Хөсетлек (бәяннең дәвамы)
Саубуллашканда алар, укучыларның кышкы каникуллары вакытында, кызның ата-анасын да Казанга чакырып китереп, никахлашырга килештеләр һәм шулай эшләделәр дә. Факия курсны уңышлы тәмамлап кайтуы турында, кош тоткандай шатланып, әнисенә җиткергәч тә, елмаеп торуыннан әйтәсе сүзләре бетмәгәнен аңлап: – Йә, яшереп торма, әйтәсеңне әйт, – дип, аркасыннан сөйде әнисе.
V
Газинурның тиешле органнарга җиткергән сигналы эзсез калмады:
иренең колхозны таркату буенча «антипартияле эшчәнлек алып
баруын» күрмәгәне, юл куйганы өчен мәктәп директоры Әюповага
кисәтү ясалды. Ә алтмыштан узган колхоз рәисе Шәрәфетдинне
эшеннән азат итеп, ике елга шартлы рәвештә хөкемгә тарттылар.
«Шәрәфетдин абзый, кичерә күр, берүк, – дип гафу үтенде хөкемдар,
процесстан соң аны бүлмәсенә алып кереп. – Маддәсе шундый
җитди, җәза бирмичә берничек булмады. Хәтта прокурор үзе дә
синең яклы иде, шуңа күрә каты җәза таләп итмәде. Әле ярый Сталин
заманы түгел, югыйсә атарга хөкем итәрләр иде. Ә «эш»еңә кешечә
якын килгәндә, авыл халкын ачлыктан алып калып, өстәвенә бөтен
планнарыңны арттырып үтәп килгәнең өчен сиңа орден бирергә
кирәк иде».
– Рәхмәт, Сәйфетдин, турысын әйткәндә, мин инде ничә елдан
бирле эштән җибәрүләрен сорап килдем. Бик ялыктырган иде, бөтен
рухыңны биреп эшләгәндә ифрат авыр хезмәт бит.
– Сүз дә юк, Шәрәфетдин абзый, сүз дә юк. Синеке кебек колхозлар
бөтен СССРында юк бит аның. Синнән килеп өйрәнәсе урынга! Менә
хәзер бөтенләй таратырлар инде шундый алдынгы колхозны. Ә син
беләсеңме соң кемнең КГБга тикле мөрәҗәгать иткәнен? Аннан исә
бик җитди иттереп тикшерергә дип прокурорны кисәткәннәр.
– Белергә дә теләмим. Берәр чит-ят бәндәдер инде шунда.
– Юк, сезнең авылда туган язучы диме шунда, шагыйрьме, хәзер
карыйм. Ә-ә-ә, Мөдәпбиров Газинур Сәйруллович дигән. Беләсеңдер
инде кем икәнен?
– Чамалыйм.
Тикшерү оешмалары Шәрәф «эше»н өйрәнергә керешүгә үк,
Мәрьям, әнкә арыслан балаларын якларга ташлангандай, иренә
ярдәмгә ашкынды. Партиянең өлкә комитетына да барып карады,
әмма КГБ хезмәткәрләре Шәрәфетдин Шәмсетдиновны яклау һәм
аклау урынсыз, дип таптылар. «Төрмәгә үк ябуны таләп итмәгәнгә
рәхмәт әйтегез!» – шул булды сүзләре. Шуңа күрә партия ветераны
Мәрьям дә судтан соң сөекле ирен тынычландырырга тырышты.
«Ярар, күңелеңә бик якын алма. Эшләмәдең түгел, инвалид килеш
бөтен җаныңны-тәнеңне биреп, колхозны күтәрү өчен битең белән
җир сөрдең. Җитте, сиңа ял итәргә дә күптән вакыт!» – диде.
Шәрәфне эштән алып, ике елга хөкем иткәннәр дигән куркыныч
хәбәр, ул, суд барган бинадан чыгып, туган авылына кайтып җиткәнче
үк, бик тиз арада аксыргаклыларга да билгеле булгач, халык мәш
килде. Кем сатуы турында Шәрәф беркемгә әйтергә өлгермәсә дә,
халык Шакирәләрнең өй каршына җыелып: «Шундый акыллы булып
җитлегеп үсеп килүче Сәлим малае Салихны да шул гына сатып, төрмәгә утырттырган иде. Инде авылның тукландыручысы Шәрәфне
авылдан сөрдермәкче!» – дип, Газинурга бәддога укыды, аны елый-
елый каргады.
– Аллаһ хакы өчен, кичерегез, җәмәгать, барысына да үзем генә
гаепле. Ул дуңгыз малайга, Шәрәф төрмәдән алып калды үземне,
авыл халкын ач тотмады, без аңа мәңге бурычлы, дип мин сөйләгән
идем, ачык авыз. Бөтенегез каршында рисвай итте нәселебезне, кеше
күзенә күренерлек калдырмады. Безгә хәзер бернинди аклану юк!
Башка балаларыма аны каберемә дә якын китермәгез дип васыять
итеп калдырам! – дип, хәлсез генә хәрәкәтләнеп, өенә таба атлады
Шакирә карчык.
Халык тагын күпмедер вакыт умарта күче кебек гөжләде. Аларны
ишетеп торган Шакирәнең ике олы малае урамга чыгып күренергә
дә оялды. Бары тик кешеләр таралышып та, әниләренең бик озак
өйгә керми торуыннан шикләнеп, йортка чыккач кына, телсез-өнсез
калдылар: газиз әниләренең базык гәүдәсе абзарга керү юлындагы
аратада асылынып тора иде...
Каян ишетептер, анасын җирләргә Газинурлары да кайткан
булган да, тик аны әнисенең васыяте буенча, зират капкасыннан эчкә
үткәрмәделәр. Кем янына килеп сәлам биреп караса да, нәфрәтле
караштан гайре берсе дә аның сәламен алмады. Хәтта туганнары
өйләренә дә кертмәде, ахыр чиктә, шулай кая барып бәрелергә белми
арлы-бирле килеп, каңгырап йөргәндә, кемдер артыннан якынаеп,
баш түбәсенә таш белән орып екты. Урамда канга батып күпмедер
аунап ятканнан соң үзен районнан килгән милиция машинасына
салып алып киткәннәр. Җинаятьнең кем тарафыннан кылынуын
эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре ачыклый алмаган, чөнки берсе дә
күрмәгән, ишетмәгән. Үзе исә җинаятьне Чатан Шәрәф балалары
гына оештырган дип каты торса да, аларның олы балаларының бу
көннәрдә авылга түгел, районга да кайтканнары булмавы ачыкланган.
Шәрәфне хатыны, кинәт кенә вазифасыннан төшерүдән стресс
кичермәсен дип, яңадан үзе янына, мәктәпкә хуҗалык мөдире итеп
алды. Шәрәф өчен мондый күңелгә якын, рәхәт үзгәреш, озын
вакытлы ял алган кебек булды. Бу вакытка Мәрьямнең Рәшиттән
соң тапкан кызы Мәдинә 7 нче, өченче баласы Ришат 4 нче класста
укып йөри, төпчек малае Фәрит тә 6 яшькә җитеп, әтисенә бик
әйбәт ярдәмче булып өлгергән иде инде. Ә олы малайлары Рәшит
10 нчы сыйныфта укый. Сугышта каты яраланудан, сул кулының
ике бармагын калдырып, өлкән лейтенант дәрәҗәсендә кайткан
Шәриф, апасы кебек мәктәптә эшләп йөрде һәм күптән түгел генә
Горькийдагы югары партия мәктәбенә юлланды.
Корыч Мәрьяме ире Шәрәфетдиннән уңуына сөенеп туя алмады,
моның өчен аларны кавыштыру сәбәпчесе – мәктәптә завуч вазифасын әйбәт кенә алып баручы Сания Хәкимовага гомере буе рәхмәтле булды.
Ул иренең авыл халкы арасында гына түгел, гомумән, район буенча
абруен югары дәрәҗәдә тоту өчен кулыннан килгәннең барысын
да эшләде: урта мәктәпне тәмамлатудан тыш, аны авыл хуҗалыгы
техникумының читтән торып уку бүлегенә керергә дә күндерде. Аның
колхоз эшләренә тыкшынмаса да, акыллы киңәшләрен бирә килеп, язу
эшләрен төгәл башкаруын күз уңыннан бер дә җибәрмәде.
Алтмышка якынлашкан Мәрьям инде үзе дә пенсиягә чыгу турында
уйланып йөри, ә мәктәпне җитәкләүне кызы Факиягә йөкләргә исәпли
иде. Тик менә 35тән узып баручы кызының һаман да башлы-күзле
булмый торуы, аны гына түгел, атасын да бик борчыды, билгеле.
Бу хакта Мәрьям Факия белән дә сөйләшеп карады, тик кызы гына
Салихтан башка берсен дә күрергә дә, сөйләшергә дә теләмәвен
белдерде. «Ничек ул исән була торып, үзе турында хәбәр итми икән?»
– дип әрнеде кыз. Газинур аны Казан урамында күрдем дигәннән соң,
Факия һәр мөмкинлектән файдаланып, башкалага барырга ашкынды.
Һәм менә ул татар теле укытучыларының квалификацияләрен күтәрү
курсларында, Казанда.
Татарстанның тау ягы районнарының берсеннән килгән кыз белән
бергә, ялгыз гына торучы татар әбисенә фатирга урнашкач та, Факия
лекцияләрдән соң иптәш кызы Сәлимәне шәһәр буйлап әйләнеп
керергә кыстый торган булды. Әмма бер көнне Сәлимә, хәзер әти
килергә тиеш дип, шәһәрне карап йөрергә чыгарга теләмәде һәм
Факияне дә бүлмәдә калырга күндерде. Озакламый ишекне шакып
бүлмәгә ике ир-ат килеп керде. Факия аздан гына «Салих!» – дип
кычкырмый калды, яшьлек сөйгәне бармагын иреннәренә куеп,
кисәтергә өлгерде, шул чакны Сәлимәнең әтисе:
– Танышыгыз, кызлар, безнең алдынгы колхозыбызның атаклы
рәисе Хаҗип Сабирович Җиһаншин була! – дип белдерде.
Хаҗип-Салих шунда ук инициативаны үз кулына алып:
– Игълам абзый, без инде Факия белән күптән таныш. Шуңа күрә
син кызың белән аралаша тор, ә без өй алдына чыгып сөйләшеп
алыйк, – дип, Факияне тышка алып чыкты. Факия исә беравык үзен
миңгерәп калгандай тоеп, ни әйтергә дә белми торды. Аннары аның
күңелен Салихка булган үпкә генә түгел, ачу хисе биләп алды: «Ничек
ул шул гомердән бирле үзе турында бернинди хәбәр белдерми, зур
урында эшләп, кайдадыр яшәп ята?!»
– Нәрсә була инде бу, Салих? – диде ул, ниһаять, аптыраудан.
– Гафу ит, Факия, сезнең кебек җир йөзендәге иң якын кешеләремнең
тормышларын куркыныч астына куеп, үзегез белән бәйләнешкә керә
алмадым. Югыйсә сездән мине таптырып йөдәтәчәкләр, башыгызны
катырып бетерәчәкләр иде. Миңа бу турыда лагерьда бергә булган бик
акыллы кеше – Таһир абый кисәткән иде инде. Ул иреккә озатылганда урау юллар буенча булса да, сезнең белән хәбәргә чыгып карармын
дигән иде. Димәк, андый мөмкинлеге булмаган. Шулай да мин
Магнитогорск заводларының берсенә эшкә урнашуга ук, бернинди
хат-хәбәр язмыйча, әтиләргә акча җибәреп тору җаен таптым.
– Сәлим абзый белән Мәсрура апалар инде байтактан гүр ияләре
булдылар шул, белгәнсеңдер?
– Белмимме соң инде, андый кайгылы хәбәрләр ничек тә килеп
ирешә ул.
– Нигә соң хәзергә кадәр чит исем белән йөрисең? Инде теге
сатлыкҗан Газинур ниндидер Хәбип исеме белән йөри дигәч,
адреслар бюроларыннан тикле эзләтеп караган идем үзеңне.
– Ярар, аның Хәбип дип уйлавы бик яхшы булган. Син дә хәзергә
Хаҗипкә күнегә тор, мәктәбегездә машина йөртүче булып эшләүче
Әхнәф абыема да, очраганда, шулай диген. Инде тагын ике атнадан
Яңа ел. Ә киләсе 1956 ел башларында ачылачак XX съездда илдә
зур үзгәрешләр булыр дип көтелә, шуннан соң бәлки барысы да
тынычланыр, безнең ишеләрнең нахакка утыртылганлыгы да
ачыкланыр дип өмет итәбез. Инде үзең турында сөйлә, гаиләң бардыр,
бала-чага?
– Юк, – дип, башын чайкады Факия моңсу гына. – Сине көтә-
көтә карт кызга әйләнеп беттем менә. – Инде 35тән узып барган кыз
моңа ничектер гарьләнгәндәй, яшьләренә буылып, үксеп-үксеп елап
җибәрде. Салих аны кочагына алып, тынычландырырга тырышты...
Факия Салихның өйләнгән булуын, бер ел тирәсе элек хатынының
өченче баласын тапканда үлеп калып, толга әйләнүен белеп тетрәнде.
Ә бит аның үз әнисе дә Шәрифне тапканнан соң, тернәкләнә алмыйча,
бакыйлыкка күчкән иде. Кинәт кенә Факиягә үз тормышы белән
әнисен алмаштырган бик игелекле җан – Мәрьям әнисенеке белән
охшаш язмыш күренгәндәй тоелды:
– Салих, әгәр дә син каршы килмәсәң, мин ул ятим балаларыңа
әни булыр идем, – дип әйтеп салды.
– Факиям, бәгырь кисәгем минем! Каршы киләмме соң? Минем
бу турыда хыялланмый калган сәгатем-минутым юк! – Салих бу
сөенечле хәбәре турында үзенең йөртүчесе белән уртаклашырга
ашыкты. – Син, Факиям, хәзергә миңа эндәшә калганда, Хаҗип дип
ата. Ярар, әйдә, керәбез, – дип, ул, көләч йөз белән яктырып кереп,
Игълам абзыйсын кочаклап алды.
Саубуллашканда алар, укучыларның кышкы каникуллары
вакытында, кызның ата-анасын да Казанга чакырып китереп,
никахлашырга килештеләр һәм шулай эшләделәр дә. Факия курсны
уңышлы тәмамлап кайтуы турында, кош тоткандай шатланып,
әнисенә җиткергәч тә, елмаеп торуыннан әйтәсе сүзләре бетмәгәнен
аңлап:
– Йә, яшереп торма, әйтәсеңне әйт, – дип, аркасыннан сөйде әнисе.
– Әнием бәгырем, без Салих белән күрешеп сөйләштек. Ул
искиткеч, карап туймаслык шундый чибәр, киң җилкәле, озын
буйлы. Һинд киноартисты Радж Капурларың бер якта торсын! Тик
ул хәзер Хаҗип исеме белән йөреп, Татарстандагы бик алдынгы бер
колхозны җитәкли. Тагын ун көннән, Яңа ел каникуллары вакытында
никахлашырга килештек. Казанга туйга барабыз, ул безне тимер юл
станциясенә килеп алачак, – дип тиз-тиз тезеп салды.
– Нишләп шулай исемен үзгәртергә уйлаган икән, Салихы да матур
яңгырашлы иде бит?
– Аның тарихы озын, әни. Ул инде моннан 15 ел элек, 1939 елда
ук төрмәдән качкан булган. Магнитогорск заводларында алдынгы
тимер кырдыручы булып эшләгән. Фронтка корал ясауда югары
хезмәт нәтиҗәләренә ирешеп, «Хезмәт Кызыл Байрагы», «Хөрмәт
Билгесе» орденнары белән бүләкләнгән. Үзе сорап, фронтка китәргә
теләсә дә, син монда ун солдатны алмаштырырлык эшлисең, дип,
сугышка җибәрмәгәннәр. Үзенең кайда икәнлеген белдерә алмаса
да, ул үз адресын күрсәтмичә генә, ай саен әти-әнисенә акча салып
торган. Әнә нинди тәүфыйклы кеше бит ул минем Салихым, әни.
– Бик әйбәт, кызым, әйдә, әтиеңне дә шатландырыйк әле болай
булгач, – дип, Мәрьям тәрәзә шакып, йортта терлекләр белән
кайнашкан ирен өйгә чакырып кертте. – Аллага шөкер, Шәрәфетдин,
кызыбыз үзенә тиң ярын тапты, болай булгач.
Матур хәбәрне ишетеп, Шәрәфетдин дә бик шатланды:
– Сөбханалла! Мәрьям, синме шулай Аллаһы Тәгаләне исеңә
төшердең?!
– Ә минем аны онытканым да юк. Әти-әни өйрәткәнчә, һәр эш-
гамәлемне башлаганда эчемнән генә Аллаһы Тәгаләмнән киңәш-
ярдәм сорый торган булдым. Менә хәзер дә кызыбызга аның хәер-
фатихасын сорыйм.
1956 елның икенче гыйнварында, Факия әти-әниләре белән, Казан
ягына баручы поездга урнашты. Ә икенче көнне төш вакытында,
аларны Хаҗип-Салих каршы алды.
Хаҗип эшли торган авылга 25 чакрымлап булган араны алар
бик тиз үттеләр һәм колхоз рәисенең берничә ел элек салып кергән
зур һәм матур йорты каршына килеп туктадылар. Монда аларны
колхозның элеккеге рәисе Рәхимҗан абзый үзенең хатыны Хатирә
белән каршы алды. Зыкы салкын урамнан җылы өй эченә кергәндә
бу күтәрелде, шуңа күрә Факия тизрәк күрергә ашкынган балаларны
тиз генә шәйли дә алмады.
Сигез яшьлек Фәридә, биш яшендәге сеңлесе Фәһимә белән,
әтиләрен һәм кунакларны зур түгәрәк өстәл артына утырып көтәләр, ә
нибары бер яшендәге Фәһим бишектә йоклап ята иде. Факия балаларга махсус алып килгән курчаклар белән Кыш бабай бүләкләрен тапшырды.
Аның, үзләренә Мәрьям әниләренең күчеп урнашкан вакытны исенә
төшерүдән, күзләре ихтыярсыз яшьләнде. Ул чагында Факиягә – унбер,
ә Шәрифкә, Фәһимә шикелле, биш яшь иде.
Факия балалар янына йөгереп диярлек килеп, башта кечкенә
кызны кулларына алып күтәрде, аннары зурысын кочаклап сөйде.
Балаларның ятсынмаулары аны бик шатландырды. Балаларны шулай
ук Мәрьям дә иркәләп аркаларыннан сөйде, үзләренә Кыш бабай
бүләкләре бирде. Моның кадәр бүләкләрдән күңелләре күтәрелгән
сабыйлар әтиләренә сыенып, берсен-берсе узарга теләгәндәй,
курчаклары белән мактаныштылар. Шул арада өй эченә авылның
картлары да никах мәҗлесенә җыелып өлгерде.
Кичен туй мәҗлесендә райкомның беренче секретаре, Хаҗипнең
якын итеп аралашкан хуҗалык җитәкчеләре һәм колхозның урта
буын белгечләре, тирә-күршеләр катнашты. Барысы да киленнең
өч яшь балага әни булып килүен хуплап, яңа парга хәерле-имин
тормыш теләде. Район башлыгының Хаҗипнең эшчәнлеген югары
бәяләп чыгыш ясавы шулай ук кунакларга бик ошады: «Безнең озак
еллар бик нәтиҗәле хезмәт куйган легендар Рәхимҗан абыебыз үзе
урынына лаеклы кандидатура тәрбияләп һәм тәкъдим итеп калдырып
бик дөрес эшләде. Хаҗип Сабирович остазы күрсәтеп калдырган
юлдан тайпылмыйча, бүген районыбызның иң алдынгы хуҗалыгын
әйдәп бара.
Хаҗип КПССның ХХ съездын зур өмет белән көтте. СССРның
гына түгел, бөтен дөнья халкын шаккатырып, 1956 елның 14-25
февралендә үткәрелгән съездыннан соң ул сәяси тоткын буларак үзен
аклауларына исәп тоткан иде дә, әмма Сталинның шәхес культын
фаш итеп, байтак кына төрмәдә утыручыларны азат итсәләр дә,
реабилитацияләнүчеләр арасында аның исем-фамилиясе очрамады.
Ахыр чиктә ул үзенең бөтен барлыгын: күңелен-рухын бимазалап-
изеп торган халәттән котылу өчен бар тормышын энәсеннән җебенә
тикле бәйнә-бәйнә язып, КГБ оешмасына барып бирелергә хәл итте.
Факиясе аны бу юлга бармаска ничек кенә үгетләп, кечкенә
балаларыбыз, булачак балабыз хакына дип еласа да, Салих үзенекендә
торды:
– Факия, мондый билгесез тормыш минем тынымны кыса-
буа. Утыртсалар да, зур вакыт билгеләмәсләр. Алла теләсә, хат
язышып торырбыз. Түз инде, бәгырем, күпкә түздек бит. Әгәр дә
куркыныч янамаса, мин телефон аркылы элемтәгә чыгып, сиңа хәбәр
җиткерермен, – диде.
Эшендә ул партком секретарена гына: «Казанга ашыгыч йомыш
белән барам», – дип чыгып китте. Шәһәргә кергәч, йөртүчесе Игъламны
машинасы белән Зур Кызыл урамында калдырып, Черек Күл буендагы бинага бик боек кыяфәттә, җәяүләп кенә юнәлде. Бинага үтә торган
алагаем биек һәм зур ишекләрдән бик авыр тойгы белән атлап керде.
Кизүдә торучыдан кайсы бүлмәгә үтәргә кирәген белеште дә, мондый
очракларда укыла торган догаларны күңеленнән кабатлап, эшафотка
атлаучы корбандай, тиешле ишек аркылы эчкә атлады…
(Дәвамы бар)
«КУ» 10, 2026
Фото: magnific ai
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев