Логотип Казан Утлары
Бәян

Хөсетлек (бәяннең дәвамы)

Әнә шулай оешып киткән самбо түгәрәге, мәктәп балалары, яшьләр ашкынып йөргәч, авыл клубы чәршәмбе һәм шимбә кичләрендә гөрләп торды, әйтерсең аңа тамаша карарга баралар иде. Бу шөгыльгә балалар шуның кадәр атлыгып керештеләр ки, буш вакытлары чыгу белән өйләрендәге ком тутырып асып куелган капчыклар белән күнегүләр үткәрәләр иде.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

VI
Дәүләт куркынычсызлыгы комитеты хезмәткәре Хаҗип тапшырган
язулар-документлар белән танышкач, аңа елмаеп карап, башын чайкап
торды:
– Иптәш Сафиуллин, без сезнең тарихны берничә ел элек
Мөдәпбиров хәбәр итү белән үк ныклап өйрәнгән идек инде.
Төрмәдән качып, 15 елдан артык вакыт эчендә бернинди тәртип
бозуга бармыйча, бик әйбәт эшләп йөргәнлектән, сезгә карата
бернинди дә дәгъвабыз юк. Алга табан да шулай тынычлап, тырышып
эшли бирегез! – дип кулын сузды.
– Мондый очракта Советлар Союзына хезмәт итәм, дияргәме?
– Нәкъ шулай. Тик безнең сөйләшү турында беркемгә, Мөдәпбировка
да әйтмәсәгез әйбәтрәк булыр, килештекме? – дип, хезмәткәр Хаҗип
алып килгән кәгазьләрне Салих Сәлимович Сафиуллин «эш»енә
урнаштырды.
– Ә районга кайткач, күңелдә бернинди борчу калмасын өчен эчке
эшләр бүлеге башлыгына кереп, хәлне аңлатырга ярыймы соң?
– Ихтыярыгыз, тик әйткәнемчә, монда булуыгыз турында башка
җирдә сөйләп йөрмәвегез хәерле.
– Әлбәттә, рәхмәт сезгә, – дип, кош тоткандай шатланып,
чыгып йөгермәде генә Хаҗип. Гадәттә шат күңелле колхоз рәисе
машинасыннан төшеп киткәндә, йөртүчесенә бик кәефсез күренгән
булса, кире килгәндә йөзе балкып тора иде. – Әйдә, Игълам абый,
юл уңаеннан министрлыкка да кереп чыгыйк.
– Эшләр уңарга охшаганмы әллә, Хаҗип, кәефең шәп күренә?
– Уңар, Алла теләсә.
Авыл хуҗалыгы министрлыгында йомышларын үтәгәнче, ул баш
инженер бүлмәсеннән Факиясенә шалтыратырга ашыкты.
– Нәрсә, тәртипме, Салих?! – борчылып, телефон төбеннән дә
китми көткән Факия тавышында шөбһә катыш өмет тойгылары
сизелде.
– Аллага шөкер! Тәртип кенәме соң, тәртипнең дә мең әйбәте.
Әйтерсең лә билгеләнгән үлем җәзасын әле хәзер генә иреккә
алмаштырулары хакында игълан иттеләр. Әйт тизрәк, нәрсәләр алып
кайтыйм, күңелең нәрсә тели, кибеттә булмаса, базарга барып алам?
– дип тезде Хаҗип, һәм министрлыкта булган йомышларын тиз генә
йомышлап, кайтырга да чыкты.

Берничә сәгать эчендә сагынып өлгергән хатынын кочып үпкәч,
балаларын кулына алып, берәм-берәм түшәмгә чөйде. Факиясе ничек
кенә төпченеп караса да, Хаҗип сүзне бик кыска тотты:
– Гафу итә күр, бәгырем, сөйләрлек бернәрсә дә юк. Сиңа карата
бернинди дәгъвабыз юк диделәр дә, бетте-китте, – диде.
Хаҗип, бу КГБларыннан исән-сау котылсам, бер-ике сарык
чалдырып, туган авылымда әти-әниләр рухына Коръән укытып, аш
уздырыр идем, дип, эченнән генә нәзер әйтеп куйган иде. Шул хакта
Факиясенә белдереп, иртәгәсен әти-әниләре янына кайтып килергә
көйләнергә кушты. Һәм менә алар бала-чагаларын утырттылар да,
Салих рульне үзе тотып, әйләнечтән 180 чакрымлап ераклыктагы
Аксыргакларына юл алдылар.
– Факия, быел көзгә газиз туган авылымны күрмәгәнгә 23 ел
тула, исең китәр, акылың бетәр, дия торган иде әти мәрхүм андый
очракларда.
– Сөйләргә дә түгел, барлык газапларың шул эт җан Газинур
аркасында гына килеп чыкты. Аллага шөкер, хәерлесенә генә
булсын инде, хәзер теләсә кем каршында, күзләренә туры карап,
күкрәгеңне киереп сөйләшерлегең бар. Мин орденнарың кадап
куелган костюмыңны да алдым, мәҗлестә-фәләндә кияргә туры
килергә мөмкин.
– Юк инде, алай мактанган кебек була.
– Бер дә мактану түгел, син аларны Бөек Җиңүне якынайту өчен
оборона заводларында көчеңне куеп, тир түгеп алган!
Факия Салихның орденнар таккан костюмын алып, дөрес эшләгән
булып чыкты. Әле һаман да мәктәп директоры вазифасын алып барган
Мәрьям Әюпова кунаклар кайтуга ук:
– Бигрәк вакытлы кайттыгыз, бүген кич мәктәптә тантаналы
җыелыш була. Анда күп орден-медальләргә лаек булган сугыш
каһарманнары белән бергә тыл батырлары да чакырулы, – диде.
– Миңа анда катнашу килешеп бетмәс лә, – дип, әбисе тәкъдимен
шунда ук кире кагарга ашыкты Салих. Әмма, әбисе белән бабасы
гына түгел, Факиясе дә бик үгетләгәч, башка карыша алмады.
Шыгрым тулы клубта авылның иң мөхтәрәм затлары чыгышыннан
соң, тантананы алып баручы: «Сүз күренекле авылдашыбыз, күрше
Татарстан Республикасының иң алдынгы хуҗалыкларының берсен
җитәкләүче, «Хезмәт Кызыл Байрагы» һәм «Хөрмәт Билгесе»
орденнары иясе Салих абый Сафиуллинга бирелә», – дигәч, зал ул
трибунага менеп басканчы кул чабып торды. Салих тыйнак елмаеп,
башкалар шикелле сүзне кыска гына тотмакчы булып:
– Монда минем хакта бөтенесе әйтелде инде, өстәп торасы юк,
шуңа күрә сораулар бирсәгез генә, – дип котылмакчы иде дә, укучылар
тарафыннан иң күп сораулар Салихка бирелде.

Бер кыз бала:
– Абый, сезнең орденнар башкаларныкыннан аерылып тора, нинди
фронтта булдыгыз? – дигән бик авыр сорауны бирде.
– Хөрмәтле иптәшләр, кадерле укучылар! Мин сугыш
башлануның беренче көннәреннән үк Магнитогорск шәһәренең
хәрби комиссариатына барып, фронтка озатуларын сорадым. Әмма,
корал җитештерүче оборона заводларыннан беркемне алмаячакларын
белдереп, кире бордылар. Кайбер хатын-кызларның кырын
карауларын күреп-тоеп тору бик кыен булгач, фронтка җибәрүләрен
үтенеп, тагын берничә тапкыр мөрәҗәгать итсәм дә: «Синең монда
фронт өчен корал җитештерүең әһәмиятлерәк!» – дип, җавапны
кыска тоттылар. Шуңа күрә дә икешәр смена эшләп, бер тапкыр да
брак җибәрмичә, планны һәрчак 150 проценттан ким үтәмәгән өчен
1942 елда шушы «Хезмәт Кызыл Байрагы» орденын алдым, тагын
ике ел ярымнан соң «Хөрмәт Билгесе» – «Знак Почёта» орденына
лаек булдым.
– Абый, сезне 9 нчы сыйныфта укыганда ни өчен төрмәгә
утырттылар?
– Шәкүров! Оятсызланма! – дип, укытучылар берничә урыннан
кычкырыша башлаганнар иде, әмма Салих:
– Борчылмагыз, сорасыннар, әйдә, сорасыннар, – дип
тынычландырып, тагын сөйләп китте. – Менә монда утыручы
мөхтәрәм картлар белә, 30 еллар башларында бөтен илебез буенча
күмәкләшү, ягъни колхозларга керү оешкан төстә алып барылды.
Ул чорлардагы тиешле белемнәре дә булмаган кайбер колхоз һәм
авыл советы рәисләре хәрәмләшүләргә дә баралар иде. Әнә шундый
җитәкчеләр урынына лаеклыларны сайлыйк, дип, бер укучы малай
белән язып элгән белдерүләребез өчен, 1933 елда Октябрь бәйрәме
көннәрендә район эчке эшләр бүлегенең тикшерү изоляторына
алып китеп яптылар. Ә анда, милләтче генә түгел, шовинист рухлы
тикшерүче Сидоров дигән бәндә, минем «Совет властена каршы
фетнә оештырырга омтылу» дигән гаепләү маддәмә, ягъни статьяга,
милләтче дигән үтә дә авыр, иң куркыныч 58 нче маддәне өстәгән.
Ә бу статьяның күбесендә иң югары җәза – атып үтерү каралган!
Менә уйлап карагыз, 16 яше дә тулып җитмәгән малайга шундый
маддә буенча гаеп тагылсын әле! Балалар, кайсыгыз җавап бирә ала,
милләтче кем ул?
Урыннардан шаулаша башлагач, Салих үзе аңлатырга булды:
– Аны, нигездә ике төрле аңлатырга була. Милләтче ул – үз
милләтен генә өстен куеп, башка милләтләрне түбәнсетүче. Икенче
мәгънә, милләтче ул үз милләтеңне өзелеп ярату, аны түбәнсетергә
юл куймау. Кызганычка каршы, бездә милләтче дигәч тә, беренче
мәгънәдәгесен генә күздә тоталар. Мине нахакка гаепләп төрмәгә тыгучы Сидоров үзе дә шул маддә буенча төрмәгә озатылды. Менә
шуңа да, балалар, беркайчан, беркемгә карата начар гамәл кылмаска
гына түгел, хәтта кешегә начарлык теләргә дә ярамый. Чөнки ул
начарлык үзеңә әйләнеп кайтырга мөмкин!
Кыскасы, мондагы фронтовикларга, тыл батырларына тыныч,
имин тормыш, исәнлек-саулык телим, мәктәп балаларына, укытучы-
тәрбиячеләргә укуларында-укытуларында уңышлар юлдаш булсын!
– дип, Салих көчле алкышлар астында чыгышын тәмамлады.
Җыелыштан таралышканда Салих, 60тан узган һәрбер өлкән
кешене иртәгә җомга намазыннан соң, бабасы Шәрәфетдиннәргә
Коръән ашына чакырды. Икенче көнне иртән торып, ул 20 елдан
артык юксынып-сагынып яшәгән авылын, үзенең уйнап үскән
урамнарын-тыкрыкларын карап әйләнергә чыкты. Март башының
зыкы салкын аяз иртәсендә, төн дәвамында туңып каткан бозлы кар,
аяк баскан саен шыгырдап куя. Өйләдән соң җепшетә төшкән кар,
төне буена суынып өлгергән салкын иртәләрдә болында да батмый,
хәтта алты-җиде потлы эре бәдәнле Салихны да күтәрә. Алар,
үсмер малайлар, шундый иртәләрдә колхозның калкулыктагы ерак
кырларыннан чаналар белән салам урларга йөриләр иде. Кайтканда
салам төялгән чананы тартасы да юк, сөзәктән, шыгырдап каткан кар
өстеннән үзе шуып төшә.
Сугыш авылның дүрт йөзгә якын ир-атын алып китүенә
карамастан, Аксыргак тагын да зурая төшкән кебек күренде Салихка.
Әнә урамнарда дистәгә якын яңа буралар күренә, димәк, яз-җәй
дәвамында тагын ничә яшь гаилә төп йорттан аерылып чыга дигән
сүз.
Күңел, бәгырьне үзенчәлекле кымырҗытып торган юксынулы-
сагынулы хисләр ташкыны аша, авыл белән берлектә үткән балачак
һәм үсмер еллардагы фәкать иң күркәм, иң рәхәт мизгелләрен генә
аерып барларга, анализларга тырыша. Шул ук вакытта никадәр якын
кешеләреңнең, аеруча әти-әниеңнең мәңгелеккә югалуын, алар белән
күрешеп сөйләшә-бәхилләшә алмый калуыңны аңлаудан, йөрәк
сулыгып-сулыгып, сызланып тибә. Әнә шундый уйлар-кичерешләр
белән авыл урамнары буенча, кечкенәдән якын күргән, хөрмәтләп
йөргән әби-бабайларга кергәли-кергәли, аларның хәлләрен белешеп,
садака өләшеп һәм өйләдән соң Коръән ашына чакырып йөреп, төш
вакытын да җиткерде Салих.
Туганнары, якыннары, танышлары белән күрешеп-аралашудан
әйтеп бетергесез тирән канәгатьлек хисләре туплап, газиз
Аксыргагыннан кайткан Салих-Хаҗип аерым бер дәрт белән эшенә
кереште. Терлекчелек фермаларын карады, язгы кыр эшләренә
хәзерлек барышы белән танышып, кирәкле күрсәтмәләрен бирде
дә, аннары урта мәктәпкә керде. Чөнки хатыны Факия дә анда завуч булып эшләгәч, аларның гаилә тормышларын алып баруында укыту-
тәрбия эшләренең нинди мөһим роль уйнавы Хаҗипкә тагын да
ныграк ачыкланды. Шуның өстенә ул, Аксыргак урта мәктәбенең генә
түгел, әлеге өлкәнең легендар мәктәп директоры Мәрьям Әюпованың
үзен эштә ничек тотуын, андагы идеаль тәртипне электән белеп, ә ике
көн элек кенә күреп тә кайткач, аның шундый матур үрнәкне хатыны
эшләгән мәктәпкә дә кертергә хыялы бөреләнде.
Бигрәк тә аңа мәктәп директоры белән хуҗалык җитәкчесенең
тандем рәвешендә, бер-берсенә ярдәмләшеп эшләвен мәҗлестәге
өлкән кешеләрдән ишетеп тору ошады. Ләкин мәктәп белән
хуҗалыкның бергәләшеп, уңышлы эшләүләре өчен Мәрьям Әюпова
шикелле мәктәп директоры һәм аның янында барысын да ярты сүздән
аңлап эш итүче колхоз рәисе Шәрәфетдин Шәмсетдиновтай кешеләр
кирәк шул дип, сагышлы хыялга бирелде Хаҗип.
Факия хезмәт куя торган урта мәктәп директоры Рамазанов Солтан
– алтмыштан узган, югары белеме булмаган өлкән кеше. Мәктәпнең
укыту-тәрбия эшләрен завуч Факия тартып бара. Әмма яңа уку елы
башланыр алдыннан ул бәби алып кайтырга тиеш. Хаҗип мәктәп
директоры белән сөйләшкәндә, шул турыда да уйлады. Солтан
Рамазанов физика-астрономиядән дәресләр алып бара. Колхоз
рәисе аңа укучыларны тукландыру өчен Мәрьям Әюпова үрнәгендә
мәктәпнең тәҗрибә җирләрен киңәйтеп, куяннар санын арттырырга,
кош-корт асрап карарга тәкъдим иткән иде, директор кулын гына
селтәде:
– Хаҗип, бүген-иртәгә пенсиягә чыгарга торганда миңа шул гына
җитмәгән иде тагын. Эштән азат итүләрен сорап язган гаризам күптән
РОНОда ята, – диде.
– Солтан абый, мәктәптән китәргә ашыкмагыз әле, сезнең белән
эшләргә күнеккән идек, – дип, Хаҗип, Солтан Рамазановның күңелен
үстерергә теләде.
– Сезгә күнегәсе юк, Хаҗип, сез теләсә кем белән уртак тел табып
эшли беләсез анысы.
Хаҗип үзәккә барганда, бер уңайдан районның мәгариф бүлегенә
дә кереп, мәктәп директорының дөрестән дә эштән китәргә теләге
булу-булмавы белән кызыксынып, пенсиягә киткән очракта кемне
билгеләргә җыенулары турында белеште. Бүлек мөдире: «Рамазанов
китә калганда бу урынга Факияне тәкъдим итүгә сез ничек карар
идегез?» – дигәч, эченнән генә сөенеп, үзе белән сөйләшергә киңәш
итте.
– Дөресен генә әйткәндә, аны куярга уйласагыз, мин, үз чиратымда,
аңа ярдәм итәргә һәрвакыт әзер, – дип белдерде.
– Алайса мин аны, сез каршы килмәсәгез, иртәгә үк монда
чакыртып сөйләшеп карыйм, – диде мәгариф бүлеге мөдире.

Хаҗип өенә кайткач, Факия аны борчылып каршы алды:
– Хаҗип, мине иртәгә директор белән бергә мәгариф бүлегенә
чакырып, телефонограмма җибәргәннәр. Нәрсә булды икән? – дип
борчылды.
– Кайгырма, бернәрсә булмаган. РОНО мөдирегез миннән сине
мәктәп директоры итеп куярга киңәш сорады, шул гына.
– Ә син нәрсә дидең?
– Бик тә хуплыйм, дидем. Шуңа күрә каршы килеп маташма,
бәгырь кисәгем. Әнә әтиең белән әниең бергәләшеп ничек яхшы
эшләгән булганнар. Димәк, безнең өчен күркәм үрнәк бар. Фәкать,
алардан кимен куймыйча эшләргә генә кирәк! Ә без эшли алыр идек.
1957 елның апрель башларыннан, язгы каникуллар төгәлләнгәннән
соң, Факия Солтан абыйсыннан физика дәресләрен алып баруын
дәвам итүен сорап, мәктәпне җитәкләүгә алынды. Иң элек колхоз
белән килешү төзелеп, укучыларны авыл хуҗалыгында эшләргә
өйрәтү максатыннан, мәктәпкә янәшә кырдан аның 2 гектар тирәсе
тәҗрибә бакчасына өстәп, тагын 10 гектар җир, аларны эшкәртү
өчен трактор белән тагылма механизмнар бүлеп бирелде һәм аның
8 гектарына бодай, бер гектарына чөгендер, тагын бер гектарына
кукуруз да чәчеп куелды.
Башка мәктәпләрдә өстәге җитәкчелек каршында исәп өчен генә
асралган куяннарны биредә күбрәк күләмдә үрчетү һәм симертү
өчен зур ферма корылып, аның зур өлешенә колхоздан биш савым
сыеры да тапшырылгач, тирә-күрше кечерәк авыллардан килеп укучы
балаларны тукландыру өчен мөмкинлекләр тагын да иркенәйде.
Балаларны ашата торган ризыкның сыйфаты яхшырып, аны яңа
гына билгеләнгән табиб үзенә җаваплылык өстәп, даими тикшереп-
күзәтеп торды.
Колхоз җитәкчесе мәктәп терлек фермасының кояшка караган
ягына терәп, ике кат пыялалап теплица да корып бирде.
Факия мәктәп бүлмәләренең тәрәзә төпләренә әнисеннән күп
кенә лимон үсентеләре алып кайтып урнаштырды. Алай гынамы,
хәтта әстерхан чикләвеге, өрек-абрикос үсентеләренә тикле үстереп
карарга булды. Мәктәп укучылары да шундый матур үзгәрешләрдән
бик канәгать калдылар.
Ә укучылар өчен самбо секциясе дә ачып җибәрү мәктәп кенә түгел
бөтен район халкы өчен күркәм яңалык булып, анда йөрергә авыл
яшьләре дә зур теләк күрсәтте. Мондый уй аңарда колхозның тимерче
алачыгында элеккеге көрәш батыры, заманында бераз салкынрак
мөнәсәбәттә дә торган Шамил белән тимерче Хәсәннең сөйләшүен
ишеткәч туды:
– Ышанмассың да, Хәсән абый, күптән түгел Казандагы шигырь
язып маташкан энекәшем Гамил янында булдым, – диде Шамил. –Шуларда безнең персидәтелнең авылдашы гына түгел, классташы,
танылган шагыйрь Газиз Нур дигән иптәшнең сөйләп торуына
шаклар каттым. Безнең Хаҗипнең авылда исеме Салих булган, ул
совет властена каршы пропаганда алып барганы өчен10 елга төрмәгә
утыртылып, аннан качкан кеше икән. Мин аны бөтен халык каршында
фаш итәчәкмен, диде.
Шамил шул сүзләрне әйтеп бетергәндә генә, аларның өннәрен
алып, каршыларына Хаҗип кереп басты. Хаҗипнең сынап текәлгән
күз карашыннан, гаепләре бар кешеләрдәй, башларын аска иделәр.
Аннары колхоз рәисе алачык эчендәге үзе барлык колхозчылардан
нык таләп иткән тәртипнең ничек үтәлешен дәшми генә күзәтеп
алгач, тамагын кырып, үзе сүзгә кереште:
– Шамил, ә ул совет властена каршы пропаганданы, ягъни
председатель белән авыл советы рәисенең колхозчыларны кыерсытып,
ничек үзләре генә балда-майда йөзгәннәре өчен миңа аларны яхшы
җитәкчеләргә алыштырырга дип, өндәмә язарга тәкъдим итүе
хакында сөйләмәдемени?
– Юк.
– Беләсегез килсә, авыл җитәкчеләрен алыштырырга халыкны
оештырганда ничек булыр иде икән? – дип, үзе миннән киңәш сорады.
Мин аны хуплаганнан соң, октябрь бәйрәме алдыннан, өндәмәләр
язып, авылның халык күп йөри торган җирләренә ябыштырып
чыктык. Икенче көнне безне милиция бүлегенә алып китеп яптылар.
Мин тикшерүчегә өндәмәләрне икәү бергә яздык дип тордым, ә ул
котыртып яздырды дип, гаепне минем өскә аударган. Әле шуның
өстенә мине милләтчелектә гаепләп, бик зур зыян иткән. Дәресләрдә
татар телен барлык телләрдән өстен күреп, укытучы белән бәхәсләште
дип, үзе төрмәдән котылып калды, миңа 10 ел бирделәр.
Җиде елга якын утыргач, ике бандит төрмәдән качу оештырып,
әйберләрне күтәрешергә кирәк дигән сылтау белән мине дә үзләре
белән алдылар. Атна тирәсе йөреп, тукланырга ризык беткәч кенә
аларның мине үзләре белән алу серенә төшендем. Исәпләре – мине
терлек урынына чалып, ризык урынына куллану булган. Мин моңа
бер инеш буена җитеп, кулларны бәйләгәч кенә тулысынча инандым.
Ерткычлар башлыгы иптәшенә учак ягарга кушып, мине читкәрәк
алып китте. Бар белгәннәремне эчемнән генә укып, Аллаһы Тәгаләдән
мине коткаруын ялвардым. Җәлладым тәмәке кабызырга иелгән иде,
бар куәтемә моның нечкә җиренә китереп типтем дә, бөгелеп төште.
Бәхетемә кулларым алга каратып бәйләнгән иде, икенче бандит
ярдәмгә килгәндә, җирдән агач ботагы күтәреп, башына томырдым.
Аннары явызлык кылырга куллары күтәрелмәсен дип, үзләрен нык
кына типкәләп, кулларын бер-берсенә бәйләп калдырып, юлымны
дәвам иттем.

– Башка очрамадылармы? – дип сорадылар Шамил белән Хәсән,
беравыздан.
– Ике-өч елдан соң, Магнитогорскида эшләп йөргәндә, бер иртәдә
кешеләр сирәк күренгән караңгы урамда мине чалырга теләгәне
очраган иде. Әмма мин бу вакытка завод клубына самбо секциясенә
йөреп, коралсыз килеш саклану ысулларын үзләштергән идем. Башка
күргәнем булмады. Кыскасы, телегез бик кычыта икән, халыкка
Хаҗип үз исеме белән йөрми, төрмәдән качкан дип сөйли аласыз.
– Мин нәрсә сөйләгәнегезне оныттым да инде. Авылда сүз чыкса,
Шамил сөйләгән була, чөнки монда без өчәү генә, – дип, Хәсән
«җаваплылыкны» үз өстеннән төшерде.
– Нишләп сөйлим, миңа нәрсәгә ул. Әмма миндә бер фикер туды
әле. Түгәрәк оештырып, авыл яшьләренә самбо көрәшен өйрәткәндә
әйбәт булыр иде. Мин анда рәхәтләнеп йөрер идем, – дип, Шамил дә
бу хакта авыз ачмаячагына ышандырды.
Әнә шулай оешып киткән самбо түгәрәге, мәктәп балалары, яшьләр
ашкынып йөргәч, авыл клубы чәршәмбе һәм шимбә кичләрендә
гөрләп торды, әйтерсең аңа тамаша карарга баралар иде. Бу шөгыльгә
балалар шуның кадәр атлыгып керештеләр ки, буш вакытлары чыгу
белән өйләрендәге ком тутырып асып куелган капчыклар белән
күнегүләр үткәрәләр иде.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 10, 2026

Фото: magnific ai

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев