Логотип Казан Утлары
Повесть

Язмыш сукмаклары буйлап (дәвамы)

Халыкта: «Күрәчәгең күрми, гүргә кереп булмый» дигән бик тә гыйбрәтле гыйбарә бар. Язмыш безне дә башыбызга да килергә мөмкин булмаган, чәнечкеле тимер чыбыклар белән уратып алынган, тәрәзәләре тимер рәшәткәләр белән ныгытылган төрмәнең күрешү бүлмәсендә очраштырып тетрәндерде.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

Мөһаҗир

Хатынымның: «Ирлеге дә ташка үлчим», – дигән сүзләре күзләремне ачып, сискәндереп җибәрде. Моңарчы да аның еш кына әле кемнеңдер туган көнен билгеләп, әле кемнеңдер ялга китүе уңаеннан укмашкан мәҗлесләрдән сыйланып, кайчак салмыш хәлдә соңга калып кайтулары шикләндерсә дә, әллә ни игътибар итми идем. Бүген исә еш кына кабатланган бу бәйрәм ясауларның сәбәпләре башка максатлар өчен икәнлеге ачыла төште кебек. Аның йөрәгемә ук булып кадалган сүзләрен ишетүдән аптырап калган кардиолог табиб кулларын угалап алганнан соң, яныма килеп, кулларын иңемә куйды: «Зинһар, урынсызга әйтелгән бу сүзләргә хәтерең калмасын. Ул аларны кәефе кырылып киткәннән генә әйтеп җибәрде. Ә сиңа, – диде ул Самиягә үпкә белдереп, – табиб буларак, шуны әйтер идем: барлык ирләрнең дә дәртләре ташып тормый. Аңарга карап, хатыннары урамга чыгып, ир эзләп йөрми. Бәхетне дә читтән эзләми. Сырхау булуны сорап алмыйлар. Ләкин күпләребез чирли. Безнең бу тормышта син әйткән «ташка үлчим»нәргә дә мохтаҗлар аз түгел. Чөнки ир-егетләрнең бик күбесе сугышта кырылды. Әти-абыйлары урынына калган, бүген «сугыш чоры балалары» дип аталган буын үсмерләре арык атлар белән, үзләре дә кычыткан шулпасы чөмереп, басу-кырларны сукалады, тырмалады. Колхозның барлык эшен тартып барды. Ач-ялангач хәлдә эшләп, саулыгын югалтты. Аларның янәшәбездә булуларына рәхмәтләребезне әйтеп яшәү кирәктер. Хыянәтчел уйлар уйлап, көфер сүзләр әйтүнең чиге үкенечле булырга мөмкин. Алла сакласын», – диде Наил Кадыйрович, карашларын аска төбәп, үзенең дә уңайсыз хәлгә калганын сиздереп.
– Мин берәүгә дә дәгъва белдерергә, берәүне дә гаепләргә теләмим. Тик үземне генә әрлим. Сукыр булганмын икән, дим.

– Миңа кияүгә чыкканыңа үкенәсеңме? – дидем мин турыдан-туры.

– Үкенәм. Бик үкенәм. Бер дигән һәм акчалы егетләрне ташлап, синең хатының булуыма үкенәм. Очы-кырые булмас авыруларыңнан туйдым, гарык булдым. Бер уйлагач, туйдан соң тәвәккәлләп, җыелган төенчегемне алып, табанымны ялтыратырга кирәк булган мин юләргә. Бу турыда әйтүчеләр, кисәтүчеләр дә аз булмады. Ә мине Насыйбулла җизни тоткарлады. «Чир килә дә китә. Төзәлер. Ирең уңай кеше, түз», – дигәч, ул чакта туктап калдым.

– Бәлкем, бүген дә соң түгелдер? – диде табиб.

– Соң шул. Хәзер безнең ике улыбыз бар. Ничек булсаң да, ирем саналган син бар.

– Димәк, балаларыгызны сөеп-яратып, барына канәгать булып яшәргә язсын сезгә, – диде Наил Кадыйрович, урынына утырып. Ләкин табиб әфәнденең: «Яшисең килсә, шәһәр ыгы-зыгысыннан арынып, авыл җиренең тынычлыгында, саф һавасын сулап, шифалы чишмә сулары эчеп яшәүне иң сихәтле дарулар да алыштыра алмастыр. Миокардтагы яра да тизрәк сәламәтләнер иде. Ә кирәкле даруларны табып бирүне мин үз өстемә алам. Сине бик тә сау-сәламәт хәлдә күрәсем килә. Синең кебек шәфкатьле, киң күңелле кеше, һичшиксез, яшәргә тиеш дип уйлыйм», – дигән сүзләре мине һаман җилкендереп, өметле уй-хыялларда яшәтте. Мине һичшиксез булачак үзгәрешләргә әзерләде. Чөнки Ленин исемендәге Казан университетының журналистика бүлеген тәмамлап та, әле һаман да завод слесаре булып йөрүем мине канәгатьләндерми иде инде.

Дөрес, берәр журнал яки газета редакциясендә урнашып, эшкә керешергә дә мөмкин булыр иде. Ләкин төрле жанрда аяк терәп язарлык тәҗрибәң булмаганда, (минем язу сәләтем утыз елдан соң, пенсиягә чыккач кына уянды) өйрәнчек булып йөрүгә күңелем тартмады.

Табиб Наил Кадыйровичның авыл җиренә кайту турындагы уй-фикерен бөтен гаиләбез белән уртага салып сөйләштек. Абыйларымның, акыл иясе әниемнең һәм хатыным Самиямнең да «үзеңә кара, мин каршы түгел» дигән хәер-фатихаларын күңелем түренә салып, шәһәр янәшәсендәге бер районның партия райкомына юл тоттым. Хәерле сәгатьтә булсын!

Минем, шәһәр кешесенең, авылга мөһаҗирлеккә китеп яшәү һәм эшләүләрем әнә шулай башланды.

Район партия комитетының беренче секретаре, олпат гәүдәле, җирән чәчен кыска итеп алдырган, ягымлы йөзле, кысынкырак соргылт күзләренең кызыксынучан карашлары мине беркадәр каушатса да, кыскача автобиографиямне игътибар белән, сүземне бүлми тыңлады.

– Димәк, Казан университетының журналистика бүлеген, ике еллык югары марксизм-ленинизм университетын яхшы билгеләргә тәмамлагансыз. Партиябезгә сездәй әзерлекле кадрлар бик кирәк. Шул исәптән безгә дә. Ләкин авыл хуҗалыгы – бик авыр өлкә. Монда заводтагы кебек сигез сәгатеңне эшләдең дә кайтып киттең түгел, үзеңне һәрчак эштә кебек итеп яшәргә туры киләчәк. Шушы шартларда эшләү өчен нык сәламәтлек һәм тәвәккәллек кирәк. Әйе, – диде беренче секретарь, бик мөһим нәрсәне исенә төшергәндәй итеп. – Сез бу кыю эш-гамәлләрегезне гаиләгез белән килештереп кыласыз булыр бит?

– Әйе. Сөйләшеп, алар рөхсәте белән.

– Юкса, без – ирләр, үзебезне гаилә башлыгы дияргә яратсак та, соңгы сүзне хатыннарыбыз әйтә, алар нәтиҗә ясый.

– Сез әйткән барлык таләпләрегезгә ярашып бетмәсәм дә, ниятем нык. Эшли алырмын дип уйлыйм, – дидем, үземә нык ышанып. Беренче секретарь алдындагы кәгазьгә нидер сызгалап, уйланып утырганнан соң: «Ярар, килештек. Сез безгә үзегезнең кем һәм нинди икәнлегегезне тасвирлаган, Ленин районы партия комитетының беренче секретаре кул куеп, мөһер сугып раслаган характеристиканы алып киләсез. Калган мәсьәләләрне очрашкач хәл итеп бетерербез», – диде һәм урыныннан торып, көрәк кадәр зур кулын сузды.

1969 елның 6 апреленнән мин, 7нче разрядлы слесарь, унтугыз ел эшләү дәверендә җыелган эш коралларымны, еллар буе игелекле хезмәт иткән тискием беркетелгән верстагымны бер тумбалы гап-гади канцелярия өстәленә алыштырдым. Эш коралларым: каләм, карандаш, линейка, бетергеч кебек әйберләр булып, үзем район партия комитетының оештыру бүлеге инструкторына әверелдем.

* * *

Район комитетының оештыру бүлегендә эшли башлавыма нәкъ тугыз ай булган көнне «Ленино-Кокушкино» совхозы коммунистлары миңа ышаныч белдереп, совхозның партия комитетын җитәкләүне тапшырды.

Һәрчак шулай була. Хәерчегә җил каршы, дигәндәй, кеше дигәнең тауга күтәрелә генә башлый, шундук аның чабуыннан зәхмәти көчләр эләктереп ала. Минем белән дә шулай булды.

Өлкә газеталарының берсендә танылган журналистның «Сукбай хатын» исемле мәкаләсе басылып чыга. Автор хатыным Самия авызыннан «Ленино-Кокушкино»да партком секретаре булып эшләүче ирен, ягъни мине, булдыра алганча яманлап, гаиләсен ташлап китүче, балаларын тәрбияләмәүче, аларның тамаклары тук, өсләре бөтен булсын өчен акча бирмәүче итеп сурәтләгән. Хатыным Самиянең, өйдән чыгып китеп, атналар буе сукбайлыкта йөрүендә мине гаепләп, бер хатынын тәрбияли алмаучы кешенең башкаларны да әдәпле-әхлаклы итеп тәрбияли алуына шик белдергән. «Ул әле, коммунист буларак, үзе мораль яктан өлгермәгән. Мондый кешенең җитәкче булып эшләргә хакы бар микән?» дигән сорауны куя журналист җәмәгатьчелек алдына. Һәм җәмәгатьчелек тә җавапсыз калмады. Кайтавазларның күбесе: компартиянең үз сафларына, бигрәк тә җитәкчелек органнарына, ата-бабаңның җиде буынына кадәр тикшереп, энә күзеннән үткәннәре генә лаек булганын һәм үз кадрларын һәрчак күз алдында тотуларын әйтеп, авторның әлеге мәкаләне кемнеңдер заказын үтәп язганлыгын билгеләп, ә мине, ул әйткән начар сыйфатларның нәкъ киресенә ия булуымны чын фактлар белән исбатлаганнар иде. Әлбәттә, авторга теләктәшлек күрсәткәннәре дә булды. Дөрес, ул көннәрдә үзем дә ике ут арасында яшәдем. Эшемне яратып, ихлас күңелдән башкарсам да, гаиләне бернәрсә дә алыштыра да, аның белән тиңләшә дә алмый шул. Улларымның һәрчак тамаклары тук, өсләре бөтен булды. Чөнки алар һәрчак Казан шәһәренең танылган абыстае – әнием Хәбибҗамал тәрбиясендә булып, оят-намусның, тәртип-тәрбия һәм әдәп-әхлакның нәрсә икәнлекләрен белеп үстеләр. Гомерем буе әниемә, улларыма рәхмәт әйтеп яшәдем. Әйткәнемчә, һәр партоешма, һәр коммунист партиянең күз алдында булды.

Әнә бит, җәмәгатьчелекнең колагын торгызган усал мәкалә газета битендә үз йөзен күрсәтүгә, партиянең өлкә комитеты секретаре иптәш Вәлиев, корт чаккандай, Георгий Константиновичка шалтыратып, нәрсәнең ничек икәнен белешкән.

– Газетада басылган фактларның дөресме, түгелме икәнлеген җәмәгатьчелек кайтавазлары һәм вакыт ачыклар. Ә хәзергә, әйтелгән бу фактларны башкалар ялгыш кабатламасыннар өчен кисәтүле чаралар күрү мөһим. Үзең дә әйтәсең ич, газетада басылган фактларга Сафинның бернинди катнашы юк. Аларның барысы да аның холык-фигыленә, үз-үзен тотышына, тәртип-тәрбиясенә, әдәп-әхлагына капма-каршы килүче сыйфатлар, дисең. Ләкин аларны мәкалә авторына уйлап табарга, бастырып чыгарырга кирәк булган. Әгәр без бу мәкаләгә карата битараф калып, дөрес бәя бирмәсәк, иртәгә башкалар турында, моннан да зәһәррәк мәкалә басылып чыкмас дип әйтә алабызмы? Юк, әйтә алмыйбыз. Гарантия дә юк, – дигән иптәш Вәлиев.

– Юк икән шул. Бу инде партия матбугатына көя төшүгә бәрабәр күңелсезлек.

– Бик дөрес әйттең. Тиктомалдан кешегә нахак ягып, ялган язып, аның намуслы исеменә тап төшергән журналист, мәкаләдә язылганнарны кат-кат укып, дөреслеген тикшермичә, басарга биргән редактор да җәмәгатьчелек алдында җавап бирергә һәм җәзасыз калырга тиеш түгел.

– Әйе, нәкъ шулай булырга тиеш. Журналист ялган язган. Гаепсез кешенең намуслы исемен пычраткан. Болай эшләргә ярамый. Элек кемнең кем икәнен белергә кирәк иде. Сафин – һәртөрле ихтирамга лаек кеше. Ул һәр эш-вазифаны җиренә җиткереп үти ала торган әзерлекле кадр. Партком секретаре булып та озак эшләмәс, дим. Андыйларга районда башка эшләр дә җитәрлек. Хәер, совхозның да киләчәге өметле. Совхоз аңа кирпеч йорттан өч бүлмәле фатир бирде. Җиһазлар алырга булышты. Булганның игелеген күреп яшә рәхәтләнеп югыйсә. Тик йөгәннән ычкынган хатыны районга кайтырга теләмәде. «Мин шәһәргә, авылга кире кайтыр өчен килмәдем», – дигән. Ә хәзер гаиләсеннән китеп, азып-тузып, сукбайлыкта йөри икән. Үзе дә адәм актыгына калып йөри, гаиләсенә рәхәтләнеп яшәргә, иренә эшләргә ирек бирми, – дип җаваплаган безнең Георгий.

– Беләбез. Аның кем һәм нинди икәнлеге турында мәгълүматыбыз бар. Аның үз кадерен белми, якыннарына сөенеч китерми яшәве кызганыч, әлбәттә. Шуның аркасында Сафинның да зыян күрүе, югарыга юлы киселүе мөмкин. Бер пычрак сыер бөтен көтүне пычрата, дип юкка гына әйтмиләрдер шул. Туйлар узгач, Сафинның туны киелгән, якасы кыршылган инде. Аның, гаиләсен калдырып, совхоз коммунистларын җитәкләргә дәрәҗәсе дә, хакы да юк. Андый кеше башкаларга үрнәк була алмый. Дәүләтнең ныклыгы – гаиләләрнең бердәмлегенә, әдәп-әхлак дәрәҗәсенә бәйле.

– Ә хуҗа абзый нәрсә ди?

– Балалары янына кайтсын, ди. Сиңа аның белән ипләп кенә сөйләшергә кирәк булыр. Мәсьәләне хәл итүне сузма...

Утыз көн уразаның бәйрәме бер көн булган кебек, хатыным Самиянең дә озак вакытлар өйгә кайтмый, сукбайлыкта йөрүләренә чик куелды. Ул әрәмтамаклыкта гаепләнеп, ике елга хөкем ителде. Свердлау өлкәсенең Түбән Тагил шәһәре төрмәсендә утырып чыкты. Шул ук елны Ирек улымны да хәрби хезмәткә чакырып алдылар. Ул да шул ук шәһәрдә гражданлык бурычын намус белән үтәде.

Һай, бу илаһи көчнең кеше язмышлары белән курчак уены уйнаулары. Кем уйлаган, Казанда яшәп, үзара сирәк очрашкан ана белән ул ерак Себер җирендә күрешерләр дип? Бу бит кеше ышанмаслык гаҗәп хәл. Искиткеч могҗиза лабаса. Әллә бу... Күкләрнең серле галәмәтеме?

Ана белән ул үзара күрешеп, хезмәт срокларын кыскарткан берчакта, мин ике бүлмәле фатир алу бәхетенә ирештем. Тик ордер алу өчен әнә шул ана белән улның яңа фатирга язылып теркәлергә риза икәнлекләрен белдергән һәм шул ризалыкларының дөреслеген җитәкчеләре раслап, кул куйган, мөһер сугып беркеткән белешмәләр кирәк булды. Мин дә шул белешмәләр артыннан Түбән Тагилга юл алдым.

Халыкта: «Күрәчәгең күрми, гүргә кереп булмый» дигән бик тә гыйбрәтле гыйбарә бар. Язмыш безне дә башыбызга да килергә мөмкин булмаган, чәнечкеле тимер чыбыклар белән уратып алынган, тәрәзәләре тимер рәшәткәләр белән ныгытылган төрмәнең күрешү бүлмәсендә очраштырып тетрәндерде. Бу аяныч хәл кызык та, кызганыч та булды. Бер-беребезгә әйберләр бирмәскә кисәтелеп, кирәкмәгән артык сүзләр сөйләшмәскә кат-кат әйтелгән хәлдә, күзәтчеләрнең үтә уяу карашлары кисешендә, әдәпсезлек булып, килешеп бетмәсә дә, бер-беребезне бик тә сагыну-сагышлы мөлдерәмә сөю хисләребез эчтән ургып, күз яшьләребез булып тамды. Без бер-беребезне үбә-коча бер җан, бер тәнгә әверелгән кебек булдык. Тансыклаган җан-тәннәребезнең бер-берләренә тартылуларын, йөрәкләребезнең шатлыктан дулкынлануларын тоеп, күңелләребез, тамырлардан ургып аккан нәсел каннарыбыз сыман аерылгысыз икәнен без Себер туфрагына аяк басып аңладык. Язмышларыбызны гомерлеккә беркетеп бәйләдек.

Әйе. Язмыш ул – Аллаһы Тәгаләнең һәр бәндәсенә, әле әнисенең карынында чагында ук иңдерелгән директивасы. Ә кеше исә, шул директиваны үзе сайлап алган эш-гамәлләре аркылы тормышка ашырырга тиеш. Моның өчен кешегә бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Иң мөһиме: юлның дөресен сайлый белү кирәк. Самия дә, бераз соңга калып булса да, кайту белән үзенең яраткан эшенә керешеп, диннең асылын чагылдырган тирән эчтәлекле вәгазьләре белән халык арасында ихтирам казанган Вафа хәзрәт дәресләренә йөри башлады. Еллар буе Сөмәя абыстай һәм Юныс хәзрәт таифәсендә булып, укуын дәвам итте. Биш вакыт намазын төгәл башкарды. Изге китабыбыз – Коръәннең бөтен кагыйдәләрен үтәп укырга өйрәнде.

1985 елны бик тә теләгән хәлдә Мәккә шәһәренә барып, хаҗ гыйбадәте кылып кайтты. Кадерле республикабызның мөстәкыйльлеге өчен каһарманнарча көрәшкән атаклы журналист, «Мөслимә» газетасының редакторы Әлмира ханым белән танышып, хаҗ вакытының башыннан ахырына кадәр бергә булганнар. Әлмира ханым аның милләтебезгә хас күркәм сыйфатларын, игелекле гамәлләрен, үтә кешелекле булуын һәм, әлбәттә, дингә ихласлыгын исе китеп сөйли иде. Самия өч ел буе урын өстендә яткан әниемне чын күңеленнән хөрмәт итеп тәрбияләде.

...Кадрлар бүлегеннән документларымны алып, Георгий Константинович белән хушлашырга дип, кабинетына кергәндә, янында партия өлкә комитеты инструкторы Филимонов Фёдор Степанович та бар иде. Мөлаем йөзле, тыныч холыклы, һәр сүзенә мәгънә салып сөйләшкән бу акыллы кеше белән без кошчылык фабрикасы мәсьәләсен партия өлкә комитеты бюросында карау өчен әзерләгән чакта танышкан идек.

– Менә өметле кадрыбызны сезнең тарафка озатырга булдык. Кыерсытмый гына игелеген күрегез, – диде Георгий Константинович, Филимоновка карап.

– Нишләмәк кирәк. Канатлары ныгыгач, кошлар да балаларын очыра. Барысы да табигый хәл. Табигать-әнкәй безнең һәрберебезнең язмыш юнәлешен алдан ук билгеләп куйган. Берәүләр юкны бар итеп яши, ә берәүләр бар булганның кадерен белми, әрәм-шәрәм итә, гомерләре заяга үтә. Без, ирләр, үз язмышыбыз белән генә түгел, хатыннарыбыз язмышы белән дә бәйле. Алар өчен дә җавап бирергә, гөнаһ-хаталарын өстебезгә алырга тиеш. Шуның өчен дә без – ирләр, Күкләрнең директиваларын үтәүче гали затлар, – диде Филимонов эчке бер горурлык белән.

Без Георгий Константинович белән бер-беребезгә сәламәтлек теләп, һәрберебезнең бәхетле-шатлыклы көләч йөзләрен күреп яшәргә насыйп булсын дип хушлаштык. Мәрхәмәтле бу кеше белән без озак еллар аралашып, бер-беребезнең хәл-әхвәлләребезне, рухи халәтебезне белешеп, киңәшеп яшәдек. Олы җанлы, киң күңелле, ачык йөзле бу кешегә мин бик рәхмәтле. Ул мине эшкә алып, мәгънәле тормышка юл күрсәтте, йөрәк авыруымны җиңеләйтте. Табиб Наил Кадыйрович әйткән авыл җирендә булып, саф һавада, челтерәп аккан чишмәләрнең шифалы суларын эчеп, дәвалану курсын үттем. Үземнең кем икәнлегемне аңладым.

Миңа хәзер инде язмыш икенче бер капкасын ачарга җыенып тора иде шикелле. Хәерлегә булсын.

Имеш-мимешләрнең дә рас килгәне була икән.

Мәскәү шәһәренең азык-төлек кибете директоры, зур суммада акчалар урлап тотылган Юрий Соколовның атып үтерелергә хөкем ителүе, СССР Главторг рәисе Трегубовның кулга алынуы һәм Казан рестораннар трестының элеккеге җитәкчесе Хәсәнов Таһир Нәбиевичның, «Волга» ресторанының директоры булган Кошелёв Юрий Петровичның «Блинная» кафесы производство җитәкчесе, өч бала анасы Әминә ханымның ришвәт алуда гаепләнеп хөкем ителүләре югары партия органнарын уйланырга мәҗбүр иткән булыр. Алар, бәласеннән баш-аяк дип, рестораннар тресты партия комитетын кыскартып, эш күрсәттеләр. Шулай итеп, рестораннар трестында ренессанс чоры тәмам булды. Ә мине моннан бер ел элек ремонтка ябылып та, кыл да кыймылдатылмаган «Казан» ресторанына директор итеп билгеләделәр. 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 06, 2023

Фото: unsplash

Теги: проза повесть

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев