Әдәби хәзинәләребез рубрикасы буенча яңалыклар
-
17 августа 2024 - 17:00
Пар гына күкеләр чакырганда...
Күрәм: татарча биргән сорауларымны аңлый бала, әмма ни татарча, ни русча җавап бирергә фикере юк.. -
19 июня 2024 - 15:00
Кашкаш урманы (топонимик риваять)
Бу урман тау өстендә утыра. Шул урман тавына килеп чыкканнар да урман күрмәгән халыклар, шаккатып, кулларын әле бер, әле икенче кашлары өстенә куеп, тирә-якка карап торганнар, ди. -
19 июня 2024 - 11:00
Мәшһүр вә укымышлы булган Фәрһад белән мәгъшукасы Ширин хикәясе
Шириннең күзләре нәккашның углы Фәрһадка төште. Һәм Ширин, шул сәгатьтә җаны-тәне, эче-тышы белән гашыйк булып, үз-үзен көчкә кулга алып, баш төзүчегә: «Болар нинди бизәүчеләр?» – диде. Төзүчеләр башлыгы: «Болар, солтаным, ике нәккаш, әтисе һәм углы, әтисе Бәһзад, углына Фәрһад диләр», – диде. Фәрһад та бер карауда Ширингә шундый мәхәббәт баглады, әйтеп-сыйфатлап бетермәле түгел... -
17 мая 2024 - 13:00
Дустым кабере янында (хикәя)
Хат эченнән открытка зурлыгындагы бер фоторәсем килеп чыкты. Ул рәсемгә дустыбыз Шәйхетдиновның хатыны һәм аның берсеннәнберсе кечкенә булган өч баласы төшкән иде. Балалар аналары янына, күгәрченнәр кебек, тезелешеп утырганнар һәм үзләренең күзләрен безгә таба текәгәннәр. Аларның гөнаһсыз күзләрендә, йөзләрендә шатлыктан башка бернәрсә дә юк иде. Шат, гөнаһсыз балалар алдында, бөтен тормыш авырлыгын үз җилкәсенә алып калган ана каршында без икебез дә үзебезне гаепле һәм җаваплы сизә идек... -
20 февраля 2024 - 13:00
Сөлге булсын бүләгем! (хикәя)
— Әгәр дә мәгәр, — диде ул, Гөлҗиһанны киң күкрәгенә кысып, — Җирән кашкам белән беренче килеп, бүләккә синең сөлгене алмасам, исемем Миңлехәйдәр булмасын! Килгән булыр иде Миңлехәйдәр, мөгаен, беренче килгән булыр иде. Сөлгене дә, һичшиксез, ул алган булыр иде. Тик, Миңлехәйдәр дә, аның кебек үк мәйдан батыры булырдай бик күп башка ирләр дә сугышка китеп барды... -
6 декабря 2023 - 15:00
Тормыш хатирәләре (автобиографик бәян-истәлек)
1936 елда мин ике мәртәбә үлгән идем. Бу ачлыктан булган иде. Мине дару белән түгел, азык белән, ашату белән дәваларга кирәк иде. Алар мине ачлык белән, дару белән дәваладылар... -
15 ноября 2023 - 16:00
Сагынам илемне
Сагынам илемне, нечкә билемне... -
11 ноября 2023 - 13:00
Югалган Мәрзыя (хикәя)
«Әткәем, әнкәем, кичерегез мине, артык чыдар хәлем калмады. Кызыгыз». Беренче сүзләрне укуга, эсселе-суыклы булып китәм. «Кызыгыз» дип кенә кул куйган булса да, моның Мәрзыя булуында шигем юк. Ул, бичара, үзен-үзе үтерде микәнни? -
11 июня 2023 - 17:00
Самара татарлары һәм замана фольклоры
Икътисадта, фән-мәгариф һәм мәдәнияттә Россиянең иң эре үзәкләреннән берсе саналган Самара өлкәсе - милләттәшләребез күпләп сыенган урын. -
11 ноября 2022 - 11:00
Хатирәләр
Бу язмам – тормышымның, халкымның эчендә яшәгән тарихи хатирәләрнең бер мантыйкый нәтиҗәсе буларак кабул ителсен -
19 октября 2022 - 16:00
Туган илгә
Якынлыгың синең белмәдем мин, Ерак китми торып. Ничек яшьлек тәмен без белмибез, Картлык килми торып. -
8 февраля 2021 - 11:00
Хатирәләр (дәвамы)
– Боерылганнарны яхшы аңлат вә (Аллаһка) тиң (дип ташка, потка) табынганнардан ерак тор. -
7 февраля 2021 - 11:00
Хатирәләр (дәвамы)
– Мөселманнардан бу китаплар белән кызыксынган беркемне дә күргәнем булмады, биредә кал, – дип, мине бер матросның җылы бүлмәсенә урнаштырды. Мишкин исемле бу капитан ярдәмчесе бик тә зыялы, укымышлы кеше булып чыкты. Бу китаплар анда да бар икән, укый икән. -
5 февраля 2021 - 11:00
Хатирәләр (дәвамы)
– Урысларның яхшымы, әллә начармы икәнен өйрәнгәннәреңне сөйлә! – диде. – Урысның яхшысы аягы астына чаптырыр, яманы муеныбызга камыт тактырыр, – дидем. -
4 февраля 2021 - 15:00
Хатирәләр (дәвамы)
Зөләйха: «Елга бер тапкыр гына булса да безгә килерсеңме?» – дип, гашыйкларча сорады, мин аңа, ерак-ерак җирләргә укырга барам, дип аңлаттым.