Проза
-
12 май 2026 - 13:00
Таякка калганнарны аяклы итәрбез (хикәя)
Яшьли сөешеп кавышкан, унөч ел бер түбә астында гомер иткән Марселе, моннан дүрт ел элек якыннарын аяусыз язмыш кочагына ташлап, каладагы сөяркәсе Эльза янына чыгып сызды. Хыянәтче ирнең алма кебек хәләл җефетен зар елатып китеп баруы күңелсез хәл булса, унике яшьлек улына зирәк ата тәрбиясе бик кирәк чагында, аны “әти!” дип әйтүдән мәхрүм итүе - үсмерлеккә яңа аяк басып килүче ир бала өчен чын фаҗига, үз баласының аркасына пычак кадауга тиң хурлыклы гамәл иде... -
12 май 2026 - 09:00
Кабахәтне дә яраталар (повестьның дәвамы)
Ятмады... Тернәкләнү үзәгеннән өч хәрбине Петербург госпиталенә озаттылар. Бәлки анда абыйның тән ярасы белән җан ярасы да төзәлер. Ул кабат тормыш атының ялына чатырдап ябышса, без нинди бәхетле булыр идек! Ходаем, сиңа ялварам, кайтар аны элеккеге халәтенә! Көч-дәрт өстә, караңгы дөньясына яктылык сирпеп, хыял белән бает! Күргән мәхшәрләреннән арындыр! -
11 май 2026 - 13:00
Талисман (хикәя)
Бөтен дөнья телевизорлар каршында тынсыз калды. Әрмәнстанда җир тетрәгән! Араикның туган шәһәре Спитак тәмам хәрабәгә әйләнгән. Күп меңләгән корбаннар! Имгәнүләр! Фаҗига коточкыч. Газеталар фаҗига урыннарыннан репортажлар белән чыга. Йа Хода! Араик! Араик югалды. Зөлфия начарын уйламаска тырышты... -
11 май 2026 - 09:00
Кабахәтне дә яраталар (повесть)
Челәннең күзендә кабынган ут чаткысы миңа да чәчрәде. Яратам да соң хыялыйларны! Кайчакта алар канатсыз кошка охшый. Күкләр иңлим дип, әй, талпына мескенем, әй, талпына, әмма җирдән ары китә алмый. Ә күңел биек-биектә, аңа канатлар кирәкми, аны хыял күтәреп менгезә. Артык очынсаң кояш Икарныкы кебек каурыйларыңны көйдерер-яндырыр да бәлки. Азагы ни белән бетәр дип уйласаң, хыялланма гына инде син! -
10 май 2026 - 09:00
Саташкан кәккүк (романның дәвамы)
Ул көнне урам чатларындагы баганаларга куелган зур картон рупорлардан беренче радио тавышын тыңларга төркем-төркем булып кешеләр җыйналды. Беренче радиотапшыру булачагы халыкка алдан хәбәр ителгән иде. -
8 май 2026 - 13:00
Көзге (хикәя)
— Кунакка кереп чыгыгыз бер... Мин шушы йортта торам. Ялгызым. Өченче катта. Унөченче фатирда... «Юк инде, кызыкай. Кырыкка җиткән абзаң белән шаярма инде син!» – дияргә дип авызымны ачтым, әмма телем бөтенләй бүтән сүзләр әйтте: — Күрше хакы – тәңре хакы. Чакыргач, кермәү ярамас. Кайчан соң? Кинәт бар гәүдәмне калтырау биләп алды. Соңгы тапкыр мондый куркумы, әллә сөенүме булган шушы хисне мин кайчан кичердем соң әле? -
6 май 2026 - 09:00
ЯРСЫЙ-ЯРСЫЙ КАНАТ КАГЫНЫП... (повесть)
Ел фасылы гына димә, гомернең дә көзе җиткән икән шул. Урам тып-тын. Машина гөрелтесе колакка чалынмады... «Кайтмадылар! – дип куйды ул үзалдына. – Бүген дә кайтмадылар». -
5 май 2026 - 13:00
Туй алдыннан (хикәя)
Син тыңла инде мине, күрше. Истәлегем, төсем итеп тегеп бир кызларыма күз явын алырлык матур күлмәк. Сөендер сабыйларны, соңгы әманәтемне үтә... -
5 май 2026 - 09:00
Саташкан кәккүк (романның дәвамы)
Ә менә Кәлимулла бабайның каберен белми Солтан. Кая җирләнгәндер, аны хәтта әтисе дә, шул тирәдә булырга тиеш, дип, гөманлап кына әйтә торган иде. Каберләрне йөреп чыккач, Солтан, Газиз Әлмөхәммәтовны үзе белән янәшә бастырып, «Ясин» сүрәсен укыды, әрвахлар рухына дога кылды… -
4 май 2026 - 17:00
Урын (хикәя)
- Сезне, сеңлем, берничек тә ала алмыйбыз. Урын юк! Сәлимәнең йөзе үзгәрде. Бар хыяллары чәлпәрәмә килгәнгә, менә-менә күз яше бәреп чыгар төсле. Ә Зәбирнең гарьләнүе чигенә килеп җитте! Кәләше алдында шул тиклем мәсхәрәгә калды бит... -
4 май 2026 - 13:00
«Эскәмия» (хикәя)
Юан хатын автобус бусагасына менә алмый изалана. Тегеләй итеп карадылар кодагыйны, болай итеп карадылар — утырта алмыйлар. Инде бу кодагыйның кайтып китмичә торып калу ихтималы килеп чыга башлады... -
4 май 2026 - 09:00
Боссоойко (хикәя)
Ул, калкынып, землянка ярыгыннан күз ташлады: алан уртасында канга манчылган, авыр яралы унике яшьлек төпчек улы Гарифулла ыңгыраша иде. Нәрсәдер өзелде. Йөрәге атылып чыгарга җитешеп тибеп алды да киселгәндәй тын калды... -
3 май 2026 - 17:00
Алаңгыр корбаны (хикәя)
Матур гына утырышуларыбызны хәвефле хәбәр чәлпәрәмә китерде: шәһәр наркоманнары әфьюн ясау өчен мәк җыярга авылларга таралган! Һәр ихатага сугылып, бакча саен үсемлек кишәрлекләрен тентеп баралар, түтәл-буразналарны таптап бетерәләр, ди – күрше-тирә салалардан ишетелгәли башлады. Зыян-зәүрәткә сизгер өлкәннәр сагаеп калдылар. Бакчаларында үскән мәкләрне йолкып, юк итәргә тотындылар... -
3 май 2026 - 13:00
Сәпит (хикәя)
Урам буйлап җилдергән сәпит артыннан елый-елый йөгерде Шәүкәт. Тик... тик ул куып җиткәнче сәпит инде текә таудан аска тәгәрәде... -
3 май 2026 - 09:00
Тәртипсез малай (хикәя)
Марат, коридордан ишетелгән шау-шуга колак салып, алдында яткан китап-журналларны читкәрәк этеп куйды. Тыштагы тавышның сәбәбен ачыкларга теләп, урыныннан кузгалган гына иде, бүлмә ишеге шар ачылып китте дә мәктәпнең беренче тәртип бозучысы Бариев Илһам килеп керде...