Рәис Сафин автор яңалыклары
-
19 мая 2025 - 13:00
КОРЧАҢГЫ (хикәя)
«Ялгышны төзәтеп, язмышны үзгәртеп» дип җырласалар да, аны үзгәртеп тә, төзәтеп тә булмый икән шул. Ул бормалы-сырмалы, менәле-төшәле, чокырлы-сикәлтәле юл сыман ерак-еракларга сузылып яткан. Кеше дигән җан иясе, әнә шул язмыш сызган юл буенча михнәт-газаплар, шатлык-куанычлар кичереп, гомеренең чигенә таба бара да бара. -
15 мая 2025 - 15:00
БАТЫР ШАЙТАН (хикәя)
Нәкъ шул мизгелдә, менә инде ярты гасырдан артык вакыт үтеп тә, мин әле һаман аңлап җиткерә алмаган гаҗәеп бер хәл булды. Шайтан тыныч кына яткан җиреннән җәһәт сикереп торды да, чатыр чабып, теге җанварга таба ташланды. Башын бераз аска ия төшеп, әле яңа гына борнап килгән яшь мөгезләрен тырпайтып, арт аякларын ныгытып җиргә терәгән хәлдә киерелеп, тегенең алдына килеп тә басты. -
20 апреля 2024 - 09:00
Язмыш сукмаклары буйлап (ахыры)
Бүлмәдә шомлы тынлык урнашты. Мин чатнап кипкән авызымны ачып, катып калган телемне әйләндереп, берни әйтә алмадым. Башымны игән хәлдә тынсыз калдым. Гаепсезлегемне әйтеп акланырга тырышу урынсыз иде. -
19 апреля 2024 - 09:00
Язмыш сукмаклары буйлап (дәвамы)
Соңгы елларда борчып, үзен бик белгертә башлаган йөрәгем чәнчеп-чәнчеп сыкрый башлады. Калак сөяге астын нидер боргычлап куйды. Тыным кысылды. Күз алларым караңгыланып китте. Аңымны җуеп, мин идәнгә ауганмын... Хастаханәдән чыкканда, мин инде ресторан директоры түгел идем. -
16 апреля 2024 - 09:00
Язмыш сукмаклары буйлап (дәвамы)
Халыкта: «Күрәчәгең күрми, гүргә кереп булмый» дигән бик тә гыйбрәтле гыйбарә бар. Язмыш безне дә башыбызга да килергә мөмкин булмаган, чәнечкеле тимер чыбыклар белән уратып алынган, тәрәзәләре тимер рәшәткәләр белән ныгытылган төрмәнең күрешү бүлмәсендә очраштырып тетрәндерде. -
15 апреля 2024 - 15:00
Язмыш сукмаклары буйлап (дәвамы)
Тәрәзә янында басып, шушы тамашаны марляга уралган мескен хәлдә күзәттем. Күңелләрем тулып китте. Тамырларым буйлап әле башымны әйләндергеч кайнарлык, әле тәннәремне чымырдатып, салкынлык йөгереп үтте. Бугазыма тыгылган төер күз яшьләрем булып акты. -
14 апреля 2024 - 09:00
Язмыш сукмаклары буйлап (повесть)
Шундый сынауларның бик ачысы, кайгы-хәсрәтлесе, 1962 елның 1 Май бәйрәменә каршы көнгә билгеләнеп, кунаклар чакырылган туебызны да бергәләшеп, туганнар белән җырлый-бии шатланып, әти-әниләребезнең хәер-фатихаларын алып үткәрергә ирек бирмәде.