Логотип Казан Утлары
Бәян

Хөсетлек (бәяннең дәвамы)

Яралы үзе генә торырга тырышып караган иде дә, хәле җитмәгәч, Салихка таянды. Егет аны сөзәгрәк җиргә алып менде. Тау өстендә Сагайның бәйләп калдырылган аты да булган икән.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

II
Салихның ирек сөючән хөр күңеле тоткынлык шартларында
җан асрарга һич ризалашмаса да, ул монда ата-анасы бишектән үк
өйрәткәнчә, барысына да түзәргә, сабыр булырга тырышты: күп
сөйләшмәде, бәхәсләргә тыгылмады. Нәтиҗәдә аңа тимәделәр,
читкә дә тибәрмәделәр. Үсмер, сафка тезелгән тоткыннардан нинди
сәләтләргә ия булуларын сораганда, рәсем ясый белүен әйтеп тә
нык отты. Андый сәләткә ия булучыларга карата башлыкларның
мөнәсәбәте бөтенләй аерыла икән. Аны да мәдәни-тәрбияви бүлек
башлыгы майор Самсонов КВЧга (мәдәни-тәрбияви часть) үз кулы
астына алды.
Хәтта «блатной»лар да рәссамнарны үз итә булып чыкты, чөнки
тәннәренә тату төшергәндә, трафаретны кәгазь битенә ясату кирәк
икән. Ә бу бәһасез хезмәт өчен тоткыннар үзләренең барлы-юклы
паёклары белән бүлешергә дә риза. Хәер, Салих үзенең хезмәте өчен
«блатной»лар түгел, тоткыннарның 90 проценттан артыгын тәшкил
иткән «акыш-макыш»ларның берсеннән дә үзләренә дә җитмәгән ипи
кисәкләрен алмады. «Башыңны авырттырма, синең дә миңа ярдәмең
тияргә мөмкин», – дип, тәкъдим иткән ипи кисәкләрен алмыйча,
кулын селти торган булды.
Аннары бит әле КВЧ башлыгы Самсонов Алексей Иванович Салих белән яхшы мөгамәләдә торгач, ул аңа өеннән затлы ризыклар төреп
килә. Әлеге тәм-томнарны Алексей Ивановичның хатыны махсус
әзерләп җибәрә. Чөнки Салих башлык хатынының Яңа ел чыршысы
янәшәсендә төшкән фоторәсеменнән шундый гүзәл портрет ясап
бирә, тоткынның иҗаты Леонардо да Винчиның Джокондасы
шикелле фоторәсемнең үзеннән дә шәбрәк, искиткеч күркәм килеп
чыга. Күчермә, ягъни Салих копиясе фотоны энәсеннән җебенә тикле
дигәндәй, һәр ноктасын-сызыгын төгәл кабатлавына карамастан,
андагы җанлылык шаккатмалы булып, Алексей Иванович аңардан
күзен ала алмый, сәгатьләр буена карап торырга ярата.
– Салих, син молодец, мин иҗатыңа гашыйк булып, Тамара-
Томачкамны кыз чагындагыдан да ныграк ярата башладым, – дип, исе
китеп мактады. – Хатыным да, балалар да эшеңне бик югары бәяләделәр.
– Алексей Иванович, зинһар, портретны башка офицерларга
күрсәтмәгез, югыйсә, алар үзләренең хатыннарын ясарга кушып,
мине эш белән күмәргә мөмкин.
– Юк, күрсәтәмме соң шундый шедеврны, йә күз тидерерләр тагын!
Салих өчен барыннан да мөһиме – лагерьдагы башка тоткыннардан
аермалы буларак, бүтәннәр күзеннән читтә эшли – беркем өстеңнән
карап тормый, эшеңне күзәтми. Югыйсә инде район үзәгендә КПЗга
ябылган чагында ук, ул андагы тәҗрибәле утырып чыкканнардан:
«Син, энекәш, алай-болай төрмәгә эләккән очракта, Аллаһ сакласын,
берүк, таза тәнле булгач, төрмәчеләр кушканны беркайчан да тиз
генә башкарып куярга ашыкма. Барыбер эшне бетереп, ял итәргә
бирмәячәкләр. Анда син «тик тә торма, бик тә кырма» принцибы
буенча эш итәргә тиеш – җан асрау шигарең шундый булсын!» –
дигән киңәш алды.
Моңа Салих төрмәгә озатылгач, тулысынча инанды.
Кырыс төрмә тормышына күнегергә өйрәтүдә аңа якташы
Таһир атлы ир дә ярдәм итте, билгеле. Салихлар этабы лагерьга
китерелүгә үк, аны өлкән яшьтәге, таза гәүдәле әсир-бригадир
шәйләп алды һәм татарча мөрәҗәгате белән сөендерде. Ул үзе дә
Салих кебек милләтчелектә гаепләнеп эләккән татар теле укытучысы
икән. Салихның ниндидер чандыр гына, чиертсәң җаны чыгарлык
тоткынга: «Син нинди аңламаган бәндә булдың?! Әйтеп торам бит,
мин – татар, ишетсен колагың, бернинди татарин-матарин түгел!»
– дип кычкырынуына игътибар итте Таһир. Гәптәше: «Монгол-
татармы әллә?» – дип сорагач, «Монгол – син ул, әнә, чыраең
монголоидныкыдай кысык күзле, ә мин, беләсең килсә, европеоид
татар!» – диде.
Ул чагында Таһир канәгать көлеп:
– Әй, татар, бирегә кил әле, – дип, Салихны үз янына чакырып
алды. – Афәрин, әнә шулай җиде ят җирдә дә татарлыгыңны бирмәвең мактауга лаек. Берәрсе татарин дигәндә, мин татар дип, вакытында
төзәтеп торганда, күнегәләр алар.
Салих, дөрестән дә, сүзендә нык торып, теләгенә иреште – берсеннән
дә татарин дип әйттермәде. Таһир абзасының акыллы киңәшен тотып,
ул ата-анасы да өйрәткәнчә «күп белмәскә, кирәкмәгәнне күрмәскә»
икәненә кабат төшенде. Өлкән кеше фикерләрен тыңлап, киңәшләрен
тотып, ул алдагы тормышы өчен дә байтак акыл һәм тәҗрибә туплады.
Мурманск ягындагы лагерьдан күчерелгән Салихка Таһир агасы канаты
астында алты еллап ышыкланырга туры килде, аннары Таһирның
тоткынлык вакыты төгәлләнеп, иреккә чыгарылды.
Буа өязендә укытучы булып эшләгән Таһир, якташы Һади Атласов
белән аралашуда, ягъни милләтчелектә гаепләнеп утыртылган булган.
Ул Салихка Россия империясенең икенче Дәүләт Думасы депутаты
Һади Атласиның сәяси эшчәнлеге турында, аның татар милләтенең
азатлыгы өчен янып йөрүе, халык арасында бердәмлек җитмәвенә
гарьләнүен бик ачынып сөйли торган иде. Әмма барыннан да элек
ул Салихка тормыш сабакларын төпле аңлатуы белән кадерле булды.
Аны, укучы бала кызыклы дәресне мөмкин кадәренчә үзләштереп
калырга теләгәндәй, бирелеп тыңларга яратты.
Таһир абзыйсы киткәч, аны «блатной» тоткыннар арасында абруй
казанган Кабан кушаматлы Владимир Кабанов үз канаты астына
алды. Бервакыт Владимир аңа бәяләп-сынап карап: «Йә әле, рәссам,
каптёркада рәсем ясап ятып, мускулларың шәлперәеп бетмәгәнме
икән? – дип, көрәштерергә кулын сузды һәм егет сизеп-аңышып
өлгергәнче, Салихның кулын борып та салды.
– Фу-у, сыек җан. Нәрсә инде бу, эһ дигәнче бирелергә тору?!
– Сиңа бирелергә исәбем юк, үзең хәрәмләштең! – дип, Салих
күзләрен усал ялтыратып, астан карап алды. – Син хәрәмләшеп,
сиздермичә, минем кулны аудардың.
– Әйдә алайса, татар, паёкка!
– Әйдә! Тик хөкемдар күзәтүе астында, кагыйдәне төгәл үтәп кенә!
– Килештек! Ә нинди кагыйдәсе бар соң аның?
– Буш кулларың белән өстәл кырыена тотынмаска, терсәкләрне
өстәлдән аерып күтәрмәскә. Көрәшне хөкемдар кисәтүе белән генә
башларга!
– Яхшы, килешәм.
Салих үзенең беләкләрендә көч җитәрлек булуын бөтен күңеле
белән тоеп, шундый куркыныч ярышка ризалашты. Чөнки ул үсмер
чагында кичләрен көнаралаш диярлек авылда клуб ролен үтәгән
«избач»ка кызыклы китап алырга йөреп, анда җыелган ир-егетләр
белән кул көрәшендә унбиш яшьләреннән үк гел җиңеп килде. Бөтен
тормышлары буена физик эш белән чыныккан авыл ирләренең киң
учлы, сөялле кулларын бөгеп салу аңа беркайчан җиңел бирелми,зур ихтыяр көче белән бергә үҗәтлек һәм түземлек тә сорый торган
иде...
«Блатной» Кабан белән бәйге бик озак барды, ике як та тигез
диярлек булды, кайсы алдыра башлый – шул якның җанатарлары
бөтен баракны күтәреп улыйлар. Салих ягындагы «акыш-макыш»лар
күпчелек булгач, «әйдә-әй-дә, бирешмә, татар!» – дип акырулары
көчле иде, һәм әнә шулай озак кына тартыша торгач, ахыр чиктә
Салих өстен чыкты. «Блатной»лар аһ итеп, Салихны өзгәләп
ыргытырлык булып, аңа ыргылырга теләгәннәр иде дә, тик Кабан
алар өстенә җикереп, тиз туктатты:
– Туганнар, юкка гына, «Яшьлек барыбер җиңәчәк!» – дип
әйтмәгәннәр. Әйе, татар, синең белән дөрестән дә разведкага да,
барырлык икән! Ә син минем белән разведкага барырга риза булыр
идеңме соң?
– Нигә риза булмаска? Син – нык, сүзеңдә тора торган кеше.
Кабан йогынтысына бирелүе Салихның кешеләргә артык ышануы
нәтиҗәсе иде. Аның каравы «Кабанов мәктәбе» Салих өчен Таһир
абзасыннан өйрәнгәннәрен гомерлеккә сеңдереп калу имтиханы
ролен үтәде. Тик шулай да Таһир агасы мәктәбеннән аның тиешенчә
файдаланып җиткермәве ачыкланды һәм ул шуның аркасында аздан
гына гомере белән хушлашмады.
Озакламый Кабанның ни өчен «Серый» кушаматлы куштаны
Сергей белән Салихны да үз араларына сыендыруының сәбәбе
ачыкланды: алар лагерьдан качу нияте белән йөри икән. Моның
өчен ике кеше белән генә булмый, кирәк-яракларны күтәрешергә
кимендә өчәү булырга кирәк, диделәр. Туган авылын, әти-әнисен,
якыннарын, бергә уйнап үскән иптәшләрен, аеруча сөекле Факиясен
түзеп булмас дәрәҗәдә сагынган Салих, хөкем ителгән вакыты үтәргә
өч ел тирәсе генә калуына карамастан, ике дә уйламыйча, Кабаннарга
ияреп качарга ризалашты...
– Безгә Чиләбе өлкәсенә генә барып җитәргә кирәк, анда мин
үземне судагы балык кебек тоячакмын, – диде, хыялга бирелеп Кабан,
Серый белән Салихка. – Пласт – минем туган шәһәр, ә анда яшерелгән
урында биш кадактан артык алтын безне көтеп ята. Андый байлык
барыбызга да җитәчәк. Аңлыйсызмы шуны, алтын чыга торган җир
ул. Моннан 100 ел тирәсе элек безнең Пластка якын Миасста ике
поттан артык зурлыктагы самородок табыла. Ә яртышар кадаклы
самородокларны хәзер дә тапкалыйлар дип сөйлиләр.
Салихны бернинди алтын-көмешләр дә кызыктырмый. Аңар
тик моннан качу гына булсын – иреккә тарыгач, нишләргә икәнен
белер иде әле. Кабан үзенең туган шәһәренә ашкынган кебек, Салих
та газиз туган ягын күрергә хыялланды, билгеле. Тик анда кайтып
күренеп кенә булмый шул. Халык арасына – берәр шәһәр тирәсенә барып урнашсаң гына инде. Йә Урта Азия республикаларына барып
төпләнергә.
Кабан качар өчен җайлы була дип, көннең томанлап торганын
сайлады. Ул карурманда мыж килгән чебен-черкиләрдән сакланыр
өчен махсус үсемлекләр дә хәстәрләгән булып чыкты. Яран гөл,
мәче бөтнеге яфракларын тәнгә яхшылап сөрткәч, качкыннар
кояшлы көннәрдә ул хәшәрәтләрдән зур зыян күрмәделәр диярлек.
Төрмә сакчылары эзли калганда, аларның сак этләре качкыннар эзен
югалтсыннар өчен, Кабанов күп иттереп борыч та табып куйган икән.
Авыр йөкне аркасына асып, иң арттан атлаган Салих аны як-ягына
сипкәләп барды.
Бер атнага якын көньяк-көнчыгыш тарафына баргач, туклана
торган сынык-сарылары шактый кимегәч, Салих, ниһаять,
тоткыннарның ни өчен аны үзләре белән алуларына төшенде. Бер
төнне ниндидер инеш буенда Кабан Сергейга шыпырт кына: «Монда
су эзләп йөрисе юк, пычак үткен. Юлга кузгалганчы татарны
башкарырга кирәк», – дип әйтте. Моны ишетеп, Салихның йөрәге
«жу» итеп китте, өне алынды.
Ул шул мизгелдән ничек кенә бу ерткычлардан качып котылу
уе белән яна башлады. Иптәшләренең мышнап йоклап ятуыннан
файдаланып калырга теләп, Салих сак кына торып китәргә исәпләгән
иде дә, Кабан бик сизгер булып чыкты: «Тик кенә ят, татар!» – дип
ырылдады. Ахыр чиктә Салих язмыштан узмыш юк, дигән нәтиҗәгә
килеп, Аллаһы Тәгаләдән коткаруын ялварып, бар белгән догаларын
күңеленнән кабатларга кереште.
Кояш чыгып, озак та үтмәде, Кабанов иптәше белән Салихның
кулларын бәйләгәч, Сергейга учак ягар өчен чыбык-чабык җыярга
кушты да, егетне читкәрәк алып китте. Аның башына җитәр алдыннан
канәгатьлек белән тәмәке кабызырга керешкән иде, егет җайлы
мизгелдән файдаланып, бар куәтенә җәлладының нечкә җиренә типте.
Анысы, авыртудан иелеп төште һәм кычкырып иптәшен чакырырга
да өлгермәде, Салих, бәхетенә алга каратып бәйләнгән куллары
белән җирдә аунап яткан агач кисәген күтәреп, Кабанның башына
томырды, аннары каннибалның куллары явызлык кылыр өчен бүтән
күтәрелмәсен дип, нык кына типкәләде.
Җирдә аунап яткан иптәшенә ярдәм итәргә йөгереп килеп җиткән
Сергей да, муенына агач ботагы белән сугудан, чабылган үләндәй
җиргә барып төште. Салих анысына да, зыян итә алмаслык ясап
кул-аякларына типкәләде. Шушы арада үзен чалырга хәстәрләнгән
кыска җептән арынып, аның белән, ерткыч-каннибалларының уң
кулларын бер-берсенә ныклап бәйләп калдырды. Бу очракта аларның
аңнарына килеп, артыннан тиз арада куып чыга алмауларына тәмам
инангач кына, хәзинәдә калган ризык белән башка кирәк-яракларны җыештырып, су буйлап бергә качып барган юнәлештә берәр чакрым
атлагач, көньяк-көнчыгышка кузгалды.
Салих ике атналап Себер тайгасының яссы таулы, чытырманлы-
аланлы җирләре буйлап, анда үскән җиләк-җимешләрне капкалый-
капкалый атлый торгач, зур елга буена килеп чыкты һәм аруын
басар өчен зур бер ташка барып утырды. Шундый рәхәт тынлыктан
әсәрләнеп, ул үсмерчак елларын күңеленнән үткәрде, бергә уйнап
үскән балалар һәм бигрәк тә Факия белән урман-болыннарга язларын
чәчәк, җәйләрен җиләк җыярга йөрүләрен хәтер түреннән уздырды.
Бу мизгелдә ул ел фасылларының һәркайсын, хәтта балачакта җене
сөймәгән шыксыз салкын һәм пычрак көзләрнең дә уйнар өчен рәхәт
булуын бөтен нечкәлеге белән аңлады. Кыш җиткәч, таудан чанада,
чаналары булмаганнар кәҗә, йә сарык тиресенә ятып шуулар, кар
өеп, куыш ясап уйнаулар – берсе дә калмый иде. Өйгә бишмәтләре
тәмам бозланып каткач кына кайтып керүләр... Кул бармакларының
туңудан тоймас дәрәҗәгә җитеп, җылынганда, сулыгып-сулыгып
сызлаулары...
Факия белән алар, бигрәк тә карлар эри башлаганда, бакча
артына терәлеп үк торган урманга чыгып, язның беренче чәчәге
– умырзаяларга карап торырга яраталар иде. Җепшек кар өстенә
башын калкыткан аксыл таҗларында күгелҗем-шәмәхә төсмерләр
шәйләнгән шундый күркәм чәчәк рәсемен Факиясенә дә ясап биргән
иде ул.
Ә май урталарыннан башлап, мәктәпләрдә соңгы кыңгырау
яңгыраган 25 май тирәсендә, киң яфраклы энҗе чәчәк – ландышлар
аланга хуш ис тараткан чакта, урманга махсус баралар. Салих,
тамырына зыян китермичә генә, энҗе чәчәге тәлгәшләрен җыеп,
сөеклесенә тоттыра. Мондый мизгелләрдә икесе дә сүз белән әйтеп
аңлата алмаслык татлы ләззәт кичерәләр иде...
– Факия, беләсеңме, ниндидер китапны укыганда калмыкларның
да чәчәкне «цәцәк» дип йөртүләре күземә чалынган иде, кызык бит,
әйеме?
– Аларга монголлардан кергәндер инде ул сүз.
– Шулайдыр, мөгаен. Без яраткан энҗе чәчәген ландыш дип
атауны, мәсәлән, руслар поляклардан алганнар, – дип өстәде Салих.
Ул кинәт сөекле кызына елмаеп карап торды да:
– Факия, син «кухын саен», беләсеңме шуны? – дип әйтеп салды.
– Нәрсә уйлап чыгардың инде тагын? Әллә чувашча берәр начар
сүзме?
– Мин сиңа начар сүз әйтә аламмы инде? Монголча «кухын
саен» – «чибәр кыз» дигәнне аңлата. Аръяктан Зәйнетдин абзый
1921 елларда Монголиядә хезмәт иткән булган, ул шулай диде.
Сизәсеңме, монголның «кухын саен»ына, йә инде русның «красивая девушка»сына караганда үзебезнең «чибәр кыз» да, «матур кыз» да,
һәрхәлдә, күпкә шәбрәк яңгырый. Шулай бит инде?!
– Әлбәттә шулай. Тулысынча килешәм!
Салих әнә шушы гүзәл дә, рәхәт тә үсмерчак елларын күз алдыннан
үткәреп, артык моңсуланып китүдән, үзенең туган җирен өзелеп
сагынудан, үксеп елап җибәрде. Кинәт ул якында гына кемнеңдер
гүя үзенә кушылып елавын ишеткән кебек булды. Егет сагаеп кына
аяк балтырына бәйләп куйган Кабанов пычагын алып, як-ягын
караштырды, ә су буена төшкәч, анда бер ир-атның ыңгырашып,
аунап ятуын күрде. Салих су читенә килгәч, күзләрен йомып, аңсыз
яткан ирнең яраланган башыннан кан агып торуын күрүгә, учына су
алып, яралының иренен чылатты. Ир-ат хәлсез генә күзләрен ачып,
Салихка карады һәм аның явыз ниятле түгеллеген аңлап тынычланды.
– Егылып, башны бик каты бәрдем дә, бераз хәл җыеп ятуым иде,
– диде ул, елмаерга тырышып. – Сагай атлы булам мин.
– Булышыйммы, Сагай абзый? – дип сорады Салих, кулларын
сузып.
Яралы үзе генә торырга тырышып караган иде дә, хәле җитмәгәч,
Салихка таянды. Егет аны сөзәгрәк җиргә алып менде. Тау өстендә
Сагайның бәйләп калдырылган аты да булган икән. Ул тау астына
төшкәндә, кайсыныңдыр киек җанвар аулар өчен бәйләп куйган
җебенә абынып мәтәлгән. Тау башына менгәндә, Салих аның бу
җирдә авыл советы рәисе булып эшләвен белде, хакас милләтеннән
булса да, үзен Захар дип йөртәләр икән, ә үзләренчә – Сагай.
Билгеле, Захар Салихның төрмәдән качканлыгын беренче
күрүдә үк аңлады. Мондагы халык алай-болай качкыннарны күргән
очракта властьларга җиткерергә тиеш. Моның өчен аларга хәтта
селёдка һәм башка төрле азык-төлек биреләчәге дә әйтелгән иде.
Ул бу хакта беркемгә дә, хәтта якыннарына да сөйләмәячәгенә
ышандырды. Салихның үзенә дә, берәрсе белән сүз чыга калганда,
яңа гына союздаш республикага әверелдерелгән Казакъстанның
Семей шәһәреннән кунакка килдем дип аңлатырга кушты. Тора-бара
документ ясап бирергә дә вәгъдә итте хәтта.
Өйләренә үткәч исә, Захар Салихны хатыны Абдакай һәм балалары
белән таныштырганда, аларга аның моннан илле чакрымнарда
яшәгән Семейдагы дустының улы булуын, бу хакта күп сөйләнеп
йөрмәскә кирәклеген әйтте. Ә кызлары: 21 яшендәге Алтынойны,
19лардагы Кенәри һәм 17 яше тулып килгән Торгайны күрсәткәндә,
аларга әлеге яшь егет белән кайсы да булса берсенең ирле-хатынлы
кебек бергә ятып йокларга кирәк булачагын ачыктан-ачык кисәтте.
Сагай бу турыда Салих белән танышуга ук уйлап-хыялланып куйган
иде инде. Югыйсә кырыкны узып барган гаилә хуҗасының өч кызы
үсеп килеп, әлегә бер малай да тумый торуы, гомумән, нәселләрендә гел кыз бала гына туып килүе нык борчый иде аны. Шуңа күрә киң
җилкәле, озын буйлы Салихны алар хатыны белән бергә Тәңре бүләге
дип кабул итте.
Сагай вәгъдәсендә торды. Авыл советы рәисе вазифасына
керешкәндә, аңа элеккеге рәис ике данә туу турындагы таныклыкның
артык булып, аларның исәпкә кертелмәгәнлеген, кирәк чакта
файдаланырга мөмкинлеген искәрткән иде. Менә хәзер шуларның
кирәге чыкты. Сагай Салихка нинди исем язабыз дигәч, ул берара
аптырап та калды, аннары беренче хәтеренә килгән күрше абзасы
Хаҗипне сайлады. Фамилиясен дә, әнисе буенча дәү әтисе Җиһанша
исеменнән алып, Җиһаншинга әйләндерде. Атасы исеме урынына
үзенең энесе Сабир исемен теркәтеп, анасы Хәдичәне Сәлимәгә
үзгәрттерде. Захар документка мөһерне янәшәдәге, күптән түгел генә
элеккеге бистәдән Новокузнецк шәһәренә кушылып юкка чыккан
җиргә барып куйдырды. Документның тутырып бирелгән урыны да
әнә шул Новокузнецкига кереп «эрегән» бистәдә дип язылды.
Документ көйләнгән сәгатьтән алып, Салихны һәммәсе дә Хаҗип
дип атый башлады һәм йорт хуҗасы моны барысыннан да катгый
таләп итте. Хаҗип үзе дә гомере буе Салих булып йөргән чагын
онытырга, ялгыш та ычкындырмаска тырышты.
Егет үзенең бик уңганлыгы, бөтен эшкә кулы ятып торуы белән
Сагай гаиләсенә ошаса да, үзләрендә кунак итеп озак тоту халык
арасында шик тудырудан куркып, йорт хуҗасы аны мөмкин кадәр тиз
арада Семейга алып китеп, эшкә урнаштыруны кирәк тапты. Шулай
итеп, ике айлап Сагай белән Абдакай өендә, аларның теләген үтәп, өч
кызлары белән дә аерым-аерым төн кунгалаганлыктан, аларның чит
һәм, иң мөһиме – яхшы, таза нәселдән корсакка узулары ачыкланды.
Хуҗаларга исә шуннан артыгы кирәк тә түгел иде…

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 10, 2026

Фото: Magnific ai

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев