Логотип Казан Утлары
Хикәя

Куеныңда ни бар? (хикәя)

Көн-төн интернет аша милек сату эшендә кайнаган Илнур өчен җомга бик тиз җитте. Үзе яшәгән кунакханә каршындагы мәчеттә ара-тирә намаз кылды. Җомгага янә шунда, ләкин соңлабрак керде. Ул чыкканда инде карт нәкъ үткән атнадагы кебек чәй эчәргә хәзерләнгән, әмма уе гына чәйдә түгел кебек, һәр чыккан кешегә күз салып утыра иде. Көтә, димәк.

 Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан оештырылган әдәби бәйгедә «Хикәя» номинациясендә беренче урынга лаек булган әсәр.

Дөнья аларны куарга керешкәнне белгәнгәме, һәр көнне, һәр мизгелне мөмкин кадәр тәмләп сузмакчылар. Әнә шәһәр мәчетеннән җомга намазы бетәр-бетмәс, яшьрәкләр урамга ташыды, ә картлар, мәчет чәйханәсеннән күләгәлерәк урын барлады. Аннары җәмигътән каядыр ашыгып китүчеләргә: «Барыгыз, барыгыз, тизрәк булыгыз! Куыгыз дөньясын! Тоттырыр микән! Анысын инде безнең яшькә җиткәч белерсез», дигән кебек хикмәтле генә карап калдылар. Көн кызуыннан бераз зарланышып алгандай итсәләр дә, кояш астында чәй ташып, карачутырга әйләнгән җитез чәйче малайның подноска берьюлы 10-15 нечкә билле филҗан1 чәй тезеп китергәнен сабыр гына көттеләр. Килгәч, бәләкәй-бәләкәй йотымнар белән, әкрен генә эчтеләр. Дөньясы ашыкмасын әле куарга... 

Мәчет юлга терәлеп диярлек торганга күрә, алгы якта ачык һавада чәй эчәрлек кулай, иркен урын калмаган, шуңа күрә чәйханә, тәһарәтханә ян тарафтарак урнашкан. Шунда ук бераз мәчет артына табарак китсәң, җеназаханә бар. Аулаграк урын булгангамы, җеназаханәнең бердәнбер тәрәзәсе өстендә, дивар почмагында кошлар остасы карлыгач тырышып та куйган: чыбык-чабык ташып оя үргән, нык торсынга балчык белән сылаган. Тәрәзәдә исә скотч белән ябыштырылган кәгазьдә кояшта уңа башлаган язу күренә: «Карлыгач оя корган, тәрәзәне ачмагыз». Җилдән җитез бу кошларның ихатага оя коруын бәхет китергәнгә юраган төрекләр өчен болай язып торуның бер кирәге дә юк кебек инде. Алай да кисәтү – саклык билгесе. Шунысы да бар бит әле: карлыгач оясын ялгыш кына да туздырырга ярамый, югыйсә үзең өйсез калырсың, диләр. Астан караганда чынаяк төсле балчык оядан кагылгысыз кошның ак түше күренеп-күренеп ала, ара-тирә каядыр очып-урап килә. Үз оямда – үз көем, дип яшәү шулайрак була, күрәсең. 

----------------

1 Филҗан – төрек чәй стаканы.


Җитмешне узган, тәбәнәк һәм җиңел гәүдәле Мөнир карт һәр атнада җомгага шушы олы юл өстендәге яшел мәчеткә килә. Әллә ни ерак яшәми. Аның тере җаннардан аерылмаган, әмма рухларга якын торган үзгә халәте салмак йөрешеннән үк сизелеп тора. Мәчет дивары буйлап биеккә үрмәләп үскән йөзем агачы төбендә чәй эчеп утырырга бер татарны очратса, Аллаһыдан килеп ирешкән җомга бүләгедәй итеп кабул итә. Төрекләр әйткәнчә, йөзем йөземгә карый-карый карала, ә татар картлары чәй эчәэчә җанлана. Элек-электән мөһаҗир татарлар шәһәрнең бу тирәләрендә шактый яшәгәнгә, җомга намазына байтак тупланалар иде. Ләкин ул су кебек агып киткән елларда алар да дөнья куа иде шул: кырык кат тир түгәтүгә корып җибәргән күн эшкәртү, зәркәнчелек кебек остаханәләренә, гомер итәрлек ризык биргән кибетләренә, күбесе, әлбәттә, авылдан чыкканнарны шәһәрләштергән шикәр заводына йөгерә иде.

Ә хәзер... Ике-өче килсә, рәхмәт укырсың. Аннары шәһәрдә мәчет җитәрлек, һәркем үз өенә якынракка бара. Мөнир карт көтә дип, бирегә йөрсеннәрме?! Бу мәчет ачылганга җитмеш елдан артык, ул җитмеш елда татарларның кайсы кая китеп бетмәгән инде. Фани дөньядан бакыйлыкка күченгәннәре никадәр! Беркемнең әлегә кадәр мәңге яшәтә торган әбелхәят чишмәсеннән суны кушучлап, чөмереп эчкәне юк, хәтта ярты тамчысын йотканы юк.

Кайчак шәһәрнең тар урамнарын махсус урап йөри. Вай-вай... Балчыкташтан салынган, акбур белән агартылган бакчалы өйләр, кая югалып беттегез?! Берәм-берәм иштеләр, урыннарына бишәр, хәтта олы юл читләрендә җидешәр катлы йортлар калыкты. Гөрләп үскән бакчалар юкка чыкты, тирә-як таш булды. Шәһәрдә һәр апартманның – подъездның – үз исеме. Аларны укып барганда таныш татарча атамалар очратса, хуҗаларын чакырып чыгарырдай җилкенә. Җаек, Идел, Сакмар, Урал... Кайчандыр, димәк, биредә татарлар яшәгән, апартманнар аларның мөһаҗирлектә алган яңа фамилияләрен менә шулай саклый. 

...30-35 яшьләрдәге, җыйнак кына сакал җибәргән, кыска чәчле, бераз кысык күзле, аксыл тәнле, озынрак, ябык кына бер мосафир кулындагы чәен Мөнир карт утырган агач өстәлгә куйды. Арка букчасыннан планшетын чыгарды. Шуннан соң бераз читтәрәк торган урындыкны өстәл янына этеп утырды. 

– Әссәламегаләйкум, – дип, ябык гәүдәдән һич көтелмәгән калын, гөрелдәп торган тавыш белән сәлам бирде һәм, җавап көтми, планшетыннан нидер карый башлады.

Уйларындагы татар чордашларыннан аерыла алмый торган карт бераз сәерсенеп китте. Каршында ата-бабаларының яшьлеген хәтерләткән, моңа кадәр биредә бөтенләй очратмаган мосафир утыра иде: 

– Вәгаләйкумәссәлам, – дип җавап биргәч үк, – кайсы мәмләкәттән килдең? Казаннанмы? – дип, татарча сорашырга кереште.

Бүгенге Русия татарларының никадәр аз сүзле икәнен, сөйләшкәндә сорауларга җавап биреп торуны, гадәттә, кирәксенмәүләрен, аралашуга әллә ни атлыгып тормауларын һәм күбрәк русча сөйләшүләрен каян чамалап бетерсен, җавап көтте. Мосафир хәтта, чит илдә тора салып, татарча сорау бирелгәнгә аптыравын йөзенә чыгармады, бары тик карт җавап көтеп карап торганга, «әйе» дигәндәй баш какты. 

Чынлыкта бит бик кызык иде. Чит илдә гомереңдә беренче мәртәбә күргән кеше синең татар икәнеңне аңлап алсын, җитмәсә татарча эндәшсен әле... Бу арада мосафирның чит илдә татар телен ишетүенә инана алмаган баш мие күзәнәкләре ут капкандай төрлесе төрле якка чабышты. Мөселманлыкта шәкерт булып йөргән күңелендә буыннардан буыннарга мөгаллимлек иткән ил тәрбиясенең киеренкелеге сизелде. Ә бәлки, каушады гына?! Юк, аның бары төзелеш сыйфаты, хасияте үзгә. Русча сөйләшкән туристлардан биш метр ераклыкта йөрсә дә, әле генә төрек мәчетендә намаз бетүгә эченнән догаларын, теләкләрен русча укып утырган татарлардан иде ул. Өстәвенә, ярымцифрлашканнардан.

Ә Мөнир карт беркая ашыкмады. Мәмләкәттән – ата-балалары җиреннән килгән мосафир белән очраштырган Раббысына, тавыш-тынсыз, бары иреннәрен сизелер-сизелмәс кенә кымшаткалап, ярты сәгатькә якын шөкрана кылып утырды. Шушы шөкрана тулы мизгелдә бер карт кына түгел, аның белән бергә оясыннан ара-тирә башын чыгарып-чыгарып, тирә-юньне күзәткән карлыгач, чәйханәне тышкы дөньядан аерып торган таш диварга тезелгән аксыл-коңгырт күгәрченнәр, «үзгәреш бармы?» дигәндәй, чырык-чырык килеп ара-тирә очкан чыпчыклар, хәтта 70 еллык мәчет, мосафирның сөйләшүен көтте төсле. Төймә күзле бер күгәрчен, түземлеге төкәнде, өстәлләренә үк килеп кунды. Муенын боргалап, ялт-йолт каравыннан ук барысы аңлашылды. Җитәр, сөйләш! Бер тавыш-тын чыгар! 

Ир планшетыннан башын күтәрде, әле әрсез күгәрченгә, әле тын гына утырган өстәлдәшенә карады. Йөзендә елмаю күренде. Карт тиз-тиз тел очындагы сорауларын тезде:

– Әти-әниең исәнме? Әйбәтме?

– Исән-сау.

– Атың ни, улым?

– Илнур.

– Алай... Туристлар элек безгә килмиләр иде. Син каян килеп чыктың?

– Мин эш белән йөрим. 

Мосафир, шуны раслагандай, тавыш чыгарып алган планшетына киредән капланды. Инде күгәрченнәр өерләре белән килеп, өстәлне бассалар да, аны эшеннән аера алмаслар кебек.

Мөнир карт янә шөкер кылды. Менә бит, татарчасы бар икән! Әйбәт кенә аңлаштылар! Йөрәк турысын-куенын сыйпап куйды. Мосафир мәшгуль утырганда, чәйчегә эндәште, тегесе ялт кына бушаган касәләрне алып китте, яңаларына чәй тутырып китерде. Ул арада мәчет картлары берәм-берәм кузгала башлады, плитә җәелгән җирлеккә бәргән таякларның тык-тык тавышлары ешаеп аерылды. Карт чәйне мосафир алдынарак этеп: 

– Озаккамы? – дип сорады. Ни гаҗәп, егет планшетыннан аерылды.

– Берәр ай чамасы торам әле, – диде. Берничә йотуда чәен бушатты. Планшетын арка сумкасына тыгып куйды һәм картны аптырашта калдырып, нәкъ төрекләр төсле:

– Мөсәгыйтегез олса, качтым, – диде. Ягъни, «рөхсәт итсәгез, китәм».

– Киләсе җомгада кил. 

Мосафир җавапка, ни әйе, ни юк димәде, янә елмайды. Мөселманлыкта йөргән шәкерт күңеле кисәтеп тора лабаса: ачык йөз, елмаеп сөйләшү – садакага тиң. Карасу-зәңгәр төстәге букчасын аркасына асты да мәчеттән ераклашты.

Аңа чыннан кызык иде. Менә хәзер китмәсә, ныграк ачылып китеп сөйләшсә... Ипи-тозлык татарчасы белән исәнлек-саулык сорарлык төрекчәсен кушканда, рәхәтләнеп гәпләшер! Әмма нидер, үзе дә аңламады, бу «кызык» белән кызыксынуны киртәләде, тизрәк китәргә, таныш түгел шәһәр урамнарында адашырга этәрде. Инсаннары, сүзләре, мөнәсәбәтләре белән бөтенләй башка үз дөньясына инанычы нык аның. Бары тик, әлеге дөнья тышында калганнарны яратыргамы, алардан качаргамы, ераклашыргамы, якынаергамы – һәрвакыт төгәл бер карары юк. Карары, гадәттә, ихтыяҗдан чыгып туа. 

Мөнир карт өчен бер атна искитмәле озын тоелды. Һәр көн иртәнге намазын кылганда, мосафирның җомгага килүен Аллаһтан сорады. Намаздан соң үзалдына:

– Мәмләкәттән килгән... Нәкъ безнекеләргә охшап тора, татарчасы бар барын, никтер аз сөйләшә... Элеккеләр дә күп сөйләшмәс иде, – дип сөйләнде. Ятагына барып утыргач, якында гына торган өстәл өстеннән калын дәфтәрне хәтерләткән, шактый таушалган китапны үрелеп алды. Битләре коелып китмәсен өченме, ипләп кенә ачты, тигезле -тигезсез юллар булып яткан, иске имляда язылган җөмләләрне, дога әйткәндәй, көйләп укыды, ни гаҗәп, теленнән гарәпчә калимәләр түгел, татарча сүзләр төште. 

«Аллаһым кичерсен, буш җирләргә шушы михнәтле юлыбызны кыскача аңлатып, язып барам. Күңелемне, һәм аятьләр укып юатам, һәм шулар арасына түгәм. Авылдан чыгып киткәч, Кырымга поезд белән айга якын килдек. Менә шулай, Кырым җирләрен күрергә насыйп итте. Инде икенче ай үтеп бара. Күп вакыт җәяү йөрибез. Бер җиргә тукталсак, яныбызга килеп-китүчеләр күп була. Кайберләре безнең ерактан килүебезне белеп алса, хәзер җирлек җитәкчеләренә, әллә кемнәргә шикаять итәргә торалар. Шуңа күрә беркем күрмәсен өчен, юлларны чуалтырга тырышабыз. Көндезләрен урманнарда кача-поса агач төпләрендә утырабыз, төннәрен тик тормыйбыз, җәяүләп китәбез. Шушы Кырым җирен исән-имин үтеп, Кара диңгез буена барып җитәргә Аллаһым насыйп итсә иде, белмим, ул көннәрне күрербезме?..»

Мөнир карт икенче битне ачты, бераз тын алды. Җыерчыклы кулы белән ачкан битне сыпырып куйды, шуннан соң кабат укуын дәвам итте. 

«...Киткән вакытыбызда урын өстенә калган әтиебез Аллаһым ярдәме илә безне озатыр өчен капкага кадәр килде. Гыйлемле, мәшһүр затлар, әүкате бар кешеләр өчен мәҗлесләр җыйган йортыбыз янында кырыс холыклы әтиебез, бетәшкән, ябык гәүдәсе белән бердәнбер кызына сыенып басып калды. Фатихасын алып киттек, аның гозерен Аллаһым биргән гомерем беткәнчегә кадәр аяк астына салмам, кардәшләремне ата кебек кайгыртырмын. Әмма бичара апам, ялгыз башың, карт атабыз белән ничекләр михнәт тулы дөньяда баш чыгарсың?! Әүвәле юк, ахыры юк, бер сәләмә дөнья бу... Һәр таң атканда, шуларны уйлыйм, сезнең белән саубуллашып аерылышкан көнне искә төшереп сызланам. Үзәгем өзелә, әллә нинди караңгы, күңелсез уйлардан арынырга теләп, шушы юлдашымны укыйм, күңелемне түгәм. Сиңа Аллаһтан ярдәмнәр сорап догалар кылам. Ул сәхәрдәге кебек синең сөйләшүеңне беркайчан теләгәнем юк иде, шул капка төбендә безне озаткан яшьле күзләреңне яшергәнче, телгә килеп: «Мине калдырмагыз! Мине дә ияртеп алып китегез!» дисәң иде. Ә син әтиебезгә ябыштың. Югыйсә әтиебез, бик камил зат, безгә көч-куәтен янә бер күрсәтеп, синең китүне хуплады. Санаулы көннәрем калды, диде. Безнең өйдән исән-сау чыгып китүебезне күрергә теләде. «Бүгенге заманда Аллаһыга күңел биргән, гавам өчен хезмәт итүне мәсләк иткән, мәдрәсә-мәчет әһеле булганнарның нинди мәшәкатьләргә һәм михнәтләргә дучар икәне мәгълүм. Улым, җан кошына мескен адәмдер кафәс... Еракларга очыр җаныңны! Туганнарыңны сакла, харап итмәсеннәр. Син аларның өлкәне, гакылың, гыйлемең бар, иманың нык, алып кит аларны. Әүвәлгеләр китте, алар янына китегез, табыгыз юлын», – диде. Аның бөтен теләге, бәлки соңгы теләгедер дә, безнең исән-саулык. Әмма, Миңзифа апа, сине барыбер тыңлата алмады. Әти миңа ышанды. Мин исә, шушы галәмәт озын, михнәтле юлда 16 яшьлек туганымның чыдамлыгына гаҗәпкә калам, 25 яшьлек туганыма рәхмәтләр укыйм, ул үз гаиләсен кайгырта, минем гаиләмә дә күз-колак. Алар миңа түгел, мин аларга таянам төсле, чөнки уемда мөшкел хәлдә калган бичара, кадерле һәм сөекле туганым Миңзифа апа... Карт атамның капка төбендә борынгылар сүзен искә төшерүе... Хәтергә уелган кадәре шул.

Җан кошыга мескин адәмдер кафәс2,

Гакълыңа килгел, фәкыйрь, сән бер нәфәс3...

Ятма, торгыл, үтте, күргел кафилә4,

Бирмәгәйләр хисса һәргиз гафилә5...

Басмагыл юлыга рәһбәрсез кадәм6,

Башсыз юлы, үзе булгай көл-гадәм...

Рәхмәтең дәрьясыдин биргел өлеш,

Тугры юлга биргел имди хуш йөреш...»7 

2 Кафәс – читлек.

3 Нәфәс – сулыш, кыска вакыт.

4 Кафилә – кәрван.

5 Бирмәгәйләр хисса һәргиз гафилә... – бирмәсләр өлеш һич тә гамьсезләргә.

6 Басмагыл юлыга рәһбәрсез кадәм... – юлга җитәкчесез, башлыксыз аяк басма.

7 Шигырь сүзләре - Мөхәммәдьяр, «ТӨХФӘИ МӘРДАН»нан. 

Укый-укый ятлап бетергәнгә, кайсыбер сәхифәләрне күңеленнән сагышлы бер көй белән әйтте. Гүя, таң якынлашып килгән мәлдә, ниндидер бер урман читендә, серле аксыл зәңгәр төстәге томан күтәрелгән аланлыкта ташка аркасын терәп утырган, арып йоклаган юлдашларын каравыллаган бабасының йомшак тавышы ишетелде.

 «Юлыбыз никадәр авыр икәнен аңлатып бетерергә, язып бетерергә кулымдагы Коръәни-Кәриминең буш җирләре җитмәс. Һаман олы туганыбызны калдырып, дөрес эшләдекме дия, йөрәгем сызлый. Дәгъвалы хисләрем заманны каргый, бик мөкатдәс нәрсәләрдән ераклашабыз төсле. Ераклашкан саен, балачактан бирле өебездә күргән инсаннарның кайчак ыгы-зыгы куптаруы, кайчак ипле генә нәсыйхәт тыңлаулары, аш ягында пешкән камыр ризыклары исе, кайнар чәй тәме, түшәк-ятак урыннарының пөхтәлегенең кадере арта бара. Болар барысы тормышыбызның бик вак нәрсәләре тоелганга күрә, болай язуым ваклык төсле. Туган өемнең ышаныч-куәт бирүен ничек аңлатыйм... 

Аллаһым кичер, шул солтан җирләренә барып җитүебезне өмет итеп, кирәгеннән артык сабырсызланам, тәкъдиремнән качып котылырга тырышам, ахры. Сабырсызлыгым өчен бер җәза төсле, юлыбызның очыкырые күренми. Тизрәк барып урнашсак иде, тизрәк сине кайтып алу җаен тапсак иде. Аннары, бер заман җитәр, барыбыз бергә кире кайтырбыз, Аллаһы боерса. Ләкин әле һаман Кырым җирен узып китә алганыбыз юк. Алдан хәбәрләшеп куйган берничә адәм бар иде, аларны туры китерә алмадык. Көн саен яңа бер карар кабул итү хәлендә калабыз. Нишлик, башка чарабыз юк. Кире кайтырга уйласак, кайтып җитә алмабыз. Бәлки Кырымда калыргадыр? Әмма бер таяныр кешебезне, ышаныр бер танышыбызны юлда очрата алган юк. Алар да безнең кебек кайсы кайда, типкедә йөри, ахры. Диңгезгә күпкә якынрак булырга тиеш, үзебезне шулай юатабыз...» Чираттагы сәхифәсен ачканда карт, дулкынланудан, китабын аздан гына идәнгә төшереп җибәрмәде. 

«Диңгезгә җиттек! Ерак түгел авыл кешеләре белән кача-поса сөйләшеп, яхшы гына түләү бәрабәренә безгә ярдәм итәрлек берничә адәмне таптык. Кара диңгез буенда көймә ялладык. Кырым җиреннән аерылып, яр буеннан ераклаша баруыбыз авылдагы капка төбен искә төшерде, диңгез дулкыннары Миңзифа апаның яшькә тулган моңсу зәңгәр күзләрен хәтерләтте. Капка төбендә әйтелгән бәхиллек сүзләрен кабатлыйм. Бәхил бул, әти! Бәхил бул, Миңзифа апа! Бәхил булыгыз!

Аллаһыма мең шөкерләр, көймә белән Трабзон шәһәренә исән-имин чыктык. Трабзонда идарәче кебек кешеләргә хәлебезне аңлаттык. 300дән артык чакрым ераклыктагы Самсунг тарафына юлладылар. Анда татар мөһаҗирләре бар, диделәр. Анда 15 көн-фәлән тордык. Тирә-як таулык, чәчәр-урыр өчен басулык җир юк. Җир булмагач, нишлик, китәргә теләдек. Безне Төркиянең үзәгенә таба, Бурса шәһәренә караган Карачабәй җирләренә юлладылар. Самсунгтан 800 чакрым ераклыкта, диделәр. Менә шулай, солтан җиренә баскач та, газаплы-михнәтле юлыбызның очы-кырые күренми әле. Безнең кебек ары сугылып, бире сугылып йөргән татарларны очраттык. Кайберләре белән бер төркемгә әйләндек. Кемнәр кайда ничек тукталган, сораша-сораша бераз мәгълүмат тупладык. Аннары барлы-юклы мал-мөлкәтне кабат җыйдык һәм Карачабәйгә киттек...» 

Мөнир бабай шулай һәр көн, китапка кулдан язылганнарны, бәлки инде гомерендә йөзенче мәртәбәдер, укый-укый, җомганы көчкә җиткерде.

Көн-төн интернет аша милек сату эшендә кайнаган Илнур өчен җомга бик тиз җитте. Үзе яшәгән кунакханә каршындагы мәчеттә ара-тирә намаз кылды. Җомгага янә шунда, ләкин соңлабрак керде. Ул чыкканда инде карт нәкъ үткән атнадагы кебек чәй эчәргә хәзерләнгән, әмма уе гына чәйдә түгел кебек, һәр чыккан кешегә күз салып утыра иде. Көтә, димәк. 

Дүртпочмаклы экран дөньясыннан тәүлек дәвамында эш, акча, дус казанган кеше өчен мәчет каршында көпә-көндез чәй эчү, болай гына, планшетсыз утыру акылга сыймаслык бер гамәл тоелды. Бүлмәсеннән ашыгып чыкканга күрә эш коралын алырга онытты. Тизрәк бүлмәсенә кайтасы иде, уңайсызланды. Карт аны күрүгә чәйчегә эндәште, тагын бер чәй китерергә боерды. Егетләрчә җитезлек белән мәчеттән сөйләшәсөйләшә чыгып барган берничә кешегә хәбәр салды:
– Татар мосафирым бар! Мәмләкәттән килгән! Тегеләре ихластан елмайды, 60 яшьләрдәгесе аерылып калды. Төрекчә:

– Күзебез айдын олсун! – дип, яннарына килеп утырды. Ягъни, «Теләгәнебезгә кавыштык, хәерле булсын!» – аннары татарчага күчте: – Ни хәл, Мөнир абый? Әйбәтме? 

– Әйбәт кенә. Менә, мосафирыбыз бар. Казаннан килгән.

– Шулаймы?! Мин Салих булам. Мосафир белән кул бирешеп күрештеләр. Бабай таныштырып торды.

– Аты Илнур, әти-әнисе мәмләкәттә икән, саулар. Үзе эшкә килгән. Ир күзләрен чекерәйтә төшеп карап алды.

– Хәзер килгән-киткән күп инде, Мөнир абый, – дип, бераз саграк кеше икәнен сиздереп куйды. 

– Алай дисеңме... Аннары утырыр утырмас яңа танышын онытты төсле. Мәхәллә хәлләренә күчте.

– Кара, Мөнир абый, кичә җеназага бара алдыңмы соң?

– Җеназа бар идеме?

– Теге, авылда бабалары кибет тоткан Курыкмас Фәйзинең абзыйсы бар иде бит... Исемен оныттым...

– Ә-ә-ә... Фәхриме? Шул вафат иткәнме?

– Юк. Шуның олы кызының кияве татар иде, шул мәрхүм, авылга алып кайтканнар. Әтисе Юзгат тарафыннан килгәннәрдән иде. Алар Истанбулда яшәделәр. Белмисеңдер?.. 

– Беләм. Нигә белмәскә?! Ул бит безнең авыл килене Шәмсиянең абыйсы була. Яшьрәк чакта бәйрәмнәрдә күрешә идек. Тукта, ул бит әле яшь! Җитмеш тә юктыр.

– Йөрәктән, ди, теге ковид белән чирләгән булган, ди.

– Алай дисеңме?! Зәхмәт! Күпме кешене харап итте. Мәүли дә шуннан китте, Җәффар да... Мәкамнәре нур булсын, Аллаһ рәхмәт әйләсен.

– Амин. Иртә киттеләр шул. Нык кына йөргән җирдән. Абзый, син элеккеләрне әйбәт хәтерлисең бит. 

– Хәтерлим! Вай-вай, әүвәле шундый картлар бар иде! Мәмләкәттән килгәннәр барысы эреләр, гайрәтлеләр! Бишмәт кияләр иде. Бишмәт кигән картлар иде, кайсы берсен сөйлим... Безне, бала-чаганы яңгыр килә башласа: «Күкри бабай килә, качыгыз!» дип куркыталар иде. И-и-и... Шуңа ышанып куркып кача идек... – Салих Мөнир картны бүләргә кыймады, тыныч кына чәй эчүен дәвам итте. – И-и-и... Әүвәлге картлар... Йөз чакрым түгел, мең чакрымны җәяү үтәрлек картлар бар иде. Бер картлар бар иде, бер картлар! Вай-вай, акылың хәйран калыр! Авылда берсе атына арбасын җиккән, шуннан өеннән хатынын, баласын алып чыгып утырткан, Казанга кайтып киткән! Сагынуга, җирсүгә түзә алмаган. Карс шәһәреннән, Азәрбайҗан аша ат белән мәмләкәттәге авылына кайтып килгән. Казанда мәдрәсәдә укыган, гыйлемле иде. Вай-вай, аңлата иде кайтуларын, кире килүләрен... «Моннан кире кайтырга җыенганда атыма: «Җәһәтрәк кылан, кире әйләнеп кайтасы да бар!», – дип шаярткан идем, фәрештәләрнең «Амин!» дигән чагына туры килдеме, кабат чыгып киттек Казаннан. Кая анда яшәү, инкыйлабчылар басып алган бөтен җирне!» – дия иде... Ә бер заманнар, җир тетрәгәч, Төркиядәге татар авылында өйләргә шактый зыян килде бит. Бер татар картының өе ишелгән икән, дәүләт хезмәткәрләре килгән. «Ничек ярдәм итә алабыз?» – дип сораганнар. Бу: «Ихтыяҗы булганнарга ярдәм итегез. Өйне үз кулларым белән салып керермен», – дип әйтә икән. Ихтыяҗы булганнарга дигән, үзенең бер дә ихтыяҗы юк кебек... 

Салих аның акрын гына кеткелдәвенә кушылып көлде. Аннары: – Мөнир абый, әнә, теге урамда, – ул кулын сузып, мәчетнең уң тарафындагы тар урамнарга күрсәтте, – ике кибете бар иде. Көнбагыш, коры җимеш сата иде. Без бала чакта йөри идек. Әллә кем абзый...

– Гайфулламы? Бер күзе кысык булганга «Кысык күз» дип йөрттеләр аны.

– Әйе, әйе! Шуның торыны өйләнә, ди. Бу атна соңында туй ясыйлар. Авылдан бөтен кешене чакырган. Син дә кил, Мөнир абый! 

– Кайда була икән соң?

– Шәһәр паркында, яңа ачылган ресторанда.

– Ерак икән, анда ук барып җитеп булмас. Картайдык инде...

– Ни картаю! Авылдагы 90 яшьлек Нәзифә апа әйткәндәй, туйдан тукмак та калмый. Үзе дә йөреп тора, машалла. 

Илнур боларның гәпләшүен башта тыныч кына күзәтте. Аннары уйга калды. Кем үлгән, кем өйләнә – берсен белми, нигә кирәк болар?! Картлар үткәненә тотынган, яшьләр – киләчәккә. Китәргә, таныш түгел шәһәр урамнарында адашырга. Адашу халәте маҗарасын татырга. Әнә карт ничәнче мәртәбә инде куенын капшап куйды, эсседә, кояш астында утырганчы, өенә кайтса әйбәтрәк тә соң... Ярый, беренче булып үзенә китәргә кирәк.

– Мөсәгыйтегез олса, качтым, – дип, янә төрекчә саубуллашты. Аны карт татарча:

– Киләсе җомгада күрешербез, – дип озатты.

Мосафир «ачык йөз садакасын» елмаю аша мулдан өләште дә юкка чыкты.

Карт өенә кайткач, пөхтә итеп җыештырылган бүлмәсенең тәрәзәсен ачып куйды, өс-башын алыштырды. Ачык тәрәзәдән озын-озак итеп сузылган азан тавышы яңгырап керде, карт акрын гына икенде намазына әзерләнергә кереште, тәһарәт алырга юнәлде. Намазын кылып бетергәч тә утырган урындыгыннан торырга ашыкмады. Бераз дисбе төймәләрен чикте, аннары өстәлгә куйган китабына үрелде. Һәм укуын дәвам итте.

«Карачабәй җирләренә килеп җиттек. Казан татар мөһаҗирләрен урнаштыру турындагы рәсми кәгазь эшләре тәмамлангач, җирләрне күрсәттеләр. Җир дип өмет иткәнебез, сазлык икән, черкиләр шул сазлык өстендә кара болыт кеби. Чарасызлыктан башыбызга килгәннәрдән, озакозын юл газапларыннан тәмам йончып беттек. Тегеләй уйладык, болай уйладык, яшәмәле җир түгел.

Юлга әллә никадәр масраф чыкты, мәмләкәттән китергәннәр бетте. Бездән алда килгән татарлар киңәше белән, кире Бурсага килдек, солтаннан ярдәм сорап яздык. Бездән күпме кеше килгәнне белештеләр. Уналты кеше булуыбызны җиткердек. Шуннан соң унҗиде «сары лира» күндерделәр. «Сары лира» дигәне Солтан Мәхмәт бишнең тәхеткә менүенә ун ел тулу мөнәсәбәте илә басылган 7,2 грамм авырлыктагы алтын тәңкәләр иде. 
Аллаһыбызга мең шөкерләр әйтеп, солтанга озын гомерләр теләдек. Бик сөендек. Исән-сау гомер итә башлавыгызга өмет килде. Әмма бер әйбергә игътибар иттек. Бер алтын артык иде. «Ялгыш җибәргәннәр» дигән уйга килдек. Башкалар хакына керә алмыйбыз, ап-ачык. Башкалар хакын ашаудан Аллаһым сакласын. Безгә кадәр Төркиягә килеп урнашканнардан, әтиемнең кардәше Бурсага солтан хакимияте кешеләренә бер алтынны кире тапшырырга китте. Тегендәгеләр: «Бу заманда бу кадәр дөрес адәмнәр бармы?!» – дип хәйран калганнар. Үзләре озак та үтми кире унҗиденче алтынны кабат китереп бирделәр безгә. Аннары Искешәһәрдә поезд станцияләре тирәсендәге мәхәлләдән җир күрсәттеләр. Бу юлы башка борчуга төштек: «Поездлар еш йөри, тегеннән-моннан килүчеләр күп. Коммунистлык тиз килер бирегә. Иң яхшысы, без агар суы булган җир сорыйк, шундыйрак бер урынга урнашыйк». Шуннан соң безнең кебек үк мөһаҗир карачайлар корган ундүрт авыл уртасына, туган ягыбызны хәтерләткән елга янындагы җирлеккә урнаштырдылар...» 

Янә җомга җитте. Бу юлы Мөнир карт намазны мосафиры белән бер рәткә басып кылды, чәй эчәргә янына башка кешене чакырырга ашыкмады. Бары егетне кайгыртты, чәй китертте.

– Минем бабам Шакирҗан исемле. Аның әтисен белмим, әнисенең исемен беләм. Кем әле?.. Ни... Китапка язылган. Бабамнар мәмләкәттән өч кардәш чыкканнар. Берсе әле бала икән, өйләнмәгән, ул ияреп килгән. Юлда, Кырым туфракларында күп зәхмәт чиккәннәр. Әтием аңлата иде. Галәмәт кыенлыклар күргәннәр, мескеннәр. Инкыйлабчылардан качканнар, авылда кала алмаганнар инде. Дин бетә дип, динчеләрне харап итәләр дип чыгып киткәннәр.

Карт 120 еллык, кулдан кулга, буыннан буынга күчә килгән, мөһаҗирлек шаһитен ипләп кенә куеныннан чыгарды.

– Бабам Шакирҗан бу Коръәнне үзенең куенында яшереп китергән. Ни кара урманда, ни такыр юлда онытып калдырмаган, ни сулар кичкәндә җуймаган. Коръән-хафизлыгы көчле иде, иске төрекчә белән Коръәннең чит-читләренә башларыннан кичкәннәрне язып барган. Кайчан, ничек авылдан чыгып киткәннәрен. Кемнәр белән очрашканнарын. Кемнәр белән мөһаҗирлектә йөргәнен, Төркиядә авыл салганнарын. Әүвәлге картларны язган... Бабамның хатирәләрен Коръән саклый. Бер гасырны кичте инде. Башта әтием кулында иде, аннары миңа күчте. Хәлем әйбәтрәк көннәрдә рухларына багышлап хәтем чыгам, шөкер. Алай да... Ана карыныннан килдек базарга, кәфен алдык, китәбез мизарга. «Үлсәм-нитсәм, хатирәләрем», – дип, Коръәнне сакларга балаларга әйтеп куйдым... 

Илнур шактый тузган, һәр бите, һәр буш җире иске имлада язылган җөмләләр белән тулы басма китапны бер ачты, бер япты. Бабай өчен никадәр кадерле ядкарь булуын чамалады, аңлады. Кебек.

– Баштарак мәмләкәт белән хат алышып торганнар, элемтәләр өзелмәгән. Безнекеләр көннәрдән бер көнне кайтырбыз, дигәннәр. Соңрак килгән мәктүпләр белән өметләре киселә барган. Фотоларда күренә, мәмләкәттә калганнар гел утырып төшкәннәр, ә мондагылар – аякта. Үзара шулай аңлашканнар. Кем рәхәт һәм тыныч яшәсә... Мөселманлык өчен газап чиктермәсәләр... Дин сәбәпле золым кылмасалар... Аякта төшсен. Киресе, икән, утырып. Әй, дөнья, ниләр бар! Ниләр булды! 

Сәламнән соң бер сүз эндәшмәгән, алай да картның сөйләнүен ипле генә тыңлап утырган егетнең, ниһаять, теле ачылды:

– Мөнир абый, чәйләрегез өчен рәхмәт. Иртәгә Казанга китәм.

– Бабам мәмләкәтне бик сагынды, кайта алмады. Әтиемә, миңа да күрергә насыйп итмәде. Шушы мәмләкәттән килгән Коръән кайтсын. Балаларым өчен истәлекләрне төрекчәгә әйләндереп күчердем, тапшырдым. Ә бу китапны... Казанга алып кайт. 

Юл кешесе мондый хикмәтле йөк белән йөри алмас. Әле юлда тикшерәнитә калсалар, ничек кенә бәйләнерләр. Шуңа күрә китапны алмаска карышты. Әмма карт үз сүзеннән кире кайтмады.

Илнур Коръәнне икенче көнне, юлга чыгып китәр алдыннан, мәчет эчендәге башка китаплар торган киштәгә куеп калдырды. Изге китапны укырга өйрәнүчеләр киштәсе иде, ахры. Соңгы елларны гына нәшер ителгән төрле-төрле Коръәннәр тезелгән, зурысы, кечесе дигәндәй... 120 еллык мөһаҗир Коръән алар арасында төссезлеге, искелеге белән бөтенләй күзгә чалынмас кебек. Борынгылыгы, тарихилыгы, хатирәләре белән бергә киштәнең бер почмагына сыенып калды. 

Һәр нәрсәнең тормышта бер кыйммәте бар. Бу кыйммәт бары тик аңар ихтыяҗ туганда уртага чыгар, диюләре хак. Илнур бер ел тулар тулмас, кабат шушы ук мәчеткә килде. Мәҗбүр. Хәзер аның хассияте мөһаҗирләр оныгы хатирәләренә якынрак, чөнки күчмә халәт кичерә.

Теге вакыттагыча, акрын гына чәй эчеп утырганнардан Мөнир картны сораштырды, «Аллаһының рәхмәтенә кавышты», – диделәр. Ашыгып, мәчеткә керде, китаплар торган киштәне карады, эзләгәнен таба алмады.

Нигә хәзер юлларга аны?! Вакытында картның гозерен ике дә уйлап тормыйча киштәгә күмдең. Китапны тапсаң, хәзер бу гозерне үти алырсыңмы?! Ярымцифрлашкан аңы бәхәскә керде, үзенекен тәкрарлады: «Дөнья алдынгы технологияләр эрасына аяк басты, яңа буын язмышында Мөнир картның бабалары күргәннәр кабатланмас, технологик заман юл куймас, иртәгә-бүген барысы хәл ителер әле».

Мөнир карт белән чәй эчкән агач өстәлгә килеп утырды, җеназаханә тәрәзәсендәге карлыгач оясы күзенә чалынды. Аста – җеназаханә тынлыгы, өстә – оя тулы тереклек, чырык-чырык иткән кошчыклар тавышы.  

Шул ук вакытта картның соңгы сүзләре колагында яңгырагандай тоелды.

– Минем әнием аңлатыр иде, бабамнарның телсез кардәше калган. Чикләр ябылгач, хатлар бөтенләй киселгән. Телсез кардәшләренең хәлен белә алмый дөньядан кичтеләр. Бәлки, шул телсез кардәшләренең балалары, оныклары бардыр, чөнки аның кияүгә чыгуы турында хәбәрне алганнар. Бер Аллаһ белер, ничек яшәгән. Бабам куенында саклап китергән Коръән апасыныкы бит, юлга чыгар алдыннан ул биргән аны. Кайтсын ул мәмләкәткә, кайтсын... 

Мөнир карт барысын хәтерли иде. Ә яңа мөһаҗирлек зиһеннәргә нинди эзләр салыр?! Балалар, җир читенә китүләренә карамастан, татарча сөйләшеп, дога кылып, бабаларын искә алырмы?! Яңа мөһаҗир куенында тормыш юлының иң кыен, хәтәр, көтелмәгән борылышларын кичкәндә, авырлыклардан йолып, упкыннарга очудан саклап кала алырлык, торыннарына кадәр барып җитәрлек бер көч бармы?! Илнур Мөнир карт төсле куенын капшап куйды. Куены буш дисә... Буш түгел. Авылга кайткач әбисеннән ишеткәннәр белән тулы: «Бабамның үги әнисе бик тәрбияле, бик мәрхәмәтле, әмма телсез булган, диләр. Минем аны үземнең күргәнем булмады, мин туганда үлгән иде инде. Бабам, беренче хатыны үлгәч, өч бәләкәй баласы белән тол калган. Күрше авылда телсез хатынның беркемсез, ялгыз яшәгәнен ишеткән. Кемдер кызганган, ди, кемдер электән атасын белгән, ди. Кыскасы, барган да алып кайткан. Зифа әби бабайны һәм аның ике туганын үз әнкәләреннән ким бакмаган дип сөйләнәләр иде. Син, улым, тап ул картны, сөйләш. Бәлки Зифа, шул Миңзифадыр...» 

Теге вакытта, мосафир киткәнгә берничә атна узган иде, мәчет имамы җомга намазыннан соң сүз алды:

– Җәмәгать, таралышмый торыгыз әле. Ике белдерүем бар. Беренчесе, күрше мәхәлләгә кагылышлы. Җәмигъләрен сүтмәкчеләр, мәхәллә халкы аптырашта. Бер тиле коега бер таш атса, кырык акыллы чыгарта алмаган, диләр бит. Шуның кебек, берсе, мәчеткә терәтеп: «Минем җирем, ничек телим, шулай кулланам», – дип, 3 катлы күңел ачу-сәүдә йортын салып куйды да, җәмигъ ихтыяҗларына кирәкле эшләр башкару кыенлашты. Шикаятьләр килә икән. Эш шунда ки, хәзер мәчетне сүтеп, мәхәлләдәге җир белән бәйле һәр мәсьәләне хәл итмәкчеләр. Белеп торыгыз, дип, әйтүем, күрше мәхәллә халкы риза түгел, бик нык аптырашта. 

Намазга җыелганнар гөрләшеп алды. Адәм баласына һаман җир җитми! Менә галәмәт заманнар җитте! Җаһиллек!8 Имансызлык! Хәзрәт, кулын күтәреп, сөйләшүне туктатты, кабат сүз башлады:

– Тагын бер белдерүемне тыңлагыз. Намаз кылучылар арасында татарлар бардыр. Берегез Коръәнен онытып калдырган. Бактым, бик иске китап. Петербургта басылган. Эчендә иске төрекчә язулары бар. Кыйммәтле язулардыр дип төшендем. – Имам кулындагы Китапны өскә күтәреп күрсәтте. – Без башта Коръән укырга өйрәнүчеләр китергәнме, дигән идек. Сораштырдык. Юк, икән. Коръән кемнеке, яныма килсен. Хәзергә сүзем тәмам. 

Мәчет ишек төбендә үк диярлек торган Салих, Коръәнне элегрәк күргәне булганга күрә, тиз танып алды. Чыгарга ашыккан халыкны ерып, араларыннан бәрелә-сугыла, хәзрәткә таба ашыкты.

– Хуҗасы, Аллаһ рәхмәт әйләсен, абзыем була. Күптән түгел бакыйлыкка күчте. Олы кеше, аерылырга теләмичә, гел үзе белән йөртер иде. Куенына кыстырып, мәчеткә алып килер, шуннан укып аңлатыр иде.

– Әфәндем, җеназаханә тәрәзәсен ачтырмаган, ике тарафына язу ябыштырган, шулай итеп карлыгачларның оясын саклаган абзыймы әллә ул?!

– Әйе, әйе!

– Аллаһ рәхмәт әйләсен!

– Амин. Хәзрәт, китапны миңа бирсәгез, күз карасыдай саклармын. Балаларына әманәт итәрмен. Салих китапны сак кына куенына тыкты һәм мәчеттән чыгу ягына таба атлады.

Тәрәзә өстендәге йомры балчык оядан дөнья кочагына талпынган дүрт кошчыкның бер-бер артлы башлары күренде.
 

"КУ" 02,2024

Фото: unsplash

 

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев