч Мәрьяменең күңелен
бик нык төшерде. Ул бит аның Факия белән дуслашып йөрүен
хуплаган да иде. Бу малайның Факия янына һәркөн диярлек өйләренә
килеп йөрүенә дә сүз әйтми иде. Кызына да:
– Молодец, менә шундый малайлар белән генә дуслашсаң ярый.
Моның беркайчан сине сатмаячагы әллә каян күренеп тора! – дигән иде.
Директор, Сидоров нәтиҗәләренә күңеленнән шикләнеп, Газинур
белән сөйләшеп карыйсы итте. Аны бүлмәсенә чакырып кертеп,
мәсьәләнең төбенә төшәргә теләде.
– Син нәрсә, Мөдәпбиров, Сафиуллинны Совет властена каршы
котыртып, халыкны күтәрергә үгетләдең? – дип, һөҗүмгә күчте.
– Аннары тикшерүче каршында бөтен гаепне Салих өстенә ябып
калдырып, үзең коры калыр өчен аны упкынга батыргансың!
– Юк апа, Сафиуллин үзе башта бөтен гаепне минем өскә калдырды.
– Ә менә Салихның минем кызым Факиягә язган хатында андагы
вакыйгалар бөтенләй башкача тасвирлана. Син Сафиуллин белән
Факиянең үзләре өчен генә файдалана торган тамгалар кулланып
аралашуларын белә идең бит.
– Әйе, аларның язуларын үзләреннән башка беркем дә аңлый
алмый.
– Факия Салихтан килгән бер хатны миңа укып күрсәтте, – дип,
Газинурны хәйләгә алды Мәрьям, төрмәдән хатларның ныклы
цензура аша гына үткәрелүен белсә дә. – Хатында Сафиуллин: «Мин
тикшерүчегә Газинур хакында бер сүз дә әйтмәдем», – дигән. Йә,
Мөдәпбиров, моңа тагын ни диярсең?!
Мөдәпбиров башын түбән иде, аннары пышылдап кына:
– Анда, апа, дустыңны түгел, газиз анаңны да саттыралар.
Теләсәләр, әтине үтердем, дип әйттерәләр, – диде.

– Ә менә Сафиуллин газиз анасын да, сине дә сатмаган! Бер сүз
әйтмәгән, сабырлык күрсәтеп түзгән балакай! Бар, чык моннан!
Синең ише контраларны революциядән соң без стенага терәп ата
идек! Күрәсем дә килми чыраеңны, сатлыкҗан!
Ә бит Салихның Факиягә җибәргән беренче хатында язуның күп
өлеше кара белән ныклап буялган иде. Чөнки Салих анда Факия һәм
үзе генә аңлый торган тамгалар белән язды. Алар мондый тамгалы
язуны Салихка Факияләргә кереп йөрү мөмкинлеге ачылгач уйлап
чыгарганнар иде. Кыз бала алтынчы сыйныфка күчкән җәйдә, алар
яңа салган иркен, алты почмаклы зур йортка урнаштылар. Корыч
Мәрьяменнән авылда бөтенесе куркыбрак торса да, ишек төбеннән
ары үтәргә кыймасалар да, кызыксыну көчле булганлыктан, төрле
сәбәп-сылтау табып, аларга керүчеләр табыла торды. Ә менә Салихка
ишек төбеннән узу гына түгел, өй эченең барлык почмагын диярлек,
Факия белән Шәриф күрсәтеп йөрделәр хәтта. Корыч Мәрьяме үзе
исә, малайны ачык йөз белән чәй өстәле артына утыртып, төрледән-
төрле тәмле нигъмәтләр белән дә сыйлый торган булды әле.
Үсмерләр бер-берсенә булган кайнар тойгыларын бик әйбәт
сизүләрен, күз карашларыннан ук аңласалар да, аны башлап торып
телдән әйтергә берсе дә кыймады, хәер, аның кирәген дә тапмадылар.
Әмма шулай да бер-берсенә өч йорт аша, күрше генә диярлек
яшәүләренә карамастан, Салих бер чакны тәнәфестә Факиягә хат
язып, аның китабы арасына тыкты. Әлеге яшерен хатны дәртле
дулкынлану белән укыган Факия дә үзенең җавап хатын озак
көттермәде. Тик бервакыт аларның хаты чит кулларга эләгеп, үзара
мөгамәләләре «фаш ителгәч», Факиягә фәкать икесенә генә аңлаешлы
аралашу системасын уйлап чыгару идеясе килде. Яңа әлифтәге 9лыга
охшаган хәреф белән берьюлы 4 хәрефне: «у-ү-о-ө»не алыштырырга
ярагач, нигә мәсәлән, кириллица йә латин алфавитларының теләсә
кайсы бер хәрефеннән генә дә уңга-сулга, аска-өскә авыштырып, 3-4
хәреф ясамаска? Ул чагында 8-9 тамгадан тагын 30ны гына иркенләп
чыгарырга була. Ә бу аралашырга җитә дигән сүз, һәм аларның нәрсә
язганнарын үзләреннән башка беркем дә, берничек тә белә алмаячак
бит! Факия-Салихның «хәреф реформасы» нәтиҗәсендә алар
алфавитында «б-в-д-з-у-ф-һ» шикелле озын буйлы һәм «ж-м-ш-ю»
кебек киң хәрефләр язып азапланасы калмады. Өстәвенә, койрыклы
хәрефләрнең дә кирәге чыкмады.
Әлеге «алфавит» белән ике елдан артык, Салихны алып китеп
төрмәгә япканчы языштылар. Әмма төрмәнең цензура режимы аларга
бу юл белән аралашырга мөмкинлек бирмәде. Факиясенә хат язу җае
коточкыч авыр төрмә шартларында җиде еллап гомер узганнан соң,
лагерьдан качып, Сагай ярдәме белән Семейга эшкә урнашкач кына
килеп чыкты. Хаҗипкә әйләнгән Салих әти-әнисенә һәм сөйгәненә алдан ук язып куелган хатларын турыдан-туры җибәрмичә, Семейда
танышкан бер иптәше аша, әйләнеч юллар кулланып озатты. Чөнки
эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең, үзен эзләп, өйләренә
киләчәкләрен яхшы аңлаганлыктан, әнә шулай саклык чараларын
да күрергә мәҗбүр булды.
Хатларында ул сүзен: «Минем өчен борчылмагыз, җае чыкканда
үзем сезгә хәбәр җибәрермен», – дип, бик кыска тотты. Аның каравы,
әлеге ике-өч җөмләдән генә торган хатлар өйдәгеләр өчен дә, Факия
өчен дә зур шатлык булды. Факия сөйгәненнән килгән хат белән
танышуга ук, Салихның әниләренә йөгерде. Педагогика институтын
тәмамлап, укытучы булып эшләгән кыз, Салихларга килеп керү белән,
аның әнисен кочаклап алды: «Мәсрура апа, Салих исән!» – дип, алар
бергә шатлыктан еладылар. Әмма бу көннән соң аларга Салихтан
хатларны шактый озак еллар көтәргә туры килде әле...
Кабанов белән Сергейдан котылганнан соң, ул, кем әйткәндәй,
салкын суны да өреп каба торганга әйләнде – һәр эш-гамәлен җиде
кат уйлап кына башкара иде. Нәкъ менә шуның өчен дә Салих-Хаҗип
1954 елда колхоз рәисе Рәхимҗан абыйсының ныклап үгетләвенә
бирелеп, Казанга, авыл хуҗалыгы институтына укырга керергә
килгәч, үсмерчак «дусты» Газинурны «танымады» да инде.
Ә Хаҗипне Хәбип дип ишеткән Газинур исә шунда ук КГБ
оешмасына барып, кабат үсмерчак «дустын» сатарга ашыкты:
«Сафиуллин Салих Сәлимович Хәбип исеме астында төрмәдән качып
йөри. Үзен Казанда күрдем, тотып ябарга кирәктер», – дип тезде.
Кураторы Сидоров, бер кавказлыны «чурка» дип атагач, ул грузин
чиновнигы булып чыгып, Салихны гаепләп төрмәгә утырткан маддәсе
буенча Сталин лагерена озатылгач, Газинур үзен ятим калгандай
сизде. «Әнә бу комитетчылар Сидоровка оперативлыклары буенча
якын да килмиләр! – дип, күңеленнән уфтанды ул. – Боларның исләре
дә китми, «Синең Хәбибең җинаять кылу вакыты чиген узуы буенча
да хәзер җәмгыять өчен куркыныч түгел инде», – дип торалар. Ничек
инде, төрмә кадәр төрмәдән качкан бәндә гади халык өчен куркыныч
булмасын, ди?!»
Газинур җаен китереп, Факиядән дә «сөенечен» алды: «Салихың
төрмәдән качкан, тик исемен үзгәртеп, Хәбип булып йөри. Казанда үз
күзләрем белән күрдем Салих-Хәбибеңне, танымаган булып маташа,
контра!» – диде ул бер явыз сарказм белән.
– Син үзең контра, җәмгыять череге, чүп-чар!
– Чүп-чарыңны күрсәтә идем инде мин сиңа да, бәхетең –
Сталин бабай иртәрәк китеп барды. Шулай да белеп кал, шигырь
сәләмәләреңне «Совет әдәбияты»на мин үткәртмәдем. Алардан вак
буржуазия идеологиясенең зәһәр коралы – идеализм исе саркый.
Шәриф энекәшеңнең «Ут эчендә» хикәяләр җыентыгы да социалистик реализм таләпләренә җавап бирә алмый дип нәтиҗә ясадым. Чөнки
сезнең ишеләргә хас вак буржуаз аң, социалистик реализм тәгълиматын
бөтен нигезенә төшеп аңларга һәм кабул итәргә мөмкинлек бирми.
Сезнең бар язганнарыгыздан төшенкелек, моң-зар, елау-сыктау,
меланхолия аңкый, бер сүз белән әйткәндә, декадентство, үзеннән
читкә этәрә, күңелне кайтарып, косасыны китерә. Кыскасы, сезнең
икегезгә дә язучы булып җитешергә бик ерак әле! Мин шулай саныйм!
– Син кем соң әле аның кадәр, «Мин чыгартмадым» да, «Мин
нәтиҗә ясадым», дип, борын киерерлек?! Үзеңнең такмакларыңны
поэзия дип саныйсыңмы әллә? Анда шигырь дип әйтерлек нәрсә
бар соң?
– Бармы, юкмы икәнен язучылар берлегендә яхшы беләләр. Ә сез,
энекәшең һәм указсыз мулла әтиең белән бергә, үги әниең Мәрьям
аркасында гына кеше булып йөрисез. Ул сезне үз канаты астына
алмаса, әллә кайчан ачлыктан дөмеккән булыр идегез инде. Хәзер
әтиең Чатан Шәрәф, әнә, унбиш елдан артык кайгы-хәсрәт белмичә,
колхоз рәисе булып, рәхәттә йөзә. Патша булып утыра.
– Син – рәхмәтсез бәндә, әниең Шакирә ападан сорап белеш:
Чатан Шәрәфнең сугыш вакытында һәм сугыштан соңгы ачлык
елларында ничек «кайгы-хәсрәт белмичә, колхоз рәисе булып рәхәттә
утыру»ын!..
Эх, Факия шунда үзенең артыгын сөйләп ташлаганын уйлый алган
булса! Газинур туганнары янына чираттагы кайтуында бу темага сүз
кузгатып: «...Әни, уйлап торам да, исем китә, бу Чатан Шәрәфенә
гел җае килеп кенә тора. Сез сугыш елларында ат кебек җигелеп
тартканда, ул кайгы белмичә бал-майда йөзеп, рәхәттә ятты...» – дигән
иде, Шакирә апа күтәрелеп бәрелде:
– Ничек Шәрәф кайгы белми рәхәттә ятсын?! Беләсең килсә,
ул бөтен авыл халкын ач үлемнән коткарды. Мине милиция, биш
кадак арыш белән тотып, төрмәгә алып китәргә дип хәл итәргә
торганда, Шәрәф: «Тимәгез Шакирәгә, аның бу бөртеге хезмәт
көннәре хисабына яздырып алынган», – дип, кесәсеннән мөһере
сугылган, имзасы куелган колхоз идарәсе карарын чыгарып күрсәтте.
Шәрәфетдин колхоз рәисе булып эшләгәннән бирле, милициягә
эләккән бер генә кешене дә төрмәгә утыртырга юл куймады. Алланың
рәхмәте яусын аңарга! Халыкны ач тотмады, дәүләт планын үтәр
өчен терлек чалсалар, эчен-башын арзан бәядән халыкка биреп бара.
Колхозчымы ул, юкмы, карт-корысына тикле тигез өләштерә. Андый
кешеләр бөтен дөньясында сирәк. Исән-сау, озак еллар буена эшли
генә күрсен инде, Илаһым.
– Бу бит законсызлык. Башка колхозларда халык ачтан үлә, ә бу ит
тарата. Ни кылана ул сәнәктән көрәк булган чатан тәре? – Газинур
чынлап торып Шәрәфнең «законсыз эш итүе»нә шаккатты.

– Ит димәдем мин сиңа. Терлекнең эче-башы дидем. Аннары
кеше дә ышанмас, сарык фермасында эшләүчеләр үзләре карый
торган сарыкларны савып, сөтен балаларына имезергә өйләренә
алып кайталар иде. Шулай эшләргә изге күңелле хатыны Мәрьям
шыпырт кына киңәш иткән булган. Авылның кечкенә балалы,
авыррак тормышлы кешеләренә мәктәп ашханәсендә он туглап сөттә
пешкән, ашап туйгысыз, бик тәмле бәрәңге боламыгы бирүләрен
әйтергә дә юк инде. Кайбер хатыннар, хәйләләп, башым авыртканга
өйдә ашарга көйли алмаган идем, дип, алдан сөйләшкән биш кеше,
һәр көнне алмашлап, мәктәп ашханәсенә ашарга керәләр. Чөнки анда,
бәрәңге боламыгыннан тыш, озын өстәлгә коштабак тулы ипи белән
тозлы кыяр, йә кәбестә дә куела, чәй эчәргә шикәрдән тыш татлы бал
да, карлыган, алма кайнатмалары да тора иде. Бу бит бөтен ил халкы
ачлыктан интеккәндә!
Кайсы яктан алсаң да, Шәрәфтән бик уңдык, улым, хезмәт
көннәренә дә иң күп икмәкне бездә бирәләр. Чын мәгънәсендәге
мондый хөрриятне хөсет күңелле түрәләр сизеп чик куймасыннар
өчен, бу турыда беркайда авыз ачып сөйләмәскә сүз куештык. Менә
шуңа күрә, син, улым, Шәрәфетдин белән Мәрьямнең авыл халкына
күрсәткән яхшылыкларын белмисең дә инде.
– Нинди яхшылык, нинди яхшылык булсын инде бу тагын? – дип
кабатлады Газинур, гарьләнеп. Бөтен ил буенча халык үтә дә кыен
шартларда тормыш алып барганда, ниндидер бер колхозда гына
рәхәттә яшәү ничек тә гаделлек дип санала алмый. Моның өчен
аларны кырыс җаваплылыкка тартырга кирәк булган! Эх, алданрак
белмәдем мин моны!
– Белсәң нишләр идең?!
– Нишләгәнем билгеле. Тиешле органнарга хәбәр иткән булыр
идем! Тик барыбер, соң булса да, мин моны җиткерергә тиешмен,
бу – Совет кешесенең изге бурычы!
– Әстәгъфирулла, тәүбә. Син нәрсә, йөзең кара булгыры бәндә!
Белеп тор, малай, Шәрәфләргә карата берәр начарлык кылырга
уйласаң, мәңге бәхил түгел, ишетсен колагың!
– И әни, синең бәхил булуың-булмавыңа гына карап тормас идем
әле, кызганычка каршы, инде эш узган, заманасы үзгәрде. Хәзер ул
Шәрәфләреңне кылган үтә дә авыр җинаятьләре өчен күп дигәндә
эштән алырга, йә шелтә белдерергә мөмкиннәр. Шул гына. Ә Сталин
заманында стенага терәп аткан булырлар иде. Әмма барыбер болай
гына калдырырга ярамый, һич югы үзләрен яхшы эшләреннән алып
очырсыннар!
– Каян гына шуңа сөйләп торам бит, мин тиле тагын. Алланың ачы
каһәре төшкере бәндәгә! Ана кешене рәнҗеткән өчен Аллаһы Тәгалә
барыбер җәзасын бирми калмый, әйтте диярсең!..

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 10, 2026

Фото: magnific ai

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев