Кашкаш урманы (топонимик риваять)
Бу урман тау өстендә утыра. Шул урман тавына килеп чыкканнар да урман күрмәгән халыклар, шаккатып, кулларын әле бер, әле икенче кашлары өстенә куеп, тирә-якка карап торганнар, ди.
Бу урман тау өстендә утыра. Шул урман тавына килеп чыкканнар да урман күрмәгән халыклар, шаккатып, кулларын әле бер, әле икенче кашлары өстенә куеп, тирә-якка карап торганнар, ди. «Нинди матур урманнары!» – дигәннәр. Матур бит бу яклар. Монда яшәүчеләр дә, шул урман тавына менеп, кулларын маңгайга куеп, тирә-якны, килүчеләрне күзәтә торган булганнар. Шуннан урманның исеме Кашкаш урманы булып калган.
Дәүләтшина Рәмзия Наил кызыннан,
1958 елгы, Әптерәк авылы
"КУ" 03,2017
Фото: unsplash
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев