КҮПЕР (хикәя)
Өч бүрәнә китерелеп, алар бер-берсенә бәйләнгәнче, сәгатьтән артык вакыт узды. Озын бауның бер очын салга бәйләделәр, икенче очын күпер баганасына бәйләп, бер сугышчы ярда калды. Командир үзе белән Таһирны алды, һәм алар салны этә-этә йөзеп киттеләр. Сигез-тугыз яшьләрдәге малай белән аның сеңлесе бер-берсенә елышып утыралар иде. Кыз елый, абыйсы аны юатырга тырыша.
Төнге урман куелыгыннан, иелә биреп, өч күләгә аерылып
чыкты. Алар шунда ук бернинди тавыш-тынсыз җимерек күпер
астына чумдылар. Киң елганың әле бер, әле икенче ягында шартлау
тавышлары ишетелеп куя иде. Күпер ышыгына төшкәч, автоматларын
әзер тоткан килеш, тегеләй-болай каранып алдылар. Шуннан соң
берсе, төнлә күрә торган приборын күзләренә китереп, теге як ярны
айкап чыкты. Шикле нәрсә күренмәгәч, тынычланып, юлдашларына
таба борылды. Бер сугышчы читтәрәк тезләнеп утыра иде.
– Таһир! – диде. – Нәрсә анда? Ни күрдең?
– Командир, мин таптым! – диде тегесе. Тавышында шатлык белән
бергә тирән дулкынлану сизелә иде.
– Нәрсә таптың тагын, хәзинә түгелдер бит?
– Бетонга уеп язылган «М» хәрефе монда.
– Шуннан? Нәрсә аңлата инде ул хәреф? Ребус чишәргә генә калды
хәзер, башка эшебез юк иде.
– Теге зур сугыштан соң минем Мирсәет бабаем төзекләндергән
күпер бу, ул сөйләгән иде...
Кояш чыкмаган әле, ләкин аның алдан хәбәр салучы нурлары
офык өстенә «Ул килә!» дип язып элгәннәр инде. Җир шарының
ашкынучан очышыннан илһам алып, кешеләр дә хәрәкәткә килгән:
сыер мөгрәгән, чыбыркы шартлаган тавышлар ишетелә. Мирсәет
карт, сарай янында торган арбаны ары-бире йөртеп, аны бакча башына
таба борып куйды. Атын тәртә арасына кертте. Дуганы камыт бавына кидерә башлаган чагында, урам як капкадан кулына чыбык тоткан
карчыгы килеп керде.
– Кая җыенасың инде тагын? – диде ул картына. – Кичә генә әле
тора да алмый ята идең бит.
– Авырыйм дип ятсам, гомер буе ятар идем мин, минем авыртмаган
җирем юк. Йөреп кайтсам, үтә ул, – диде карт. – Бар, Таһирны уят.
– Калсынмы әллә, йокысы туймагандыр бит әле баланың.
– Нинди бала! Аның яшендә мин инде олылар белән рәттән печән
чаба идем. Алты яшь тулуга иртән атны алып кайту минем өстә
булды. Әти әле йоклый, әни мине уята, яланаяк чабам. Әти уянганчы
ат ишегалдында торырга тиеш. Бар, уят, барам диде ул.
Ачык тәрәзә аша аларның сөйләшүен ишетепме, ун-унбер
яшьләрдәге малай үзе йөгереп чыкты һәм арбага менеп тә кунаклады.
– Ашамадыгыз да бит әле, ашап алыгыз, – диде карчык, аларны
азга гына булса да тоткарларга теләп, күрәсең.
– Урманда ашыйбыз без, анда тәмлерәк була ул.
– Әйе! – диде малай, күзләрендәге йокы пәрдәсе аша бәхетле
елмаеп.
– Умарталыкка керәсеңме соң? – дип сорады карчыгы.
– Бәлки, керербез, – диде карт, үзенә алдан ук ниндидер йөкләмә
алырга теләмичә.
– Тукта, алайса, – диде дә карчыгы тиз-тиз атлап өйгә кереп китте.
Бераздан киндер тастымалга төрелгән түгәрәк ипи алып чыкты.
– Менә, дустыңа күчтәнәч... Карап йөрегез инде анда... – дип,
тагын нәрсәдер әйтергә теләгән иде, карт, аның тел төбен шунда ук
аңлап алып:
– Әнә шулай баланы куркытып бетерәсез инде сез, – диде. – Әле
аның курыкмый торган чагы, менә хәзер йөрергә тиеш ул. Атка
атланырга өйрәнә әле ул, шулаймы, улым?
– Әйе! – диде малай, шат елмаеп. Бабасы арбага килеп утыргач: –
Дилбегәне мин тотыйммы, бабай? – диде.
– Бар әле, йөгереп кенә барып капканы ач башта, шуннан тотарсың.
Таһир бәбкә үләне өстеннән өч эз сузылган юл буйлап бәрәңге
бакчасы башына таба йөгерде, капканы ачты. Әбисе арба артыннан
ияреп барды да, ат ихатадан чыккач, капканы ябып куйды һәм:
«Хәерле юл», – диде.
– Амин, – диде карт тыныч кына, әйтерсең әле генә карчыгына
ачуланмаган. Арбага сикереп менгән оныгына дилбегәне биреп: – Мә,
тот, – диде. – Баштан ук каты кулыңны күрсәт, нык кына тартып ал.
Җебегән икән бу малай, бүген эленке-салынкы йөрсәм дә була икән
дип уйламасын. На-а!
Бакча белән зират арасындагы кечкенә болынны үтүгә, олы
юлга күтәрелделәр. Таһир артына борылып карады. Әбисе һаман капка янында басып тора иде әле, бер-берсенә кул болгадылар.
Шоссе буйлап аз гына баргач, уңга борылып төштеләр һәм ике
басу арасындагы посадка буйлап киттеләр. Арыш басуы, яртылаш
урылып, салам өемнәре белән чуарланган иде. Посадканың аргы
башында, озын муенлы динозаврларны хәтерләтеп, өч комбайн катып
калган, яннарында ике йөк машинасы да бар. Агачлар өстеннән төтен
күтәрелә иде.
Чылбырдан ычкындырылган эт тә аларга ияргән иде. Ул инде,
иреккә чыгу куанычыннан хуҗасына ярарга тырышкандай, атның әле
уңына, әле сулына чыгып, һәр тарафка карана-карана йөгерә, әйтерсең
күз күреме җирдәге бөтен хәлләрне контрольдә тоту аңа йөкләнгән.
Урман өстеннән яртылаш күренгән кояш нурлары астында уртача
буйлы, имәндәй тыгыз гәүдәле картның шадра йөзе яктырып,
җанланып киткәндәй булды. Ул кепкасын маңгаена күтәребрәк куйды
да борын эченнән ниндидер җырның көен сузып җибәрде. Кайвакыт
арба келтердәве көйне күмеп киткәндәй була, ләкин тәгәрмәчләр
йомшаграк җиргә эләгү белән көй тагын ишетелә башлый иде.
Менә алар комбайннарга якынлашты. Юл буенда озын гәүдәле,
кырыс чырайлы, таушалган кәчтүм, иске генә кепка кигән ир басып
тора иде. Ат, команданы да көтмичә, аның янына җитүгә үзеннән-үзе
туктады. Ир арба янына килде, карт белән ике кулын биреп күреште.
– Нәрсә, малайны авыл тормышы белән таныштырып йөрүме? –
диде. – Әйдә, безгә пешерелгән ашны да татып карасын инде, алайса,
оныгың.
Мирсәет карт ялындырып тормады, арбадан төшеп, атын агач
күләгәсенә кертеп бәйләде. Бригадир юынгычны күрсәтте. Кулларын
юып алгач, үлән өстенә җәелгән брезентка килеп утырдылар. Егетләр,
шаярып сөйләшүләрен бүлеп, бабай белән ипле генә исәнләшеп
алдылар. Пешекче хатын һәрберсенең алдына тәлинкә белән аш
китереп куйды. Саф һавада учак өстендә пешкән, төтен белән
ысланган аш! Шуннан да тәмле ризык буламы дөньяда? Мирсәет
карт, кулына итле сөяк алып, аны сеңерләренә кадәр кимереп ашый
башлады.
– Ит бар бит, нигә аның белән азапланасың? – диде бригадир, ит
өелгән җамаякны аңа якынрак этәреп.
– Теге вакытлардан калган гадәт, – диде карт.
– Ул еллар үтте инде, Мирсәет, ташла ул сөякне этеңә. Әнә ничек
карап ята, теле генә юк сорарга.
– Мирсәет бабай, – диде шулчак бер егет, – ничек ул кинода
безнекеләр «Ура!» кычкырып атып торган пулемётка каршы бара, ә
берәү дә үлми?
Сорау бирүчегә карт зәңгәр күзләре төпкеленнән тирән итеп, бу
сүзләрдә нинди киная бар икән дигәндәй карап торды да:
– Әкияттә ничек була тагын! – дип кырт кисте. Дусты белән
карашлары очрашты, икесенең дә авыз кырые мәгънәле генә кыйшаеп
куйды. Мирсәет карт, тынычлана төшкәч: – Беренче тапкыр атакага
баруыбыз, – дип дәвам итте. – Беркатлы авыл малайлары бит инде.
Чын түгелдер бу, төштер, хәзер уянам, хәзер бетә бу мәхшәр дип
йөгерә идем, кинәт янымдагы иптәшем егылып калды. Алда барган
солдатның аяк астына снаряд төшеп шартлады һәм ул, урталай
өзелеп, күккә очты. Шунда гына аңлый башладым: уен да, төш тә
түгел икән бу, монда чынлап үтерәләр икән... Һәм шунда ук караңгы
упкынга очтым... Фронт госпиталендә генә һушыма килдем. Янымда
кечкенә ут. Теге дөньядамы мин, бу дөньядамы дим. Ул ут шәм икән.
Медсестра килде: «Ну, будете жить долго!» – ди бу. «А что со мной
было?» – дим мин. «С того света вытащили», – ди кыз, ягымлы
елмаеп... Госпитальдән соң тагын фронтка. Прохоровка янында
танкларга кадәр безне җибәрделәр. Өч йөз кешедән егерме бер кеше
исән чыктык. Полк командиры төнлә утырып елады: рота командиры
аның приказын ялгыш аңлаган... Менә шулай булды ул сугыш...
Тынлык урнашты, тик усак яфраклары гына нигәдер лепердәшә
иде. Картның уйларын оныгы бүлде. Ул, бабасының колагына үрелеп:
– Бабай, комбайнга утырып карарга мөмкинме? – диде.
Ул арада бригадир комбайнчыларны күздән кичереп алды да:
– Тәк, ашап туйдыкмы? Бүген чык төшмәде, яңгыр булырга
мөмкин. Хәерле сәгатьтә эшкә керешик, – диде. Янында утырган
комбайнчыга: – Менә бу егетне бер генә уратып кил әле.
– Син бит комбайнга кеше утыртырга ярамый дисең.
– Дөрес, ярамый, утыртма. Бу – бердәнбер очрак. Яхшы кеше өчен
бер тапкыр гына кагыйдәне бозудан берни дә булмас әле, бар.
– Рәхмәт, дускай, – диде Мирсәет карт, алар киткәч.
– Үзеңнең хәлләр ничек соң? – дип сорады дусты.
– Бу яшькә җитеп, оныкларны күргәч, зарлану гөнаһ булыр.
Фронтта бит, өйгә кайтып, өч кенә көн яшәсәм дә үкенмәс идем дип
тели идек. Аллага шөкер, чылбыр өзелмәде...
Комбайнчы егет Таһирны тезләре өстенә утыртты, үзенең куллары
яныннан штурвалны тотарга кушты һәм комбайн кузгалып китте.
Туры бара башлагач, абыйсы аңа: «Шулай гына тот, нык тот, беркая
да борма», – диде дә кулын ычкындырды. Таһир космик корабка
эләктемени. Иксез-чиксез кыр, комбайн игенне суыра, йота. Ә ул
өстә, ул көчле, үзеннән күп тапкырлар зуррак, куәтлерәк машина
аңа буйсына: бөтен бу кырларга, тирә-як урманнарга, тауларга ул
хуҗа диярсең...
Бабае янына йөгереп килгәндә, малайның күзләре очкыннар
чәчеп яна иде. Ул, бәхетеннән тыны кысылып: «Бабай, мин, үскәч,
комбайнчы булам!» – диде.
Бригадир белән саубуллашып, ары киттеләр. Һәм шунда ук урман
эченә барып керделәр. Дөнья тараеп калгандай булды, битләренә
рәхәт салкынлык килеп бәрелде, арба тавышы күңелле генә яңгырап
ишетелә башлады. Мирсәет карт җиңел сулап куйды: урман бит ул
сине әнкәең шикелле мәрхәмәтле куенына ала, чит күзләрдән яшерә,
йомшак куллары белән сыйпап-сыйпап озатып кала. Урман күп
тапкырлар яшереп калды аны, үлемнән коткарды...
Бераз барганнан соң, карт, уңга кереп китүче беленер-беленмәс
юл тармагына күрсәтеп: «Менә монда бор әле, улым», – диде. Арба,
дыңгырдык юлны калдырып, йомшак келәм өстеннән тәгәрәп китте.
Зур гына аланда ярым җимерек берничә йорт күренде. Кайбер
тәрәзәләр ватык, кайберләренә такта кисәкләре кагылган. Черек
коймалар кыйшайган яки бөтенләй ауган, ишегалларын, бакча
урыннарын үлән басып киткән. Карт алмагачлар, миләш, шомырт
куаклары күренә.
– Бабай, ни булган бу өйләргә, нигә болар шундый?
– Кирәге калмаган өй төзек була алмый, улым.
Кап-кара эре җимешле шомырт янында туктарга кушты. Арбадан
төшә башлап:
– Монда минем дустым яши иде, – диде.
– Ә кайда ул дустың хәзер? – дип сорады оныгы.
– Сугыштан кайтмады.
– Ә нигә? Сугыш бетмәдемени әле?
– Аның сугышы бетмәгән, күрәсең.
Өйгә керделәр. Кергәч тә уң якта акшары кубып, ала-кола булып
калган мич, мич алдына табагач сөялгән: соңгы тапкыр ничек куелган,
шулай тора булса кирәк. Мичтән арырак зур гына сәке. Сул як
почмакта өстәл. Аның кытыршы, буялмаган такталары шундый иске,
сазлыкка манып алынган диярсең. Янында шундый ук иске, бер аягы
сынган утыргыч аунап ята. Түр як почмак караңгылыгында ниндидер
китаплар өеме күренә. Идәнгә, өстәл өстенә, сәке такталарына
түшәмнән туфрак коелган. Тегендә-монда кипкән чебеннәр аунап
ята: каяндыр кергәннәр дә чыгар юл таба алмаганнар, күрәсең.
– Тимер караватны тәки алып киткәннәр икән, – диде карт. – Улым,
бар әле, әрем җыеп кер, өйне себерик.
Чыгып, әрем җыйдылар.
– Китапларны өстәлгә алып куй әле, улым, – диде бабасы, өстәл
өстен себереп төшергәч.
Идәнне, сәкене себереп, утыргычны утыртып куйгач, өй аз гына
өйгә охшап калды. Ләкин себергәндә тузан күтәрелде, малай төчкерә
башлады, һәм алар тышка чыктылар. Карт, авыр сулап, тупсага
утырды. Эте аның янына килеп ятты. Оныгы, як-ягына каранып
алганнан соң:
– Ә тегендә нинди ташлар ул? – дип сорады.
– Алачыклары шунда иде, шуның урыны, – диде бабасы.
– Ә анда хәзинә күмелмәгән микән?
– Нинди хәзинә инде... – дип, моңсу гына елмаеп куйды бабасы.
Үзенең дә шундый хыялый чагы исенә төште. Дусты белән бер
сыйныфта укыдылар, аларга «Ишәй белән Кушай» диләр иде. Икесенә
бер чана, бер чаңгы. Чана Мирсәетнеке, чаңгы Биктимернеке. Таудан
шуганда алышып-алышып шуалар да, кем соңыннан нәрсә белән
шуган, шуның белән кайтып китә иде. Соңрак икесе бер кызга гашыйк
булды. Миләүшә аларны тигез күрде, өч ел сайлый алмый йөрде...
Сугыш сайлап бирде, Мирсәетнең хәзерге карчыгы әнә шул кыз инде.
Бераз шулай уйланып утырганнан соң, карт, арба янына барып,
ниндидер такта кисәге һәм чүкеч алып килде. Кесәсеннән кадак
чыгарып, тактаны өй диварына кага башлады. Кагып бетермәстән
туктады да үлән арасыннан нәрсәдер эзләп маташкан оныгына:
«Улым, менә бу кадакны гына кагып бетер әле, нигәдер кулымның
хәле китте», – диде. Малай бабасы янына килде. Кадакны, озак кына
маташып булса да, кагып бетерде. Тагын бер кадак бирде бабасы,
аны да какты. Шуннан, читкәрәк китеп, тактадагы язуны укыды:
«Бу йортта Ватанын яклап һәлак булган Биктимер дустым яшәде».
– Бабай, ә нигә кешеләр сугыша? – дип сорады Таһир.
– Әллә инде, улым... Сезгә эләкмәсен инде ул мәхшәр...
Карт, арбадан чалгы алып килеп, өй тирәсендәге үләнне чабарга
кереште. Бераз чапкач, алачык урынында казына башлаган оныгын
дәшеп:
– Улым, монда җиләк күп, кил, ашап аласыңмы? – диде.
– Минем эш бар әле, азактан, – диде оныгы. Бераздан бабасы
янына килде, берничә җиләк табып капты. Шуннан соң: – Бабай, мин
дә чабып карыйм әле, – диде. Бер селтәнде, ике, ләкин бик барып
чыкмады әле, чалгы үлән өстеннән шуып китә яки җиргә кадала иде.
– Сиңа бәләкәйрәк чалгы кирәк шул, – диде бабасы.
Чабылган үләнне арбага салдылар. Китәргә җыенгач:
– Бабай, андагы бер китапны алырга ярыймы? – дип сорады оныгы.
– Нишләп ярамасын, кирәк икән, бар, ал, – диде бабасы.
Таһир йөгереп кенә өйгә кереп китте һәм үзе карап куйган бер
китапны алып килде. Китап тышына кояш һәм аның тирәли әйләнүче
планеталар төшерелгән иде.
Бу юлы Мирсәет карт дилбегәне үз кулына алды. Таһир печән
өстенә сузылып ятты. Яңа чабылган үлән исен иснәп, бишектәге
кебек тирбәлеп килү нинди рәхәт! Агачлар артка таба йөгерә, ә өем-
өем болытлар, аттан калмаска тырышып, ияреп киләләр. Ә болытлар
артында, ул чиксез галәмдә нәрсә икән соң?.. Әле генә арбада бара
иде, инде йомшак болыт өстендә тирбәлә Таһир. Их, нинди киң, якты, саф бу дөнья! Нинди тынлык!.. Чү! Нәрсә ул анда аста? Җирдән
ут һәм төтен өемнәре күтәрелә, бер-берсенә каршы танклар килә,
автоматлар тоткан солдатлар йөгерә... Һәм болар барысы бернинди
тавышсыз. Нәкъ менә тавышсыз булуы белән бигрәк тә куркыныч
иде бу күренеш... Таһир, күзләрен зур ачып, торып утырды. Кайда
икәнен аңламыйча, тирә-ягына каранып алды. Маңгаеннан тир
бөртеге тәгәрәп төшеп, күзен әчеттерде... Арба җәелеп үскән карт
өянке күләгәсендә тора, бабасы атны тугара иде. Вак таллар артында
кечкенә инеш ялтырап күренә, сөзәк тау битендә умарталар.
– Бабай, нинди җир бу, нигә без туктадык? – дип сорады малай.
– Умарталык бу, улым. Дустым монда эшли, – диде карт.
Умарталар ягыннан килүче битлек кигән ир аларны колачын җәеп
каршы алды. Мирсәет карт аңа тастымалга төрелгән ипине сузды.
Дусты:
– Менә рәхмәт, нәкъ ипи беткән чак иде, – дип, киң елмайды.
Өй буенда самавыр белән булашып йөргән хатын да кунакларны
күрде, йөзе яктырып китте. Хуҗа ипине имән күләгәсенә җәелгән
ашъяулык өстенә алып барып куйды. Шуннан Таһирның җилкәсенә
кулын салып:
– Исемең кем әле синең, олан? – дип сорады.
– Таһир.
– Матур исем сайлаганнар үзеңә. Гөнаһсыз дигәнне аңлата бугай.
Син миңа бер эштә булыша алмассыңмы, Таһир?
– Нинди эш бит.
– О-о! Син бабаң кебек үк акыллымы әллә? – дип елмайды. – Чәйгә
кәрәзле бал алып килергә иде, менә бу күрек белән төтен җибәреп
торучы кирәк.
– Була ул! – диде Таһир олыларча, эшнең үзе башкара алырдай
булуына куанып.
– Минем умартадан алыгыз, – диде Мирсәет карт.
– Нәрсә тагын! – диде Гани, кулын селтәп. Малайга битлек кидерде,
һәм алар умарталарга таба киттеләр. Умарта капкачын ачкач, Гани
абыйсы:
– Әйдә, өстән генә җибәр төтенне. Әнә шулай. Күрәсеңме,
аска төшә башладылар. Алар, урманда янгын чыккан икән дип,
корсакларын бал белән тутырырга ашыгалар. Ә безгә шул гына кирәк
тә, бәйләнмәсләр.
Гани абыйсы бер рамны күтәрде, кортларын селкеп төшерде,
бушаган урынга үзе белән алып килгән балсыз рамны куйды һәм
капкачны япты.
Өй янына җитеп, күрекне урынына куйгач, Таһир кул аркасын
кашый башлады.
– Нәрсә булды? – дип сорады Гани абыйсы. – Кая, карыйм әле…
Корт чаккан бит, – диде дә, угын тартып алды. – Нигә шунда ук
әйтмәдең аны?
– Кулымда төтен җибәргеч иде бит, ничек мин аны ташлыйм?!
– Һы, чын егет икән син, синең белән эшләргә була икән. Умартачы
булырга теләмисеңме?
– Ничек булыр әле. Археолог та буласым килә, комбайнчы да,
лётчик та...
Аның шундый олыларча җавабына Гани тагын канәгать елмаеп
куйды. Шуннан соң:
– Бал кортлары ашыгып-ашыгып өйләренә кайта, кырмыскалар да
яшеренеп бетте, яңгыр булыр, ахры, – диде.
Бернинди яңгыр билгесе юк иде әле, кояш кыздыра, шулай да
табынны өйдә әзерләргә булдылар. Өстәл янына утырышкач, Мирсәет
карт, күңелендәгесен дустына белдерергә теләп:
– Картлыкны чакырмаган идем мин, ансыз да бик әйбәт яши идем
әле, – диде. – Килгән, түргә менеп утырган, нәрсә эшләргә җыенсам
да, тыярга исәбе. Кыяфәте ташка үлчим. Тукта әле, мин әйтәм, сине
генә көйләп торырга вакытым юк, оныгым белән кыска гына мизгелгә
юлларыбыз кисешкән. Шулай дидем дә, атны җигеп чыктым да
киттем, калды шунда мендәр өстендә утырып.
– Дөрес эшләгәнсең, шул хәчтерүшкә бирешеп торырга, – диде
Гани. Аның авызына гына карап утырган хатыны елмаеп куйды,
ләкин бер сүз дә дәшмәде.
Таһирның күз алдында һаман умартада мыжлап торган бал
кортлары иде. Өй хуҗасының йомшак, ягымлы мөгамәләсе, гади генә
сүзләре малайга кыюлык өстәде, һәм ул сорап куйды:
– Ә бал кортлары каян белә кайда чәчәк барын?
– Башта тирә-якка разведчиклары оча, чәчәк тапканы, кайтып,
башкаларына хәбәр итә, – диде Гани абыйсы.
– Алар сөйләшә беләмени?
– Үзләренең телләре бар. Без дә бит күп нәрсәне сүзсез аңлыйбыз.
Әнә апаң ишетми, ә ничектер аңлый мине.
Хатыны, «әйе-әйе» дигәнне аңлатып, баш какты. Малай, калак
белән кәрәзле балга үрелгән чакта, елмаеп кына тагын әйтеп куйды:
– Җыйган балым кешеләргә дә җитсен дип тырыша икән бал корты.
– Гаиләсе өчен тырыша ул, – диде Гани абыйсы. – Аның китергән
нектары бал булып өлгергәндә, ул үзе инде үлгән була.
Шулчак тәрәзә каршындагы каенның яфраклары дертләп куйды,
аннары, шаулашып, тузгырга, йолкынырга керештеләр.
– Әнә, җиле килеп тә җитте инде, – диде Гани. – Атың бәйлеме соң?
– Әйе, дилбегә белән бәйләгән идем.
– Сарайга кертикме әллә, бик каты килгәнгә охшый бу.
– Шулай шул, – дип кузгала башлаган иде Мирсәет карт, дусты:
– Утыр, утыр, үзем, – диде дә чыгып та йөгерде.
Өй эче капыл гына караңгыланып китте. Таһир, ни булды бу
дигәндәй, тәрәзәгә караган гына иде, көчле яктылык күзләрен
сукырайтты. Секунд та үтмәгәндер, күк гөмбәзе шартлап ярылды
да, аның борчактай кыйпылчыклары шабыр-шыбыр өйнең калай
түбәсенә коела башлады.
Баш очында арбадагы иске бишмәтне тотып килеп керде Гани.
Чалбар балаклары тезләренә кадәр диярлек юеш, күзләрендә шайтан
утлары биешә иде.
– Ух! Бирә генә кирәген! – дип, бишмәтне ишек янындагы кадакка
элде.
Шулчак өйгә, ишек кагып та тормыйча, урман каравылчысы
формасындагы егет килеп керде. Киеменнән су тама иде. Керү белән,
зур сынаулар үтеп чыккан кеше горурлыгы белән елмаеп куйды.
Киемен салган арада:
– Мирсәет бабай да монда икән, нинди арба тора анда дисәм, – дип
сөйләнеп алды. Шуннан соң, ирләр янына килеп, кул биреп күрешә
башлады. Тагын бер чынаяк китереп чәй ясый башлаган хатынга баш
иеп: – Саумы, түтәй, – диде.
– Нәрсә, энем, урман яшиме? – дип сорады Мирсәет карт.
– Яши әле, – диде егет. – Үзән буйлап килә идем, күрәм, тау
битендә аю йөри, ике баласы да бар. Кура җиләгенә килгән инде.
Мин якынлаша башлауга, бер баласын җилкәсеннән эләктереп тә
алды, куак артына ыргытты, икенчесен дә ыргытты, шуннан үзе дә,
урман эченә кереп китеп, күздән югалды.
– Мин дә аю күргәнем бар ул, зоопаркта, – дип сүз кыстырды
шунда Таһир.
– О-о-о... Иректәге аюны зоопарктагы белән чагыштырып та
булмый, – диде урман каравылчысы. – Иректәгесе аның елкылдап
тора, чапканда озын йоны дулкын-дулкын йөри. Үзеңә куркыныч
янавын да онытып, күзеңне дә ала алмый карап торасың.
Яңгыр ничек капыл ява башласа, шулай капыл гына тынды да,
ялт итеп кояш та чыкты. Урман каравылчысы, Мирсәет картка шелтә
белдергән кебек, җилкәсен кашып:
– Бабай, рөхсәтсез кисәбез бит әле агачны, нишлибез? – диде.
– Энем, – диде карт, аңа үткен, сынаулы карашын төбәп, – мин
агачның корыларын, авыруларын гына кисәм, кемдер урлаган
агачларның ботакларын җыям. Шундый сүзләр сөйләп торганчы,
урманны тазартканым өчен рәхмәт әйтер идең син, акча түләсәң
дә, каршы килмәс идем. Менә бу тау артында капка баганасына
ярарлык өч имәннән җилләр искән, син аны күрдеңме әле? Кем эше,
ачыкладыңмы?..
– Ярый, ярый, Мирсәет бабай, мин болай гына. Синең аргументларга каршы торып булмый инде, – диде егет, ник бу турыда сүз кузгатуына
үкенеп.
Яңгырдан соң урманда гына була торган саф һавага чыктылар.
Мирсәет карт атны җигә башлады, дусты арбадагы печәннең коры
ягын әйләндереп салды, печән өстенә өйдән алып чыккан бишмәтне
җәйде. Киттеләр. Яңгыр чылаткан юлның балчыгы тәгәрмәчләргә
урала, ат кыенлык белән генә бара иде. Мирсәет карт, берничә
тапкыр атны туктатып, тәгәрмәчләрне агач кисәге белән кырып
алды. Умарталык янындагы тауны урап, аның икенче ягындагы
үзәнгә чыктылар. Атны урман кырыенда туктаттылар. Мирсәет карт,
балтасын алып, урман эченә кереп китте, Таһир аңа иярде. Бабасы
җирдә аунап яткан имән ботакларын туный торды, оныгы аларны
арба янына ташый торды. Күпмедер утын җыелгач, аны арбага төяп,
ары кузгалдылар.
Картка нәрсәдер булды. Кайвакыт ул бу дөньядан ерак киткән
кебек була, оныгы әйткәнне ишетми, колагында ниндидер чыңлау,
аңлаешсыз тавышлар. «Бабай, син нәрсә?» «Әллә, улым...» Инде
җиргә озын күләгәләр сузылып ятты, урманда шомлы тынлык
урнашты. Ерак ук киттеләр, кайтыр якка түгел.
– Бабай, кайтмыйбызмыни әле без? – дип сорады Таһир.
– Сиңа бернәрсә күрсәтергә иде, шуннан турыга кайтабыз, килгән
юлдан түгел.
Зур гына аланга килеп чыктылар. Уртасында карт каен, аның
янында кечкенә ике нарат үсеп утыра иде. Туктадылар. «Әйдә
әле, улым», – дип, оныгын үзе артыннан алып китте бабасы. Каен
күләгәсенә җитәрәк: «Ә хәзер ят та колагыңны җиргә терә», – диде.
Үзе дә ятты. Бераз тын гына яткач: «Берәр нәрсә ишетәсеңме?» – дип
сорады. Оныгы, дулкынланып: «Су аккан тавышмы, бабай?» «Әйе,
җир асты елгасы ул».
Таһир бу яңалыктан сихерләнгәндәй булды. Җир астында елга?
Димәк, кичләрен бакча эскәмиясендә утырганда, Миләүшә әбисе
сөйләгәннәр әкият булмаган?.. Җир асты дөньясын, андагы тереклекне
күз алдына китерергә тырышып, уйлар томаны эченә кереп китте
малай. Ничек арбага барып утыруын да, кузгалып китүләрен дә
сизмәгән. Ул шулай уйланып барганда, ат капыл гына туктап калды.
– Нәрсә, ни булды тагын? – диде бабасы. Ат сырты аша үрелеп
караганнан соң: – Чукынып киткере! – дип, арбадан сикереп төште.
Ат тирән генә ерынты янына җитеп туктаган иде. Ерынты аша
күпер, ләкин ул яртылаш сүтелгән: дүрт бүрәнә өстенә аркылы
салынган такталарның күбесе юк иде.
– Ничек кайтабыз инде хәзер? – диде Таһир.
Мирсәет карт исә, озак уйлап тормастан, утыннарны бәйләгән
бауны чишә башлады.
– Улым, әйдә әле, бу агачларны күпер өстенә тезәбез, – диде.
Күп тә үтми арбадагы агачлар бетте, ләкин ул гына җитмәде әле:
ике тояк сыярлык ярык, бөтен эшегезне юкка чыгардыммы дигәндәй,
төпсез авызын ыржайтып калган иде. Карт тиз генә барып урман
кырыеннан карама кисеп алды, аңардан ике буй чыкты. Аларны
ярыкка салгач, чүкечен алып, агачларны кадак белән беркетергә
кереште. Оныгына исә:
– Ә син печәнне ташып, шушы агачлар өстенә сала башла, – диде.
Таһир, кочагына күтәреп печән алып килгәч: – Менә шунда уртага
сал, ат баса торган җиргә, – дип күрсәтте.
Малай өченчеме, дүртенчеме тапкыр килгән вакытта, картның
чүкече кулыннан төшеп китте, һәм ул яңа гына оныгы салган печән
өстенә ауды.
– Бабай, нәрсә булды? Бабай дим! Нигә егылдың?! – дигән аваз
урманны яңгыратты.
Таһир үзен төнге урманда япа-ялгыз итеп сизде, нәрсә эшләргә
белми куркып калды. Шомлы тынлыкка тагын да шом өстәп, күпер
астында бака кычкырып куйды. Шулчак бабасы зәгыйфь кенә тавыш
белән:
– Улым, печәнне салып бетер дә атны тезгененнән тотып кына
китер монда, – диде.
Таһирга җан керде. Йөгерә-йөгерә бабасы әйткәнне эшләргә
тотынды. Атны күпер өстенә китереп туктаткач, бабасын култык
астыннан алып күтәрә башлады. Эт тә, ярдәм итәргә теләгәндәй,
хуҗасының аякларына борынын төртеп-төртеп ала иде. Арбага
чалкан төшеп яткач, бабасы:
– Кузгал, киттек, – диде. Таһир арбага сикерде. Ләкин, күперне
чыккач:
– Мин бит юлны белмим, бабай, – диде.
– Дилбегәне бушат, тик ку гына, кайтыр юлны ат үзе белә ул, – диде
дә бабасы тынып калды. Таһир: «На-на-а-а!» – дип, атны бар көченә
камчылый башлады...
Авылга кайтып җиткәндә, караңгы төшкән иде инде. Урам як капка
алдына килеп туктау белән, Таһир:
– Әби! – дип кычкырды. Аның артыннан ук эт тә елагандай өреп
куйды.
Әбисе ян капкадан йөгереп диярлек килеп чыкты:
– Ни булды, улым?.. Ай Алла-а-м! – диде, арбада сузылып яткан
картын күреп.
Оныгын тиз генә табиб артыннан йөгертте, картын арбадан
кузгатмаска булды. Шәфкать туташы килде. Ниндидер укол кадады.
Шуннан соң, кан басымын үлчәргә җыенып, бабайның кулын җайлый
башлаган иде, кинәт йөзе агарып китеп, катып калды. Үзен бераз
кулга алгач, күтәрелеп карамый гына, Таһирга: «Энем, су алып чык
әле», – диде. Малай өйгә кереп киткәч, карчык: «Нәрсә, кызым?» –
дип сорады. Ләкин җавап кирәк түгел иде инде, кызның йөзенә күз
ташлау белән, карчык барысын да аңлады...
«Әйе, сугыштан соң минем Мирсәет бабам төзекләндергән күпер
бу, ул сөйләгән иде», – дип кабатлады Таһир. Командир, үзенең уй
тезмәсен читкә борып җибәрергә теләүче бу сүзләрдән котылыр өчен
генә: «Алай икән», – дип куйды.
Төнге урман караңгылыгыннан аерылып чыгып, җимерек күпер
астына чумган өч сугышчының бурычы тарихта казыну түгел иде
шул. Разведчиклар хәбәр итүенчә, елганың теге як ярында ике бала
утыра. Көндез, баш очында һәрвакыт дошман дроннары асылынып
торган чакта, аларны чыгарып булмады. Әнә шул бурычны үтәргә
тиеш хәзер бу егетләр. Командир икенче сугышчысын да янына
чакырып алды:
– Йә, нишлибез, нинди фикерләр бар? – диде, икесенә дә
мөрәҗәгать итеп.
Аларның резин көймәләре бар иде. Килгән вакытта, дрон һөҗүм
итеп, ул иләккә әйләнде.
– Командир, – диде Таһир. – Урманда мин ике бүрәнә күргән идем,
эзләсәң, тагын табылыр. Шулардан сал әмәлләргә була.
– Молодец, сержант!..
Нәкъ шулчак елга өстенә мина төшеп шартлады. Су фонтаны
күтәрелде, колак төбеннән кыйпылчыклар сызгырып үтте. Күтәрелгән
су кире елгага төшкәннән соң урнашкан тынлыкта бала елагандай
тавыш ишетелеп куйды. Командир сугышчыларын ашыктырды:
«Киттек!..»
Өч бүрәнә китерелеп, алар бер-берсенә бәйләнгәнче, сәгатьтән
артык вакыт узды. Озын бауның бер очын салга бәйләделәр, икенче
очын күпер баганасына бәйләп, бер сугышчы ярда калды. Командир
үзе белән Таһирны алды, һәм алар салны этә-этә йөзеп киттеләр.
Сигез-тугыз яшьләрдәге малай белән аның сеңлесе бер-берсенә
елышып утыралар иде. Кыз елый, абыйсы аны юатырга тырыша.
Балаларны тынычландырып, сал өстенә утырттылар. Теге як ярга
сигнал бирделәр. Бау шунда ук тиз-тиз тартыла башлады, сал
йөзеп китте. Кинәт алар чыгасы ярда снаряд төшеп шартлады. Бау
тартылудан туктады. Ике сугышчы салны этә-этә йөзәргә кереште.
Елга агымы аларны аска таба алып бара... Күктә инде иң эре
йолдызлар гына калган, бөтенләй яктыра башлаганчы, ничек тә урман
куенына кереп өлгерергә кирәк…
«КУ» 07, 2025
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев