Хөсетлек (бәяннең ахыры)
Газинур корт чаккандай сикереп торды да, артына да борылып карамыйча, атылып ишектән урамга чыгып чапты. Кая таба китәргә белми, аптырап-кабаланып, як-ягына каранды һәм, ахыр чиктә, урам буенча ашыгып атлап китте.
VII
Секция эше язгы чәчү чорында да, печән вакытында да туктамады.
Яңа уку елы башлангач исә, бөтен ил белән бергә колхозда да,
мәктәптә дә Октябрь революциясенең 40 еллыгына ныклы әзерлек
эшләре башланды. Юбилейга, тик Октябрьнекенә түгел, ә Салихка
40 яшь тулу көненә Газинур да үзенчәлекле рәвештә хәстәрләнергә
кереште. Хаҗипне үзе эшләгән авыл халкы алдында фаш итүгә
әзерлек чараларын күрә башлады. «Алланың кашка тәкәсе булып,
кикриген киереп йөрмәсен әле, төрмәдә утыруын да, аннан качуын
да барысы да белеп торсын!» – дип хәл итте ул.
Бу вакытта Салихны шуның кадәр күралмады ки, чын мәгънәсендә
аның халык дошманы булуына инанды. Аның фикеренчә, «халык
дошманы җәмгыятьтән изоляцияләнергә тиеш» иде.
Уйлана торгач, Газинур Салихны тозакка каптыру җаен тапты.
Ул башына шундый даһи уй килү шатлыгыннан биемәде генә.
Факиянең икенче шигырьләр җыентыгы чыгу уңаеннан, үзе декрет
ялында булуы сәбәпле, аны читтән торып Язучылар берлегенә
кабул иттеләр. Шул уңайга бәйләп, Газинур берлекнең пропаганда
бүлеге хезмәткәрен, Факия белән элемтәгә чыгып, аңа мәктәбендә
язучылар белән очрашу оештырырга тәкъдим итәргә күндерде. Әгәр
дә Салихның юбилее якынлашкан көннәргә, ягъни комсомол туган көнгә туры китереп оештырганда, аңа бигрәк яхшы бүләк булачак
бу дип уйлап, эчтән сөенеп йөрде ул.
Факия очрашуны иренең юбилеена бер атна кала уздырырга
ризалашты. Билгеләнгән көннең өйләгә якын вакытларына кунаклар
килеп төште. Аларны бик җылы каршылап, Факия шунда ук
мәктәпнең укытучылар, техник персонал, кунаклар өчен санитария
таләпләреннән чыгып, махсус көйләнгән ашханәсенә алып керде.
Бик якты тоннарда бизәлгән диварларның матурлыгына сокланудан:
– Моны шундый матур иттереп бизәргә рәссамны Казаннан
чакырдыгызмы әллә? – дип сорарга мәҗбүр булды кунакларның
җитәкчесе.
– Үзем ясадым, – диде Факия тыйнак кына. – Ә иптәшем тагын
да остарак ясый. Ярар, алары калып торсын, әйдәгез, хәзинәдә бары
белән сыйланып утырыгыз. Өстәлдәге барлык нигъмәтләрнең кәнфит
белән перәниктән калганнары, мәктәп фермасы белән кырларында
үстерелгән маллар һәм яшелчә, җиләк-җимештән хәстәрләнгән. Хәтта
печеньесын да мәктәпнең аш осталары пешерә. Чәйне исә, әнә, тәрәзә
төпләрендә саргаеп өлгереп килүче үзебезнең лимон белән эчәбез.
– Онын, шикәрен, балын сатып алырга туры киләдер инде?
– Юк, онны үзебезнең бөртектән тарттырабыз, балны 30 оя
умартабыз җыя, ә шикәрне мәктәп бакчасында үстергән чөгендерне,
шикәр заводына тапшырып алабыз.
Чәйдән соң Факия биология укытучысына мәктәп буенча экскурсия
оештырырга кушты да үзе очрашу башланганчы баласы янына
ашыкты. Пенсия яшенә якынаеп баручы биология укытучысы
Хәким абыйлары кунакларны бик теләп мәктәп фермалары, тәҗрибә
бакчасы белән таныштырырга кереште. Ул рухланып мәктәпнең
кышын да яшелчә, җиләк-җимеш, чәчәк үсә торган зур теплицаларын
күрсәткәндә, колхоз җитәкчелегенә дә рәхмәтләр укыды.
– Мәктәп белән колхоз бергәлектә бик уңышлы эшләгән җирләр
бөтен СССРында сирәктер, мөгаен. Әнә безнең Факиябезнең әтисе
колхоз рәисе, әнисе мәктәп директоры булып эшләгән. Анда колхоз
рәисе ачлык елларында дәүләт планын үтәр өчен чалган терлекнең
эчен-башын халыкка хезмәт көннәре хисабына тараткан өчен, бер
хөсет җан югары властьларга чаккач, Факиянең әтисен дәүләт малын
әрәм-шәрәм иткән дип, ике елга шартлы рәвештә хөкемгә тарталар.
Шулвакыт Газинур: «Дөрес хөкем иткәннәр, әле күбрәк бирергә
кирәк иде!» – дип, аздан гына кычкырмый калды, авызыннан «дө-д»
кебек авазлар гына чыкты. Шуңа күрә аңа бик игътибар бирмәделәр.
Ә биология укытучысы дәвам итте:
– Безнең колхоз рәисе шуңа күрә бабасы белән әбисенең матур
эш үрнәкләрен кулланып, матур әдәбиятны да, фәнниен дә бик күп
укыган кеше буларак, барлык гамәлен дә законнарны бозарга юл куймыйча алып бара. Колхозчыларга гына түгел, гозерләрен үтәп,
бөтен авыл халкына булыша, бик тә кешелекле җитәкче безнең
Хаҗип.
«Хаҗип тә Хаҗип дип исләре китте инде, тәмам туйдырып
бетерделәр. Тиздән менә аның нинди Хаҗип булганын белерсез!
Чын исемен, төрмәләрдә утырып, аннан качып йөрүен дә ишетсәгез,
бәбәгегез акаер», дип, укучылар һәм авыл кешеләре белән очрашу
башлануын түземсезләнеп көтте Газинур. Һәм, ниһаять, ул сәгать
сукты, авылдагы һәр чара, гадәттәгечә, алдан билгеләнгән вакытта –
нәкъ икедә ачылды. Клуб укучылар һәм авыл халкы белән шыгрым
тулы булды.
Очрашу тантанасы ачылып, сүз язучылар төркемен җитәкләп
килүчегә бирелде. Ул әлеге чараның сәбәпчесе – икенче шигырьләр
җыентыгы чыккан Факияне шушы сөенечле вакыйга белән
котлады һәм авторның күптән түгел генә, үзе декрет ялында булуы
сәбәпле, читтән торып Язучылар берлегенә алынуын игълан итте.
Аңа Язучылар берлеге әгъзасы булуын раслаучы таныклыкны
тапшырганда, зал аягүрә басып, бик озак алкышлады. Бу вакытта
Газинур, үт суын йотып дигәндәй, артык дәрәҗәдә үртәлеп, түзәргә
тырышты. «Хәзер, бик тиздән фанфараларыгыз үкенечле тынлыкка
алышыныр!» дип, үз сәгате сугачак мизгелне эченнән генә аерым
бер ләззәт белән көтте.
Кичә авыл кешеләре, укучылар, укытучылар һәм килгән кунаклар
белән аралаштырылып һәм концерт номерлары белән бизәлеп барып,
сүз, ниһаять, Газиз Нурга да җитте. Ул триумфаль аркага керүче
гаскәр башлыгыдай, үзеннән түбән кешеләргә караган рәвештә залга,
як-ягына мыскыллы күз сирпеп алып, «гаепләү акты»н башлады:
– Әйе, хөрмәтле иптәшләр, кадерле укучылар һәм аларның
укытучылары! Без Факия белән бер сыйныфта ун ел укып чыкканга
күрә, аның тормыш юлы миңа бөтен нечкәлекләре белән таныш.
Дөрес, мәктәптә укыганда, ул бер яктан да аерылып тормады, хәтта
аның шигырь язып маташканын да мин хәтерләмим. Ярар, алары
хәерле булсын, монда көне буена аның ире, шулай ук классташ, кичәгә
кермәсә дә, бер дә телдән төшмәде. Тик аны Хаҗип дип атаулары гына
аңлашылмый. Димәк, сез Факия иренең бөтенләй Хаҗип булмыйча,
Салих икәнен белмисез?!
– Беләбез! – диделәр алдагы рәтләрдә утырган ике малай. – Хаҗип
аның пар исеме, ягъни псевдонимы. Владимир Ильич Ульяновның
Ленины, Алексей Пешковның Максим Горькие сыман.
– Каян беләсез сез анысын? – Бу малайларга карап, Газинурның
күз алдыннан ихтыярсыз Салих белән бергә укып йөргән чаклары
кино тасмасыдай чагылып узды. Ул чакларда Салихның һәр хәрәкәтен
кабатлап, нәрсә әйткәнен көтеп, берсүзсез үтәргә әзер тора иде ул. – Остазыбыз үзе сөйләде.
– Ә ул үзенең төрмәгә утыртылып, аннан качып йөрүләре турында
сөйләдеме соң?
– Барысын да сөйләде, – дип, малайлар Газинурны бөтенләй
ялангач калдыргандай иттеләр.
– Ул – милләтче, халык дошманы! Шуны да аңламыйсызмы әллә?
Ул төрмәдән чыгарга тиеш түгел иде! Мин КГБның яшерен агенты
буларак, моңа барыбер юл куймаячакмын! – дип, кызыл катыргысын
селтәп, тавышын фальцет дәрәҗәсенә җиткереп чинады ул.
– Үзеңне Бөекбритания язучысы Ян Флеминның «Рояль
казиносы»ндагы агент Джеймс Бонд шикелле кодрәтле дә, үткен дә
иттереп хыялланырга уйлыйсыңмы әллә? Тик сиңа аңа җитәргә күк
белән җир арасын үтәргә кирәк шул, – диде аның кыланмышларына
түзеп тора алмаган Факия дә. – Дөньяның бер генә иленең дә
дәүләт куркынычсызлыгы сагында хезмәт куючылар синең кебек
таныклыкларын халык каршында селтәп, мин КГБ агенты дип
кычкырып йөрмиләр.
– Йөрмәсеннәр, анда эшең юк! Син үзеңнең дә капиталист калдыгы
булуыңны онытып җибәрмә. Дәү әтиең сәүдәгәр булып, халыкны
талап баеган. Бәлки аның яшереп калдырган алтыннары белән әвеш-
тәвеш китерәсездер. Белеп тор, барысын да ачыклап, фаш итәчәкбез!
Шулвакыт башына килгән кызыклы уйдан, залдагы бер ноктага
текәлеп торган Факия, яктырып китеп, көлеп җибәрде:
– Ә син үзеңне үзең безнең каршыда бернинди агент булмавыңны
фаш иттең инде. Әнә, залда чын КГБ хезмәткәре мәгънәсез
маймыллануыңны күзәтеп, исе китеп утыра. Аның җитәкчелеккә
синең бу тәртипсезлегеңне җиткерәчәгенә шикләнмим мин. Ул
җиткермәсә, җиткерүчеләр табылыр, мөгаен. Үзең әйтмешли,
әзерләнеп тор! КГБ агенты булуыңа чик куелыр дип ышанырга кирәк!
Газинур корт чаккандай сикереп торды да, артына да борылып
карамыйча, атылып ишектән урамга чыгып чапты. Кая таба китәргә
белми, аптырап-кабаланып, як-ягына каранды һәм, ахыр чиктә, урам
буенча ашыгып атлап китте. Шулчак клубтан ике егет чыгып:
– Абый, Факия апа колхоз рәисе машинасында сезне кая телисез,
шунда илтергә кушты. Бернидән шикләнмәгез, сезгә бармак белән
дә кагылучы булмас, – дип ышандырып, аны тимер юл станциясенә
кадәр озатып куйдылар…
Тәмам.
«КУ» 10, 2026
Фото: magnific ai
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев