Логотип Казан Утлары
Бәян

Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография)

Мин буразна аралары буйлап яр читенә төшеп басарга һәм инешкә карап торырга яратам. Шундый бөтерелеп, ургылып ага ул безнең «өй астында». Ярның ярылып киткән читенә якын килеп басмаска кушалар, юкса убылып, аска мәтәлүең бар. Әмма аның иң кызыгы да шунда: «ярамый» дигән чиктән соң тагын ярты адым булса да атлап карау.

I китап
– Ә мин туганчы сез ничек җәшәдегез?
– Синең туасыңны көтеп, кызым...
– Нәкъ менә минем сездә туасымны алдан ук
белдегезме?
– Белдек, билгеле! Синең безне эзләп табуыңны
көттек...
Янсуар әбием һәм бабам белән балачактагы
сөйләшүләрдән
– Кызым, Күк патшалыгына баргач,
җараткан кешеләребез белән очрашырга җазсын...
Кибәч әбиемнең иман әйткәндә гел кабатлый торган
теләге
Единственный по-настоящему мудрый советчик,
который у нас есть, – это смерть. Каждый раз, когда
ты чувствуешь, что всё складывается из рук вон плохо
и ты на грани полного краха, повернись налево и спроси
у своей смерти, так ли это. И твоя смерть ответит,
что ты ошибаешься, и что кроме её прикосновения нет
ничего, что действительно имело бы значение. Твоя
смерть скажет: «Но я же ещё не коснулась тебя!»
Карлос Кастанеда

Җилфердәү

Мин буразна аралары буйлап яр читенә төшеп басарга һәм инешкә
карап торырга яратам. Шундый бөтерелеп, ургылып ага ул безнең
«өй астында». Ярның ярылып киткән читенә якын килеп басмаска
кушалар, юкса убылып, аска мәтәлүең бар. Әмма аның иң кызыгы
да шунда: «ярамый» дигән чиктән соң тагын ярты адым булса да
атлап карау. 

Менә мин буразналар арасында яр читендә басып торам. Өйгән
рәтләрендә үсеп утырган бәрәңгеләр – миннән бер баш югары. Җәй
һавасы зеңләп тора. Инешнең челтерәве талгын гына колакны иркәли.
Бәрәңге төпләреннән баш төртеп чыгарга өлгергән эт эчәгесенең
зәгыйфь юка чәчәкләре кинәт кенә лепердәп куя.
Инеш аръягында – Әче тау.
Минем әле ул тауга менеп караганым юк.
Буразналар арасында япа-ялгызым басып торган мизгелдә кинәт
сул җилкәмдә ниндидер җилфердәү тоеп, җитез генә күз сирпеп
карыйм. Иртәнге дымсулыгын әле җуеп та өлгермәгән буразна
рәтләре белән мәгърур бәрәңгеләрдән кала берни дә юк.
Мин яңадан инешкә карап басам. Җилфердәү кабатлана. Һәм
минем бәләкәй генә аңыма кинәт бер бик олы аңлау ишелеп килеп
төшә.
Ул мине баштанаяк күмеп китә: мин бу җирдә бердәнбер.
Башка беркем дә – хәтта әнием белән әтием дә, әбиемнәр дә,
бабайлар да, урсәти белән урсай да, яшь бабам белән туганым апа
да, Руслан белән Марсель дә, Сандра җырак түти белән Анный
җырак түти дә, ак түти белән бал түти дә, күрше Зур Анный белән
Кечкенә Анный әби дә, әнкә әби белән әтки бабай да, Шарик та,
Ночка да, Орлик та... – бер генә җан иясе дә мин тойганча тоймый
һәм беркайчан да тоймаячак.
Моны аңлау башта мине куркытып, тетрәндереп җибәрсә, аннары
татлы-рәхәт, бәхетле бер дулкынга күмеп, бөтереп ала.
Димәк, мин бөтен бер шушы Галәмдә – бер һәм бердәнбер.
Нинди куркыныч олы ялгызлык дип уйлап куям мин, куырылып.
Аның артыннан ук бөтен барлыгымны икенче бер уй биләп ала һәм
ул сөенеч тантанасына әверелә: нинди кабатланмас олы ләззәт.
Нинди олы ләззәт – башкаларның кабыгы астында нәрсә барын
аңларга тырышу. Һәм үзеңнең дә кабыгыңны ачу.
Безгә гомер әнә нәрсәгә бирелгән икән.
Сул ягымдагы җилфердәү көчәя төшә. Мин шул мизгелдә үземнең
беркайчан да ялгыз булмавымны һәм булмаячагымны аңлап алам.
Ниндидер күзгә күренмәс бер көч әйтерсең мине җылы кочагына ала
да юатып тынычландыра.
Һәм көлеп җибәрә.
Мин бу мизгелдә кешеләрнең үлемсез була алуына, аларга
бернинди дә куркыныч янамавына бар йөрәгем белән ышанам.
Һәм көлеп җибәрәм.
– Кызым, тагын яр читендә басып торасыңмы?! – бабайның
тавышы бакчаның икенче башыннан әллә нинди озы-ы-ы-ы-ын
тоннель аша килеп җиткәндәй ишетелә. Ул тавыш миңа килеп бәрелә
дә, чәчрәп, як-якка тарала.

– Менәм! – дип җавап кайтарам мин һәм буразна буйлап ихатага
таба йөгерәм. Бабайның миңа дип ачылган кочагына кереп чумам. Ул
мине күтәреп кояшка чөя дә ике битемнән иркәләп кытыклап үбеп ала.
– Үзе белән үзе җуана белә шул минем кечкенә кызым, – дип
елмая, минем карасын җуеп яшькелтләнә барган күзләремә зәп-зәңгәр
күзләрен төбәп. – Нинди серләр ачтың анда, җә?
Мин кинәт, эчемдәге теге тоемның нурлы чайпалуын түгүдән
куркып, тынып калам. Әйтергәме, әйтмәскәме аны бабайга?
Бабай сынап карап тора-тора да, яктырып, көлеп җибәрә. Аннан,
миңа гына дигән җыруын көйли-көйли, яшелчә бакчасы аша, арка
кочтырып, өйгә алып кайта:
Алтын алмам,
Көмеш төймәм,
Сандугачым-былбылым,
Быел сайрар җылың...
Мин, аны туктатып, кулларына күчеп утырам да күз читендәге
кояш тулган җыерчыкларны нәни учларым белән озак итеп иркәләп
сыпырам.
Һәм үбәм.
Чөнки мин хәзер сер беләм.
Бабай мин тойганча беркайчан да тоймаячак.
Ә мин – ул тойганча.
Димәк, яратуны аңлатыр өчен бик каты, бик каты, бик каты
тырышырга кирәк!

Гатчина

Барысы да җәйге бер көндә бәрәңге бакчасында башланды. Безнең
өй артындагы бакча яныннан гына Нырсы елгасы ага. Гади телдә
аны «инеш» дип йөртәләр. Шул инешнең ярлары ел да язгы ташу
вакытында бакчаның бер өлешен ашап керә, ярлар убылып кала.
«Инеш авылга гына кереп калмады, озакламый өйгә үк керә инде», –
дип уфтанырга ярата Янсуар әбием. «Безнең гомердә өйгә үк керми
әле ул, борчылма», – ди аңа бабай, исе китмичә генә.
Бабай әби белән гел шулай исе китмичә сөйләшә. Йә булмаса,
колакка саграк икәнен раслап, аны бөтенләй ишетми. Әмма ул, ни
гаҗәп, колакка өйдә генә сагая. Мин, аның белән тәүлекнең егерме
дүрт сәгатен диярлек үткәргән кеше буларак, беләм: радиуста әби
булмаганда, нормально гына ишетә бабайның колагы.
Безнең бәрәңге бакчасы – авылга бер. Гомумән, әби кулы кагылган
һәрбер нәрсә авылга бер булырга тиеш дигән язылмаган канун бар.
Гаиләнең башка әгъзалары бу кануннан читкә тайпылмас өчен бөтен көчен түгеп тырыша. Шулай да, гел җиренә җиткереп бетерә
алмыйлар һәм «штрафной» алалар.
Бөтен авыл уртача гына үсә торган гадәти «йомры гәүдәле, ак
тәнле» бәрәңге утыртканда, әби бакчада бәрәңгенең Гатчина1 дигән
сортын утырта. Ул Гатчина сорты турында бөтен авылны җыеп,
сәгатьләр буе лекция укый ала: килеп чыгышы, кайсы төбәктә югары
уңыш бирүе, фитофторозга каршы тору сәләте...
Минем үземә бәрәңгенең исеме ошый. Аны әйткәндә, үзеңне
борынгы тарихның өлеше кебек хис итәсең. Әбинең сөйләве буенча,
Гатчина – Екатерина II заманында күз явын алырдай сарайлары булган
данлыклы шәһәр. Ленинградтан ерак түгел генә урнашкан. «Үскәч,
барып күрерсең әле, кызым», – ди ул миңа. Әнинең Ленинградтан
алып кайткан открыткаларында сарайларны күрдем инде мин – алар,
чынлап та, күз явын алырдай.
Гатчина сорты бәрәңгеләре бабайның йодрыгы кадәр эре булган
кебек, аның сабаклары да куак сыман гөрләп утыра. Әби Гатчина
бәрәңгесенең чәчәкләрен аеруча ярата – алар шәмәхә-алсу булып
бакча тутырып чәчәк атып утырганда, шуларга хозурланып карап
тора ул. Аннары, бакчага чыгып, буразна араларын, бабай әйтмешли,
«ындыр кадәр калдырып», төпләрен алагаем биек итеп өя. Бездән дә
шуны таләп итә.
Безнең бәрәңге шуңа уңа дип ышана әби. Бабай белән әни, әти
моңа шикләнә-шикләнүен, әмма Янсуар әбигә берәү дә кистереп
кенә каршы әйтергә җөрьәт итми. Юкка гына аның өйдәге атамасы
КГБ2 түгел, аның белән турыдан-туры каршылыкка кермәвең хәерле.
Шуңа әби үз ышануларының рас килүенә елдан-ел инанып яшәвен
дәвам итә.
Бөтен авыл бакчаларын трактор белән сукалаганда: «Бакчага
тимер машина кертәсем, көпчәк бастырасым җук, ничу туфракны
рәнҗетергә», – дип тә, бөеренә таянып, бик каты тора ул. Бакчага
Орликны гына кертә. «Ат аягы баскан урын изге ул, безнең бабайлар
җукка гына тояк эзеннән җатып су эчмәгән», – ди.
– Шулай шул, тизәге дә парлы сөт кебек Орликның, – дип җөпли
бабай, үчекләп, – тирес салып торасы җук бакчага...
Орлик инде яшь ат түгел, шулай да, мышнап-мышнап, сезонга
җиде-сигез бакчаны тирләп-пешеп аркылыга-буйга йөреп чыга. Пар
бөркеп торган «бүләген» дә мулдан калдыра.
Бәрәңге сабакларын да урак белән кулдан урабыз без. Куак кебек


1 Гатчина – бәрәңгенең бу сортын 1969 елда авыл хуҗалыгы өчен Төньяк-Көнбатыш фәнни-тикшеренү
институты (Ленинград өлкәсе, Гатчина районы) чыгара. Сорт яхшы өлгерүе, югары уңыш бирүе, сусыл
тәме белән аерылып тора.
2 КГБ – Дәүләт иминлеген тәэмин итү комитеты. Өйдә, туган-тумача арасында бөтен нәрсәне дә үз контроле
астында тотарга яраткан, һәр нәрсәнең дә тәртибен һәм хасиятен белеп торган, Кибәч бабам әйтмешли,
«властный холыклы» Янсуар әбиемә бу сүз бер мәҗлестә аның җиңел теленнән йогып калды. Әбинең бу
кушаматка ачуы да килә, шул ук вакытта, аның дәрәҗәсен күрсәткәнгә, күңеленә хуш чаклары да була,
горулана иде.

юан сапларны учы белән учлап күтәреп ала да әби: «И Кодрәт, уңган
да соң быел», – дип, яңа гына ике яклап шәпләп кайрап чыккан урагы
белән сызып торып җибәрә. Үзе җыру суза:
Ураккайлар урдым, учлар учлап,
Чүмәләләр куйдым әле ниргәләп.
Ары узсаң да кер, туган,
Бире узсаң да кер, туган шул,
Атың армас, туның тузмас,
Исәнлекне бел, туган шул.
Ике алны берьюлы алдырып, буразна буйлап төшәбез дә менәбез,
төшәбез дә менәбез шулай. Арт бакчаны урып бетергәч, кыр бакчасын
урырга өмә белән барабыз – әни белән әти, әби белән бабай гына
түгел, ә Анный җырак түти белән Сандра җырак түтиләр дә килеп
урыша. Ак түти дә килә. Аннары, безнекен ургач, аларныкын урырга
йөрибез.
Әби мине үзе белән бергә дамба буйларын урырга да алып йөри.
Олы болында үзебезнең хәйран гына печән диләнкәсе булып, әти
белән бабай Раевка, Никкилдем өстендәге «печәне җиләктәй»
җирләрне чабарга йөрсә дә, терлек мулдан булгач, үләнне әби белән
без дә юнәтәбез.
– Сорап кермичә, печәнлек җирләрне урган өчен колхоз ачулана, –
дип аңлата миңа әби. Ә менә дамба буйларын – ярый. Аларны без
җәйгә ике мәртәбә төбенә тиклем кыркып урып кайтабыз. Әби ак
алабутаны яшь мәлендә, сусыл чагында урып алырга кирәк ди.
Шулай итсәң, мал бик яратып ашый. Урганда – билчән кертмәскә,
кара алабута белән әремнән саграк торырга куша. Әрем әчесе кергән
үләннән мал йөз чөерә, аннан бөтенләй дә ашаудан бизенә чөнки.
Миңа да кечкенә генә «уймак кебек» урак ясап бирде бабаем. Әмма
минем уракны әбинеке кебек кайрамыйлар, аның белән сыздырып
кына кисеп алып та булмый. Шулай да ул сары төймә генә булып
төймәләнгән яшь ромашкаларны һәм чеби үләннәрен урып алыр өчен
ярап куя. Әби алабута урганда, мин шулар белән мәшгуль. Үземә
үлән салып алып кайтыр өчен сыртыма асарга сырма да хәстәрләп
бирделәр.
Урганда, әби мине бик «ушлы» булырга өйрәтә: «Сабак арасында
хәрәкәт күрсәң, тораташ булып катып кал да кымшанмый басып
тор», – ди. Елан-мазар булмасын, янәсе. Әбинең үзенең уракка
төшкәндә, кара елан алып кайтканы булган.
– Урып салдым да, талчыгып китеп, бераз башымны тезгә терәп
черем итеп алганмын. Ул арада чык төшкән. Уянып китеп, сукрана-
сукрана, кабат киптерәсе була дип, үләнне җыеп, бөгәрләп, аркама
җаткырдым да менәм шулай. Арканы салкын өтә генә бит, мин инде  үләнгә чык төшкән, шуңадыр дип уйлап менәм, – дип сөйли әби. –
Кайтып, ихатада җәеп җибәрсәм, малай, сузылып кына кап-кара
җылан килеп чыкмасынмы...
Бәрәңге алганда да мин өй борынча булышырга йөрим. Миңа,
казып алганнан соң, бәрәңге сапларын кагарга кушалар. Алай
иткәндә, җыеп алырга җиңелрәк була. Ул – бик вак һәм бөтенләй
рухландырмый торган эш: йөрисең шулай казылган буй буйлап
кипкән сабак кагып. Әле тагын, җитмәсә, ана бәрәңгеләрне аерым
өемгә өяргә кушалар – бакчаны тырмалаганда, актарып җыеп йөрисе
булмасын өчен. Аларны буйның берничә җиренә өеп куясың да,
әти белән бабай ул сапларны, өемнәрне сәнәк белән җыеп алып
киптерергә куя. Кипкәч, яр буена алып төшеп яга.
Мин әле тагын олылар ике кат – башта эресен, аннары орлык
бәрәңгесен аерып җыеп алганнан соң – артларыннан кечкенә чиләгемә
вак бәрәңге җыеп йөрим. Кайчан инде мин дә орлыкка җыярмын икән
дип хыялланам. Орлык бәрәңгесен җыю – иң җаваплы эш, чөнки аны
күзләрен карап җыярга кирәк.
– Күзләре чекерәеп торса гына, орлык бәрәңгесе шыкраеп шытып
чыга, – ди әби. Аннары миңа җыйган бәрәңгедә ул күзләрне күрсәтеп
тә бирә. – Менә, күрәсеңме, Гатчинаның тагын бер әйбәт җагы бар –
аны орлыкка да икегә бүлеп утыртырга була, чөнки күзләре ике җакта
да бик матур.
Чынлап та, ике ягында да чокырланып уелып утырган икешәр-
өчешәр күзе бар Гатчинаның. Язын, баздан чыгарып, пычак белән
ярганда, урталайдан ике якта да күзләрен калдырып кисеп җибәрәсең
дә утыртыр өчен көл сибеп хәстәрләп куясың. Кайбер елларны,
бәрәңгегә кытлык булганда, баздан мин җыйган вак бәрәңгенең
калдыкларын да менгерәләр – алар да орлыкка бара. Кыш буе
аларны малга ашатабыз, әмма «бик уңмаган җылда» бабай, базга
төшеп, «вакларны» ике улакка аралап сала. «Шикәр кебек чыкканы»,
эрерәкләре – утыртырга, ә терлеккә бөтенләй әбер-чәбер кала.
– Сезнең орлыкка дигән бәрәңгегез дә бит кеше башы кадәр, –
дип төрттерергә ярата Анный җырак түти белән Сандра җырак түти
әбигә. – И түти, синнән булыр инде – гомер-гомергә кешедән артык
булсын дип җәшәдең, үтерәсең син...
– Синеке кебек күлмәк тә, галуш та, сүрәкә3 дә, алҗапкыч та авылда
бүтән берәүдә дә булмасын иде инде, – дип көлешәләр алар, – эскәтер
дә, бистәр4 дә, карават җапкычы да…


3 Сүрәкә – керәшен татарларында (алга таба – керәшеннәр. Редакция искәрмәсе) хатын-кызларның традицион
баш киеме. Беренче мәртәбә сүрәкәне туйда «баш бәйләү» яки «баш кидерү» йоласы вакытында кидерәләр,
ул кызларның хатын булуын, ил-йорттагы дәрәҗәсе үзгәрүен белдерә. Сүрәкә бай һәм матур итеп тәңкәләр,
көмеш һәм алтын чигүләр белән бизәлә, гомер буена сандыкларда кадерләп саклана. Нәселдә, башка
сакраль кием-бизәнгечләр белән бергә, хатын-кыз линиясе буенча тапшырыла.
4 Бистәр – чигүле йә баскан (тукылган) сөлге.

Үзләре шулай сөйләнә, көлешә, әбине үртәштергәли, әмма икесе дә
КГБ ның сүзеннән чыкмый җырак түтиләр. Әби бер генә карап ала –
«җарар, түти, синеңчә булыр», – диләр дә ялт итеп эшләп тә куялар.
– Болай да, сүземнән чыгып, кияүгә җабышып бардың, – дип,
сукранган булып әйтеп куя Янсуар әбием Анный җырак түтигә,
күзенең агы белән генә карап.
Анный җырак тутам кара матур минем, аны яшь чагында «Кытай
курчагы» дип йөрткәннәр. Фотографияләрдән карасаң, чыннан да,
шулай, ак йөзле әбием белән Сандра җырак тутамнан бөтенләй
аерылып тора. Кашлары да кара күмер белән сызгандай, күзләре дә
бөрлегән шикелле чем-кара, үзләре бераз кысыграк, чигәләренә таба
сузылыбрак киткән. Үзе каратутлы, чандыр гәүдәле. Җитмәсә, Анный
җырак түти кияүгә чыккан нәселнең кушаматы да – Кытайлар.
– Иш-ишен таба инде ул, – дип төрттереп куя гел Янсуар бабай.
Анный җырак түтине ул «китаянка» дип атап йөртә. Ул, гомумән,
җырак түтиләрне үчекләргә, алар белән сүз көрәштерергә, уен-көлке
корырга бик ярата. Тегеләре дә «җизни» дип кенә тора, һәрчак аңа
кушылып китәргә әзер.
Тора-бара бабай, аларның өйләрендә ир терәге калмагач, бөтен
эшләренә дә үзе булышлык итә торган булды. Бакча дисеңме, абзар-
ихатаны караштырып, сипләштереп торумы, ат-арба-чана юнәтүме...
– Җизни өч өйгә дә терәк инде ул, түти, белмим, нәрсә җитмидер
сиңа, Ходайның рәхмәте төшкере, – ди җырак түтиләр, әбинең бабай
белән эләгешүләрен еш кына килештереп бетермичә.
Сандра җырак түтиемнең ире үлгәч, ул каенанасы белән бер йортта
тора. Без аларга Никкилдемгә утырмага төшеп йөрибез. Никкилдем
авылының тарихы бигрәк әкәмәт. Имештер, анда кешеләр килеп
утырганнар да уңдырышлы кара туфракка, печәнле җиргә, Мишә
буендагы үзәнлеккә тиендек дип, башта бик сөенгәннәр. Ә яз көне,
Мишә күтәрелеп, авыллары белән тома су басып киткән, бөтен алып
килгән әйберләре дә, маллары да йөзеп йөри икән. Болар биеккәрәк –
чормаларга, капка башларына менеп кунаклап, әллә ничә көн шунда
ачлы-туклы утырып: «Ник килдек, ник килдек», – дип, елап-елап
тәкрарлаганнар, имеш.
Бакча утырту, уру, алу, печәнгә төшү, күбәләү, әйләндерү, төяп
кайтарып өю, сарык кырку, көтүгә төшү кебек зурдан кубып эшләнә
торган эшләргә без гел бөтен нәсел-ыру җыйналып, өмә белән
йөрибез. Бәйрәм-сәйранга да шулай. Кайчак әби, Анный һәм Сандра
җырак түтиләр бергә җыелышкан көннәрдә бер-берсенә төрттереп,
шаян такмаклар җырлаша. Мин әле берсенең, әле икенчесенең алдына
менеп кунаклап, аларның җыруларын, сөйләшкәннәрен тыңлыйм.
Бергә җыелышып кунган кичләрдә, алар гадәттә мичкә ипи
салалар, камыр ризыклары хәстәрлиләр, мин үлеп яраткан токмачлы ашны пешерәләр. Шундый кызык була – колач җитмәстәй камырны
өчкә бүлеп, бөкләп алалар да, өчесе өч яктан ут уйнатып ярышып
кисә. Мин, аларның җәлт-җәлт иткән кулларына шаклар катып,
өстәлгә буем җитсен өчен урындыкка күтәртеп салган ястыгымда
посып карап утырам.
Үтми торган кечкенә пычакны сайлап алып, буй белән сузып
салып, миңа да «токмач кисәргә» камыр бирәләр. Мин, артык зур
җаваплылыктан телемне чыгарып, бик тырыша-тырыша кисәм.
Аннары токмачны таратып, «бераз сулыш алсынга» калдыралар.
Кунадагы өч якның токмачы өч төрле була. Минеке – дүртенчегә. КГБ
баш булгач, олы итеп, аның токмачын ашка салалар, калганнарын,
киптереп, җыештырып, «тапырык5 чакта салырга» калдыралар. Әмма
минем токмачны, бик азапланып киссәм дә, әле шулпага салмыйлар,
малларга бирә торган ризык казанына гына чумдыралар.
– Калынрак кисәсең әле, кызым, өйрәнәсең бар, – дип, кистереп
нәтиҗә чыгара КГБ.
Мин, күңелем төшеп, еламсырыйм, эчемдә әллә нинди үпкәле
давыллар кубарыла. Күңелемдәгене шунда ук сизеп ала торган
Сандра җырак түти, кайнап чыккан күз яшьләремне үбә-үбә, мине
«Шаулый урман» көенә чәбәкләп уйната:
Шаулый урман, шаулый урман
Җилләр искәндә.
Шаулый урман, шаулый урман
Җилләр искәндә.
Истән чыкмый әнкәемнең
Үрәчәле чаналары,
Әллә шуны тартып үскәнгә.
Шаулый урман, шаулый урман
Җилләр искәндә.
Шаулый урман, шаулый урман
Җилләр искәндә.
Истән чыкмый әнкәемнең
Пичтә пешкән бәрәңгесе,
Әллә шуны ашап үскәнгә.
«Шаулый урман» – Янсуар әбинең дә бик яраткан көе, аны
алар, шунда ук элдереп алып, өчесе дә бергәләп җырлый башлый.
Сандра җырак түтинең дәү учларына бәләкәй учларымны чәбәкләп,
елакларымны кире борыныма тартып, мин дә кушылам. Җырак
түтиләр белән әби, мутланып китеп, җырга моңарчы мин әле ишетеп
белмәгән куплетны да өстәп, көлешә-көлешә, болай дип сузалар:


5 Тапырык – ашыгыч, җәһәт мәгънәсендә.

Истән чыкмый әнкәемнең
Сыек башлы тал чыбыгы,
Әллә шуны татып үскәнгә.
Ә бөтенләй кич төшеп, барыбыз да ашап-эчеп, өстәлләрне
җыештыргач, бабай алдагы өйгә телевизор карарга кереп китеп,
әбиләр үзләре генә калгач, моңсурак җырлар җырларга тотыналар.
Сүзләре-гәпләре дә кызыклыракка әйләнә. Әмма мин күбесенә
төшенеп бетмим, төпченеп сорашырга шикләнәм. Колакларымны
торгызып, шомрайтып, тыңлап кына утырам.
Мин, инде көне буе йөри-йөри тәмам мәлҗерәгән, йокы белән ике
арада чак эленеп торган булсам да, соң чиккәчә алар белән утырырга,
тыңларга, ишетергә, сүзләрен сеңдерергә тырышам. Аларның
балачаклары, яшь чаклары турында тагын да күбрәк беләсем килә.
– Бу бала бөтенләй мурикланып6 беткән инде, җокысы керфегендә
аягын селкетеп утыра әнә, – дип көлешә әби белән җырак түтиләр.
Башымны бөтенләй яңа туган чеби кебек кыекка салып, оеп-оеп
китә башлагач, мине бабайның кочагына чумдырып, чабылдыкка
йокларга яткырырга кертеп җибәрәләр. Бабай кулында йокларга
кергәндә дә: «Җокламыйм әле мин», – дип, карыша-карыша керәм.
Янсуар әбинең соңгы җырлаган моңлы җыруын да үзем белән
йоктырып алып кереп китәм:
Минем чәчем җиде толым,
Җидедән үрмәсәм дә.
Әй туганнар, онытасым җук,
Җиде җыл күрмәсәм дә7.

6 Мурикланып – җәфаланып, алҗып.
7 «Минем чәчем җиде толым» – керәшен халык җыруы.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 07, 2025

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев