Хөсетлек (бәян)
Авыл түрәләренең ялагайлары мондый эшне фәкать Газинур белән Салих кына башкарырга мөмкин дип күрсәткәннәр. Милиция органнарында исә, үсмерләргә карата бу шикаятьне тикшереп тә тормыйча, малайларга халыкны совет властена каршы фетнә оештырырга өндәүчеләр дигән гаеп тагалар.
I
Бар шундый кешеләр, алар икешәр исем белән йөри, ягъни
документларында бер төрле язылган, ә үзләренә башкача эндәшәләр.
Тугач кушкан исемнәре килешмичә, елый торган булганнармы инде,
башка сәбәпме... Тик менә мулла кушкан исеме Салих, ә хәзер Хаҗип
булып йөрүче ир белән хәлләр бөтенләй башкача килеп чыккан. Шуңа
да аның чын исемен үзеннән башка хәтта газиз хатыны Фәтхия дә
белми. Әмма бу хәл аларга үзара тату торырга, аңлашып яшәргә
һич кенә дә комачауламый. Билгеле, Фәтхиясе Хаҗипкә тормыш
кыенлыкларының әле тегесеннән, әле монысыннан гел зарланып тора,
ләкин шулай да ире аңа тавышын аз гына да күтәрмичә, гөлдерәп
көлеп кенә җавап бирә, йә җайлап аңлата.
Юклык заманы булуга карамастан, хатынына да, балаларына да
гел нәрсәдер кирәк булып тора, ул-бу ярап бетми. «Көнләшмәгән
кеше ишәк белән бер ул!» – ди әнә Фәтхиясе дә, ирен йомшак кына
тәнкыйтьләп. Дөрес, монда сүз иреннәнме, хатыныннанмы көнләшү
турында түгел, ә күршесенең, танышының, гомумән, башкаларның
иркенрәк тормышыннан, берәр уңышлы эш-гамәленнән кимен
куймаска омтылырга тырышу һәм аннан калышмаска кирәклеге,
ягъни ак көнләшү хакында бара.
– Яхшы, мин синең ишәгең булырга да каршы түгел, – дип көлә
ире андый чакларда.
– Ярар, уенга борып ятма сана! Әнә, Вазихның ялт итеп торган
урыс капкасына гына кара син, ә безнеке адәм мәсхәрәсе – җилкапка.
Ул кисмәк Вазихы синнән кайсы җире белән артык, ни акылы белән,ни көч-куәте белән тиңләшә алмый бит. Шул, бәрәңге ашап, кисмәк
шикелле кабарган капкорсагы белән уздырса гына инде, – дип, Хаҗипне
кимсетергә-үпкәләтергә теләмичә генә, салпы ягына салам кыстырырга
да җаен таба. Хәер, ире дә кимен куймый, күңеле булырлык сүзләрне
таба белә:
– Фәтхия, бәхәс юк, син һәрвакыттагыча хаклы, капкабызны хөрмәтле
хатынымның күңеленә хуш килерлек иттереп, Вазихныкыннан
әйбәтрәк һәм матуррак ясап бастырып куя алуыма шикләнмим,
анысы. Әмма үзең беләсең бит, безнең җан асраган йорт-җиребез дә,
авыр тормышыбызны өстерәп баруыбыз да беркемнекеннән узарга,
яхшырак булырга тиеш түгел – моны тормышка ашырырга безгә
совет власте мөмкинлек тә, рөхсәт тә бирми.
– Кешечә яшәргә ирек бирми торган нинди генә Алла каргаган влач
булды икән соң ул? Хәлеңнән килгәнне дә эшли алма инде. Кадалып
кына бетсен иде ул влачлары!
– Фәтхия, Фәтхия, кычкырма инде аның кадәр, берәрсе ишетеп,
өскә хәбәр итсә, тагын алып китеп утырталар бит үзебезне! – дип
пышылдап кына, Хаҗип бармагы белән өскә төртеп күрсәтте. – Бөтен
гаиләгезне бернәрсәсез калдырып, Магнитогорскины төзергә алып
киткәннәрен оныттыңмыни?..
Әтиләрен, кулак ярлыгы тагып, авылдан куганда, Фәтхиягә 6-7
яшьләр чамасы гына булса да, ул дәһшәтле көннәрне кыз бала
барлык нечкәлекләре белән хәтерли. Аларны товар вагоннарына
төяп китереп, брезент баракларга урнаштырганнар иде. Егетне кыз
үзенә 13 яшьләр чамасы булган вакытлардан бирле белә. Ул чакларда
каяндыр килеп чыккан бу таза егет аның әтисе Зыялар белән ифрат
авыр һәм кыен шартларда Магнитогорск төзелешендә эшләп йөрде.
Бар яктан да килгән, 30га якынлашып баручы егет Фәтхиягә бик
ошады. Өстәвенә, аның әтисе дә Хаҗипне якын күрә. Чөнки үзенең
үткәне, кай тарафлардан килеп урнашуы турында беркем белән
ачылып китеп сөйләшергә яратмаган серле кешене Зыя абзый беренче
күрешүдән үк үз итте. Уңган балта остасы, ташчы, кирәк булса,
эретеп ябыштыручы, кирәк икән, тимер кырдыручы, калайчы, мич
чыгаручы һәм тагын күп кенә һөнәрләргә ия булган Хаҗиптән аның
белән бергә эшләүчеләр дә зарланмый, түрәләр дә канәгать.
Зыя абзый җитлегеп килгән кызы Фәтхиягә Хаҗиптән дә кулай
кияүне табуы кыен булачагын бөтен күңеле белән аңлаганга, җаен
туры китереп, аңа үзенең ниятен ачыктан-ачык җиткерде:
– Хаҗип, минем синең үткән тормышыңда эшем юк, анысы. Әмма
төпле кеше булуыңны күрәм. Сиңа әнә минем 17 нче яшенә киткән
кызым белән кушылырга тәкъдим итәргә телим. Монда җыен кяфер
арасында ятканчы, туган ягыбызга кайтып урнашыр идегез. Анда
безнең чыбык очы туган Хатирә апаның сәләмә генә булса да ызбасы буш тора икән, ике ат тоткан өчен кулакка санап, авылдан сөрелгәч,
безгә генә анда кире кайту юлы ябык шул, – диде.
– Зыятдин абзый, Фәтхия кебек хур кызыдай асыл зат белән
кушылырга нинди генә егет риза булмас иде! Тик мине моннан кем
җибәрер икән дип бик шикләнәм.
– Сиңа кем бәйләнсен тагын? Безнең ише раскулаченный түгел.
Кеше үтереп йөрмәгәнсең дип уйлыйм!
– Анысыннан Алла сакласын, кеше түгел, тычкан-күсе шикелле
хәшәрәтләрне үтерергә кулым күтәрелмәсә дә, мине 16 яшемнән
төрмәгә озатырлык 58 нче маддә – совет властена каршы пропаганда
алып барып, фетнә оештырырга омтылу дигән бик куркыныч
гаеп өстенә, тагын милләтче исемен тактылар да 10 елга лагерьга
озаттылар. Әмма Аллаһ ярдәме белән аннан котылу юлы ачылды.
Хәзер инде ул вакыйгаларга да 10 гына түгел, 15 ел тулып килә.
Димәк, бу яктан совет властена каршы «фетнә» һәм «милләтчелек»не
бик авыр җинаять дип исәпләгәндә дә, җинаять кылганнан соң үткән
вакыт чиге дигән нәрсәләреннән куркасы юктыр дип саныйм. Хәер,
аларныкын белмәссең, муены бар икән – камыты табылыр, дигән
кебек, аларга Себердә бушлай эшләтергә кешесе генә булсын.
– Әллә шулай да Аллага тапшырып карыйсызмы? Монда безнең
туганрак бер кеше милиция хезмәтендә зур гына урында эшли, шуның
белән шыпырт кына киңәшеп карыйм әле.
– Аларга бик ышанып бетмим шул мин. – Хаҗип Зыятдин
абзасының тәкъдименә шунда ук каршы килмәвенә үкенеп бетә
алмады. Чөнки ул күңеленнән авылда калган Факиясен ниндидер
үсмер кыз бала Фәтхиягә түгел, әллә нинди гүзәлдән-гүзәл булган
патша кызларына да алыштырмас иде. Әмма хәзер инде үзенең
тиктормас теле аркасында төрмәдән качканлыгын ачып салды шул.
Димәк, артка юл юк дигән сүз! – Зинһар кирәкми, йә үзеңә зыяны
булыр тагын, Зыятдин абзый! Мин тормышның теге ягында булуым
турында сиңа ачылып китүемне сизми дә калдым. Син инде, Ходай
өчен, ул хакта бөтенләй оныт.
– Анысын әйтеп тормасаң да ярый! Кайчан, нәрсә сөйләгәнеңне
минем ишеткәнем юк.
Зыятдин абзый икенче көнне Хаҗипне күргәч, зур шатлыгы
булган кешедәй, бик ачык күрешеп, аңа милиция хезмәткәре белән
сөйләшүен җиткерде...
Шулай итеп, Хаҗипкә тагып диярлек бирелгән Фәтхиягә тар
даирә туганнар гына җыелышып никах укыттылар да яшьләрне
1947 елның сентябрендә Зыятдин абзыйның туган ягына озаттылар.
Туган якларына якынаю аны ничектер ымсындырып торса да, ул
үзенең НКВД хезмәткәрләре тарафыннан, таный калганда гафу
итмәячәкләрен беркайчан хәтереннән чыгармады.
Хатирә апа дигәннәренең ызбасы, дөрестән дә, сәләмә икән, әмма
чырайны сытып булса да, җан асрарга мөмкин дип хәл итте Хаҗип.
Ишек-тәрәзәләрне, идән сайгакларын карап чыгып, мичне, ызбаның
кирәк дип санаган башка урыннарын төзәткәләде: сылады-ямады.
Аннары колхоз җитәкчелеген күреп, нинди дә булса эш юкмы, дип
сөйләшергә хәл итте.
Колхоз район буенча алдынгылар рәтендә санала иде. Тарзан
кушаматлы рәисләре җитди яралары булуы сәбәпле сугыштан 1943
елда ук комиссияләнеп кайткач, җан талашып дигәндәй, хуҗалыкны
аякка бастыру эшенә керешкән, матур гына нәтиҗәләре дә күзгә
чалына. Идарәгә эш белешергә кергән эре бәдәнле, таза Хаҗипне ул
бик җылы каршы алды, аның язуларын-кәгазьләрен караштыргач та,
машинада эшли белүе-белмәве белән кызыксынды:
– Чистайдан сәләмә генә булса да «Победа» машинасы сөйрәтеп
кайткан идек, шуны көйләп җибәрә алмассыңмы? Кабына калса, үзең
шунда эшләп йөрер идең, – диде ул.
Хаҗип, җиң сызганып, машинаны көйләргә кереште. Аның
тимерче алачыгында, остаханә дип аталган урыннардагы эш
коралларын барлап, үзенекен дә кулланып, тырышып йөрүен күргәч,
рәиснең өмете кабынды. Хаҗип исә машинага кирәкле тимерләрне
МТСка йөреп тә ясатып кайткалады, анда булганда кызыгып калган
нәрсәләре турында колхоз рәисенә тәкъдимен җиткерде:
– Рәхимҗан абзый, МТСта эшсез, буш яткан кырдыру, фрезер һәм
башка шундый хуҗалык өчен кирәк булырлык станокларны, электр һәм
карбид белән эретеп ябыштыру аппаратларын кулайрак бәядән колхозга
сатып алып булмыймы? Мин аларны эшләтеп җибәрер идем.
Яңалыкка омтылучан рәис озакка сузмыйча, Хаҗипнең киңәшен
тотып, ул әйткән нәрсәләрне алып кайтып, урнаштыртып та куйды.
Озакламый төзәтелгән, ялтыратып буялган машина да кабынып, йөреп
китте. Моңа кадәр машинада фәкать райкомның беренче секретаре гына
йөргән булса, ә хәзер атлы тарантаслардан, артлы чаналардан төшмәгән
хуҗалык җитәкчеләре һәм башка түрәләр Рәхимҗанга көнләшеп карый
торган булдылар. Дөрес, рәис беренче секретарьның кәефен бозмас
өчен «Победа»да күренеп йөрмәскә тырышты, бик кирәге чыкканда
гына, машинадан файдаланды, авыл эчендә ул башка түрәләр шикелле
җәйләрен атка җиккән тарантаста, ә кышларын исә артлы чанада йөрде.
Әмма андый әйбәт машина турында райком секретарена
җиткермиләрме соң инде! Беренче, махсус рәвештә килеп карап,
«Победа»ны үзе йөри торган иске генә «ЗИС»ына алмаштырып куйды.
Хаҗипне дә үзен йөртергә кодалап караган иде дә, тик ул гына гаиләм
яшәгән авылдан китәргә теләми дигән сылтау белән ризалашмады,
Рәхимҗан абзыйсы кулы астында эшләп йөрүне кулай тапты.
Машинаны кабызырга эш чыкмаган көннәрдә Хаҗип станокларны җайлап җибәрү белән мавыкты. Җитәкче фатихасы белән ул
станоклар һәм эретеп ябыштыру аппаратларында эшләргә уңган-
булган яшьләрне җәлеп итеп, һөнәри осталыкка өйрәтергә кереште.
Хаҗипнең шулай тырышып эшләвен күреп, хуҗалык җитәкчесе
белән бергә авыл халкының күпчелеге аны бик хупласа да, кырын
караучылары да табылды. Аеруча Хаҗип Сабан туе батыры булып
калгач, батырлыкка кандидатларның кайсыберләре аны үзләренең
дошманы итеп күрде.
Район Сабан туеннан кайтканда ук аңа элеккеге берничә батыр
бәйләнде. Сылтау итеп, яңа батырның «эреләнүенә», әлеге ирләрне
санга сукмавына төрттерделәр.
– Син каян гына килеп чыктың шулай безнең башка? Ничәмә
еллардан бирле әйбәт кенә барган тәртипне бутап ыргыттың! – дип,
аеруча Шамил атлысы канәгатьсезлек күрсәтеп, Хаҗипкә терсәге
белән кагылып алды.
– Егетләр, минем көрәшкә чыгарга исәбем дә юк иде, Рәхимҗан
абзый кыстагач, тыңламый булдыра алмадым, – диде Хаҗип, тыныч
кына, Шамилнең терсәге белән тупас төрттереп алуына игътибар да
итмәстән.
– Ярар, шулай да булсын. Тик белеп тор, бик масаерга сиңа юл
куймабыз! Аңлашылдымы?
Хаҗип аңлашылды дигәнне белдереп, башын какты. Шамил батыр
аңа кулын сузды. Исәбе – гадәтенчә бик каты кысып, аны акырту һәм
шул ыгы-зыгыда биленнән кысып алып, аркасына салу иде. Ләкин
киресенчә килеп чыкты, Шамил үзе Хаҗипнең кулын каты кысуына
түзә алмыйча, тизрәк бу җирдән әшнәләрен алып китү ягын карады.
Шулай да аның күңелендә Хаҗипкә җае чыкканда, берәр төрле этлек
эшләү максаты беректе...
Андый җай чыгуын озак көтәргә туры килмәде. Бервакыт колхоз
рәисе Хаҗипкә яхшырак капка кирәклеген искәртте:
– Урамыгызның төсен-ямен бозып тормасын, кешеләрдән яхшы
түгел. Үзе колхоз персидәтелен йөрткән була, йортының капкасын
да ясап куя белми, димәсеннәр! – дип, авыл башындагы болында
карамай эзләү-разведка эшләре белән шөгыльләнүче нефтьчеләр
белән сөйләшеп, аның турына куллануда булган торбалар, бармактан
калын тимерчыбыклар китертте. Әзер материаллардан бизәкләп-
сырлап, авылда беренче матур капканы ясап бастыру Хаҗиптәй оста
кешегә бер дә кыен булмады, билгеле.
Тик көннәрдән бер көнне аны, милиция хезмәткәре килеп,
район үзәгенә алып китте! Фәтхия белән ул озакка аерылышачагы
турында шикләнмичә саубуллашты. Әмма милиция бүлегендә
аңа: «Нефтьчеләрдән урлап кайткан торбалар, бармак калынлыгы
тимерчыбыклар белән үз йортына капка ясап куйды. Ил буенча халык хуҗалыгын төзекләндерү өчен бөтен халык көрәше
барганда, авылыбызга каяндыр килеп урнашкан шикле бәндәнең
шундый җинаятьчел адымы күңелләребездә тирән канәгатьсезлек
хисләре уята. Сездән һич кичектерми аны кискен җаваплылыкка
тартуыгызны таләп итәбез!» – дип язылган шикаять килүен җиткереп,
«сөендерделәр».
– Иптәш капитан, райкомның беренче секретаре яшәгән йортта
да андый искиткеч матур тимер капка юк әле, ә бу үзенең сәләмә
ызбасына шундыйны бастырып куярга оялмаган! Шәлперәйгән карт
тавыкка ялт-йолт итеп балкып торган әтәч койрыгы таккан шикелле
килеп чыккан, – дип, аны тоткарлап, авылдан район үзәгенә алып
килгән хезмәткәр, милиция бүлеге башлыгының күңелендә нәфрәт
уятудан битәр, Хаҗипнең «иҗаты»на кызыктырып куйды.
– Ярар, ачыкларбыз! – Милиция капитаны, хезмәткәрен чыгарып
җибәреп, Хаҗиптән сорау алырга кереште. Аның үткән тормышы белән
кызыксынып, шул ук вакытта бөтенесе ничек авылдан шәһәрләргә
качарга белмәгәндә, нинди максат белән монда кайтып урнашуына
шикләнүен дә яшермәде, һәр яклап сораштырды. «Үзең шундый
яшь булсаң да, «Хезмәт Кызыл Байрагы» белән «Хөрмәт Билгесе»
орденнары кавалеры булып та өлгергәнсең. Сиңа Магнитогорскиеңда
да яшәве кыен булмаска тиеш иде», – дип, Хаҗиптән күзен алмый
сынап карап торды. Әмма ничек кенә тырышса да, шикләнерлек
мәгълүмат ала алмады. Ахыр килеп, капитан үзе барып, хезмәткәре
исе китеп мактаган ул шәп капканы карыйсы итте. Капка, дөрестән
дә, бик тә ыспай булып, сәләмә ызбалы йорт-җиргә һич килешми иде.
Милиция бүлеге башлыгы, билгеле инде, колхоз рәисе белән
күрешеп, торбаларның нефтьчеләрдән сорап алынуын да ачыклады.
Әмма җитәкче бу гамәлнең бернинди язу-документларсыз гына
башкарылуын танып, зур тавыш чыгармавын үтенде. Капитанның
күңеленә килгән беренче уй – әлеге бармак калынлыгындагы
тимерчыбыклардан сырлап-бизәкләп ясалган капканы үзенең
йортына күчереп урнаштыру булса да, бу эшне тормышка ашырудан
тыелып калырга башы җитте. Тик шунда ук ул Хаҗипнең КПЗда
тоткарлануыннан файдаланып, аннан үз йортына да әйбәт кенә капка
ясатып калырга уйлады. Капитан өчен коеп-ябыштырып ясалган
капка Хаҗипнең үзенекеннән дә матуррак килеп чыккач, милиция
башлыгы аңардан беренче секретарь яшәгән йортка да шундыйны
эшләп бирергә кушты. Шул эшләр белән мәшгуль булып, атнага якын
вакыт үтеп тә китте.
Милиция капитаны Хаҗипнең эшләреннән бик канәгать калып,
аңардан шикаятьне кем язганын белү-белмәве турында кызыксынды.
– Алдыңны-артыңны карап йөр, монда дустан дошманы күбрәк!
– дип киңәш бирде. – Синең өстән кем язганын белмәсәң, белеп кал. Батыр Шамиле соравы буенча укытучы Рәхимә Саттарова язган.
Әмма алар белән үчләшеп йөрмәскә киңәш итәм.
– Иптәш нәчәлник, миндә, гомумән, үч алу дигән нәрсә юк. Мин
инде ул бәндәләр турында оныттым да.
– Анысы, үчләшеп йөрмәү бик әйбәт. Мин персидәтелегезгә синең
монда КПЗда яткан вакытың өчен күбрәк иттереп трудоденьнәр язарга
кирәклеген әйттем инде. Тора-бара прокурорга, судьяга да шундый
капкалар ясап кую турында сөйләшербез. Син каршы түгелсеңдер бит?
– Иптәш нәчәлник, миңа колхоз рәисе нәрсә куша – шуны җиренә
җиткереп эшләү рәхәтлек кенә бирә.
– Маладис, шулай кирәк!
Алга таба тимер капкаларны судья-прокурорларга гына түгел,
райбашкарма комитеты рәисенә дә, халык контроле рәисенә дә,
авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгына да ясаттырдылар. Билгеле инде,
күпчелек хуҗалык, оешма җитәкчеләре дә, авылның иркен тормышлы
кешеләре дә бу мөмкинлектән файдаланды. Ябыштырып-коеп ясалган
капкалар берсеннән-берсе аерылып торып, алар өйләргә, урамнарга
гына түгел, тулаем авылга ук үзенчәлекле ямь бирделәр. Гомумән,
Хаҗипнең осталыгын күреп, аның белән киңәшләшергә, нәрсә булса
да ябыштырып, тимер кырдырып ясау буенча кайбер йомышларын
үтәүне сорап, күп кеше мөрәҗәгать итә торган булды. Болар белән
бергә кырын караучылар да табылды. Аеруча йорт кору өчен бүрәнә
ташыта башлагач, шикаять-тикшерүләр активлашты.
Йорт корырга тырышуга исә, тагын хатыны Фәтхия сүзләре сәбәп
булды.
– Хаҗип, бу кечкенә ызба сәләмәсендә ике бала үстерү бик кыен.
Инде менә өченчегә дә көмәнем булуы сизелә. Кулыңнан килә бит,
әллә кешечә йорт бастырып куясыңмы? Колхоз өчен тырышып
эшләвеңне бөтенесе күреп-белеп тора. Бәлки сүз әйтмәсләр.
– И Фәтхия-Фәтхия, әйтмиләрме соң инде?! Хөсетлек рәвешендәге
кара көнчелек безнең халыкның канында ул. Әнә, капка ясап куйгач,
ни кыландылар! Ә син яңа, зур йорт салдырырга хыялланасың
тагын.
Әмма Хаҗип шулай каршы килеп маташкан булса да, бу якты
хыялны колхоз җитәкчесенә җиткереп карыйсы итте. Ә ул исә,
Хаҗипнең мондый исәбен бик хуплады. Аның белән урман
хуҗалыгына бергә диләнке яздырып алырга барырга да ризалашты
хәтта. Урман хуҗалыгы директоры Хаҗипкә оешма йортына зур
машиналар белән үтеп йөрү өчен киң, биек иттереп капка ясап
бирү һәм машинасын төзәтү хисабына җитәрлек күләмдә буралык
бүрәнәләр, пычкы материаллары китертергә вәгъдә итте. Хаҗип
озакка сузмыйча, колхоз рәисе рөхсәте белән, урман хуҗалыгы
директоры йомышларын башкарырга кереште. Шул арада яңа корыласы йорт урынына бура бурар өчен бүрәнәләр дә тарттырып
китерә башладылар.
Хаҗип өстеннән язылган шикаятьләрне тикшерү органнары
игътибарсыз калдырмасалар да, аның тәртипле, тыныч холыклы,
хокук бозмый торган кеше булуына күп тапкыр инангач, каты
каныкмадылар. Шуның өстенә Сталин да вафат булгач, халык
иркенлек чалымнарын сизә башлады. Ә 1953 елның җәендә игълан
ителгән амнистиядән соң һәр тарафта төрмәләрдән чыгарылган
кешеләр дә күбәеп китте. Хәтта авыл җирләрендә дә кайчакларда
андый шикле бәндәләр очраштыргалады.
Төрмәдә утырган чорларыннан бирле дистә елдан артык вакыт
узып, Хаҗип яшәү җирен үзгәртсә дә, үзе белән бергә лагерьда
булган кешеләр очрамавын теләүдән, аларга күренмәүне уйлап,
район үзәгенә, Чистай, Бөгелмә, Казан шикелле шәһәрләргә,
мөмкин булганча, бармаска тырышты. Авылдан читкә чыгарга туры
килгән очракларда «ЗИС» машинасы эчендә генә утырды. Дөрес,
Татарстаннан чит өлкәдә туган булгач, якташлары белән очрашу
мөмкинлеге кимеде-кимүен. Шулай да ул «Сакланганны Алла
саклар!» дигән принцип буенча эш итте.
Шуңа карамастан, юраган юш килә дигәндәй, бервакыт Казанга
баргач, аны үзе белән бер сыйныфта укыган үсмерчак «дусты» танып
алды. Хаҗипкә бу интеллигентларча ыспай киенгән ир-ат ничек кенә
мөрәҗәгать итеп караса да, ул аны танымагандай итте.
– Салих, мин – Газинур Мөдәпбиров, сине ничек кенә кылансаң
да таныйм бит инде. Нәрсә булды шуның кадәр? – дип өзгәләнде
«балачак дусты». – Сатты бу, дисеңдер, шәт. Аңа китсә, анда газиз
анаңны да саттыралар, үзең беләсең...
– Мин бернәрсә дә белмим, нәрсә сөйлисең син?!
Төрмәдән качкач кына үзе турындагы бөтен мәгълүматны
үзгәрткәнгә күрә, ул Газинурның ай-ваена карамый, аңардан
читләшергә тырышты:
– Агай-эне, бар әле, бар! Ходай өчен башымны катырып торма минем
янымда. Сине күргәнем дә, белгәнем дә юк! Яхшы чакта кит дим моннан!
Газинур дигәне ни эшләсен, өстәвенә колхоз рәисе машина янына
килеп, йөртүчесенә: «Нәрсә, Хаҗип, танышыңмы әллә?» – дип
сорагач, үсмерчак дусты борылып карый-карый: «Нинди Хәбип
булсын ул, нинди Хәбип?» – дия-дия артка чигенеп, китеп барырга
мәҗбүр булды.
Әйе, анда, Газинур әйтмешли, газиз анаңны да саттыралар,
дип килеште Салих-Хаҗип күңеленнән. Шулай да Хаҗип үзе,
тикшерүчеләр каршында газиз анасын да, сыйныфташы Газинурны
да сатмады. Әти-әнисе аңа кешене беркайчан сатмаска, белмим
диюдән яхшысы юк дип, өйрәтә килгәнгә, шул киңәшне тотып, тешен кысып түзде, бер сүз дә әйтмәде. Чынбарлыкта ул нәкъ менә Газинур
тәкъдименә кушылып, «совет властена каршы фетнә оештыруда»
катнашкан иде.
Ә бит алар сигез классны төгәлләп, тугызынчыга баручылар
арасында гына түгел, тулаем урта мәктәпнең бар яктан килгән иң
әйбәт укучылары иде. Алдынгы һәм актив пионерлардан саналып,
комсомолга кергәч тә, җәмгыятьтә гаделлек урнаштыру өчен бергәләп
яндылар. Бу ике үсмернең берсе – Газинур гуманитар фәннәрдән
нык алдырып, классның һәм мәктәпнең үк дивар газетасына хәтта
шигырьләр язгалап торып, укытучыларның үз иткән укучысы булса,
Салих аеруча физика, химия, математика буенча әйбәт өлгерде һәм
фән бәйгеләрендә туган мәктәбе данын күтәреп килде.
Салихның таланты бигрәк тә рәсем ясауда ачылды. Укытучылар
аңардан киләчәктә әйбәт рәссам чыгар дип тә өметләнделәр. Чөнки
ул портрет ясау буенча да, пейзаждан да алдыра торган иде. Кызлар
аңардан үзләренең портретларын ясауны ничек кенә үтенсәләр дә, ул
тыйнак кына баш тартып килде. Әмма Факия сынын Салих аерым бер
дәрт белән, рухланып ясый торган булды. Аларны фәкать сөеклесенә
генә күрсәтеп килде. Шул ук вакытта ул аңардан, портретларны башка
беркемгә дә күрсәтмәвен үтенде.
Әтиләре Туры Сәлим ата-аналар җыелышларында: «Минем
малайның билгеләрен түбәнәйтеп куясыз!» – дип, туры бәреп
әйткәләве өчен, холкы буенча да атасына охшаган Салихны күп
укытучылар барыбер өнәп бетерми иде. Өстәвенә, авыл советы рәисе
белән колхоз җитәкчесе дә күп белүче һәм кирәкмәгәнне күрүче
Сәлимне җеннәре сөймәгәч, билгеле инде, аның малае Салихка да
кайбер укытучылар ачык йөз күрсәтмәде, күпчелек фәннәр белән
беррәттән, хәтта бик яхшы белгән алгебра, геометриядән дә тиешле
билгене куймадылар. Ләкин моңа карап кына Салих төшенкелеккә
бирелмәде, тырышып укуын дәвам итте. Ул мәктәпне тәмамлагач,
инженерлыкка укырга керергә хыялланды. Чөнки әтисенең абыйсы
Хәлимнең малае Хәлил, ниндидер заводта инженер булып эшләп,
кунакка кайтканда гомердә күрмәгән күчтәнәчләр алып кайтып,
малайны үз һөнәренә бик кызыктыра иде.
Салих үзенең үтә дә тырышлыгы белән моңа ирешер дә иде,
мөгаен, тик 1933 елның Бөек Октябрь бәйрәменә каршы төнендә,
тугызынчы сыйныфта укып йөрүче Салих белән Газинурны кулга
алдылар. Эш шунда: алар, имеш, халыкны совет властена каршы
фетнә оештырырга өндәп язулар язганнар да, төрле урыннарга
ябыштырып чыкканнар: «Кадерле колхоз эшчәннәре һәм акыл
хезмәте вәкилләре! Барлык кешеләргә дә билгеле булганча, колхоз
председателе Каюмов Вакыйф авыл советы Сабитов Гамир белән
берлектә гади халыкны изеп-талап, үзләре балда-майда йөзеп яшиләр. Бу кара эшләре өчен аларга район башлыклары бер сүз дә әйтми,
киресенчә, һәрвакыт яклап кына тора.
Бөек юлбашчыларыбыз Ленин һәм Сталин күрсәтмәләрен
тиешенчә үтәмичә, алар линиясеннән читкә тайпылалар. Әйдәгез,
Октябрь бәйрәме көнендә моңа чик куяр өчен, күпер төбенә җыелып
сөйләшәбез дә, аларны урыннарыннан алып, лаеклы кешеләр
куябыз!» дип язылган өндәмәләрне авыл куштаннары ябыштырылган
урыннардан бик тиз җыеп алып, түрәләргә илтеп тапшырганнар, ә
алар, үз чиратында, бу «фетнә» хакында партия райкомына, эчке
эшләр органнарына хәбәр җиткергәннәр.
Авыл түрәләренең ялагайлары мондый эшне фәкать Газинур
белән Салих кына башкарырга мөмкин дип күрсәткәннәр. Милиция
органнарында исә, үсмерләргә карата бу шикаятьне тикшереп
тә тормыйча, малайларга халыкны совет властена каршы фетнә
оештырырга өндәүчеләр дигән гаеп тагалар. Колхоз һәм авыл советы
җитәкчеләрен алыштырырга кирәк дип, язу фикерен башта Газинур
белгерткәннән соң гына, аны Салих хупласа да, тикшерү барышында
беркетмәгә, «тәкъдим Салихтан чыккан», дип языла. Чөнки сорау
алу барышында Газинур бөтен гаепне иптәше өстенә аудара. Шул ук
елның салкын кышында, Салихны 10 елга ирегеннән мәхрүм итеп,
ерак Кызылъяр (Красноярск) карурманнарына озаталар.
(Дәвамы бар)
Шәһит АЛПАР (ГАТАУЛЛИН) (1949) – журналист; Татарстан Журналистлар берлеге
әгъзасы. «Әни тәрбиясе», «Авылым, син яшәргә тиеш» исемле китаплар авторы. Әлки
районында яши.
«КУ» 10, 2026
Фото: magnific ai
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев