Логотип Казан Утлары
Повесть

Язмыш сукмаклары буйлап (дәвамы)

Соңгы елларда борчып, үзен бик белгертә башлаган йөрәгем чәнчеп-чәнчеп сыкрый башлады. Калак сөяге астын нидер боргычлап куйды. Тыным кысылды. Күз алларым караңгыланып китте. Аңымны җуеп, мин идәнгә ауганмын... Хастаханәдән чыкканда, мин инде ресторан директоры түгел идем.

(Әсәрне башыннан УКЫГЫЗ)

Гыйбрәтле сабаклар сәхифәсе 

Кеше булган кешенең,

Кеше белән эше бар.

Кеше булмаган кешенең,

Кешедә ни эше бар? 

«Казан» ресторанын һәм аның бер почмагына урнашкан кунакханәсен өлкәнрәкләрдән кем генә хәтерләми икән!

Бер ел буе ташландык хәлдә калып, заллары тузанга баткан, ватык өстәл, урындыклар һәм башка чүп-чар белән тулган, урыны-урыны белән диварларының штукатуралары купкан, түшәмнәрен пәрәвез сырып алган, әле узган гасырның урталарында, архитектор Петонди тарафыннан проектланып, эклектика рәвешендә төзелгән һәм революциягә кадәр «Казанское подворье» дип аталган, шәһәрнең горурлыгы саналып, данлыклы «Щетинкин номерлары» йортының урам якка караган чатында урнашкан «Казан» ресторанын, үзенә генә хас элеккеге төсенә кайтарып, тәүге рухында калдырып, ләкин бүгенге күзлектән чыгып «ретро» стилендә һәм сәнгать әсәрләре белән бизәлгән, элеккеге аристократик бай түрәләрнең зиннәтле күркәм сарайларын хәтерләткән купшы купец рестораны итеп барлыкка китерү кирәк иде.

Бу эшләрне башкарырга тотынган кешеләрнең иң кимендә азмы-күпме тарихи белемнәре, ихлас күңелдән булган ялкынлы теләкләре һәм, әлбәттә, үз һөнәрләренең осталары булуы мөһим иде. Кайбер җитәкчеләрен искә алмаганда, бер ел буе ябылып торган ресторан коллективы таралган, берәүләре вакытлыча үзебезнең трест предприятиеләренә күчкән. Кайберәүләр бөтенләй китеп барган. Ләкин ресторанның филиаллары урак өстендәгедәй эшли иде. «Бегемот» дигән данлыклы сыра бары гамәлдә булып, казанлыларны кысла белән дә сыйлый иде. Ресторанның арткы өлешендәге янкормасында Ленин ордены кавалеры Каюм абый җитәкчелегендәге кондитер цехы да эшен туктатмады. Алар Бауман районындагы барлык кинотеатрларны кондитер һәм башка төр таба ризыклары белән тәэмин итте. Директор урынбасары Нәфикъ Юсупов ресторанны товар һәм башка төр кирәк-яраклардан өзми ташып торды.

Ресторанның сату-сәүдә эшләре туктаусыз һәм уңышлы барсын өчен кондитер цехында һәм ресторан кухнясындагы, шул исәптән, филиаллардагы эреле-ваклы техника һәм җиһазларның төзек хәлдә булып эшләп торулары, ресторан инженеры Мансур Зариповка йөкләнгән. Данлыклы КАИны тәмамлаган, техниканы һәм электротехниканы биш бармагыдай белгән, 30-32 яшьләр тирәсендәге бу күндәм кеше, техника белән беррәттән, сәнгатьне дә яхшы үзләштергән. Ул әле меховщиклар клубында, композитор Рәшит Абдуллин оештырган «Сәйяр» труппасының солисты да иде. Шуңадыр, холык-фигыльләребез һәм уй-фикерләребезнең тәңгәллеге безне берләштерде. Без бер-беребезне аңлап, тырыша-тырмаша эшләрне җайга салырга керештек.
Әйтергә кирәк, хуҗалык аяныч хәлдә. Коллектив таркау, тәртип юк. Кем кая теләсә, шунда китеп бара, ни теләсә, шуны эшли. Иртән эш күпләрнең баш төзәтүе белән башлануын да яшермичә әйтик.

Озак еллар буе бергә, бер трестта эшләгәнлектән, ресторан коллективы мине яхшы белә. Үземә дә алдынгылар рәтендәгеләрнең күбесе яхшы ук танышлар. Беренче көннәрдән үк ныклы хезмәт тәртибе урнаштыруга керештем. Арба ватылса – утын, үгез үлсә – ит, дип, эленке-салынкы йөрүчеләрдән әкрен-әкрен арына бардык. Ә җаны-тәне белән булсынга эшләүчеләр иркен сулыш алып, үз эшләрен дәвам иттеләр. Ремонт эшләре бик авырдан булса да, көннән-көн җанлана барды. Партиянең шәһәр һәм Бауман районы комитетлары кирәкле ярдәмне һәрчак күрсәтә тордылар. Җәмәгать туклануы идарәсе башлыгы Кашиф Ибәтуллин да еш кына килеп, йә булмаса урынбасары Трифонов Фёдор Кузьмичны җибәреп, эш барышын һәрдаим күзәтеп торды. Бөтен кирәк-ярак белән булышты.

Җәяүле юл барыр, тәвәккәл таш ярыр, диләр. Күмәкләшеп тырыша торгач, бер ел дигәндә, РСУ эшчеләренең тырыш хезмәте, үз һөнәрләренең чын осталары булган Татарстан Худфонд сәнгать әһелләре, Мәскәү рәссамнары белән берлектә, «Казан» ресторанын элеккеге буржуаз Россиянең данлыклы купец рестораннары көнләшерлек итеп, ефәк, хәтфәгә төреп, алтын-көмеш белән бизәде. Борынгылыгын саклаган хәлдә, «ретро» стилендәге совет рестораны барлыкка китерелде. Һәр дүрт залы, үзләренә генә хас купшылык, зиннәтле бизәлешләре, искиткеч сәнгать әсәрләре белән сокландыргыч кызыл, яшел, зәңгәр, алсу төстәге заллар булып, бер-берләреннән аерылып торсалар да, азәрбайҗан шагыйре мәшһүр Низаминың «Җиде гүзәл»ен чагылдырган бер әсәрнең дүрт бүлеге булып, тирән эчтәлекле һәм күркәм иделәр. Рестораныбыз картиналар галереясын хәтерләткән музейга әверелде, менәтерә.

Гаҗәеп осталык белән Казан шәһәре туграсы сурәтләнгән ишек тоткаларыннан башлап, фойедагы тылсымлы гүзәллек, мәхәббәт алиһасе сыны сихерләп, күңелне әсир итә. Икенче катка сузылган яшел келәм ирексездән сине ресторан оҗмахына алып менәр. Ә анда масус заказ белән эшләнгән, бизәкле ашъяулык бөркәнгән затлы приборлар һәм чәчәкле вазалар куеп бизәлгән өстәлләр каршы алыр. Шәһәребезнең энәдән-җептән киенгән иң яхшы официантлары, рестораныбыз пешекче, кондитерлары уйлап тапкан һәм иң югары бәһа алган ризыклары белән сыйлар.

Рестораныбыз, рәссамнар күрергә теләгән люстра-бра, төрле рәвештәге яктырткыч лампалар нурында коенып, коеп эшләнгән искиткеч зифа буйлы нәфис антик сыннар белән балкып, витражлы тәрәзәләренең зиннәтле чаршауларына төренеп, Казаныбызның мактанычлы горурлыгына әверелде.

* * *

Бөтен ресторан халкы дәррәү килеп, ресторанны тантаналы рәвештә ачарга әзерләнгән көннәрнең берсендә Фёдор Кузьмич Трифонов сүз катты: «Син эшеңне чын егетләрчә, татар халкына хас тырышлык белән, оятка калып, йөз кызартырга туры килмәслек итеп, намус белән башкардың. Афәрин! Бу, чыннан да, мактауга һәм хөрмәткә лаек, искиткеч хезмәт булды. Ләкин безнең заманда, яхшы җитәкче булып, эшеңне дәвам итәр өчен бу сыйфатлар гына аз. Хәзер эшен белеп эшләүчеләргә кытлык юк диярлек. Алар әнә чират торалар. Хәзер югарыда утыручы абзыйлардан берәрсенең туганы яисә әшнәсе булып, аның сине саклап, яклап торучы кешең булуы мөһим. Ә синең шундый, кем әйтмешли, «йонлач кул»ың бармы?

– Андый кешем юк.

– Минеке дә юк.

– Бүген шундый кешеләр заманы. Колхоз көтүен ышанып тапшырырга ярамаган булдыксызларның җитәкче булулары куркыныч.

– Дәүләтне аудармагайлары...

– Ә бит нәкъ шундый булдыксыз кешеләрнең берсе сине алыштырырга җыена кебек. Әйтүләренә караганда, синең урыныңа, обкомның да, Кремльдә утыручы агайларның да үз кандидатуралары бар икән. Ишетәсеңме?

– Ишеткәләдем. Ләкин ул хәбәрләр мине бер дә борчымый. Һәр эшне үз һөнәр ияләре җитәкләргә тиештер.

– Һай, дөрес фикер йөртәсең дә үзең. Син мине тагы бер кат сокландырдың. Афәрин. Дөньяга җәмгыять күзлегеннән караучы киң карашлы кеше икәнсең.

– Әзергә бәзер булып, бернинди борчу-мәшәкатьсез генә директор кәнәфиендә корсак киереп утырырга теләүчеләр аз түгелдер. Минем урынга дәгъва кылучылар үзебезнең трестта да бардыр. Мин моңа бер дә пошынмыйм. Киресенчә, шатланам гына. Димәк ки, югары партия органнары рестораннар трестында партия комитеты булдырып, дөрес эшләгән.

– Килешәм, – ди Федор Кузьмич, әңгәмәне дәвам итеп. – Тик шул ук партия органнарының мәктәп баласы кебек өтәләнә-кабалана, үзләренең дөрес карарларын юкка чыгарып, партия комитетын бетереп ташлаулары аңлашылмый. Кем алдында акланырга теләде икән алар, чираттагы хаталарын ясап? Мин моны җитәкче коммунист буларак әйтәм. Чөнки югары партия органнарының бу гамәлләре бернинди мантыйкка сыймый.

– Анысын киләчәк күрсәтер. Ә менә партия комитеты, башлангыч партоешмалар белән берлектә, шәһәребезнең күренекле рестораннарын җитәкләргә лаек кадрлар тәрбияли алган икән, предприятиеләрдәге башлангыч партоешма секретарьлары һәм, мин дә, партия комитеты секретаре буларак, җил куып йөрмәгәнбез икән – бу инде, һичшиксез, трест партоешмасының күркәм эш нәтиҗәләре, аның асыл хезмәт җимешләре һәм намус горурлыгы.

– Дөрес сүзгә җавап юк. Сүзләрең хак. Безнең идарә җитәкчелеге дә шушындый ук фикердә. Трестның менә дигән үз кадрлары була торып, «Казан» рестораны директоры үз урынында яхшы гына эшләп торган хәлдә, нигә әле читтән директор эзләргә? Руслар әйтмешли: «шило на мыло» алыштыруның нигә кирәге бар? Бу бит акылсызлык бәласе була, – диде Фёдор Кузьмич, канәгатьсезлек белдереп.

– От добра добра не ищут, дип тә әйтәләр. Ләкин син әйткән акылсызлык галәмәтләре туктаусыз кабатланып тора. Һәм моңа беркемнең дә исе китми. Ул безнең көндәлек тормышыбызның аерылгысыз бер гадәтенә әверелеп, каныбызга сеңгән, уй-фикерләребезне яулап алган. Без әнә шул мәнсез гадәт буенча эшнең башыннан түгел, еш кына ахырыннан тотынабыз. Эшләп бетергәч кенә, хатабызны аңлап, фидакарь тырышлык белән хатабызны төзәтергә керешәбез.

– Һәм без аны милли горурлык дип саныйбыз. Чөнки без – акыл белән аңлый, аршин белән үлчәп булмый торган халык дип аталабыз. Шуңа күрә без тик тә тормыйбыз, эш тә тоҗырмыйбыз. Күп сөйлибез, аз эшлибез...

– Шунысы гаҗәп: барлык бу хата-кыланмышларыбыз ил җитәкчесенең һәм эреле-ваклы түрәләрнең хәер-фатихасы белән тормышка ашырыла бит. Мисал өчен, әлеге дә баягы, үзебезнең хәлләрне алыйк, ди. Әгәр ресторанны бер ел буе тузанга батырып тотканчы, башта ук аны төзәттереп, киләчәктә үзе директор булып калырдай кешене билгеләргә иде бит. Ул адәм, сәүдә эшенең белгече буларак, ресторанны үз тәкъдимнәрен кертеп, әллә кайчан ремонтлаткан булыр иде. Борчу-мәшәкатьләр дә кимер иде.

– Шулай булырга тиеш иде дә бит...

– Димәк, минем «Казан» ресторанына директор итеп билгеләнүем югары партия органнарының, әлеге дә баягы, без әйткән акылсызлыкның күзгә күренеп торган хаталы бер чагылышы, дисәк, дөрес булырмы?

– Бу очракта дөрес булыр дип уйлыйм.

– Алар миңа трест партия комитетын таркату белән беррәттән, аның секретаре булган Рәис Сафинга, үз дәрәҗәсенә тәңгәл килгән, үз профилендәге эш урыннары тәкъдим итәргә тиеш иделәр. Эшнең ахырыннан түгел, ә башыннан башлаган булсалар, ул чагында бүреләр дә тук, сарыклар да исән калыр иде. Бүгенге ыгы-зыгы да булмас иде. Мин дөрес әйтәмме?

– Нәкъ шулай. Ләкин шушы рәвештә яшәеш дәвам итсен өчен, ике якның да бер-берләренә карата намуслы булулары шарт. Алдаусыз, ялгансыз рәвештә бер-берләрен ихлас хөрмәт итүләре мөһим. Хаҗәте калмагач, кешене генә түгел, хайваннарны да шлак сыман чыгарып ташлау – җинаять, гаделсезлек.

– Кайчак үземнең дә аптырашта калган чакларым булды. Шундый авыр вакытларымда хәлемә хәлдәш булып, тормышымны лаеклы дәвам итәргә мөмкинлек тудырган хезмәттәшләремә чиксез рәхмәтлемен. Алар мине, амбразурага ташланган каһарманнар сыман сакладылар, якладылар. Бер карусыз, көнне төнгә ялгап эшләделәр. Һәм, әлбәттә, һәрчак ярдәмчел кочагына алып, миңа ярдәм итеп, барлык мәсьәләләрне уңай хәл итүдә зур булышлык күрсәткән җәмәгать туклану идарәсе хезмәткәрләренә, бигрәк тә сиңа, кадерле Фёдор Кузьмич, ихлас күңелемнән рәхмәтләремне әйтәмен. Сау-сәламәт бул.

– Үзеңә дә рәхмәт. Үзе җаны-тәне белән бирелеп, булсынга эшләгәннәргә ярдәм итү авыр эш түгел. Без барыбыз да уртак максатка хезмәт итәбез.

– Шулаен шулай да. Ләкин шул уртак эшкә таяк тыгучылар да бар бит. Алар, әнә, ресторанның һаман да ташландык хәлдә булып, элеккечә тузанга батып ятуына да борчылмас иделәр кебек.

– Без барысын да беләбез. Андыйлар бар һәм булачаклар. Һәркем үз язмышын үзе яза. Син аңарга бер дә аптырама. Бернәрсә дә эзсез генә үтми. Барысы өчен дә җавап бирергә туры киләчәк.

– Эш тәкъдим итми генә, кешене куу – хезмәт кодексын бозу булганлыктан, бер иш җитәкчеләр тапшырган эшне башкара алмауны сылтау итеп, мине хурлыклы рәвештә җибәрү иде уйлары. Ләкин хыянәтчел ниятләре, мәкерле планнары тормышка ашмый, кысыр хыял булып калды. Хәзер инде алар, минем сәүдә буенча махсус белемем юкны дәлил итеп, үзләренең кешесен директор итмәкчеләр.

Яңа җитәкчелек өчен минем кирәгем бетте. Ярар дим, минем дә тамырларым трестка берекмәгән. Күптәннән инде күңелемә хуш килгән эш эзлим. «Гаугалы йорттан бәрәкәт кача», диләр, эшләр мондый күңелсез төс алган шикле урыннан вакытында китүең хәерледер. Рестораннарда булып үткән маҗаралардан исән-имин булып, үз калебемдә мине саклап торган язмышыма баш иеп, миңа эчкерсез ярдәм иткән коллективыма ихлас күңелемнән чиксез рәхмәтләремне әйтәм. Һәрчак теләктәшлек күрсәткән сиңа да, Фёдор Кузьмич, зур рәхмәт. Барыгыз да исән-сау булыгыз.

– Камытны эш атына киертәләр. Син дә эшсез калмассың – диде Фёдор Кузьмич китеп барышлый.

– Иншалла, – дидем мин. 

* * *

Ниһаять, ачылырына берничә көн кала рестораныбыз кырмыска оясына таяк тыккандай булды. Официантлар, администраторлар, пешекче-кондитерлар, производство җитәкчелеге, сменаларга бүленеп, ресторанны чүп-чардан арындырды. Юды, сөртте, паркет идәннәребезне киез әйберләре белән ышкып ялтыратты. Мәш килгән ресторан кияү көткән гүзәл кәләш бүлмәсенә охшап калды.

Иртәгә комиссия киләсе көннең төнендә, күпләребез үз урыннарында калып, ресторанны саклап уздырды. Ләкин язмыштан узмыш юк икән. Иртә белән кызыл залдагы берничә картиналарның аскы ягы бозылганлыгын күреп, телсез калдык. Чәчләребез үрә торды! Кемдер аларны, юри ни беләндер сызгалап киткән иде. Ресторан халкы бу вәхши вандалның кабахәтлеген күреп, тораташ булып катты. Шушы кадәр әкияти гүзәллекне, картиналардагы тылсымлы күркәмлекне бозарга, кемнең шакшы кулы күтәрелгән? Кемгә үч итеп эшләнгән бу акыл белән аңлап булмас, оятсыз эш?

Соңгы елларда борчып, үзен бик белгертә башлаган йөрәгем чәнчеп-чәнчеп сыкрый башлады. Калак сөяге астын нидер боргычлап куйды. Тыным кысылды. Күз алларым караңгыланып китте. Аңымны җуеп, мин идәнгә ауганмын...

Хастаханәдән чыкканда, мин инде ресторан директоры түгел идем. Картиналардагы сызыкларны, шул ук көнне, рәссамнар килеп, төзәткән һәм икенче көнне комиссия, ресторанга югары бәя биреп кабул иткән. Ә мин ул сызыкларны кемнәрнеңдер янаулары, каршылыклы мөнәсәбәтләрен чагылдырулары дип кабул иттем. Кемнәрдер Таһир Нәбиевичка карата булган ачуын, беткә үч итеп, тунын утка яккан агай кебек миннән алуны кирәк тапкан. Аяк астыннан чыккан бу нахак бәладән бары тик югарыда утырган берәр абзыйның минем турыда әйткән яхшы сүзе генә коткара алыр иде. Ләкин андый шәфкатьле, дөреслекне әйтүче кешеләрем юк иде шул. Шуның өстенә хатынымның да үзен тәрбияле тотмавы һәрчак аяк чалып килде. «Үз гаиләсендә тәртип булдыра алмаган...» дигән һәм башка яла ягулар, гайбәт сүзләр барыр юлымда еш кына киртә булдылар.

Хәер, Биектау районының ул чактагы кырыс, ләкин гадел, үз эшенә җаны-тәне белән бирелгән, чирек гасырга якын районның беренче секретаре вазифасын үтәп, лаеклы дәрәҗәгә ирешеп, республикабызда дан казанган, медаль-орденнар иясе булган хөрмәтле Мортазин Габдерәхим иптәш миңа районның культура бүлеген җитәкләүне тәкъдим иткән иде югыйсә. Металл базасы янәшәсендәге урманга сыланып төзелгән яңа йорттан ике бүлмәле фатир да бирәсе иде. Ләкин әнием дә, улларым да Казанны калдырып, Биектауга күчәргә теләмәде. Мин дә Ленино-Кокушкино гыйбрәтен кабатлауны кирәк тапмадым. Вакытлыча булса да эшләп тору нияте белән җәмәгать туклану идарәсе җитәкчесе Кәшиф Ибәтуллович янына барырга булдым. Ул мине җылы каршы алды. Хәл-әхвәлләремне сорашты. Үз йомышымны әйттем.

– Безнең системада эшләү дәверендә син үзеңне сәләтле җитәкче буларак таныттың. «Казан» ресторанын республикабызның горурлыгы дәрәҗәсенә ирештердең. Комиссия әгъзалары да соклануларын яшерми, канәгать булып калды. Тизрәк сәламәтләнүеңне теләп калдылар. Дөресен әйтим, бу зур эшне башкарып чыга алмас дип уйлаган идек. Булдырдың, егет икәнсең. Рәхмәт сиңа! Эш барышында син, әлбәттә, күп кенә төзелеш оешмалары һәм башка предприятие җитәкчеләре белән танышып, үзара дустанә элемтәләр булдырдың. Тәҗрибәң дә җитәрлек. Шуларны искә алып, әллә дим, Киров районындагы «Кызыл ашханә» дип йөртелгән, озак вакытлар ябылуда торган ашханәне дә берочтан әмәлләп куясыңмы? Үзеңә ипле урын тапсаң, китеп барырсың. Тоткарлык булмас. Уйлап кара. Риза булсаң, әйтерсең, – диде Кәшиф Ибәтуллович.
 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 06,2023

Фото: unsplash

Теги: проза повесть

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев