Проза
-
18 сентябрь 2026 - 09:00
КОЯШТА – САГЫШ ТӨСЕ (повестьның дәвамы)
Иртәнге эшләрне караштыргач, бераз тын алмакчы булып, радионы ача төште Флүзә. Нигәдер бу араларда үзенә урын таба алмый әле. Бүген дә таң беленгәндә үк уянып, озак кына уйланып ятты. Уй дигәненең дә рәте- чираты юк, берсе килеп зиһенгә барып җитә алмый, аны икенчесе алыштыра, ул арада өченчесе аңны тарткаларга керешә – җыен тузга язмаган, өзек-төтек нәрсәләр бимазалый күңелен. -
17 сентябрь 2026 - 16:00
НАМАЗЛЫКСЫЗ НАМАЗ (хикәянең дәвамы)
Намазга бассаң да, күпме белмәгән нәрсәләр күләгәдә кала икән әле. Аллаһы Тәгалә юлы да синең иман ныклыгыңны сыный кебек. Моның белән килешеп бетмәгән көннәрдә күрше апасы иске, югалган паспортын табып кертеп бирмәсә, Рамазанга тагын күпме көннәр кайгырып йөрергә туры килер иде икән? -
17 сентябрь 2026 - 09:00
ОЗЫНБОРЫН ФИЛ БУЛАЛМЫЙ (сатирик повестьның дәвамы)
Ничек диләр әле? Аллаһы Тәгаләне көлдерәсең килсә, аңа үзеңнең планнарың турында сөйләп бир, дигән гыйбарә бар бит. Мәгънәсе болайрак: Ходай синең белән алга таба ни буласын сиңа караганда күбрәк белә, шуңа күрә максатларың аңа көлке тоелырга мөмкин -
16 сентябрь 2026 - 13:00
НАМАЗЛЫКСЫЗ НАМАЗ (хикәя)
Әллә нигә бер эчсә дә, бу юлы нык кына чайкала иде. «Дебил, – дип, тамак төбе белән акырды ул Рамазанга, – дебил, ахмак, тиле». Нур тамчылары шулчак тәгәрәшеп коелды, каядыр югалды. Иреннәр дога аятьләрен әйтүдән шып туктады. Фәрештәләрне качырып, дөрес эшләмәде абыйсы. -
16 сентябрь 2026 - 09:00
Кызыл Чишмә кызы (бәяннең дәвамы)
Класска кергәч инде ул, Гришаны такта янына чыгарып бастырып, шигырен үзеннән укыта. Шик юк, Алан мәктәбендә зур шагыйрь булачак каләм иясе канат ярып килә. -
15 сентябрь 2026 - 09:00
ОЗЫНБОРЫН ФИЛ БУЛАЛМЫЙ (сатирик повестьның дәвамы)
– Ни була? – Кәрим Зәйтүнәнең һәр әйткән сүзенә исе китеп утыра иде. – Ярамый – бетте-китте! Җүнлегә илтми! Ярар, Аллаһка тапшырдык, безнеке ни тегесе, ни монысы, уртада булды инде, чәршәмбе көн. Беразга янәдән тынлык урнашты. Аны тагын Нурибәк бозасы итте. -
14 сентябрь 2026 - 13:00
Әти йорты (хикәя)
Әтисе белән әнисенең аралары суына башлаганда Гөлсинур унынчы класста укый иде. Туксанынчы еллар. Моңа хәтле заводта тырышып-тырмашып, әйбәт кенә эш хакы алып эшләгән әтиләре өйгә акча алып кайтмый башлады... -
14 сентябрь 2026 - 11:00
ОЗЫНБОРЫН ФИЛ БУЛАЛМЫЙ (сатирик повесть)
Бик четерекле хәлдә калды Гөлшат. Бабасы Галимәрдәннең капкасыннан урамга чыкты гына, Кәримнең бәрхет тавышын ишетеп, бәхетеннән, әйтерсең лә күкнең җиденче катына менеп китте. Хәтта ирексездән җәйге төнге күккә дә башын күтәреп карап куйды. -
14 сентябрь 2026 - 09:00
Кызыл Чишмә кызы (бәяннең дәвамы)
Алгы рәтләрнең берсендә утырган Диананың борынына затлы парфюм, иннек исләре килеп бәрелгәндәй булды. Өстенә нәрсә эләксә шуны киеп, өйдәгеләргә һич чыраен ачып карамас үги анамы бу? -
13 сентябрь 2026 - 13:00
Тылсымлы калаклар (хикәя)
Зөһрә белән Алим, аерылышырга карар кылгач, ду килешеп, соңгы калак-чәшкегә хәтле мал бүлештеләр. Дөресрәге, Зөһрәнең яшь хатынга китәсе иреннән шул мал бүлешү аша булса да үч аласы килә иде... -
13 сентябрь 2026 - 09:00
Кызыл Чишмә кызы (бәяннең дәвамы)
Безнең як карчыклары әйтмешли, чынлап еласаң, сукыр күздән дә яшь чыга икән ләбаса... Әллә нинди каршылыклар, юраулар булуга карамастан, Диана Мурзина Алан мәктәбенә барып укырга керде бит! -
12 сентябрь 2026 - 09:00
Кызыл Чишмә кызы (бәяннең дәвамы)
Төргәге белән дарулар күтәреп кайткан Диананы өй көтелмәгән тамаша белән каршылады. Капканы ачып керүгә үк Зәмзәмиянең, әллә нинди ямьсез тавышлар чыгарып, әтисе белән акырышуын ишеткәч, кызның күңеле өшеп китте. -
11 сентябрь 2026 - 13:00
Батыр Зәйнәп (хикәя)
- Марсель Гүзәлнең йөрәгенә пычак белән кадаган, кулымда җан бирде, мескенкәем, - дигәндә аның күз алдына Гүзәлләрнең канга баткан йокы бүлмәләре, бәхилләшү сүзләрен дә әйтә алмыйча, мәңгелеккә күзен йомган дустының ак йөзе, Марсельнең үзе башкарган эштән исәрләнгән исерек кыяфәте, чарасызлыктан, куркудан елап, шешенеп беткән ике яшүсмер кызлары килеп басты... -
11 сентябрь 2026 - 09:00
Кызыл Чишмә кызы (бәян)
Шулвакыт кемдер арттан килеп кызның гәүдәсен кочаклап алды, ә рульдәгесе җәһәт кенә аның башына капчык кидерде. Диана әлеге чаптарның нидер җәелгән йомшак бишегенә ничек килеп төшүен сизми дә калды. Кыз күпме генә сөрән салмасын, аны ишетүче булмады. Рульдәге зат Диананың өстенә атланып диярлек утырды, авырттырып биленнән кочты: – Тыпырчынма! Йола бу... Кыз урлау. -
10 сентябрь 2026 - 09:00
Ильяс Алкинның соңгы мәхәббәте (дәвамы)
Колагына Луизаның ачыргаланып кычкырганы ишетелде. Ләкин ике яктан боргычлап тоткан төссез бәндәләр аңа борылырга да, хәтта кул болгарга да ирек бирмәде.