Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
Мин бик каты гаҗәпләнәм... Менә сиңа мә! Әле бу меңъеллык башланганчы, башкалары да булган, алар бик күп икән. Кешеләр әле яңарак кына яши башлаган икән җир йөзендә. – Ул динозаврлар яшәгән вакытмы инде? – дип сорашам мин, боларның барысын да башыма сыйдыра алмыйча. – Шул тирә инде, кызым, бер иркенләп, схемасын сызып санарбыз, җәме, – ди әби, көлә-көлә һәм эш арасында, кулларын сөртеп, мине кочагына алып, иңнәремнән сыпырып, үбеп-үбеп ала.
«Морзалар зираты»
Мин туарга бер ел кала, 1980 елның җәендә, Янсуарда өр-яңа клуб
сала башлаганнар8. Көтмәгәндә-уйламаганда, казыганда, төзүчеләр
борынгы каберлекләргә юлыккан. Авыл уртасында зират табылу
турындагы шаккаткыч хәбәр югарыдагы түрәләргә кадәр барып
ирешкән. Тикшерү өчен комиссия төзелгән.
Төзелеш эшләрен алып барган Рәүф Халитов дигән абый тарихчы
булып чыккан. Ул кичекмәстән төзелешне туктатып торып, археологик
казу эшләре оештырырга кирәк дигән. Шулай иткәннәр дә.
Тик менә каберлекләрне ачсалар, тагын бер мәртәбә шаккатканнар:
күмү йоласы буенча безнең җирләрдә очраган башка каберләргә бер
дә охшамаган булып чыккан алар. Җитмәсә, мәетләр белән бергә
8 Мәгълүматлар Янсуар турындагы архив документларына, М. Глухов-Нагайбәкнең «Судьба гвардейцев
Сеюмбеки», Б.И. Ивановның «Мы из Булгар. Краткая история кряшен Лаишевского уезда Западного
Предкамья» китапларына һ.б. галимнәрнең чыганакларына; авылдагы картларның истәлекләренә
нигезләнә.
калын көл катламы һәм күпләгән балчык чүлмәк ватыклары, ат
дирбияләре, сөякләре дә табылган. Аерым бер каберлектә бөтиләр,
сыргалар, беләзекләр, сәйлән белән чигелгән түшлек, пута, бакыр
савытлар белән көзгеләр арасында хатын-кыз мәете табылган дип тә
сөйләнгән казу эшен алып баручылар. Аның дәрәҗәсе буенча гади
генә хатын-кыз булмавын ачыклаганнар, табып алынган эшләнмәләр
дә йола өчен булган дип фаразлаганнар.
Кыскасы, «Янсуар феномены» дип атаганнар моны. Район
газетасында да, республика матбугатында да язып чыкканнар. Авылга
журналистлар, телевидение килеп төшкән. Янсуарның күпне күргән
картлары, карчыклары әби-бабалары сөйләгәннәрне искә алырга
керешкән. Мыжлап торган кызыксынучыларга, бер дә исләре китеп
тормыйча гына: «Янсуар авылы бу җирләрдә – борын-борыннан,
тарих башланган чордан торган», – дип җавап биргәннәр. Авылдан
ерак түгел генә тагын бер истәлекле урын – «Морзалар зираты»
булуы турында да сөйләгәннәр, андагы каберлекләрдә язулы ташлар
булуын әйткәннәр. «Безнең бу урыннарда Хан кызы белән килгән
гаскәри казаклар, затлы морзалар җәшәде, әнә, Казак очы атамасы
да – шуннан», – дип, борынгылардан ишеткәннәре белән бүлешкәннәр.
Чынлыкта каберлекләр инде фәнгә күптән билгеле булып чыккан.
– Аларны, – дип сөйләде миңа Янсуар бабам, – әле XIX гасырда
ук археологлар журналларында теркәп куйганнар, кызым, Янсуар
зираты I һәм Янсуар зираты II дип...9
Янсуар зираты II дигәннәре халыкта «Морзалар зираты» дип
йөртелгәне булып чыга да инде. Ә клуб урынындагысын без,
подвалга төшеп, малайлар белән һаман эзлибез. Чөнки, әйтүләре
буенча, каберлекләр ачылгач, анда шундый гаҗәеп сенсация булган,
хәтта мәетләрне, тизрәк моннан кубарып алып китеп, аерым урынга
җирләгәннәр. Авыл халкының кайберләре әйтүенчә, «аларны яңадан
балчык белән каплап, бәладән башаяк дип, консервлап10 куйганнар».
Ә клубны... шул урынга барыбер салганнар.
Олырак буын карт-карчыклар ул клубка аяк басмый, клуб астында
калган зират урынын мәсхәрәләү дип саный.
– Башта кузгатып бимазаладылар мәетләрне, аннары өсләрендә
дөбер-шатыр килеп уйный-бииләр... Белмим, хәерлегә булмас бу... Көл
эченә салып күмгәннәр, ди, бит, димәк, Аңарга багышлы, башорулы
булганнар... – дип тәкрарлыйлар. Бу урында бармакларын тырпайтып,
Күккә күрсәтешеп алалар. – Көле җылымсырап уянмасын, авылны
бу җазык өчен җәза уты җалмап алмасын ие инде... Үлеләрнең җәше
төшмәсен, нәсел-ыруны казадан сакла…
9 Янсуарда авыл үзәгендә һәм аның тирәсендә борынгы археология истәлекләре һәм табылдыклары бар, алар
фәнни яктан билгеле: 1) Янсуар каберлеге I (Казан ханлыгы чоры); 2) Янсуар каберлеге II (Казан ханлыгы
чоры һәм соңрак дәвер, XV-XVI гг.); 3) Янсуар табылдыгы (борынгы Ананьино, Азелино мәдәниятләре).
10 Консервлап – консервацияләп.
Без, бала-чага, бу сүзләрне колак торгызып тыңлыйбыз да, күз
алдыбыздан әллә ниләр йөгереп үтә.
– Әйдә, мин сезгә теге мәетләрне күрсәтәм. Беркая да алып китеп
җирләмәгәннәр аларны... Менә күрерсез, җандырган килеш кап-кара
күмер булып һаман шунда утыралар... – дип куркыта безне малайлар.
Болай дигәч инде минем йөрәгем, алгысып, дөп-дөп тибә башлый.
Тизрәк төшеп күрәсе килә...
Без малайларга ияреп, өймәкләнешеп, андый этлеккә берничә
кыз бала гына йөрибез. Кызларның яртысыннан артыгы, подвалның
ишеге төбенә төшкәч, коты алынып, еламсырап, кире менеп китә.
Кайсылары өстә көтәргә кала, кайсылары бөтенләй өйләренә кайтып
кача.
Малайлар, безне ияртеп, подвалга алып төшә дә ишекне тышкы
яктан шартлатып бикләп куя. Дөм караңгыда каласың. Курку
баса, тамакны ертып кычкырасы килә. Әмма шыр җибәргәнеңне
сиздермисең, билгеле. Суларга кирәк икәнен искә төшерәсең дә
сулый башлыйсың. Тиздән тынычланасың, караңгылыкта бераз нидер
шәйләнә башлый.
Аяк астында шыгырдап торган пыяла ватыкларын, ташларны
тоясың, шуңа атлаганда бик сак басасың. Күз караңгыга ияләшә
төшкәч, кино күрсәткәндә ертылган, кисеп ташланган тасмалар олавы
белән табыла. Кайчакта хәтта тулы түгәрәк катушкалар да. Шуларны
аяк астыңа җыеп, алып менәргә хәстәрләп куясың.
Иң мөһиме – ишекне бикләгәннән соң, еламаска: «Чыгарыгыз!» –
дип бәреп тукмакламаска, артык тавышланмаска. Ул очракта
малайлар, кызык булмаганга ачуы килеп, подвалны тизрәк ача. Өскә
менгәч, әле аларның үзләрен үк үртәп куркытасың:
– Чынлап та, подвалның иң түр почмагында күзләрен җалтыратып
берсе утыра иде, кап-кара күмергә калган озын бармакларын да сузды
хәтта, – дисең. – Кагылган идем, ул бармаклар күз алдында таралып
төште...
– Шыттырасың инде, булмас! – ди алар, күзләрен тасрайтып,
ышанырга да, ышанмаска да белмичә.
– Ышанмасаң, үзең төшеп кара, тыштан биклимме? – дисең, бер
дә исең китмәгәндәй.
Безнең подвалга төшеп уйнап йөрүләребезне белеп алган олылар,
озак та үтмәде, ишекне тышкы яктан такта белән кадаклап, авыр
йозакка бикләп куйды. «КЕРМӘСКӘ!» дип, кара буяу белән язып
та элделәр.
«Җандырган» дигәнне мин, аптырап, озак уйлап йөрдем. Аннары
Янсуар әбидән сорадым. Ул миңа җентекләп сөйләп күрсәтте:
– Клуб астында калган зиратта, чынлап та, җандырып күмелгән каберлекләр табып алынды, кызым. Аларны тикшерделәр –
Имәнкискә чорына карый дип билгеләделәр.
Мин Имәнкискәнең нәрсә икәнен белмим. Матур яңгырый дип
уйлап куям.
– Аларда, чынлап та, кешеләрне җандырып күмгәннәрме, әби? –
дип сорыйм, ышаныр-ышанмас. – Малайлар шулай дип сөйли...
– Җоласы шундый булган, кызым, бик борынгыдан калган, – ди әби
бик гади итеп кенә. Аннары уйланып тора-тора да, төптәнрәк аңлатыр
өченме, өстәп куя. – Мәетләрне өс киемнәре белән җандырып күмеп,
калдыкларын, көлләрен махсус балчык савытларга, чүлмәкләргә
урнаштырганнар. Җә аерым урын хәстәрләп, шунда гәүдәсен салып,
җаннарына тәңкәләр, бөтиләр, ырым әйберләре дә куйганнар. Алар
затлы нәселдән булганнар, балам, кайберләре – гаскәри, ә кайберлә-
ре – Тәңре мәндәсе, каһиннәрдән11...
Мин ул кешеләрнең – каһиннәрнең – кем булуын белмим. Сорамак
булам, шул арада Янсуар әбием, уеннан кире кайткандай, сөйләшүне
кискен генә икенчегә бора.
– Менә Индиядә дә кешеләрне утта җандыралар бит. Анда халык
бик күп, бик каты эссе, шуңа да шундый җола килеп чыккан. Мәетләр
бозылмасын өчен... Бездәге борынгы каберләрдә кешеләр белән бергә
савыт-саба, ат дирбияләре, сугыш кораллары, атларның баш сөякләре
дә күмелә торган булган. Чөнки ул каберлекләрдә, әйтәм ич, затлы
кешеләр җаткан. Ә «Морзалар зираты» – соңгырак чорныкы, анысы
инде анда морзалар токымы күмелгәнгә шулай атап җөртелгән...
Әби әйтерсең боларны сөйләп, «җандыру» турында артыгын
әйтеп ташламас өчен махсус «эз җәшерә». Миңа Янсуар бабайның
пышылдап кына, «җәшереп» сөйләгәне бар инде: «Революциядән
соң безгә боларның барысын да көчләп оныттырырга тырыштылар,
кызым, бернинди борынгы тарих та җук, андый сафсатаны байлар
махсус уйлап чыгарган, пролетарларга аны сөйләү җазык була,
зыянлы да, башың себер китүе бар диделәр...»
Минем әбигә подвалда күргән кара мәет турында сөйлисем килә.
Менә ул кинәт кенә куе караңгыдан кубарылып чыгып, подвалның
иң түр почмагыннан туп-туры төбәлеп карый. Мин, аның күзләренең
дөрләп торуына әсәренеп, аяк буыннарым йомшап китеп, шунда ук
бетон идәнгә сыгылып төшеп утырам. Менә ул атлап түгел, шуып
кына миңа якыная, өстемә үк килеп баса. Сандалиларыма тере һәм
җып-җылы нидер килеп орына, тын-тавышсыз гына күтәрелә,
аякларымны күмеп китә.
Көл! Бу бит көл!
11 Тәңре мәндәсе, каһиннәрдән – Ходайга багышланган затлар, руханилар, жрецлар мәгънәсендә.
Көл, мәетнең артыннан ияреп килеп, бөтен подвалны тутыра
башлый. Минем эчем, бөтереп алгандай, бер төенгә төйнәлә,
сулышым кайдадыр бугазда туктап кала. Йөрәгем, чигәләрдә
сулкылдап, хәзер шартлап чыгам дигәндәй тибә башлый.
«Әйдә әле, Луиза, батыр булыйк!» – дип, әбием сүзләрен кабызам
баш миемнең бер почмагында.
Мәет миңа зур дикъкать белән, озак итеп карап тора.
Мин дә аннан күземне алмыйм.
«Куркудан ялгыш пес итеп җибәрмәсәм генә ярар иде...» – дип,
эчтән генә үземә пышылдап утырам.
Мәетнең күзләрендә кап-кара нидер куерып-куерып дөрли,
иңсәләреннән, беләкләреннән дә пыскып төтен күтәрелә. Кул чуклары
гел уйнап, әйләнеп, хәрәкәтләнеп тора, шул хәрәкәтләргә буйсынып,
көл дә бөтерелә.
Менә ул, миңа оза-а-а-а-а-ак карап торганнан соң, кинәт кенә
борыла да шулай ук шуып кына, күз ачып йомганчы, подвалның
икенче башына күчә. Кулын күтәрә, подвалның диварында кинәт
шыгырдап ишек ачылып китә, ә аның артында – келпеп ут яктысы
төшеп торган коридор.
Мин ым иткәнче, Кара мәет, артыннан җылы көл өерен ияртеп,
коридорга кереп юк була. Көлнең аякларымнан шуып төшеп, аңа
ияреп югалуына ышанырга да, ышанмаска да белмичә, тик карап
калам.
Сөйләргәме әбигә кара мәет турында?
Шикләнәм, мин аның, чынлап та, мәет булуына үзем дә шикләнәм
әле чөнки. Бәлки, куркудан күземә генә күренгәндер? КГБ болай
ачылып китеп зират турында сирәк сөйләшә, шуңа да, телемне
аркылыга тешләп, тыелып калам һәм колак шомрайтып тыңлыйм.
Мәетне, бәлки, Кибәч әбигә әйтермен дип тынычландырам үземне.
Ә аннары Янсуар әби мин үлеп яраткан темага күчә – Йосыф
морза кызы Сөембикәгә. Безнең Янсуарның Казан ханына кияүгә
чыгарга килгән Сөембикә һәм аның әтисе Йосыф морза нәселенә
барып тоташуы турында миңа инде әллә ничә сөйләде ул. Сөембикә
бернинди дә биек манарадан ташланмаган, аны кечкенә улы Үтәмеш
белән үзенең үк бәкләре Казанны җимерергә килгән Иван Грозныйга
биреп җибәргән, әбием әйтүенчә. «Үз ханбикәсен һәм ыру дәвамчысын
сатып биреп җибәргән халык без, балам, бездә Сөембикә каргышы
белән күз җәше җата. Аны тагын ничә гасыр җуарга кирәк булыр
әле...» Мине бу бик каты куркыта һәм шомландыра, ул каргыштан
котылу юллары бармы икән дип гел уйлап йөрим.
Иреннәрен кысып, ачуланып, болай дип әйткәне дә гел исемдә
йөри әбиемнең: «Колхозга җирләрне тартып алганнан соң, бераз торгачтын, аркылыга-буйга тракторлар белән өстеннән җөреп,
басулыкка сөрделәр «Морзалар зираты»н, кызым. Нәселләре корыды
ул мәндәләрнең, үз үлеме белән үлә алмый җаттылар... Чиркәү чаңын
кисеп төшергән мәндә дә, җир тырнап, үлә алмый җатты...»
Без үскәндә, әбиләр инде ул чиркәү чаңын кискән нәсел яшәгән
йортны күрсәтеп кенә уза иде. Аларга шул вакыйгадан соң «үләтләр»
дигән кушамат ябышып калган булган. «Үләт» – бик куркыныч сүз,
аны кушаматың итеп тагып йөрү нинди ямандыр... Тәрәзләре такта
белән кадакланган, тирә-ягын тигәнәк басып утырган нигез ул. Имеш,
соңгы балалары, әле кечкенә чакта ук, иреннән тол калган әниләрен
баш чигәсенә йоклап ятканда балта түтәсе белән сугып үтергән. Аны
балалар колониясенә алып киткәннәр. Йорт яныннан узганда, Кибәч
әбием, гел чукынып, иман әйтеп уза: «Иблиснең адаштыруыннан,
саташтыруыннан сакла», – ди. Янсуар әбием: «Нәселеңә күрсәтмәсен,
башлары дөрес булмаган, авыру тилерткән инде, дәва кирәк булган
аларга, врач», – ди.
Минем күз алдыма тагын клуб подвалында күренгән теге күзләре
дөрләп торган, учлары белән җылы комны бөтергән мәет килеп баса.
Тарихи урыннар безнең тирә-якта тагын Тегермән тавына менә
торган юлда, чишмә өстендә, Кәвәл авылында бар. Кәвәлдәге
табылдыклар, әби сөйләвенчә, тагын да борынгырак – Ананьино
дигән дәвердән.
– Ул бик борынгы чор, кызым, әле безнең эра башланганчы, – дип
аңлатып күрсәтә әби аны миңа. Безнең эра башланганчының ничек
булганын да аңлата.
Мин бик каты гаҗәпләнәм... Менә сиңа мә! Әле бу меңъеллык
башланганчы, башкалары да булган, алар бик күп икән. Кешеләр әле
яңарак кына яши башлаган икән җир йөзендә.
– Ул динозаврлар яшәгән вакытмы инде? – дип сорашам мин,
боларның барысын да башыма сыйдыра алмыйча.
– Шул тирә инде, кызым, бер иркенләп, схемасын сызып санарбыз,
җәме, – ди әби, көлә-көлә һәм эш арасында, кулларын сөртеп, мине
кочагына алып, иңнәремнән сыпырып, үбеп-үбеп ала.
Тагын әле ул миңа авылда 1884 елда, димәк, бер гасыр элек, Изге
кыз Мария Покрауы чиркәве төзелүе турында сөйли12. Мин дә,
элдереп алып, белгәннәремне өстим. Покрау ул – Бөркәнчек була,
уңышлар җыелып беткәч, җиргә кар ятар алдыннан килә. Уҗымнарны
суыктан саклар өчен, Изге Ана җиргә үзенең бөркәнчеген яба,
кешеләрне дә, бәрәкәтен иңдереп, саклап каплый. Кибәч әбием ул
бәйрәмне бик олы бәйрәм ди.
12 Изге кыз Мария Покрауы чиркәве (Покров Пресвятой Богородицы) – Янсуарда 1857–1884 елларда Казан
сәүдәгәре П.В.Щетинкин акчаларына агачтан төзелә. Покрау чиркәве каршында Изге Гурий миссионерлык
җәмгыяте көче белән мәктәп ачыла, анда белем бирү белән бергә иман да укытыла.
Чиркәүне авылда бер бай Казан кешесе төзеткән, аны бездә зур
хөрмәт белән искә алалар. Ул Янсуарда күп хуҗалыкларга ярдәм
дә иткән диләр. Чиркәү мәктәбендә укыган балаларның өс-башын
киендергән, җылы итекләр кайтарткан. Үзенең баласы булмагач,
хатыны белән асрамага ятим бер кыз бала алып үстергән.
Совет чорында кызыллар килеп, чиркәүнең чаңын кистереп
төшереп, мәктәп ясаган. Ике әби дә, Янсуар бабам да шул мәктәптә
укыган.
Аннары, верандадагы тимер олы сандыкны күтәреп ачып, ике
яктан терәтеп куеп, әби миңа керәшен күлмәкләрен, алъяпкычларын
күрсәтә. Түгәрәк җаулык13 белән сүрәкәләрне сыйпап карарга рөхсәт
итә. Ул аларны үзе олы бәйрәмнәргә, әллә нинди сәер дәдәй-түтиләр
килеп магнитофонга яздырганда һәм туйлар уздырганда гына кия.
Әби миңа Түгәрәк җаулыкның эчке ягын ачып күрсәтә: анда мөгез-
бөтиләр, саклагыч билгеләр чигеп-тегелгән. Аларны беркайчан да
нәселдән читтә ачып күрсәтергә ярамый, юкса җиде ыруга күз тия
икән. Тышкы якта кара ефәк белән зур итеп чигелгән, тукылган
«Тәңре хачын» да: «Яман күздән саклый», – ди әбием.
Тәңре билгесен безнең башка киемнәргә дә чигеп куялар,
гадәттә, эчке ягына, кеше күзе күрми торган урынга. Кибәч әбием,
яман барын сизгәндә йә өйгә «көчне суыра торган кеше кергәндә»,
бармакларымны тырпайтып, кием астыннан «кулымны ташларга»
да өйрәтте мине.
– Болар барысы да анаң җагы буенча нәселдән-нәселгә тапшырыла,
балам, – дип аңлата Янсуар әби. – Башта бездән – анаңа, аннары
сиңа була.
– Совет власте килгәч, боларга бик ышанмаска өйрәттеләр, кеше
ышанмый башласа, җола көчен җуя шул ул, – дип тә өстәп куя Кибәч
әбием, шулай ук бергәләп үзендәге сандыкларны актарганда. Аңа да
яшьли үлгән анасы ягыннан нәрсәләрдер калган.
Мин көмеш тәңкәләрне, сөяктән ясалган бөтиләрне, кызыллы-
аклы түгәрәк җаулыктагы кара чигүле бизәкләрне кат-кат сыпырам.
Әби сүрәкәләргә борынгы болгар, сувар тәңкәләре дә тишеп тегелгән
булуы турында сөйли, безнең шундый бер тәңкәне тарихчылар алып
киткәнен әйтә14. Патша чоры тәңкәләрен аерып күрсәтә – аларда ике
башлы кош төшкән.
Аннары әби миңа кыз чагында Янсуардагы һәм Паратскидагы
13 Түгәрәк җаулык – кара ефәк җеп белән чигелгән, ука тотылган, тәңкәләр тезеп эшләнгән затлы баш
киеме. Дүрт почмаклы. Кайбер галимнәр күрсәткәнчә, бизәкләре болгар-хәзәр берлегенә караган төpки
халыклар өчен хас. Аны яшь киленнәр, кияү йортына төшкәч, кайчакта бер еллап япкан. Кеше алдына
түгәрәк җаулыксыз чыгу оят саналган. Сакраль мәгънәгә ия, булачак әнине яманнан саклый дип ышаналар.
Эче бөтиләр, тәңкәләр белән бизәлгән, аны чит кеше күзенә күрсәтмәгәннәр. Тышкы ягында саклаучы
«Тәңре билгесе» («Тәңре хачы») чигелгән.
14 Әнием ягыннан безнең зур, тармаклы нәселебез – Спатловлар. М.Глухов-Нагайбәк: «Судьба гвардейцев
Сеюмбеки» хезмәтендә «cувар чоры дирһәмен Янсуар авылыннан, Спатловлар нәселеннән алып кайттым»
дип яза. Бу як керәшен авылларында сувар тәңкәләренең бик күп табылуын ассызыклый (Казан: «Ватан»
нәшр., 1993 ел. – Б. 171-213).
уеннарда киеп биегән ботинкалары белән үкчәле, мөгезле чабаталарын
чыгарып тоттыра.
Мин аларга тәпиемне тыгып карыйм – яртысына да җитмим.
– Кайчан мин дә уенга чыгармын инде... – дип уфтанам.
– Хәзер килеп җитә ул, кызым, – ди әби, көлемсерәп. – Ә аңарчы
без синең белән җырулар өйрәнә торырбыз.
(Дәвамы бар)
«КУ» 07, 2025
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев