Язмыш сукмаклары буйлап (дәвамы)
Тәрәзә янында басып, шушы тамашаны марляга уралган мескен хәлдә күзәттем. Күңелләрем тулып китте. Тамырларым буйлап әле башымны әйләндергеч кайнарлык, әле тәннәремне чымырдатып, салкынлык йөгереп үтте. Бугазыма тыгылган төер күз яшьләрем булып акты.
Ниһаять, әнием аңына килде. Су сорап алды һәм: «Авырмый торган кеше юк. Безнеке дә, иншалла, терелер. Барысы да Аллаһы Тәгаләнең ихтыярында. Ул безгә шушы авыр сынавын үтәргә язган икән, без шуңа риза булып, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәт-шәфкатьләренә ирешүне сорап, туйны әйбәт кенә итеп үткәрергә тиеш. «Ашыгыч ярдәм» машинасын чакырып, Рәис улымны хастаханәгә озатыйк. Бу кызганыч хәлдә кунакларның аны күрмәүләре хәерле булыр», – диде кадерле әнием, өзек-өзек җөмләләр әйтеп.
Зур Кызыл урамындагы тире авырулары хастаханәсенең 35-40 яшьләрдәге дежур табибы һәм шәфкать туташлары аяк-кулларымны, тәнемнең җәрәхәтле урыннарын марля белән бәйләп, киптерә торган хлорлы махсус эретмә белән чылаттылар. Дүрт сәгать саен кадалган өч төрле уколның шифалы тәэсире тәнем кычытуларын баса төште, үземне тынычландырып җибәрде. Хәтта черем итеп тә алдым. Төшке ашны да капкаладым.
Иртәдән алып, Ирек мәйданы аша үткән (1 Май бәйрәме бит) демонстрациядә катнашучыларның музыкалы шау-шулары тына төшкәч, җир-әнкәне ягымлы җылы нурлары белән назлап иркәләгән май кояшы зәңгәр офык кочагына якынлашып килгән бер мәлдә, авыруларны гаҗәпкә калдырып, хастаханә ишегалдына гармуннар уйнатып, җырлап-биеп, бер төркем бәйрәмчә киенгән халык кереп тулды! Көтелмәгән бу тамашадан аптырап калган авырулар, хәтта урын өстендә ятучылары да дәррәү килеп, тәрәзәләргә капланды. Өздереп уйнаган тальян гармунның сихри моңнары аякларында йөргәннәрне генә түгел, таяклыларны да урамга тартып чыгарды. Гармунчы бию көйләрен уйный башлауга, кешеләр түгәрәк ясап, берәүләп тә, күмәкләшеп тә тыпырдатып биергә кереште. Түгәрәк зурайганнан-зурайды, җыр-бию кызганнан-кыза барды. Очына-очына дәртләнеп биючеләр аяк асларыннан ут чыгарды. Бии алмаганнары такмаклар әйтеп, куллар чабып, дәртләндереп торды. Барысы да рәхәтләнеп күңел ачты, кешеләрне шатландыру хәйран озак дәвам итте.
Тәрәзә янында басып, шушы тамашаны марляга уралган мескен хәлдә күзәттем. Күңелләрем тулып китте. Тамырларым буйлап әле башымны әйләндергеч кайнарлык, әле тәннәремне чымырдатып, салкынлык йөгереп үтте. Бугазыма тыгылган төер күз яшьләрем булып акты. Кем уйлаган: гомер эчендә бер була торган яшьлегем туен, мәхәббәтемнең ихлас тантанасын хастаханә палатасында тәрәзә аша ялгызым күзәтермен дип. Әй язмыш, язмыш!..
Шушындый хәсрәтле уйлардан араларга теләп, ике ир кеше култыклап, мине урамга алып чыкты. Ә монда җыр-бию, шаяру-көлешүләр һаман да дәвам итә иде. Йөрәкләрне җилкендергән бию көйләренең дәртеннән, урыннарында тыныч кына басып тора алмаганнар, кысташа-кысташа, түгәрәк уртасында бөтерчек булып әйләнде. Авыру икәнлекләрен дә онытты. Мине шундук бердәнбер кадерле Рәисә сеңлем күреп, очынып килеп: «Абыем, җаныем, хәлең ничек? Сине аяк өстендә күрүемә бик шатмын. Мин сине бик яратам, яныңа көн саен килеп йөриячәкмен. Ә син тизрәк савыгып чыгарга тырыш», – дип кочып алды. Аңа туй кунаклары һәм башкалар да кушылганлыктан, мин чолганышта калдым. Барысы да хәл-әхвәлемне сораша, туем белән котлап, тизрәк сәламәтләнеп чыгуымны тели. Арттарак басып торган, инде туемда булып, туганлашкан кодагый-кодачалар елашып та алды. Берәүләре килеп, шикләнеп кенә булса да, бинтка чолганган бармакларымны капшап карады. Нәҗип һәм Рәшит абыйларым гармун уйнаудан туктап: «Энекәш, бирешмә. Без – данлыклы гармунчы Габдулла малайлары. Күңелеңне төшермә, башыңны югары тот. Җырлардагы кебек, «Кызганыч көннәргә калган бу бала димәсеннәр», дип, кулларымны кысты. Әби белән бабай да сүзсез калмады: «Дөнья булгач, төрле хәлләр була, борчылма. Хәере белән уза торган чир булсын. Киләчәктә күркәм тормыш корып, тату яшәргә, игелекле балалар тәрбияләп үстерергә насыйп итсен», – дип, хәер-фатихаларын бирде.
– Кияү, син безгә ошадың, үзебезнең кеше икәнсең, – диделәр. Әмма янәшәмдә басып торган хатыным гына ни актан, ни карадан бер сүз әйтмәде. Балтасы суга төшеп югалган кешедәй, башын иеп, әрнүле тирән уйларда йөзә иде, ахрысы.
Әйе, мин аны яхшы аңлыйм. Укытучы, инженер булып эшләгән егетләр ялынып йөреп тә, аларны читтә калдырып, миңа кияүгә чыккан чибәр кызның ире, бер ай үтәр-үтмәстә авырып китте, минем бүгенгедәй кызганыч хәлдә ятуым хатынымны гарьләндерә булса кирәк. Оттырдым, дип үкенәдер. Туган-тумачалар, дус-ишләр алдында хурлыкка калдым дип, җаны сыкрана, үзәге өзгәләнәдер. Көндәшләренең гайбәт сатачакларын күз алларына китереп уйланадыр. Ә бәлкем..
Ләкин рәхимсез рәвештә аяктан егып салган бу шәфкатьсез сырхауны мин дә бит сорап алмадым. Аңа хәрби бурычымны үтәгәндә мәҗбүри рәвештә юлыктым.
Әйе, халыкларны кызыктырып, серлелеге белән күңелләрне үзенә тартып торган, дастаннарда макталып, җырларда җырланган биек Памир тау-кыяларындагы, СССР дигән социалистик дәүләтнең чик буйларын уратып алган заставаларның «Башгөмбәз» дигәнендә чик сакчысы булып хезмәт иткәндә иярттек без гомерлек авыру-чирләрне. Берәүләрнең чәчләре коелды, тешләре төште, ә берәүләр йөрәк-кан авыруына дучар булды...
Мин хезмәт иткән «Башгөмбәз» дигән застава диңгез өсте тигезлегеннән 5200 метр биеклектә булып, кыш көннәрендә анда салкыннар илледән дә артып китә иде. Без, чик сакчылары, атларыбызга атланып, төнге дозорга – 8-10 сәгатькә (бәйрәмнәрдә 12 сәгатькә) чик буен сакларга китәбез. Бөтен дөньяны үлем тынлыгындагы дөм караңгылык каплаган. Атларыбыз таныш сукмаклардан абына-сөртенә алга атлый. Атлар һәм без – баштанаяк коралланган ике чик сакчысы, арабызны 5-6 метр калдырып, колакларыбызны торгызып, тирәякны тыңлыйбыз. Безнең ышанычлы юлдашларыбыз – аяз күктә, күз кыскандай җемелдәгән йолдызлар гына.
Билгеләнгән урынга килеп җитүгә, атларыбызны ташлар ышыгына яшереп, үзебез туңып үлмәс өчен чиратлашып, бер өемнән икенчесенә таш ташып җылынабыз. Бер урында гына басып торган малкайлар кызганыч. Өшегәндер, туңгандыр алар. Үз хәлләрен үзләре генә белгәндер. Кайтыр юлга чыккач, дәртләнеп, башларын айкый-чайкый атлый иде алар. Салкында иреннәремне кыймылдатырга да куркам. Алар чатнап китәр кебек тоела иде. Шушындый салкын төннәрне нарядта уздырган солдатлар, ашханәбез өстәле өстендә һәрвакыт була торган ит, май һәм башка төр ризыкларга да исебез китмичә, тик куертылган сөтне болгатып, чәй эчәбез дә тизрәк җылынып йоклау ягын карый идек.
Яхшы хуҗа этен дә куып чыгармаслык гыйнвар салкыннарының берсендә, нарядтан өшеп кайткач, мине каты авыру егып салды. Температурам куркыныч дәрәҗәгә менеп җиткән. Озак кына аңымны җуеп торганмын. Ә беркөнне, төкерек һавада чакта ук бозга әверелгән салкында, яланаяк, яланбаш хәлдә саташып, урамга чыгып киткәнмен. Застава начальнигы өлкән лейтенант Пётр Шилов солдатларга мине саклап, күз-колак булырга кушкан. Заставада бердәнбер хатын-кыз булган хатынына, булган даруларны биреп, хәлемне белеп торуны йөкләгән. Мине үләр дип курыкканнар. Шулай авыр хәлдә калып, урын өстендә бер айга якын ятканмын. Аякларым нечкәреп калган, гәүдәмне дә тота алмаслык хәлгә килгән. Ничекләр генә түзгәнмендер?..
Әйе, бернәрсә дә юктан бар булмый, бардан юк булмый, ди философлар. Барысының да үз сәбәбе, үз язмышы бар. Һәм аларның берсе дә эзсез генә үтми икән шул. Тәнемне каплап алган юеш экземаның да килеп чыгышы, әлеге дә баягы, Памир тауларының тешкә теш тидерми торган салкыннарының аянычлы нәтиҗәсе икәне ачык инде. Бигрәк тә безгә, кышлакларда яшәп, тау шартларына ияләшмәгән, тәннәребез мондагы кебек салкыннарга күнекмәгән, шул кырыс һава шартларын, безнең ише черек бәрәңге ашап, кычыткан шулпасы чөмереп үскән бичара сугыш чоры балаларына кичерү бик авыр, русча әйткәндә, «не по зубам» булды шул. Памир таулары үзләренең борчулы күчтәнәчләрен гомеребезгә җитәрлек итеп, җан-тәннәребезгә салып калдырган икән. Ул бүләк-күчтәнәчләр хәзер дә, бетчәләр булып, тәнемне борчып тора. Аларның үзәкләрне өзәрдәй булып кычытуларыннан нишләргә белмисең. Ялгыш кына кулың кагылып китсә, бөтен тәнеңне кычыту чолгап ала. Шашар хәлгә киләсең.
...Ә минем ишегалдындагы туем тормышымның кайгы-хәсрәтләрен, борчу-мәшәкатьләрен вакытлыча оныттырып, кунакларны җырлатып-биетеп, авыруларның күңелләрен күтәреп, очынулы рәвештә дәвам итте.
– Нәҗип кода, – диде янәшәмдә басып, минем белән сөйләшеп торган абыема урта буйлы, какча гәүдәле Насыйбулла баҗам, сөйкемле елмаеп. – Кияүнең без – кунакларны шатландырып, җырлашып-биешеп, туй хуҗасы булып утыра алмавы – күңелләребезне әрнетеп, йөрәкләребезне сыкратты. Аллаһы Тәгалә аның үзенә күркәм сабырлык биреп, тиз көннәрдә савыгырга язсын. Син, Нәҗип кода, без – кунакларны чын күңелдән ихтирам итеп, уен-көлке белән туйны матур гына, җай белән генә алып бардың. Без барыбыз да канәгать. Сиңа ихлас күңелдән рәхмәт, дибез. Афәрин. Син безгә бик ошадың. Ә инде җыр-моңнарны җиренә җиткереп, үзәкләргә үткәзеп уйнавың, тальян гармуныңның сокландыргыч яңгыравыклы моңлы тавышы безне үзенә гашыйк итте. Уйна әле, зинһар, үзебезнең әби-бабаларыбызның дәртле-моңлы бию көйләрен. Биим әле бер истә калырлык итеп, үземнең яраткан балдызым Самияга, хөрмәтле кияү Рәис баҗайга багышлап. Сау-сәламәт булып, озак гомер итсеннәр.
– Амин. Шулай булсын, дип, кулларыбызны кысышып, Насыйбулланың сүзләрен җөпләп, без дә кушылабыз, – диде кунаклар.
Мин дә, туемның дәвамын үземә бүләк итеп шатландырган кунакларыма чиксез рәхмәтләремне әйтеп, изге теләкләремне юлладым. Нәҗип абыемның салмак кына итеп башлаган, күңелләрне җилкендереп, аякларны ирексездән тыпырдарга мәҗбүр иткән тылсымлы бию көйләре кешеләрне түгәрәк эченә чыгара торды, бию кызганнан-кыза барды. Һәрберсе үзе белгән кадәрен, башкалардан арттырып, матуррак итеп, төрле фигуралар ясап биергә тырышты. Чирлеләр дә зыр-зыр килеп әйләнде, күңелләрен чарлады.
Шушы тамашаларны җанландырып җибәргән Насыйбулла баҗам исә, кулларын як-якка җәеп, аякларын тыпырдатып торды да очына-очына биергә кереште. Ул «Василий Тёркин» поэмасыннан өзекләр такмаклап, «Я согласен на медаль» дип, түгәрәктәгеләрне шаккатырды! Ул кайсы урында нинди бию алымнарын куллануны белеп, биюнең тәмен тоеп, аннан рухи ләззәт алып, үз-үзеннән канәгать булып биеде. Армиядә хезмәт иткәндә, хәрбиләрнең аңа «татар Тёркин»ы кушаматы тагып, «кызыл почмак»ларда, бәйрәм концертларында биетеп алкышлаулары да юкка булмагандыр.
– Менә хәзер, чыннан да, күңелем булды, – диде ул, еш-еш сулыш алып. Ә син, баҗай, кем әйтмешли, баш бетмәгән, күз чыкмаган. Барына шөкер ит, – диде ул, иңнәремә кулын салып. – Килер вакыт, син дә савыгырсың. Синең дә биер чакларың булыр, иншалла. Мин үзем дә 1956 елгы Венгрия чуалышларында каты яраланып, озак кына госпитальдә дәваланып яттым. Минем дә вәсвәсәле күңелсез уйларга чумып, әллә ниләр уйлап йөргән чакларым булды. Бу дөньяда һәрнәрсә дә хәрәкәттә булып, бар нәрсә дә үзгәреп тора. Иртәгә нәрсә буласын, кемнең үләсен, кемнең исән каласын тик Аллаһы Тәгалә генә белә. Кеше авырудан түгел, әҗәл җитүдән үлә. Әле без – яшь кешеләр. Алда хәерле гомерләребез булып, дус-туганнарча бер-беребезгә кунакларга йөрешеп гомер итсәк иде... Тиз көннән савыгып, кунакка кайтуыгызны көтәбез, – диде баҗай, мине кочагына алып. – Әнинең хәле ничек?
– Аягына басып калды. Сиңа сәлам әйтеп, борчылмаска кушты, – диде сеңлем, бинтлар белән чолганган кулларымны кулларына алып.
Бабай белән әби дә (Самиянең әти-әнисе) яныма килеп: «Бу чирне бик бәйләнчек, диләр. Син үзеңне сакларга тырыш», – диделәр.
Тик Самия генә миңа, каты хаста хәлендәге иренә, игътибар биреп, хәл-әхвәлләремне сорашмады. Аны ишегалдында кадерле кунакларыбыз белән бергәләшеп дәвам иткән туебыз тамашалары кызыксындырмый, ул боларның барысын да ташлап китәргә тели кебек тоелды. Ул тирән уйларда, вәсвәсәле халәттә иде сыман. Минем сорауларыма да җавапларны теләр-теләмәстән генә, карашларын читкә борып, гаепле кеше сыман итеп бирде. Боларның барысын да кунакларның сизгер карашлары күзәтте. «Дәвалан. Безнең өчен кайгырма», – диде ул китешли.
Кичке аштан соң авыруларның хәл-әхвәлләрен белешеп, кирәкле дарулар билгеләп, киңәшләрен әйтеп йөргән дежур табибә ханым минем яныма да сугылды.
– Нихәл, кияү? Туегызда булу шатлыгыннан кәефләрегез яхшырып, күңелләрегез бераз күтәрелеп киткәндер, шәт?
– Бераз булды кебек. Яңа туганнар белән таныштым. Әйбәт кешеләр. Барысы да хәлемне белеште, ярдәм итәргә дә әзерләр. Рәхмәт инде аларга. Тик хатыным гына сәер тотты үзен. Күңелгә ятышлы бер сүз әйтмәде. Минем сүзләремне дә тыңламады кебек. Аңламадым...
– Борчылма. Барысы да җайланыр... – Шәп тамаша булды. Хәтта үзем дә сикергәләп алдым, – диде палатадагы авыруларның берсе.
– Миңа бигрәк тә «Я согласен на медаль» дип биюче ошады. Молодец мужик! Булдыра, яхшы бии.
– Сез – бик бәхетле кеше. Хәер, мондый ышанычлы, сезнең өчен барысын да эшләргә әзер туганнары булган кеше бәхетсез булырга тиеш тә түгелдер. Ә чирләр – берсен-берсе алмаштырып торган, табигый күренеш ул. Ә менә озак еллар хастаханәләрдә эшләү дәверендә сырхау кеше янына берьюлы бу хәтле кешенең килгәнен хәтерләмим. Ишеткәнем дә булмады. Тормышта сирәк була торган уникаль күренеш дияр идем.
– Бәлкем, үзенең сөекле кешесе белән кавышу шатлыгын туганнары, дус-ишләре белән туй иткән тантаналы көнне, минем шикелле чирләп, хастаханәгә эләгүчеләр булмагандыр?
– Дөнья булгач, төрле хәлләр була. Бәлкем андыйлары да, хәтта үлеп китүчеләре дә булгандыр. Ләкин туй хәтле туйда, дәррәү күтәрелеп, хастаханәгә килүчеләрне хәтерләмим. Ишеткәнем дә булмады.
– Бу вакыйганы тарих битләренә теркәп куярга кирәктер, – дип шаяртты кайсыдыр.
– Кәҗәсе түгел, мәзәге мөһим, дигәндәй, минем чирләп китүемне табигый күренеш дип исәпләсәк, туй көнне хастаханә хастасы булуым – чыннан да уникаль буладыр шул, – дидем мин.
– Туйның монда килүе, безгә – табибларга һәм сезгә рухи-әхлакый бурычлар да өсти бит әле. Бу күренешне туй кунакларының изге уй-теләкләре итеп кабул итәргә һәм дәвалау-дәвалануның уңай нәтиҗәсен күрсәтергә тиеш булабыз. Шулай түгелме?
– Сырхау кеше хәмер эчү, тәмәке тарту, төрле наркотик матдәләрдән ваз кичеп, тозлы-ачы ризыклар ашаудан да тыелып торырга тиеш була. Вакытында ашау-эчүне дә тәртипкә салу мөһим. Юкка-барга кәефсезләнү, ызгыш-талашлар да тире авыруларының ялкынсынуына сәбәпче булуы мөмкин.
– Сез санап киткән барлык бу таләпләрне үтәп яшәргә мөмкин дип уйлыйсызмы?
– Мөмкин дип уйлыйм. Хәтта таләп итәм. Яшисегез килсә, сезгә, һичшиксез, шул таләпләрне, хәрби уставны үтәгән кебек, яшәргә туры киләчәк. Чөнки гомер – Аллаһы Тәгалә тарафыннан тик бер тапкыр гына бирелгән иң кадерле, иң гүзәл, иң кыйммәтле һәм тиңе булмаган бүләк. Гомерләре буе урын өстендә кузгалалмый яткан сырхаулар да яшисе килеп яши. Берәүнең дә үләсе килми. Ә сезнең тире авырулары – гыйбрәт алып, тәртип кысаларында яшәүнең кирәклеген искәртүче, вакытлыча сезне борчып торган язмыш сынавы гына ул. – Аннары, күз карашын безгә төбәп, сүзен дәвам итте: – Дөрес, сезне авыруга сабыштырган тире авырулары баш бетерә торганнардан булмаса да, үзләренә кадер-хөрмәт белән карауны таләп итә торган чирләрдән санала. Алар кабатлана-кабатлана, кычыту-сырхаулары белән үзәкләргә үтеп, теңкәләргә тиеп газаплый. Шуның өчен сезгә дә, без – табибларга да, кем әйтмешли, «җиде кат үлчәп, бер кат кисеп», алдын, артын карап эш иткәндә генә, уңышка ирешеп булачак. Иң мөһиме – һәрберегез белән бергәләп, үзегезнең җан-тәнегез кабул иткән майны табу кирәк. Чөнки берегезгә файдалы булган бер үк май, икенчегезгә зыян итүе мөмкин. Әнә шул, чирегезне уңышлы дәвалый торган майлар белән башка төр дарулар һәм процедуралар кулланып, тәртип саклап яшәгәндә генә, авыруны җиңеп була. Юкка гына әйтмиләрдер, «Чир уптым килә, мыскаллап кына китә» дип. Ә берәүләрнең гомерләре буе дәваланып та, тире авыруларыннан бөтенләй үк котыла алмаулары күз алдыбызда.
– Сөйләве генә ансат, – дип, сүзгә кушылды түрдә ятучы псориаз дигән чир белән авыручы ир. Ел саен хастаханәләрдә дәваланмыйча калганым юк. Шушы каһәр төшкән авыру аркасында тынычлыгым бетте. Гаиләмдә ызгыш-талаш. Эшләгән җиремдә дә миңа кирәкмәс кеше итеп карыйлар. Авырмыйча гына, хатыным, балаларымны сөеп, яратып яшисем килә дә бит... Ләкин безнең ишеләр өчен Кавказ кояшы нурларында кызынып, Кара диңгезнең шифалы тозлы суларында коенып кайтырга мөмкинлек юк. Сез әйткән таләпләрне үтәү белән беррәттән, санаторий дәвасы да бик ярап куяр иде.
– Мин дә ел саен кабатланып торган экзема белән интегәм. Нинди генә майлар сөртеп, халык дәвалау чараларын кулланып карамадым. Тик берсенең дә ялмап алырдай файдасын күрмәдем. Берара беткән кебек була да янә бүртеп чыга. Ни сәбәптән? Белгән юк. Инде сез әйткән таләпләрне дә үтим. Физкультура, спорт белән дә шөгыльләнәм. Ә уңай нәтиҗә юк.
– Без сезгә яраклы майны таптык шикелле. Иншалла, сөенечле нәтиҗәсе озак көттермәс...
* * *
Табибә ханымның авырулар белән уздырган ихлас әңгәмәсе һәм еллар буе иза чиккән кешеләрнең әрнүле-сыкранулы сүзләре, үземнең дә киләчәк тормышымның кайгылы-хәсрәтле, сагышлы күз яшьләре аша үтәсе икәне ачыкланды. Димәк, бу каһәр суккан чирдән тиз генә котыласым юк икән. Мин дә дәваланучыларның тәннәренә сылаган төрле майлар, череп таркалган тире һәм эрен-үлекләр кушылмасыннан: күңелләрне айкап укшыта торган ачы-төче исләр белән аңкып торган палаталарда ятып, әле ата-бабалар кулланган барлы-юклы дарулар белән дәваланырга мәҗбүр булачакмын. Башкалар шикелле миңа да, язмышка буйсынып, ыңгыраша-сызлана яшәргә туры киләчәк. Ә мондый тормышның мәгънәсе бармы һәм аның бер чиге булырмы? Үзгәртергә кеше хәленнән килмәгән бу бәхетсезлекләрдән ничек котылырга? Ничек тормышны үземә дә, башкаларга да кызыклы һәм файдалы, күңелле һәм эчтәлекле итеп корып, гаиләмнең бөтенлеген саклап калырга? Бу һәм башка һәр ир кешенең күңелендә Дамокл кылычы сыман эленеп торган бу җавапсыз сораулар җир-әнкәгә беренче мәртәбә аяк баскан акыл ияләренә тынгылык бирмәгән. Ләкин богылдан энә эзләүгә тиң булган, көч-кодрәткә ия җавапны табучы юк әле. Һәм бу – яшәешебез кебек табигый да. Чөнки без һәрберебез үзенә бертөрле. Һәрберебезнең тормышка үз карашы, үз уй-фикере бар. Һәркем үзенчә кәсеп итә. Берәүләр маңгай тирен түгеп тапкан хәләл мал-мөлкәтен булдырып яшәсә, ә икенче берәүләр кеше талап, кан-яшь коеп яши.
Әгәр бер кыз бала максатчан исәп-хисапны күзалдында тотып, тисә – тиенгә, тимәсә – ботакка сыман, кочаклашып йоклаудан рәхәтлек алып, тәҗрибә туплау өчен генә кияүгә чыккан икән, аның уй-фикерләре сөрешен ничек үзгәртергә? Тормыш бит ул – үтә катлаулы механизм. Аның кайгы-хәсрәтләрдән, борчу-мәшәкатьләрдән, авыру-сырхаулардан торганлыгын ничек аңлатырга? Әнә бит, хатыным да минем белән теләр-теләмәс рәвештә угалана-боргалана, карашларын аска төбәп, гаепле кеше сыман сөйләште. Үзе нидер әйтергә тели, тик кыюлыгы җитми. Башында кайнаган уйларын теле әйтергә ояла кебек. Әйтерсең лә ул: «Ялгышма», – дип кисәтә кебек. Мин аңардан сорадым: «Әйт дөресен: минем яныма килергә теләмәвеңнең төп сәбәбе нидә? Әгәр, үзең әйтмешли, тәнемне дәвалаучы майларның күңел болгаткыч исләре генә булса, савыгырмын. Авыруларым белән ул исләр дә җилгә очар. Әгәр инде, берәүләр ишеттергәнчә, чыннан да, аерылып, араларны өзәргә уйлыйсың икән, монысы инде, бөтенебез дә киңәшеп хәл итә торган җитди мәсьәлә. Син базардан сатып алып кайткан кәҗә бәтие түгел. Без кануннар тарафыннан расланып, язылышкан затлар. Өстебезгә өстәмә юридик хокук һәм бурычлар алдык. Аларның барысын да канун кысаларында хәл итү зарури. Дөрес, һәркемнең кебек, синең дә минем белән аерылышырга тулы хокукың бар. Мин дә синең кануни хокукларыңны хөрмәт итеп, шәхси теләкләреңә каршы килә алмыйм. Ләкин, кемнәрнеңдер коткысына бирешеп, бик зур хата эшләргә җыенасың түгелме? Бу дөньяда авырмаган кеше юк. Һәркемнең үз чире бар. Ул чирләрнең барысын да дәвалап була. Ә менә мәхәббәт чире дигәне – мәңгелек чир. Бел: минем кебек ихлас күңелдән, җаным-тәнем белән, бердәнберем итеп, берәү дә сине яратмаячак. Тагы шуны да исеңнән чыгарма: гафу ителгән мәхәббәт чын була алмый. Чын булмаган мәхәббәт эргәсендә бәхетле, тату гаилә дә корып булмый. Чөнки Күкләрнең хәер-фатихасы белән укылган никахлы гаиләләр генә бәхетле һәм тормыш итәргә сәләтле була. Аллаһы Тәгалә тарафыннан иңдерелгән Илаһи мәхәббәт, хис-тойгылар бәрәкәтле яшәешне дәвам иттерә. Безнең һәрберебезне әти-әниләребезгә, әби-бабаларыбызга, туганнарыбызга, кендек каныбыз тамган бердәнбер туган җиребезгә, сөекле ярларыбызга карата булган хыянәтсез мәхәббәтебез яшәтә.
Бу турыда борынгы ата-бабаларыбыз яхшы белгән. Алар шушы изге тойгы-хисләрне, тәртипле гореф-гадәтләрне, дини йолаларыбызны күз карасыдай саклап, татулыкта гомер кичергән. Чөнки тормыш ул – урам аша чыгу гына түгел. Ул – үтә катлаулы, һәрчак үзгәрүчән табигый күренеш. Ул бүген болай, иртәгә башкача булырга мөмкин тере организм. Бүгенге халәтеңнән чыгып, бер мәсьәләне дә төгәл хәл итеп булмый. Шагыйрь әйтмешли: югары баскычлар түбәнгә, түбәндәгеләр югарыга әйләнергә мөмкин. Борынгылар шушы тормышчан дөреслекне аңлап, сабыр,түзем булганнар. Үзләренең күркәм кешелек сыйфатларын барлап, әби-балаларның гореф-гадәтләрен саклап, хөрмәт итеп яшәгәннәр. Өйләнгән, кияүгә чыккан парларын ихластан сөеп-яратып, кадерләп гомер иткәннәр. Китү-кайту, аерылышу кебек ямьсез, әдәп-әхлаксыз күренешләр бик сирәк булган. Аерылып кайткан, хатын аерган кешеләргә авыл халкы бармак төртеп күрсәткән. Аларны гаепләгән. Андыйларны хөрмәт итмәгән, кырыйдан әйләнеп узган.
– Ярату төрлечә һәм күптөрле булса да, саф мәхәббәт хисе тик бер кешегә генә багышлана. Әгәр синдә татлы-ләззәтле, утлы-ялкынлы хис-тойгылар юк икән, булып та сүнгән, сүрелгән икән – аерыл. Тик әледән үк башка ирләр белән очрашып, минем эчкерсез мәхәббәтемне хурлама, намуслы исемемне әхлаксыз тәкатьсезлегең белән мәсхәрәләмә, – дидем.
Дәшмәде. Димәк, ул минем сүзләремне күңеле белән раслады. Тик бу турыда теле белән әйтергә генә кыймады.
Кешенең кем һәм нинди икәнен беләсең килсә, хакимлек биреп сына, диләр. Дөрестер шул. Кайберәүләрнең чын йөзе авыр вакытыңда, ярдәмгә мохтаҗ чагыңда, үзеңне дә хәйран калдырып, һич көтмәгән сыйфатта ачылып китүе сер түгел ич.
Шәһәр пропискасына ничек итеп керергә аптырап йөргән кичәге самими авыл кызы да 180 градуска борылыш ясарга мөмкин икән шул. Минем дә хастаханәдә авырып ятуым араларның бозылуына сәбәп булды. Кияүгә чыгуы да ниндидер максатларны күздә тоткан курчак уенын хәтерләтте.
Хәер, бөреләнеп тә, чәчәк атарга өлгермәгән мөкатдәс өметләрнең беренче кыраудан ук бөрешүе, бәлкем, хәерлегәдер дә...
Табигатькә бәйле яшәешнең дә үз кануннары, үз кагыйдәләре бар. Телибезме, теләмибезме, без аларны тормыш кушканча итеп үтәргә мәҗбүрбез. Үтәмәгән очракта, бүгенге кешелек дөньясы тартылган җәзага һәркем тартылып, яман шешләр кебек фаҗигале авырулардан, табигать һәлакәтләреннән зыян күрәчәкбез.
Аягымда көч-хәл белән басып торган мин ул халәттә чарасыз идем әле. Ләкин вакыт дәвалый икән шул. Мин дә, инде тәнем кипшерә башлап, акрынлап, аякка баса башлаган идем. Хатыным Самия төрле сәбәпләр аркасында яныма килеп йөрмәсә дә, туганнарым эзләрен суытмады.
Гадәти иртәләрнең берсендә яныма Рәйсә сеңлемнең ире Камил килде. Күрешеп, хәл-әхвәлләр сорашкач:
– Мин синең иртүк килүеңнең сәбәбен беләм, – дидем.
– Белсәң, әйт.
– Сеңлем Рәйсә үлде.
– Каян белдең?
– Төштә күрдем. Әнием аны юып, яңа күлмәк кидерде.
Камил ике кулы белән битләрен каплап, үксеп елап җибәрде. Күз яшьләре бармак араларыннан чыгып, беләкләре буйлап акты:
– Кем уйлаган... Сау-сәламәт кеше шулай кинәт кенә үлеп китәр дип. Бернинди сәбәп тә юк иде югыйсә. Нәрсә булды? Әйбәт кенә эшләп, тыныч кына яшәп ятканда үл дә кит инде, менәтерә. Кызыбыз Резидәне кочагына алып, имезеп ятканда, миенә кан сауган. Ни сәбәптән? Дөрес, ул синең авырып, хастаханәгә кереп ятуыңа бик борчылды, бик кайгырды. Ике сүзнең берендә телендә син булдың. Бигрәк тә якын күреп, өзгәләнеп яратты сине. Миңа әйтмәсә дә, ниндидер яшерен сере бар иде кебек...
Бердәнбер кадерле сеңлемнең үлемен төшемдә күрсәм дә, аның чынлыгына ышанып бетмәгән идем. Инде ире Камил килеп әйткәч, тәнемнән салкын дулкыннар йөгереп үтте. Мин катып калдым. Телемне әйләндереп, бер сүз әйтерлек хәлдә түгел идем. Тамак төбенә таш кебек утырган төер тынымны кысты. Җаным сыкрап әрнесә дә, эсселе-суыклы дулкын, бөтен тәнемне дер селкетеп, каядыр ашкынды.
– Кызым – әнисез, үзем хатынсыз тома ятим булып калдык, – диде Камил, күз яшьләрен сөртеп.
Тәнем марля-бинтлар белән уралган хәлдә өйгә кайтып кергәндә, тумыштан йөрәк авырулы әнием урын өстендә, бик иртә, тик 23 яшендә безнең белән бәхилләшкән кадерле Рәйсә сеңлем колашада ята. Туган-тумача, күрше-күлән җыелган. Минем кайтуымны гына көткәннәр. Барыбыз да елау-ыңгырашулар белән бәхилләшеп дога кылгач, сеңлемне Пороховой зиратына алып киттеләр. Күзләрен бер ноктага төбәп, вакыт-вакыт аңын җуеп, бер сүзсез яткан әниемне ашыгыч ярдәм чакырып, хастаханәгә озаттык. Өебез нәүмизләнеп, мәет чыккан йорт сыйфатында, бушап калды. Бернәрсә турында уйларлык, нидер әйтерлек хәлдә булмаган килеш, хастаханәгә юл тоттым. Бу дөньядан шулкадәр күңелем кайтты ки: «Әгәр сеңлең Рәйсә янына китәргә ризамы?» – дисәләр, берсүзсез риза булыр идем. Чөнки мин әйтеп, сүземне аңлата алмаган, елап, эчемне бушата алмаган шәүләгә әверелеп калдым. Мине инде хәтта авыруым да кызыксындырмый иде.
Яшәү белән үлем арасында гомер итеп маташучы мине, янымда еш булып, җан җылысын биреп, күңелемне юатып тәрбияләүче – палата табибәсе Наҗия ханым: «Синең әле алда балалар үстереп, бәхетле-шатлыклы, борчулы-мәшәкатьле гомер итәсең бар. Сине ике күзен дүрт итеп кадерле әниең, җаннарын ярып бирергә риза булган өзлексез яныңа килеп торучы, ышанычлы туганнарың, түземсезлек белән көткән хатының бар икәнен онытма. Егет бул. Нык бул. Бирешмә! Тормыш безне кайгы-хәсрәтле, бәхетле-шатлыклы сәгатьләре белән сыный. Ул шундый төрлелеге белән безне илтифатлы итеп тәрбияли, тәртиптә тота. Без аны шушы сыйфатларда яратып, аның кадерен белеп, рәхмәтләр әйтеп яшәргә тиешбез. Сынатма!» – дип рухландырды ул мине.
Табибә Наҗия ханымның сүзләре рас килде. Чыннан да, экзема чире мине унике ел эзәрлекләде. Дөрес, ул инде беренче мәртәбә авырып, Зур Кызыл урамындагы хастаханәдә дәвалангандагы шикелле дәһшәтле һәм дәвамлы итеп түгел, елдан-ел көче кими барып, офыгына таба тәгәрәсә дә, ел саен, кояшлы язның җылы нурларын тоеп, шытып чыккан умырзаялар кебек, кычытучан сусыл бетчәләр дә аяк-кулларымны һәм тәнемне яулап ала иделәр. Һәр елны, бигрәк тә Толстой урамындагы республика дәрәҗәсендәге чиста, тыныч хастаханәдә дәвалану тәнемне генә түгел, җанымны сихәтләргә дә булышты. Һәрчак дару һәм файдалы киңәшләре белән ярдәм итәргә әзер торган һәм профессорлар күзәтчелегендә эшләгән югары белемле табиблар, бездәй авыруларга игътибарлы булдылар. Биредә, Зур Кызыл урамындагы шәһәр хастаханәсендәге кебек теләсә кайда хуҗасыз аунап яткан дәвалану майларының күңелләрне укшыткан исләре дә, авыруларның тәртип бозулары да юк дәрәҗәдә иде.
Ни генә димәсеннәр, Советлар заманында кысынкылыкта яшәп, дөньяның Аллаһы Тәгалә бәндәләренә бүләк иткән нигъмәтләренең игелеген тоеп, рәхәтен күрә алмасак та, хөкүмәтнең эшче халыкка карата игътибары бар иде. Уналты яшемнән заводта слесарь булып эшләгән кеше буларак, мине дә шәфкатеннән аермады. Хастаханәгә хәлемне белергә килгән комиссия әгъзалары аяныч хәлемне күреп, ярдәм итәргә вәгъдә бирделәр. Заводның профсоюз комитеты акчалата ярдәм күрсәтеп, дәвалану өчен бушлай юллама да бирде. Аягымда басып йөри башлагач, Кавказ санаторийларының берсенә юлым төште.
Сүз уңаенда тагы шуны да әйтеп үтим: заводта эшләгән дәверемдә заводның профсоюз комитеты һәр елны миңа юллама бирергә тырышты. Ул юлламаларның күбесе, һәр елдагыча, хастаханәдә ятып чыкканнан соң, дәвалануны дәвам итү максатында искиткеч гүзәл Кавказның йөзек кашы булып саналган Сочи-Хоста шәһәрләрендәге данлыклы мацест ванналарындагы мөлдерәмә суларның тылсымлы шифасын сеңдереп дәвалану өчен бирелә иде.
Инде партия оешмаларында эшләгән дәвердә дә, Үзәк Комитетның бөтен уңайлыклары белән танылган курортларында дәвалану бәхетен тату да насыйп булды миңа. Ләкин профсоюз санаторийлары белән чагыштырганда, ашау-эчү, яшәү шартлары, хезмәткәрләрнең игътибарлы мөнәсәбәтләре, дәвалау ысулларының төрлелеге ягыннан җир белән күк арасындагы аерма кебек булса да, аларның берсе дә Мацест елгасы суларындагы шифаны алыштырырга сәләтле түгел иде.
Шушы минем гомеремне киләчәкле иткән дәваны мин беренче мәртәбә 1962 елның июль аенда әкияти Кавказ шифаханәләренең берсендә алдым, тәнем-җаным белән тоеп, рухланып кайттым.
Ел саен аяк-кулларым һәм башка урыннарым бинт-марляга уралып Хоста шәһәренә килгән мин, мацест ванналарының тылсымлы суларында шифа табып, янә сәламәт кешегә әверелдем. Хәтеремдә, бер елны поезд Хоста шәһәренә якынлашып килгән бер мәлдә, мәгърур тауларның бәллүрдәй саф, чиста һавасы белән Кара диңгезнең әчкелтем-төчкелтем дымлы һавасын тоеп, җаным-тәнем сискәнеп, күңелем күтәрелеп китте. Иңнәремне басып торган авыр йөк төшеп, бушанып калгандай булдым. Кул-аякларымны һәм башка урыннарымны бәйләп торган бинт-марляларны чишеп, вокзалдан турыдан-туры диңгез буена йөгердем. Аннан-моннан чишенеп, диңгезгә чумдым. Чирканчык алудан чымырдаган гәүдәм буенча эсселе-суыклы дулкыннар йөгереп үтте. Диңгезнең тозлы сулары, тәнемдәге җәрәхәтләрне ялмаудан, җан рәхәте тоеп, хозурлык кичергән бер мәлдә, чик сакчыларының: «Хәзер үк диңгездән чыгыгыз!» дигән боерыгы буйсынырга мәҗбүр итте. Баксаң-күрсәң, төнге унбердән соң диңгез буе чик буена әйләнеп, суга керү – чикне бозу булып санала икән.
Әйе, Кавказ кояшының кызу нурлары, Кара диңгезнең тозлы сулары әле элпәкләнергә дә өлгермәгән җәрәхәтле яраларымны өтәләп, ачыттырып талаганда – түздем. Берәүгә дә зарланмадым. Бу авыруларның язмыш сынавы икәнен һәм аларның кайда, ничек башланганнарын да яхшы белә идем.
Бу исә тәннәребезнең иң яшерен җирләренә үтеп, аркылыга-буйга йөргән, бәгырьләребезне өшеткән ачы, мәрхәмәтсез «әфган җиле»нең дә гомерлек истәлеге иде.
Берне югалтмый, икене табып булмый, диләр. Кырыс холыклы Памир тауларында югалткан сәламәтлегемне, юмарт табигатьле, ягымлы Кавказ тауларының мәрхәмәтле мацест ванналарының тылсымлы шифасын сеңдереп, июль кояшының кызу нурларында өтелеп, эссе табадай таш өсләрендә пешә-яна, Кара диңгезнең тозлы суларында коенып дәваландым. Югалтканымны таптым.
Ерак офыклар белән тоташкан Кара диңгезнең дулкын очларында, искиткеч гүзәл төсләргә әверелеп, энҗе бөртекләре сыман җемелдәп, су өстен көмеш белән япкан кояш нурларының чагылышын күреп сокландым. Хәтта диңгез төпләреннән умырылып, йортлар биеклегендәге дәһшәтле дулкыннары котырынып, ярларга бәрелгәндә дә, ул үзенең буйсынмас горур сөйкемлелеге белән сокландыра. Әлбәттә, тирә-якка ак күбекләрен бөркеп пошкырган чагында коенудан тыелып тору хәерле. Ләкин мин коендым. Дулкыннарның өстендә түгел, асларына кереп коендым. Аста аларның көч-куәте бермә-бер кими икән.
Диңгезгә таба карап торган безнең шифаханәнең як-ягын шакмаклап киселгән яшел куаклар белән боҗралаган юллар челтәрләгән. Шифаханәнең ал ягында, хуш исләре ачык тәрәзәләр аша бүлмәләргә кереп, дәваланучыларның күңелләрен күтәреп иркәли. Орчык кебек төз кипарислар горур кыяфәттә басып, һавага ашкан очларындагы яшел эшләпәләрен кырын салып, җирне күләгәли.
Бүлмәләр чиста, саф. Бизәкле чүлмәкләрдә төрледән-төрле гөлләр үсеп утыра. Өстәл өстендәге графинның да суы салкын, һәрчак саф. Кем әйтмешли: «Ашау – байдан, үлем – Ходайдан», дигәндәй, хастаханәнең сөрсегән палаталарын онытып, үземне җәннәттә кебек хис иттем шушы көннәремдә.
Ашханә өстәле кырыенда без дүртәү утырабыз: 50 яшьләр чамасындагы ике нәзберек ханым, дәрт-дәрманын кая куярга белмәгән ир-ат һәм мин. Ханымнар һәрчак пөхтә һәм зәвык белән киенеп, шифаханәнең эчке кагыйдәләрен үтәп яшәүчеләр. Ашханәгә дә вакытында килеп, үзләре заказ биргән ризыкны гына алырлар. Ул ризык нинди генә сый булмасын, пычак, чәнечке белән коралланган ханымнар аларны ботарларга керешә. Астын өскә әйләндереп, нәрсәдер эзләп казыналар, актарыналар. Итнең майсыз, тавык итенең ак җирен генә чемченәләр. Ашның да бәрәңгеләрен читкә этәреп, шулпасын кашык очларына элеп, аз-азлап, этикет саклап кына капкалыйлар.
Шушы бик җитди һәм җаваплы шөгыль белән мавыккан арада, шифаханәдә булган барлык яңалыкларны: кем килгән, кем киткән, кем белән кем кочаклашкан, кем төнлә соңга калып кайткан, фәлән кем фәләнгә гашыйк булган, танышкан ирне елый-елый өенә озаткан. Кем кичәдә үзен ничек тоткан, нинди күлмәк кигән булган... Һәм башка шушындый мәгълүматларны ишетеп торам. Юкса аларның миңа һич кенә дә кирәге юк. Минем үз борчу-хәсрәтләрем дә баштан ашкан.
Ә теге ир-егетнең үз кагыйдәсе, үз тормышы. Ул кайчакны тәүлекләр буе югалып тора. Иртәнге ашка арыган-алҗыган кыяфәттә килә. Ханымнар бер-берләренә карашып: «Төнне кунакханәдә уздырган икән», – диләр елмаешып.
Ә үзем, тәртипле кеше буларак, иртүк торып, диңгездә коенырга йөгерәм. Кыймылдый алганча, физзарядка ясыйм. Иртәнге ашка ачыгып киләм. Официант ханымнар хәлемне аңлап, өстәмә китерәләр. «Аша, егет. Сиңа ныгырга, сәламәтләнергә кирәк», – диләр. Мин дә сынатмыйм. Ризыкларны ялмап, тәлинкәләрне ялтыратып куям. Төшке ашка кадәр көн саен 15 минут мацест ваннасында дәваланудан тәнемнең рәхәтләнеп китүен тоеп, хозурлык кичерәм. Төштән соң, Кавказ кояшының 35-40 градуслы нурларында кызынып, Кара диңгезнең шифалы суларында коенып, тәнемә сихәт алам. Көннән-көн экзема чиренең югала баруын һәм дә тәнемнең табигый төсенә кайтуын күреп, чиксез шатланам. «Синең чирнең дәвасы: мацест ваннасы, Кара диңгезнең тозлы суы, Кавказ кояшының шифалы нурлары. Әгәр 3-4 ел бирегә килеп дәвалансаң, экземаңның эзе дә калмаячак. Сәламәтлектән дә кадерле бернәрсә юк бу дөньяда. Көтәрбез. Килергә тырышыгыз. Бу хакта рекомендациямдә дә ачык итеп әйтермен», – диде шифаханә табибы.
(Дәвамы бар)
"КУ" 06, 2023
Фото: unsplash
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев