КОРЧАҢГЫ (хикәя)
«Ялгышны төзәтеп, язмышны үзгәртеп» дип җырласалар да, аны үзгәртеп тә, төзәтеп тә булмый икән шул. Ул бормалы-сырмалы, менәле-төшәле, чокырлы-сикәлтәле юл сыман ерак-еракларга сузылып яткан. Кеше дигән җан иясе, әнә шул язмыш сызган юл буенча михнәт-газаплар, шатлык-куанычлар кичереп, гомеренең чигенә таба бара да бара.
«Ялгышны төзәтеп, язмышны үзгәртеп» дип җырласалар да, аны
үзгәртеп тә, төзәтеп тә булмый икән шул. Ул бормалы-сырмалы,
менәле-төшәле, чокырлы-сикәлтәле юл сыман ерак-еракларга
сузылып яткан. Кеше дигән җан иясе, әнә шул язмыш сызган юл
буенча михнәт-газаплар, шатлык-куанычлар кичереп, гомеренең
чигенә таба бара да бара. Юл газабы – гүр газабы диләр. Кеше дә,
әлеге юлда афәт-фаҗигаләргә юлыгып, үлем-югалту хәсрәтләрен
газиз башкайларыннан кичерә.
Дөрес, тормышның мең төрле көтелмәгән вакыйгалары аны
язмыш сызган юлдан тайпылдырган чаклары да булгалый. Монда
инде янәшәңдә яшәгән, дустанә мөнәсәбәттә булган кешеләрнең
йогынтысы да тими калмый. «Кем арбасында утырсаң, шуның
җырын җырларсың», «Дустың үзеңнән яхшы булсын» дигән бит
бабаларыбыз. Хәтта әйләнә-тирәдәге кешеләрнең үз-үзләрен тотышы да сиңа күпмедер дәрәҗәдә тәэсир итә. Аларның әнә шул
йогынтысына карап, теге яки бу якка үзгәрүең дә бик табигый.
Бу тайпылыш-читләшүләргә кешенең балачакта алган әдәп-гадәте,
тәртип-тәрбиясе дә сәбәпче була. Шуңа күрә аттан ала да, кола да
туа. Телисеңме-теләмисеңме, синең тәкъдирең башкалар язмышы
белән дә багланышлы...
Мин – Арча төбәгенең Субаш Аты авылында дөньяга килгән
сугыш чоры баласы. Ул заманнарда бездә тирә-яктагы салалардан
да килеп, югары сыйныфларда укучы яшүсмерләр белән шаулап-
гөрләп торган урта мәктәп һәм әти-әнисез калган үксез балаларны
үзенең җылы кочагына сыендырган ятимнәр йорты да бар иде әле.
Якын-тирәләрдә иң эре авыллардан саналган Субаш Атының үзендә
дә яшь җилкәнчәк ишле иде.
Сугыш тынып, әтиләр, абыйлар фронттан кайта башлагач, тормыш
йөген үз җилкәләрендә күтәреп килгән әлеге тырыш, тәвәккәл
яшьләрнең бер ише Донбасс шахталарына чыгып китте. Ә тагын
бик күбесе, ФЗӨ дигән мәктәпләрдә һөнәр алып, сугыш хәрабәләрен
торгызырга кереште. Шулар арасында минем унҗиде яшьлек Нәҗип
абыем да бар иде. Ул Казан училищеларының берсендә балта остасы
һөнәренә өйрәнде. Ләкин аның һич кенә дә анда торасы килмәде,
авылны сагына иде ул. Шуңа күрә, җае чыккан саен, качыпмы шунда,
сорапмы, кайта торган булды. «Түзәр хәлем калмады, ничек кенә
булса да, мине авылга кайтарыгыз!» – дия иде әнигә. Әни, мескен,
бу хәлнең мөмкин түгеллеген аңлатып, кат-кат үгетләп тә карады.
Тик абыйның үз туксаны туксан. Белмим, ашарына да такы-токы
булган фәкыйрь авылны ник шулкадәр сагынгандыр ул? Укыган
җирендә итле аш, туйганчы ипи, май, шикәр бирәләр дип сөйли иде
үзе. Шунда рәхәтләнеп кенә ашап ятасы иде югыйсә. Юк, сагына,
имеш. Әни берничә мәртәбә, кулыннан җитәкләп, Казанның үзенә
кадәр илтеп тә куйды. Тик, әни кайтып, берничә көн үтүгә, көтүдән
качкан кәҗә сыман, ул да кайтып җиткән була. Туган җирнең тарту
көче бернәрсә белән дә исәпләшми, күрәсең. Ач-ялангач булса да,
кешегә кендек каны тамган туган туфрак кирәк. Адәм баласын үз
җиренә әнә шул кан тарта.
Өебез ятимнәр йорты белән күрше генә булганга, анда тәрбияләнүче
малай-кызларның бик күбесе безгә дә керә иде. Өебез зур, берничә
бүлмәле. Колхоз идарәсенә дә, клубка да якын гына. Шуны истә тотып,
әледән-әле килеп торган район вәкилләрен, концерт куярга килгән
артистларны гел безгә кертәләр. Хәтта Ленинград блокадасыннан
качып килгән хатыннар да бездә берничә ел яшәп китте.
Ятимнәр йортында шәфкать туташы булып эшләүче Диләфрүз апа
да, фронттан кайткан Габделхәй абыйга кияүгә чыкканчы, бездә торды.
Ул чыгышы белән Балтач районыннан иде. Сугыш һәм сугыштан соңгы елларның бөтен авырлыгын безнең белән бергә бүлешеп, бер
гаилә кешесе кебек яшәде Диләфрүз апа. Без үзебез дә аны бертуган
апабыз кебек яраттык. Аның сүзе ныклы, тәрбиясе ипле булды, кирәк
чагында кыздырып алырга да күп сорамады. Әлбәттә, кыш чыгарлык
утынын кайтарткач, азмы-күпме фатир хакын да биреп барган бу
апаның колхозда таяк хисабына эшләп йөргән әниебезгә ярдәме зур
булды. Шул барлы-юклы акча белән әни биш баласын ялангач итмәде.
Көннәрнең берендә, гадәттәгечә, Нәҗип абый кайтып керде.
Бу юлы аның күңеле күтәренке, йөзе көләч иде. Әйтерсең аны
бөтенләйгә кайтарып җибәргәннәр. Ул, тиз генә хөкүмәт биргән
формасын салып, авылның кырык ямаулы киемнәрен киде дә үзе
чалгыдан ясаган пәкесен алып кайрый башлады.
Нәҗип абый алтын куллы кеше иде. Аның белмәгән һөнәре, эшли
алмаган эше булмагандыр. Нәрсәгә генә тотынса да, җиренә җиткереп,
менә дигән итеп башкарып чыга иде. Ул бу яклары белән әтигә
охшаган диләр иде. Безнең әти дә, тирә-як авылларга йортлар салып
дан казанган оста иде, җитмәсә, кулларында былбыл сайрата торган
гармунчы да әле. Без дә, дүрт улы, бер кызы, аның тальянында өйрәнеп,
гармунчы булдык. Ә Нәҗип абый барыбыздан да остарак уйный иде.
Аның Вараксин дәдәй үз куллары белән ясап биргән ундүрт телле
гармуны Казан урамнарында бик озак еллар яңгырады. Бу хәлләр инде
без Казанга күчеп килгәч булды. Ә хәзергә Нәҗип абый, үткенлеген
карый-карый, йөзен тырнак очына тешләтеп, пәкесен кайрый.
– Ничә мәртәбә әйттем югыйсә, кагылмагыз минем кырына
торган пәкегә дип. Тәки шуңа каныктылар. Хәзер йөзен чыгарып
азапланырга кирәк...
Ул арада төшке ашка Диләфрүз апа да кайтып керде.
– Ә-ә кунак бар икән! Бер дә сагындырып тормыйсың тагын үзең.
Нихәл, Нәҗип энем? – дип хәл белеште ул.
– Сине күргәч, бетте хәл.
– Егылып китә күрмә тагын.
Шулай сүз уйнатып алганнан соң, Нәҗип абый җитдиләнә төште:
– Детдомда башлары корчаңгылы малайлар бармы? – дип сорап
куйды.
– Бар. Андыйлар җитәрлек, – дип көрсенде Диләфрүз апа.
– Пәке белән кырып төшерсәң, корчаңгы бетә икән дип ишеттем.
Дөрес микән шул?
– Әллә пәкеңне шуның өчен кайрыйсыңмы? Кырып кына түгел,
көне-төне дәвалап та бетереп булмый ул каһәрне. Җитмәсә, үзе
йогышлы да. Берсен дәвалыйсың, икәве авырый башлый.
– Әйдә, берәрсенең башын кырып карыйбызмы?
– Юкны сөйләмә, аларны дәвалау – минем эш. Бик кулың кычытса,
син, әнә, кышка утын әзерләү хәстәрен күр. Ярый ла, үзең Казанда әзергә-бәзер булып ятасың, анда мичең ягылган, ашарыңа пешкән,
ашау – байдан, үлем – Ходайдан.
– Мин ул әзерләрдән менә болай гарык...
Нәҗип абый үз дигәнен эшләми калмый торган үҗәт һәм бик
тәвәккәл кеше иде. Ул, ятимнәр йортына кереп, башына саргаеп
беткән марля бәйләгән бер корчаңгы малайны алып та чыкты. Аның
сасыган йомырка исе аңкыган, як-якларын кутыр баскан җәрәхәтле
пеләш башын әкрен генә кырып, пәке йөзенә ябышып калганын бер
кагәзьгә саклык белән генә җыя барды. Эшен бетергәч, малайны
Казаннан алып кайткан күчтәнәчләре белән сыйлап чыгарып җибәрде.
Аннары көзге каршына басып, шул пәкесе белән үз башын да кыра
башлады. Кәгазьгә җыелган теге чирканчык нәмәрсәне каны саркып
торган урыннарына салып, чүпрәк белән бәйләп тә куйды.
Уфалла арбасы тартып, без урманга чыгып киттек.
– Нигә болай эшләдең? – дип сорадым мин кыяр-кыймас кына.
– Их, энекәш, белсәң иде син үзегезне шашар хәлгә җитеп
сагынуымны! Үзебезнең шушы басу-кырлар һич кенә дә истән чыкмый.
Кайчак төннәр буе шулар белән саташып ятам... – диде ул, авыр сулап.
Үзләренең табигате, басу-кырлары, елга-тугайлары белән
бер-берсенә бик нык ошасалар да, һәр авылның үзенә генә хас
үзенчәлекләре булмый калмый. Мисалга, безнең Субаш Атын алыйк.
Беренче карашка шул ук табигать. Түбәләрен салам белән япкан
йортлар да, каралты-кура да шул ук кебек. Ләкин бу беренче карашка
гына шулай. Әйтик, безнең авылның исеме җисеменә туры килеп
тора. Су башы, димәк, чишмәләр иле. Авылны челтерәп аккан эреле-
ваклы елгалар, инешләр урап алган. Кай тарафка гына чыгып китсәң
дә, агач улаклардан агып яткан чишмәләргә юлыгасың. Һәрберсенең
үз тәме. Тау башларыннан ерып та, таш асларыннан ургып та бәреп
чыккан ул чишмәләр. Тирә-якларын камышлар уратып алган кечкенә-
кечкенә күлләребез дә бар. Су өсләре каракучкыл булып тора, димәк,
тирәннәр дә. Дилбегә очына таш бәйләп төшереп карасалар да, төбенә
җитә алмадылар. Аларны төпсез диләр. Нәкъ шушы күлләрдән
башлана да инде суның башы. Шуңа күрә дә без – Субаш Аты!
Ләкин бу дөньяның нигъмәтләреннән файдаланырга, аларның
ләззәт-рәхәтен күрергә ирек бирмәүче, кешеләрне рәнҗетеп яшәүче,
күзләреннән нәфрәт уты бөркеп торган, мәрхәмәтсез залимнәр дә юк
түгел шул. Шундыйларның берсе ул заманда урман каравылчысы
булып торган Сафа исемле бәндә иде. Инде күптән гүргә кергән
кешене начар итеп искә алу килешмәсә дә, таш белән атканга аш
белән ат дисәләр дә, мин аны һич кенә дә яхшы яктан искә алырга
базмыйм. Намусым кушмый. Бер гаепсезгә никадәр бала-чаганың, әби-
бабайларның канлы күз яшьләрен түктерде ул явыз. Сынып төшкән
агач ботакларын, корыган кураларны урманнан җыйган өчен генә бит, каһәр төшкере. Бер уйлаганда, урманны бу чүп-чардан арындырган
өчен безнең үзебезгә түләргә, һич югында рәхмәт әйтергә тиешләр
иде кебек. Юк шул, чересә – чересен, бетсә – бетсен, тик кешегә генә
файдасы тимәсен. Шушы адәм актыгы карт-коры, бала-чага янына
җиңел арбага җигелгән туры атын чаптырып килер иде дә, чыбык-
чабык төялгән, инде күптән ирләр кулы тимәгәнлектән көч-хәл белән
генә чатын-чотын килеп әйләнгән арба көпчәкләрен ватып, тәртәләрен
сындырып китәр иде. Арбасыз да, утынсыз да калып, үксеп елый-елый
интегеп бетә идек. Башка чарабыз да юк иде шул. Ул хәтта бездән
олыракларны да мылтыгыннан атып туктата һәм үзенең явызлыгын
эшли иде. Андый чакларда аның ничек тантана иткәнен күрсәгез икән!
Болай да каракучкыл чырае тагын да каралып, бүртенеп киткәндәй була.
Кысынкы күзләренең утлы карашы бәгырьләргә үтеп, өтеп-көйдереп
алгандай итә. Ватасын-ватып, сындырасын-сындырып, изәсен изгәч,
зур эш башкарган кеше сыман, биленә таянып, канәгатьлек кичерер
иде. Ул күп еллар тирә-як авылларның халкын куркытып, котларын
очырып торды. Бу кадәр мәрхәмәтсезлек, оятсыз бәндәне җир ничек
күтәреп тора икән дип, әле дә аптырыйм мин. Шайтан таягын кырау
сукмаган кебек, каргыш, бәддога да тимәде бит үзенә...
Хәзер инде урман каравылчысы Сафа абыйның эш-гамәлләренә
башкачарак бәя биреп карыйк. Кешеләрнең бер-берсе өстеннән
әләк язып, яла ягып, бер гөнаһсыз бәндәләрнең башлары харап
булган мәрхәмәтсез чорның бер вәкиле ул. Кесәсеннән табылган
бер уч ашлык өчен биш-ун елга төрмәләргә утырткан, халыкны
лагерьларда чебен урынына кырган еллар. Шушыларны һәм башка
коточкыч җәбер-золымнарны искә төшерсәк, Сафа абыйның безне
рәнҗетүләре усал шаяру гына булып кала түгелме? Аның юлыбызга
киртә булып төшеп зыян салулары безне шушы афәтләрдән, төрмә
газапларыннан саклап-аралап калу өчен булмадымы икән? Бәлкем,
бераз артыграк кына кылангандыр? Җәбер-золымнарны йомшаграк
та эшли алгандыр? Ләкин көрәш корбансыз булмый диләр бит. Аның
да исән каласы, яшисе килгәндер. Бу шайтан таягына кырау тимәүнең
сәбәбе, бәлки, шулдыр. Кем белә, бәлкем, Сафа абый Аллаһы Тәгалә
каршында кулыннан килгән кадәр игелек эшләүче, рәхимле бәндә
булып калгандыр. Район җитәкчеләре дә, югарырак утыручылар да,
бу чордагы вазгыятьне дөрес аңлап, аек фикер йөрткән, башкача
эшләү мөмкин түгеллеген тәгаен төшенгәндер, бәлки. Зур бәланең
кечкенәсен сайлаганнар булса кирәк.
Без Нәҗип абый белән әнә шул каравылчы Сафа саклаган урманга
утынга менеп бара идек бит әле. Ләкин куркып-нитеп түгел. Абый
Сафага Казаннан ниндидер бик зәһәр спирт кайтарып биргәннән соң,
без урманда үз өебездәге кебек иркенләп, күкрәк киереп йөрибез. Сафа
безгә хәтта корыган агачларны да кисәргә рөхсәт итте. Тик башкалар сизмәсен дә, төбе күренеп калмасын диде. Аларны балчык белән күмеп
китәргә кушты. Ләкин бөтен бәла шунда: кисеп аударсаң да, агачларны
алып кайтып булмый. Ярый ла, ул өең авыл кырыенда булса, безнеке
кыл уртада шул. Кеше күрмәслек итеп яшерен генә эшләү һич мөмкин
түгел. Дус бар, дошман бар дигәндәй, кыңгыр эшең шундук фаш
ителәчәк. Ул чагында, Алла сакласын, төрмәгә эләгүең дә бик ихтимал.
Икенчедән, ул кадәр утынны уфаллага да төяп булмый, арба ватылачак.
Ат җигеп бару турында уйлыйсы да юк, тәртә арасына кертеп, колхоз
эшенә барырлык атлар бармак белән генә санарлык. Ул вакытларда
бүгенге кебек машина-тракторлар юк иде шул әле. Утын, печән һәм
башка кирәк-ярак кул арбасы белән ташылды. Үзенә дигәндә кеше
аттан ким тартмый ул. Төяп ташырлык әйбере генә булсын.
– Әгәр минем башыма бу каһәр суккан корчаңгы йокса, мине ФЗӨдә
бер минут та тотмаячаклар, – диде Нәҗип абый, – ул чагында өйгә кайтам
була. Тик инде корчаңгы Нәҗип булып. Бу кушамат егет кешегә килешеп
бетми инде бетүен. Башка чарасы юк бит аның, шайтан алгыры...
Ул тынып калды. Кырысланган йөзенә караганда, уйлар өермәсендә
бөтерелә иде кебек.
– Әй, төзәлер әле бер! – дип, бераздан ачылып киткәндәй булды.
Язмыштан узмышлар юк дипме, әллә бер шагыйрь әйткәнчә,
ялгышны төзәтеп булуын раслапмы, урманга керер алдыннан Нәҗип
абыем башына бәйләгән чүпрәкне йолкып атты. Урман аланында
үскән ниндидер үлән яфракларын өзеп, теге корчаңгы йоктырасы
урынга бәйләп куйды. Язмышына бу каһәрле чир белән авыру
язылмаган булган, күрәсең. Ул башка юлны сайлады. Теге зәһәр
спиртын күп итеп алып кайтты да, авыл советы рәисе Садыйковны,
колхоз җитәкчесе Мансур абыйны берничә мәртәбә шыпырт кына
чакырып, яхшылап сыйлады. Майлагач, эш тә хутка китте. Алар безгә
кирәкле кәгазь-документларны язып бирде һәм без зур йортыбызны,
олы яшьтә булуына карамастан, буйдак гомер иткән физика укытучы
Габдрахман абыйга сатып, Казанга күченеп киттек.
Бу арада Диләфрүз апа да Габделхәй абыйга кияүгә чыгып, алар
бик күркәм гаилә корды.
Искә алынган бу кешеләрнең берсе дә якты дөньяда юк инде.
Урыннары җәннәттә булсын.
Ә менә Нәҗип абыем корчаңгы вакыйгасын әледән-әле исенә
төшереп, оялып яшәде. Җае чыккан саен яшьлегендәге бу хата-
ялгышын башка берәү исеменнән сөйләгән кебек итеп: «Әнә хәзер
шул җүләрлеге өчен үкенә, вөҗдан газабы кичерә. Намус дигән нәрсә
бар икән ул, егетләр», – дия торган иде.
«КУ» 05, 2025
Фото: unsplash
Теги: проза татарча хикәя
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев