Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
Әбием миңа бу җырчыларның барысының да тарихларын, язмышларын сөйли, газета-журналларда алар турында язсалар, укып та күрсәтә. Ул Таһир Якуповны «язмышы аяныч булганга» бик каты жәлли: «Талантлы булгач, көнләшеп, эчертеп әрәм иткәннәр, балам», – ди.
Җырулар
Без әби белән җараткан җыруларыбызны гел кабатлыйбыз. Минем
эчем тулы моң булса да, никтер тавышым һич әбинеке шикелле яхшы
килеп чыкмый. Безнең гаиләдә, әбидән кала, тагын аның яшьли
үлгән энесе, гармунчы Валя дәдәй бик матур җырлаган. Аннары, әби
әйтүенчә, аны «урсәти15 алыштырган». Әни белән кечкенә сеңлесе
Зояның бу сынауны үтәргә аз гына да шансы булмаган, чөнки Зоя
әле ике яше тулар-тулмас үлеп киткән, ә әни шуннан соң бик озак
җырлау түгел, сөйләшмәгән дә. Әмма энесе Юрик тугач, ул бик
куанган, аның белән юанган.
Урсәти миңа, Казаннан кайтканда, пластинкалар куеп, анда
язылган җырларны өйрәтә. Урсәтинең пластинкалары өчен безнең
сервантта аерым ачкычка бикләнә торган бүлек тә бүленеп куелган.
Ул ике катлы: беренчесендә, өстәге катта, урсәти белән әбинең уртак
пластинкалары саклана, икенче катында – урсәтинең үзенекеләре
генә. Минекеләр – әбинеке янында.
Әби белән икесенә уртак пластинкаларда – Таһир Якупов, Рәшит
Ваһапов, Зифа Басыйрова, Илһам Шакиров, Сара Садыйкова, Флюра
Сөләйманова, Әлфия Авзалова, Фәридә Кудашева, Фидан Гафаров,
Зөһрә Сәхәбиева, Лена Бичарина... башкорт халык җырлары.
Аларны без өзлексез әйләндерә-әйләндерә тыңлыйбыз, аннары
пластинкаларны, өстеннән тузанны өреп, кире үз тартмасына салып
яшереп куябыз.
Әбием миңа бу җырчыларның барысының да тарихларын,
язмышларын сөйли, газета-журналларда алар турында язсалар, укып
та күрсәтә. Ул Таһир Якуповны «язмышы аяныч булганга» бик каты
жәлли: «Талантлы булгач, көнләшеп, эчертеп әрәм иткәннәр, балам», –
ди. Бездә Таһир Якуповның «Мелодия»дә чыккан, тышлыгы зәңгәр
бизәкле пластинкасы бар. Анда миңа «Чайкала иген кырлары»,
«Наласа авылы көе», «Урман», «Олы юлның тузаны» бик ошый.
Тагын бер пластинкасы «Татарские народные песни» дип атала,
андагы бер җыруы безнең Мишә турында – «Мишә буйларында»,
ә тагын берсе – «Су буйлап» – Идел турында, анысы бөтенләй әллә
нишләтеп, актарып ташлый.
15 Урсай, урсәти – керәшеннәрдә әти яисә әни ягыннан сайлап алынган туганнар, баланы чукындырган
көннән башлап аның рухи әти-әнисе санала, ягъни «крёстная», «крёстный»га тәңгәл.
Мин «талант»ның нәрсә икәнен бераз гына чамалыйм: телевизордан
кайбер җырчыларны тыңлаганнан йә артистларны караганнан соң,
Янсуар әби белән бабай, әти белән әни, бер-берләренә карашып:
«Талант та инде!» – дип куялар. Тагын әле Саҗидә апа Сөләйманова
турында әби гел шулай ди, без аның шигырьләрен тәүлек буе яттан
сөйләп йөрибез.
Баштарак мин Саҗидә апаны каядыр еракта яши һәм, ерак
яшәгәнгә күрә, безгә кунакка кайтып җитә алмый торган туганыбыз
дип уйлый идем. Хәзер инде беләм: ул Әлмәт дигән нефтьчеләр
шәһәрендә торган шагыйрә апа булган икән, мин туарга бер ел кала,
«начар авырудан китеп барган». Аңа кадәр үзен дәвалаган доктор
Виктор Поляковның шундый ук авырудан вафат булган әнисенә атап
«Гөлбадран» дигән әсәрен язып калдырган.
Исән калмаячагы билгеле булгач язган бер шигыре бар Саҗидә
апаның. Безнең Игушлар кушаматлы Мария тутабыз белән Бал
тутабызны да бүлнистән бер-бер артлы, «инде булмас» дип, өйләренә
кайтаргач карарга, булышырга барып йөргән әби Саҗидә апаның теге
шигырен еш кабатлый:
Фәлән вакыт гомерең калган диеп,
Син куркытма, доктор, өркетмә, –
Күреп торам: язмыш өстәлендә –
Имза куелмаган беркетмә.
Мария түтинең дә, Бал түтинең дә, авыртуга түзә алмыйча,
кычкырып яткан көннәре була. Аларга авыртуны баса торган уколлар
кадыйлар. Укол кадаганнан соң, «бераз җиңеләп китәләр». Андый
көннәрдә яннарына мине дә кертәләр.
Мин дару исләре бик каты аңкып, укшытып торган бүлмәдәге
караватта аларның аяк очына менеп утырам. Әллә нинди сәер,
тартышып калган йөзләренә карап, танырга да, танымаска да белмим.
Җыелып йөргән сорауларымны бирмәкче булам, әмма мине «артыгын
сөйләшмә» дип кертәләр. Шуңа, берни булмагандай, эндәшмичә генә,
тик елмаеп карап утырам.
– Сиңа күз тидерделәрме әллә, бала, телең бит телгә җокмый иде, –
дип, Бал түти телемне чыгарып күрсәтүемне сорый.
Аның шаяртуыннан миңа да җан керә – телемне салпы буе
салып чыгарып күрсәтәм дә, и китәм сөйләшеп. Соңгы арада нинди
этлекләргә өйрәнгәнемне сөйлим: лапас башына менеп, күлмәгемне
ертып төшүемне; ферма үгезе бәйдән ычкынган көнне, аннан качып,
фермадагы коровник артында тизәк чокырына төшеп, чак төпкә китми
калуымны; орчыкка балдакны инде үзем киертеп эрли башлавымны;
быел көтүгә чыгарга тиешле бәрәннәр өчен чукларны бер чукка хәзер үзем генә бәйләвемне; беркөн көтүдә яңа туган шипан бәрәнне, бик
каты әлсерәсәм дә, авыл башына кадәрле күтәреп менүемне...
Алар мин сөйләгәннәрне елмаеп дикъкать белән тыңлый,
чәчләремнән сыйпый, битемнән сөя. Бал түти, хәле җиңеләя төшкән
чакларда, уртада ап-ак буразна калдырып, куе, матур, елкылдап
торган, әмма хәзер чияләнеп, төссезләнеп калган чәчләрен тарап
үрдерә. Мин тырыша-тырыша тараганда, шушы җыруны җырлый:
Кар сулары бетте.
Ярсулары үтте,
Ташлар тәгәрәми ташкында:
Минем генә йөрәк,
Сагынудан йөдәп,
Бәйгедәге аттай ашкына.
Бал түтинең чәчләрен тарап-үргәч, әби аның башына башта эчтән –
ак, ә тыштан чуар яулыгын яптыра.
– Башым бигрәк җиңеләеп китте, бала, – дип, учларымны ачып
үбә Бал түти. – Җаратам да соң шушы нарасыйны... – дип тә өсти.
Аның сүзләреннән минем эчемә җып-җылы нур тарала.
Аннары мине караваттан диванга күчереп утырталар, Бал түтине
мендәргә сөяп, эчке күлмәкләрен, халатларын алыштыралар. Урын-
җирне дә. Ул арада Бал түтинең яраткан җыруын Янсуар әбием,
күкрәк тутырып, үзе элдереп ала да өйне зеңләтеп җырлап җибәрә:
Арта уйлар һаман.
Тарта сиңа табан.
Кыен миңа ялгыз чакларда,
Сөенечкә дисәм,
Көенечкә икән
Күрешүләр сезнең якларда.
Өйгә кайтышлый әбием миңа бу җыруның «серен тишә». Бал
түтиемнең аны, өзелеп сагынганда, әле малае – минем Саша дәдәм
бала вакытта ук аерылышкан иренә багышлап җырлый торган
булганын әйтә. Алар инде күптән бергә булмаса да, Бал түти аерылган
ирен озак еллар яраткан икән. Саша дәдәй дә әтисен бик сагынган,
үсеп җиткәч, Бал түтигә: «Минем әти кебекләр белән дә торалар», –
дип әйткән. Бал түти шул сүзләрдән соң, бик гарьләнеп: «Сиңа бик
читендер дип, ник бер мәндә әйтсен...» – дия-дия үксеп елаган.
Бал түтинең өйләрендә бик матур портреты бар – анда аның
күзләре янып, көлеп тора, ул башына матур яшел яулык бәйләгән,
өстендә өчпочмаклы якалы «ёлочка» костюм, ә костюм якасында –
партия значогы. Ул бригадир булган, аннары аны депутат итеп
сайлаганнар. Мин Янсуар бабайдан сорыйм:
– Кем ул депутат?
– Депутат ул, кызым, власть каршында халык праваларын яклау-
чы, – дип аңлатып бирә бабай. – Ә халык ул без булабыз инде.
«Бәйгедәге аттай ашкына...» дигән җыруны, Бал түти үлгәч, КГБ
«Бәйгедәге аттай ашкынды...» дип, үткән заманда җырлый башлады.
Нәрсәдер эшләп йөргәндә йә утырганда, кинәт кенә үзенә китеп
бикләнә дә шул җөмләне җырлап куя. Андый чакта мин аны: «Әби!» –
дип дәшеп, сискәндереп, кире исенә кайтарам.
Саҗидә апа сүзләренә язылган җырларны еш җырлый КГБ, мин дә
аларны яттан беләм: «Саубуллашу вальсы»н, «Әни бәйрәме»н, «Урсал
тау»ны, «Гүзәлия җыры»н. «Урсал тау»ны Салават әкәмәтләр дә
матур итеп җырлый, үзе болай сөйләшкәндә тыңкыш кына шикелле,
ә җырлап торып җибәрсә, дала сулышлары бар...» – ди әби, хуплап.
Салаватка ул бик зур өметләр баглый, кайчан гына экранда күренсә
дә, эшен куеп торып, гел тыңлап бара. «Даннан артык азынып китеп
бозылмасын гына», – дип тә куйгалый.
Ә туйларда аргыш16 булып, кияү белән кәләшне һәм кода-
кодагыйларны, туган-тумачаларны каршылаганда, кара-каршы
җыру әйтешкәндә, КГБ, түшлек белән сүрәкәсендәге тәңкәләрне
чылтырата-чылтырата, керәшен туй такмаклары белән беррәттән,
Саҗидә апа сүзләренә язылган «Туй җыры» такмакларын да өздерә
генә:
Ай-кояш йөзләре,
Кояшлы көзләре...
Табышкан, кавышкан
Пар былбыл үзләре.
Артистлар бик еш гастрольләргә йөриләр, аларны авылларга
концерт куярга килгәч, кунарга төрле йортларга кертәләр. Безгә дә
бик еш керткәлиләр, Кибәч әбиемнәргә дә. Кибәч әбиләргә шулай бер
Эмиль Җәләлетдинов дигән артистны керткәннәр дә, бу кояш инде
төшкә авыша башлагач уянып, безнең алдагы өйдәге түгәрәк өстәл
тирәли чабып йөри башлаган, ди. Тавыклар яңа гына салган җып-
җылы күкәйләрне фуфайка кесәсенә тыгып алып кереп килгән Кибәч
әби, бик аптырап, моның чабулавын күзәтеп торырга керешкән. Бу
да әбигә карап, бик аптырап, сорап куйган:
– Нәрсә, апа, карап торасың, физзарядка! Син ясамыйсыңмыни?
Сүзгә дә, күкәйгә дә кесәгә керми торган Кибәч әби моңа:
– Мин инде әче таңнан бирле җасыйм, җаныем, күкәй калҗасы
куырыйммы? – дигән.
16 Аргыш, ягъни туй башлыгы – керәшен туйларындагы (ә алар кайчакта өчәр-дүртәр көн, атна буена дәвам
иткән) туйның барышы, узышы өчен җаваплы затлы кеше. Ул, кәбен койдырып (венчание), язылышып
кайткан яшьләрнең мәҗлесен ахыргача алып баручы, хәзерге тел белән әйтсәк, аргыш – туйларның
сценарий авторы да, режиссёры да, тамадасы да.
Рәшит Ваһаповның ничек итеп гастрольләргә йөргәнен, кызык
маҗараларга юлыкканын бик тәмләп сөйләп күрсәтә Янсуар әби. Ул
бик озын буйлы мәһабәт кеше булган, ди. Карточкаларында да шулай
күренә. Аларның Җәваһирә Сәлахова белән җырлаган бер җыруын
еш кына, күзләрен йомып, бөтенләй онытылып китеп җырлый КГБ:
Аклы-чуклы ал тасмаңны
Тагып җибәр тәңкәңә.
Шул егетне яратам дип,
Әйт, Зөләйха, әнкәңә.
Мин ул җыру әбигә әле бабай белән яратыша башлаганга кадәрге
чакларын искә төшерә дип шикләнгәнгә, аны җырлавын бик үк
ошатып бетермим. Шуңа әбинең игътибарын шунда ук читкә
юнәлтәм: «Әйдә, ак куян белән Хафизәләм-иркәмне җырлыйк», –
дим. Миңа ул җыру бик каты ошый – шунда ук күз алдыма дәү-дәү
мамык кар көртләре һәм алар артыннан карап утырган ап-ак мамык
йонлы, кара елтыр төймә күзле куян күз алдыма килеп баса. Менә
куянга төбәп атып җибәрәләр, әмма ул – хәйләкәр! – качып өлгерә.
Хафизәләм-иркәмнең дә кулларында – ак мамык перчатка, ә аның
эчендә – алтын балдак.
Ак куян дип аткан идем,
Булды тауның катлавы.
Аргы яктан берәү килә –
Хафизәләм-иркәм атлавы.
Хафизәләм-иркәм, ай аппагым,
Бигрәк матур калфагың.
Мамык перчатка эчендә
Алтын балдак шәүләсе.
Күзем йомсам, күз алдымда –
Хафизәләм-иркәм гәүдәсе.
Хафизәләм-иркәм, ай аппагым,
Бер күрерменме тагын?
Телевизордан без әби белән «танылып барган» һәм «җаңа
баш калкыткан» җырчыларны гел тыңлыйбыз. Әбинең «аралап
сөйгәннәре» – Вафирә Гыйззәтуллина, Хәмдүнә Тимергалиева,
Зөһрә Шәрифуллина, Римма Ибраһимова, Зилә Сөнгатуллина,
Мирсәет Сөнгатуллин, Георгий Ибушев, Венера Ганиева... Айдар
Фәйзрахманов дигәнен мин үзем урсәтигә охшатып якын итәм.
Шулай дип атап та йөртәм – «урсәтигә охшаган җырчы дәдәй».
«Ибуш»ны, безнең өйдә «андый тавыш белән ихласлык керәшендә
генә була» дип, аерым кадерләп сөяләр.
Уртак пластинкалар арасында русчалары да бар: Сергей Лемешев,
Иосиф Кобзон, Мөслим Магомаев, Лариса Мондрус, Аида Ведищева,
Лев Лещенко, Лидия Русланова, «Песняры», «Ялла», Эдита Пьеха,
Валентина Толкунова, Алла Пугачёва, Людмила Зыкина... Әби алар
арасыннан Анна Герман һәм София Ротару җыруларын аеруча ярата.
Анна Германның бөтен җырларын да «шәп!» ди, ә менә София Ротару
«Лебединая песня» белән «Отчий дом»ны җырлаганда, күзләренә
яшь тула Янсуар әбинең.
Анна Герман белән София Ротаруны әти белән әни дә бик ярата.
Әти алар турында әбигә укырга китаплар да алып кайтып бирде.
София Ротаруның безнең диварга ниндидер журналда басылып
чыккан фотографиясе дә эленгән – анда ул бик матур чуар
киемнәрдән, чәчләренә чәчәкләр кушып үргән. Әбием аны «рус түгел
ул, ә Украинада, аның да Явропа җагында үскән молдованка» дип
атый, шундый милләт барлыгы турында сөйли. Янсуар бабам: «Безгә
җәйләрен килә торган чегәннәр дә шул җаклардан», – дип өсти.
Пластинкалар арасында «Классика» дигәннәре бар, аларны, әби
әйтүе буенча, «кешелекнең бөек композиторлары» язган. Алардан
миңа Чайковскийның «Щелкунчик» балетыннан «Танец феи Драже»,
Бизеның «Кармен»ыннан «Хабанера» һәм Хачатурянның «Танец с
саблями» дигәннәре ошый.
Тагын «Юрикның мавыгулары» дип атап йөртелә торганнары –
бер рәт. Аларны урсәтинең үзеннән башка гына куеп тыңламыйлар.
Әмма урсәти авылга кайтканда, без аларны икәүләп тыңлыйбыз.
Урсәти аларны «Советлар Союзына ирек җилләре белән үтеп кергән
музыка» дип аңлата.
Аның кайчан икәнен беләсем килә.
– Ирек безгә Хрущёв кукуруз чәчә башлагач килде, – ди урсәти.
Урсәти белән тыңлый торган пластинкалар арасында «чит
илнекеләр» һәм «үзебезнекеләр» бар. «Чит илнекеләрне»ң нәрсә
җырлавын ул да, мин дә, гомумән, берәү дә аңламый, әмма алар
«модный»: «Тыңларга кирәк», – ди урсәти. Болар – The Beatles, Deep
Purple, Queen, Led Zeppelin, Modern Talking, ABBA, Boney M, Sade,
Pink Floyd, Bon Jovi, The Rolling Stones, The Doors...
Пластинка тышлыгында сурәтләнгән рок-җырчыларга охшатып,
урсәти озын чәч йөртә. «Безнекеләрнең» нәрсә җырлавы кайчак
хәтта миңа да аңлашыла, ә аңлашылмаганнарын урсәти «озакламый
әбизәтелне аңлашылачак» дип ышандыра. Барысыннан да күбрәк
без Владимир Высоцкий, Игорь Тальков, «Ласковый май», Валерий
Леонтьев, Алла Пугачёва, «КИНО», «Машина времени», «Секрет»,
«Браво», Ара Бабаджанян, Владимир Кузьмин, «Мираж»ны
тыңлыйбыз.
Минем дә үз пластинкаларым бар – алар әбинекеләр янында аерым
төреп саклана: «Приключения Барона Мюнхгаузена», «Аленький
цветочек», «Доктор Айболит», «Гулливер в Стране Лилипутов», «Чук
и Гек», «Конёк-Горбунок», «Золушка», «Маугли», «Серая Шейка».
Шулар арасында иң-иң яратканым, кат-кат сорап алып: «Үземне генә
калдырыгыз», дип, ялгызым мавыгып тыңлаганым – «Оле-Лукойе».
Әмма мин үз пластинкаларымнан тиз туям, олыларныкына күбрәк
кызыгам.
Миңа әби, җырлаганда, көлеп, болай ди:
– Җырлама, кызым, мотивың җук, тыңла гына...
Мотивым юклыгын мин үзем дә беләм. Шуңа, гадәттә, урсәти
белән алар икесе ишетмәгәндә йә куралыкка кереп, йә Кибәчтә бабай
салган бура эченә качып кына җырлап карыйм. Әмма аңа карап теге
эчтәге моң барыбер аларныкыча чыкмый. Ә менә әбинең җырлаганын
сәгатьләр буе тыңлап утырсаң да туймыйсың.
Без аның белән кайчак, гадәттә кышларын, бик калын яшел тышлы
«Җыр китабы»н актарып, шуннан җырлар сайлап җырлыйбыз.
Мин китапны ачып, төртеп күрсәтәм, ә әби, җырны җырлаганчы,
аның тарихын сөйли. Җырны кемнәр язганын аңлата. Ул китапның
яртысына кадәр диярлек күпчелек җырларны халык язган, ә аннары,
әби әйткәнчә, «авторлар» яза башлаган. «Авторлар» дигәне дә – шул
ук халык, ди әбием, исемнәре генә куела башлаган. Уртада «совет
җырлары» дигәне дә бар.
– Алары шул халык белән авторларныкы арасында инде, кызым.
Авторларын кулга алсалар, халыкныкы булып калган, – ди әби бераз
ачуланыбрак.
Мин сүзнең ни турында барганын аңламыйм. Берәр күңелле
булмаган нәрсәдер дип шикләнәм. Халык белән бәйле күңелсез
нәрсәләр җитәрлек алар сөйләгән буенча.
Җырлар төркемләп бүленгән: тарихи җырлар, иҗтимагый җырлар,
хезмәт турында җырлар, мәхәббәт турында җырлар. Бик күңеллеләре
дә, бик моңсулары, шомлылары да бар. Миңа аеруча шомлы тоелганы –
«Комсомолка Гөлсара»:
Туплар шартлый, җирләр тетри,
Йолдыз якты, төн кара.
Мылтык алып, кылыч тагып,
Ак бандага каршы бара
Комсомолка Гөлсара.
Ә иң кадерле җырулар – «үзебезнекеләр». Әби аларны җырлаганда,
миңа җентекләп мәгънәләрен аңлата, ягы-ягы белән кайсы
керәшеннәрдә төрлечә җырланганы турында сөйли. Кайсы
җыруларның туйларда җырланганын, кайсыларының нинди йола җыруы булуын, кайсыларының шаян такмак икәнен, кайсыларының
«просто моңланганда» җырлануын.
Аның бик еш җырлаган җыруларының берсе «Өмә көе» дип
йөртелә: «Аны Янсуарда гына җырлыйлар, балам», – ди әби. Мин
аның ни өчен алай аталганын аңламыйм, шуңа үземчәләтеп, «мунча
җагу турындагы җыр»ны җырлыйк әле» дип сорап алам.
Актый мунчаларгай, әле, кемнәр җаккан,
Һаваларга очай, әле, очкыны.
Сез, ди, туганнардан, әле, аерылгач,
Айдан артык булдый, әле, өч көне.
Чылтыраптый аккан, әле, чишмәләрне
Атлап чыксам, акмас, әле, итәрем.
Ике генә күреп, әле, без сөйләшсәк,
Артларымнан калмас, әле, итәрем17.
Кышкы кичләрдә еш кына, «Бармак басышлы» уенын уйный-
уйный, КГБ белән бергә «Күкеле сәгать»не сузабыз. Бу җыруны да
ул: «Безнең Питрәч җагы җыруы», – ди. Бармак уены уйнаганда,
«мотивсыз» булсам да, миңа да бераз шыңшырга рөхсәт ителә:
Сөйгәнемнең исемнәре –
Гармун каешларында.
Беребез – кояш чыгышында,
Беребез – баешларында.
Өстәлләрдә калдырганмын
Күлмәк кисемнәремне.
Күкрәгемдә тибрәтәмен
Бәгърем, исемнәреңне18.
17 Янсуар авылы җырларыннан. 1999 елда язылып алган вариантта «Керәшен җырлары» тупланма-
җыентыкларында саклана.
18 Керәшен халык җыруы; Нардуганнарда гадәттә өстәл артында уйнала торган «Бармак басышлы» уены көе.
19 Әни ягыннан әби белән бабайларны керәшендә «җырак әби», «җырак бабай» дип атау гадәткә кергән.
Чөнки, әни кеше ире йортына, ягъни кияү ягына килен булып төшә дә, аның атасы белән анасы балага
«җырак», ә әтисенекеләр «үз» була. Безнең очракта, мин, киресенчә, яннарында үстем, әмма «җырак әби»,
«җырак бабай» диюемне дәвам иттем. Кибәчкә кайтып кына йөрсәм дә, барыбер, йола буенча «үз» дия идем.
(Дәвамы бар)
«КУ» 07, 2025
Фото: ideogram.ai
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев