Арышларда көек исе (дәвамы)
Барысы да арбага утырдылар. Атлар аларны билгесез озын юлның беренче чакрымнарына алып кереп китте. Бу озын юл авылның шушы балаларын сугышның кайсы урыннарына илтеп атарын да, аларның кайсына нинди язмыш әзерләнгәнен дә беркем белми иде…
***
...Көнне уятучы таңның тәүге нурлары аларга да сәлам биреп узды.
Булатның кочагында чалкан яткан Ләйләгөл, төссезләнә башлаган
йолдызларга карап торганнан соң, уфтанып пышылдады:
– Бездән нидер китте...
– Юк, Гөлкәем, – диде Булат кабаланып. – Китмәде... килде...
килде генә...
Ләйләгөл сүзне дәвам итмәде, хәлсез генә торып утырды. Күлмәк
итәкләрен аска тартып, тезенә төшерде. Булатка кырын утырган
җиреннән, борчулы кыяфәттә башын ялт итеп аңа борды:
– Их, Булат! – Бу эндәшүдә һичничек аңлата алмаслык тирән ачыну
яңгырады.
– Әйт, Гөлкәем, ни телисең? – дип өзгәләнде Булат.
– Бик еракта калды шул теләкләр... Их, их!!!
Ләйләгөл читкәрәк үрмәләде дә тәгәри-тәгәри ярсып еларга
тотынды. Бу әллә нинди аяусыз елау, аяусыз тәгәрәү иде. Булат нишләргә белмичә аның әле бер, әле икенче ягына чыкты, ахырда
киек җәнлекне эләктергәндәй ике кулы белән кочып алды.
– Гөлкәем, тынычлан, зинһар... Без – бергә! Син үзең әйттең...
Аңла: ни булса да, аерым яшәү юк безгә!...
Ләйләгөл еш-еш сулыш алып, аның әйткәннәрен йөрәге аша кабул
итте, кул сырты белән күз яшьләрен сөртте. Булат аның аркасына
үзенең пиджагын салды. Ләйләгөл кызганыч тавыш белән ялварды:
– Яшьлегемнән аерылырга ирек бир миңа!..
Булат алсу шәфәкъ ягына борылып, читкәрәк китте. Дөнья бу ике
яшь җанның бәхетле дә, фаҗигале дә гомер юлларына таң нурларын
сипте. Бу җаннарның беренчесе күтәрә алмаслык газапларны
күтәрергә тәүге талпынышын ясый иде. Икенчесе миллионнарча
бәндәләрнең гомерләре өзелә торган, язмышлар, хыяллар, кан, үлем
давылында дөрләп янган җәһәннәмгә китәчәк иде…
***
Бүген авыл кырмыска оясы шикелле кайнады. Кичен нардумда
егетләрне озату уңаеннан җыр-биюләр, күмәк уеннар булачагын
бала-чага һәр өйгә кереп хәбәр салды.
Мәдинә белән әнисе табынны мул әзерләгәннәр иде. Иртәгә бергә
китәсе якын дуслары Салихҗан, Мирзаһит, Мөҗип, күршеләре
Исламгали абый керде. Борһан, башка туган-тумача җыелды.
Гармунын тотып, Әнвәр дә килеп җитте. Әнисеннән рөхсәт алып,
стаканнарга яртылаш кына ачы бал тамызгалагач, мәҗлес бераз
җанланса да, Булатның күңеленнән моңсулык китмәде. Аның турында
матур сүзләр әйттеләр, сугыштан исән-имин кайтуын теләделәр.
Ул сайрыйсы килеп тә сайрый алмаган былбылдай башын селкеп,
кат-кат «рәхмәт»тән башка сүз әйтә алмады. Исламгали абыйсы аңа
теләкләрен җиткергәч, үтенечен дә белдерде:
– Синең җырлавыңны беләбез, бөтенебезгә истәлеккә «Кошлар
кебек»не калдыр инде.
Булат әтисе белән әнисе алдында җырлаганда да, спектакльләрдә
уйнаганда да нишләптер ояла иде. Әнвәр яраткан көен сыздырып
җибәргәч, коңгырт күзләре яктырып китте. Ул кыенсыну-оялуларын
онытып, җыр башлады:
Һаваларда очкан кошлар кебек
Ярсый-ярсый канат кагынып,
Туган илем, кайттым мин талпынып,
Күз нурларым сезне сагынып.
Булат әле беркайчан да, хәтта республика үзешчән смотрларында да
болай ачылганын сизгәне юк иде. Ул үзе яңгыраткан тирән моң эчендә бөтен дөньясын онытып йөзде. Әтисе белән әнисе аның җырлавын
елый-елый тыңлады. Булат артыннан Исламгали үзенең яраткан җыры
«Баламишкин»ны сузгач, бөтенесе аңа кушылды һәм мәҗлес үзенә
генә хас күңелле гөрләшү белән шактый озак дәвам итте.
Алар табыннан кузгалып урамга чыкканда, авылның әле бер, әле
икенче очыннан төркем-төркем халык нардумга таба ашыга иде.
Булатлар да шуларга кушылып, нардумга барып керделәр. Бинадагы
барлык эскәмияләр уртадан стена буйларына күчереп тезелгән, йөз
кеше биергә чыкса да, уртада урын җитәрлек иде. Анда кызлар,
егетләр бер-берсенең кулларына тотынышып җырлый-җырлый,
түгәрәк ясап әйләнә.
Нардум мөдире Әнисә, пионервожатые Фатыйма уртадагыларга
ял биреп, җай гына башкаларны уенга тартып кертәләр. Иң җаваплы
вазифа Ләйләгөлгә йөкләнгән. Ул урта яшьтәгеләрне уенга үгетләп
йөри, «ярар чыгам» дигән сүзләрен алмый торып, яннарыннан китми.
Менә авыл Советы рәисе Рамазан килеп керде. Ул өр-яңа зәңгәр
җилән, затлы кара чалбар, ялтыравык туфли кигән иде. Рамазан кереп
утыруга, каршысына бии-бии, колхозның сыер савучысы Нәзифә
белән Мофаваза китереп басты. Тик Рамазан башын һавалы гына
артка ташлады, аларның чакыруын кабул итмәде.
Уенны оештыручылар фронтка китүчеләрне ялгыз биюгә чакыра
башладылар. Аларга бүләкләр дә әзерләгәннәр икән. Кыстатып булса
да, егетләр биергә чыга торды, тик берсе дә Исламгалине уздыра
алмады. Ул дагалы хром итеген киеп килгән иде. Чүгә-чүгә, сызгыра-
сызгыра, моряк биюен башкарган өчен аңа тельняшка бүләк иттеләр.
Кемнәрдер мамык перчатка, китап, кулъяулык белән бүләкләнде.
Бию вакытында гыйбрәт алырлык хәлләр дә килеп чыкты. Әйтик,
Мөҗип автомашинаны бернинди курсларда укымыйча үзлегеннән
өйрәнгән егет, оста шофёр булса да биюдә сыната иде, биергә чыкса,
кызларның аякларына басып бетерә. Бүген Ләйләгөл белән Әнисә ике
кулыннан тотып биергә чакыргач, Мөҗип киребеткән үгез шикелле
башын болгады да нардумнан чыгып китте. Йөргән кызы Сәлимә
шундук аның артыннан атлады. Авылда Сәлимәнең оялчанлыгыннан
файдаланып, җай килгән саен үртиләр иде:
– Кайчан өйләнешәсез инде? – дип, бик җитди кыяфәт белән сорау
бирәләр.
– Без бит йөрмибез, – ди Сәлимә, тавышын сузып кына.
– Алайса син нишләп кичләрен гел аның янында соң?
– Иптәшкә. Күрше бит. Берүзе...
– Яратасыңдыр син аны? Кайнар мәхәббәттер әле арагызда, – ди
теге һаман үчекләп.
– Берни дә юк, – ди Сәлимә тыныч кына. – Болай гына йөрибез...
Халык эченнән генә елмаеп утырган арада Мөҗип белән Сәлимә ишектән килеп тә керде, уң як стена буендагы буш урынга янәшә
барып та утырды. Аларның бу йөрешен сабый балаларның уенын
күзәткәндәй тын да алмыйча караган халык гөрләтеп кул чапты.
Ләйләгөл пионер галстугыннан әз генә олырак косынканы Сәлимәнең
муенына бәйләп тә куйды.
Бераздан Сәлихҗан белән дә аңлаешсыз хәл булды. Ул ялгыз
биегәндә кызларга басса, кызлар аны чыкмыйча интектерәләр иде.
Булат янәшәсендә утырган Сәлихҗан, Мөҗип белән Сәлимәнең
матавыкланып йөргәнен күргәч, күршесенең колагына иелде:
– И парин, хәзер мине биергә чыгарсалар, бер кыз да чакыруымны
кабул итмәсә, нишләрмен инде? – дип пышылдады.
Булат аңа җавап бирергә өлгермәде, Сәлихҗанга ике кулын сузып,
Мәүлидә тыпырдап килеп басты. Башка вакытларда авыр хәрәкәтләнә
торган Сәлихҗан ару гына биеп киткәнен сизми дә калды. Мәүлидә
белән култыклашып әйләнүләре төгәлләнүгә, түбән оч Халидә
җитез генә чыгып, Сәлихҗанны култыклап, бии-бии әйләнделәр.
Килешмәгән җирләре күренсә дә, Сәлихҗанны да, аны биеткән
кызларны да халык хөрмәт белән алкышлады. Киң күңелле авыл үз
балаларын ярата да, озата да белә иде шул.
Сәлихҗаннар биеп туктаганнан соң Суфия белән Әнисә Ләйләгөл
янына йөгереп килде:
– Малай, Булатны биетмичә калдырабызмыни?! – диде Суфия
канәгатьсезлек белән.
– Аның биергә оялганын беләсез лә инде, кызлар! – дип,
аклангандай әйтеп куйды Ләйләгөл.
Әнисә аларның уртасына басып, икесен дә җитәкләде дә, Әнвәргә
бию көе уйнарга ишарәләде. Әнвәр гармунын сыздыруга, кызлар
бии-бии, Булат каршына килеп, аны уртага чыгардылар. Аңа әллә
нинди кодрәт иңгәндәй булды. Ул туфлиенең үкчәләрен, очларын
идәнгә тидерер-тидермәс кенә хәрәкәтләр белән залны бер урап
чыкты да, тальян телләренең кисеп-кисеп яңгыраткан ритмына
буйсынып, очына-очына биеп китте, аның куллары әллә нинди
үзе кискен, үзе күркәм хәрәкәтләр ясадылар. Булат тыпыр-тыпыр
басып чыгарып кызлар белән дә биеде, култыклашып, аларны
зыр-зыр әйләндерде, халык бию ритмына аңа бердәм кул чабып
ярдәм итте. Аның аяк-куллары гармун тавышына буйсынып, әллә
нинди хәрәкәтләр ясадылар. Ниһаять, Булат, эскәмияләргә тезелеп
утырган өлкәннәргә терәлә язып, колачларын җәйгән хәлдә, залны
чүгә-чүгә ике мәртәбә әйләнеп чыкты. Инде туктарга вакыт икәнен
аңласа да, бөтен гәүдәсе, аяк-куллары тылсымлы тыгыз дулкынга
буйсынып алга талпындылар, аның артыннан кызлар-егетләр биеде,
эскәмияләреннән кубып өлкәннәр дә иярде һәм гаҗәеп могҗиза
барлыкка килде! Ике керосин лампасы белән яктыртылган иске агач бина биредәге һәммә кеше өчен яп-якты хан сарае төсле балкыган иде.
Бу гап-гади, әмма могҗизалы мизгелләрдә шушы авыл балаларыннан
да бәхетлерәк кеше юк иде. Бәндәләрнең үткәне, бүгенгесе, киләчәге
сыеп беткән чиксез серле бер мизгел иде бу! Бәндәләрнең уртак ният
белән тыгызланып, әниләре кочагына сыенган төсле илаһи вә татлы
мизгел иде бу!
Шулчак барабан, быргы тавышлары астында сәхнәгә һәркайсы
кызыл байрак болгый-болгый Суфия, аның артыннан Рамазан,
Ләйләгөл, Фатыйма чыкты. Аларны укучылар уратып алды һәм
барысы да залга җырлый-җырлый халык янына төште:
Бакчада гөлләр булмаса,
Былбыллар булмас иде.
Совет власте булмаса,
Безгә көн булмас иде.
Яшәсен, яшәсен
Безнең Совет илләре!
Кешеләр кояшлы, айлы, йолдызлы күк йөзен әйләндерүче көч белән
бер дулкында тибрәлделәр дә тибрәлделәр. Иртәгә бөтенесен бөтереп
алачак канлы көрәшләр, Җир-Ана өстендәге бетмәс-төкәнмәс авыр
эшләр бу бәхетле мизгелләрне бозмыйча туктап, көтеп тордылар...
Хор белән берлектә җырлы уен төгәлләнгәч, Исламгали алга
чыгып, Булатның кулын кысты: «Егет икәнсең! Булдырдың!» –
диде. Нардумнан чыккач, аның янына авыл сепараторында эшләүче
Фәрхиҗиһан түти килде:
– И апаем Булат, алтмыш биш яшем тулганда сикереп чыгып биергә
мәҗбүр иттең бит! – диде көлә-көлә.
Кайберләре күз яшьләре белән: «Берүк исән йөреп кайт, әле синең
биюләреңне күп мәртәбәләр күрергә язсын иде», – дип теләк теләде.
Ә кызлар елмаеп:
– Исән-сау кайт кына, без сине Ләйләгөлдән тартып алабыз! – дип
бармак янады.
Икәүдән-икәү генә калгач, Ләйләгөлнең дә беренче соравы шул
булды:
– Ник моңа кадәр яшереп йөрдең син шулай шәп биюеңне?
– Мин үзем дә аптырадым, – диде Булат, иңбашларын сикертеп. –
Нинди хәрәкәтләр ясаганымны хәтерләмим дә. Каяндыр килгән давыл
биетте мине. Әллә син микән? – диде ул, Ләйләгөлне ирененнән үбеп.
– Нишлисең?! – диде Ләйләгөл тиргәгән булып. – Әнә, кешеләр
өйләренә кайтып та җитмәгән әле.
– Борчылма, Гөлкәем! – диде Булат, аны биленнән кочып. – Бүген
безне ни кылансак та гафу итәчәкләр.
Алар аулаграк урам-тыкрыклардан үтеп, басу капкасы янындагы имән янына килделәр. Инде таң беленгән, Ачы чокырына барып
йөрерлек вакыт калмаган иде.
– Йә, әйтәсе әйбереңне әйт тизрәк, – диде Ләйләгөл.
– Кичә мин бик матур төш күрдем, – дип башлады Булат: – Яп-якты
кояшлы көн, имеш. Икебез җитәкләшеп, сезнең ындыр артына килдек.
Читәнегез юк, бакчагызны кул тырмасы белән тырмалый-тырмалый,
иң элек әниең Гайниямал апа, аның артыннан әтиең Шәрифулла абый
ишегалдыгызга кереп китте. Бакчагызның уртасында озын гына бер
түтәл сузылган. Без җитәкләшеп аның янына килдек. Түтәл йомырка
тәгәрәтмәле тип-тигез. Чүгәләп учларыбызны шул йомшак туфракка
куйдык. Кинәт түтәлнең уртасында кашык кадәр генә җире кымшана,
кабаргандай селкенә башлады. Ерактан музыка тавышы ишетелде.
Ул да булмады, теге җирдән бер матур яфрак килеп чыкты. Аннары
икенчесе, өченчесе, дүртенчесе күренде. Бераздан шушыларның
уртасыннан бал кашыгы кадәр генә чәчәк күтәрелә башлады. Үзе
күтәрелә, күтәрелгән саен теге кашыктан таҗ яфраклары ачыла, зурая
бара. Чәчәк терсәк биеклеге булгач, чыгудан туктады. Син йөгереп
бардың да аның төбенә балчык өйдең, миңа су сибәргә куштың.
Янәшәдә генә сулы комган тора икән. Шул суны мин чәчәк төбенә
сиптем. Чәчәк күтәрелгәндә теге музыка көчәйгәннән-көчәя барды...
Ул музыка әби-бабайларның Коръән уку көен хәтерләтә иде.
Алар әсәренеп, тын да алмыйча биһуш китеп тордылар.
– Булат... – дип курка-курка гына дәште Ләйләгөл. – Бу бит...
беләсеңме... бу бит без... бу чәчәк без! Икебез бергә!
– Әйе. Моңа куанырга кирәк, Гөлкәем. Уртак язмышыбыз бу...
Ләйләгөл кинәт кенә исенә төшкәндәй кычкырып җибәрде:
– Син китәсең! Син китәсең бит! Иң беренче киңәшчем син идең.
Иң авыр сорауларыма синнән җавап ала идем. Мин хәзер нишләрмен?!
Булат аны кочагына алды:
– Ишетәсеңме йөрәгемнең ничек типкәнен? Минем җанымның бер
өлеше синдә кала. Ул җавап та, киңәш тә бирәчәк сиңа. Борһан абый
сөйләде, җаннары береккән кешеләр меңнәрчә чакрым ераклыкта
яшәсәләр дә, бер-берсенең хәлен сизәләр, ди.
Ләйләгөлнең йөзе яктырды, күзләре очкынланып китте.
– Их, шулкадәр ышанасым килә бу сүзләреңә...
– Ышан, Гөлкәем. Ә чәчәгебезне сакла! Салкын җилләр сындыра
күрмәсен.
Шуннан соң алар бала мәсьәләсен хатка ничегрәк язу турында
киңәшләштеләр. Әгәр беренче хәрәкәт беленсә, безнең чәчәк шыта
башлады дип язарга, бала туса, чәчәк җимеш бирде дип, малай
булса – Асыл, кыз булса Сөмбел дип исем кушарга һәм яңадан хатка
шул исеме белән язарга дип килештеләр. Чөнки инде аны яшерергә
түгел, үзләренең балалары икәнлегенә әти-әниләрен, бөтен халыкны инандырырга кирәк булачак. Булат, әлбәттә, әти-әниләренә баланың
үзенеке икәнлеген язачак.
Менә шундый һич тә башларына китереп карамаган, ә хәзер
башларына төшәчәк хәлләрне уйлап аерылышты алар бу таңда. Кәнсә
каршыннан озатканда, бер-берсе янына килмәскә сөйләштеләр.
***
Булат агач бакчасындагы караватына кереп ятты. Тиздән таң атачак.
Ул төне буе керфек тә какмады. Бала вакытлардан бүгенге көнгәчә
булган гомернең әллә нинди күренешләре үзара көрәшә-көрәшә
җанга, тәннең һәр күзәнәгенә җыелалар кебек... Һәммәсе кадерле,
һәммәсе аерылгысыз. Сандугачлар да бер-берсен уздыра-уздыра,
аның өчен сайрыйлар шикелле...
Иртән Булат юынып кергәндә, өстәлгә табын әзерләнгән иде
инде. Туган-тумача, күрше-күлән җыелды, якын иткән һәркем
керде. Булатны табын түренә утыртсалар да, ул анда озак тора
алмады. Чөнки өзлексез кемнәрдер кереп-чыгып тора, алар белән
хушлашырга, сөйләшергә кирәк иде. Шуңа күрә ул берничә кашык
аш капты да өстәл түреннән чыгып, ишеккә якынрак урынга килде.
Әнисе Булатны гел күз уңыннан җибәрмәде, әле бәлеш, әле ит, әле
коймак китерде, килгән саен аркасыннан йомшак кына сөеп китте.
Әтисе дә, энесе Зәйнетдин дә, Борһан абыйсы да аның тирәсендә
бөтерелде. Кемнәрдер юлга дип күчтәнәч сузды, кайсыларыдыр
күкрәк кесәсенә акча тыкты, исән-имин кайтуын теләде. Булат аларга
рәхмәт әйтә, кулларын кысып хушлаша, «сез нинди әйбәт кешеләр»
дип кычкырасы килә, әмма нишләптер тамагына төер тыгыла... Булат
күзләре белән әнисен эзли, Ләйләгөл турында аның колагына хәбәр
саласы килә. Әнисенең үзенә терәлеп диярлек торганын күргәч,
кыюлыгы җитми. Ул арада военкомат офицеры инде икенче мәртәбә
ишекне ача:
– Тизрәк кыймылдагыз, атлар көтә! – дип кычкыра.
Менә кешеләр кабаланып, ишектән чыга башлады. Инде өйдә
туган-тумача гына калды. Ниһаять, Булат әнисенә якын килеп
хушлашырга кулларын сузды:
– Әнкәй...
Аның әллә нинди җылы, ягымлы сүзләр әйтәсе килде, тик хәле
җитмәде.
– Ашыкма, балам, – диде әнисе серле генә.
Ул киштәдән бизәкле ашъяулыкка төрелгән ниндидер әйбер алды
да, дулкынланудан калтыранган куллары белән аны сүтеп җибәрде.
Ашъяулыкта түгәрәк шишара ята иде. Әнисе ипине ике кулы белән
кадерләп алды һәм бисмилла әйтеп, Булатка бирде:
– Үз җиребездә үзебез үстергән шушы арыш ипекәен тешләп кап, улым, – диде Миңсылу. – Бу ризык синең исән-имин әйләнеп
кайтуыңны теләп торыр, Аллаһы боерса!
Өй эче тып-тын калды. Булатның иреннәре дерелдәде, борынын
кайнар һава ярды... Ул ипине бер читеннән тешләп алып чәйнәргә
тотынды. Аның тырыша-тырыша чәйнәвен тын да алмыйча карап
тордылар. Ниһаять, ул ипине йотып җибәрде... Әнисе шишараны
шул ашъяулыкка төреп, киштәгә үз урынына куйды:
– Ул сине көтәчәк, улым... Безнең белән бергә... Ә менә бу доганы
үзеңнән беркайчан да калдырма. Аны гел укып йөрсәң, Ходай үзе
саклар, – дип кулына язулы кечкенә кәгазь тоттырды.
Булат әнисенең күзләренә иреннәренә, йөзендәге һәр сызыгына,
уң чигәсендәге кечкенә миңенә, көмеш сибелә башлаган чәчләренә
яратып карады. Әтисенең, барлык якыннарының йөз-кыяфәтләрен
күңеленә сеңдерергә теләде. Дулкынланып, сүз башлады:
– Әнкәй... әти... рәхмәт үстергәнегез өчен... Хәтерегезне калдырган
булсам, кичерегез...
Ул бүтән сүз әйтә алмады, кәнсә алдына юнәлделәр. Озатырга
бөтен авыл җыелган иде. Китүчеләр ике арба белән район үзәгенә
бара, аннары машиналарда Чаллы пристанена илтәчәкләр, диделәр.
Кәнсә алдына килеп җиткәндә, Булатны партия ячейкасы секретаре
Кәлимуллин каршы алды:
– Нык бул, балам, – диде. – Бәлкем авылдашларга берәр сүз дә
әйтерсең.
Гомер буе мәктәп директоры булып эшләгән, гражданнар, фин
сугышларында яраланып кайткан бу кешегә аның хөрмәте чиксез
зур иде. Шуңа күрә каршы сүз әйтә алмады:
– Күңелнең бер дә тынычлыгы юк бит, сөйли алырмынмы икән,
Мирза абый?
– Ә син әнә шул тыныч булмаганын гына әйт, – диде дә, секретарь
халык арасына кереп югалды. Бер-ике минуттан кәнсә баскычына
күтәрелгән Кәлимуллинның көчле тавышы яңгырады:
– Иптәшләр! Менә тагын җиде алтын баганабызны фронтка озатабыз.
Бәгырьләребездән өзеп озатабыз. Ни хәл итәсең... Дәүләт яшьләргә
таянмый кемгә таянсын?! Без, авылда калучылар, кулыбыздан килгәннең
барысын да эшләрбез. Сез киткәндә, социалистик басуларыбызда уңыш
өчен көрәш башланды: кичә арыш урагына төштек. – Кәлимуллинның
карашы шулкадәр ышанычлы иде, йөзендә икеләнүнең зәррәсе дә
чагылмады. – Сүз әйтергә теләге булганнар рәхим итегез.
Кәнсә баскычына иң элек Мөҗип күтәрелде.
– Артык кайгырмагыз әле, туганнар, – диде ул акрын гына. – Без
үләргә китмибез. Исән-имин кайтып күрешербез әле!
Булат биш-алты адым гына читтәрәк кызлар белән торган
Ләйләгөлгә күз сирпеп, сәлам бирде дә кәнсә баскычына күтәрелде:
– Кадерле авылдашларым! – диде ул. – Без сезне якларга, ата-
бабаларыбыз калдырган җиребезне сакларга китәбез. Бер карышын
да фашистларга бирмәбез. Бу – сезгә изге антыбыз! Дөнья безгә баш
иячәк әле!
Булаттан соң Исламгали күтәрелде:
– Хушыгыз, авылдашлар! Хуш, әни, хуш, әти, хушыгыз, балаларым!
Шундый итеп сугышырбыз, ник кергәннәренә үкенерләр! – Исламгали
тагын нидер әйтмәкче булды, әйтә алмады, сузып «И-и-и-их!» дип
куйды да арбаларга таба атлады. Кәнсә алды кочаклашулар, ярсып
елашулар, өзгәләнүләр, бала-чага тавышлары белән тулды. Атларның
дугаларында кыңгыраулар шалтырап куйды. Кайсыдыр олаудан
гармун тавышы ишетелде, кемнәрдер «соңарабыз, соңарабыз!» дип
туктаусыз ашыктырып торды. Соңгы аерылышу минутлары ничек
кыйммәтле, кадерле иде. Нигә соң нәкъ менә шушы соңгы минутларда
сүзләрнең иң кадерлесе, күз яшьләренең иң ачысы, йөрәкләрнең
иң кайнар ярсуы чыга икән?! Шушы илаһи мизгелләр бәлкем кеше
гомерләренә тиңдер! Алай гына да түгел, бәлкем борын заманнардан
ук бер-берсенә үрелеп үскән әллә ничә мең гасырлык тарих һәм
туганлык агачларының тамырларын бер-берсеннән аеру мөмкин
түгеллеген күрсәтүче ачык дәлилдер бу мизгелләр?
Булат авылдашлары белән кул биреп хушлашкач, сугыш чыкканнан
бирле бәргәләнгән күңеле, ниһаять, күпмедер тынычланды.
Арбалар кузгалды. Сугышка китүчеләр әле берсе дә арбага
утырмады, һәрберсенең якыннары янәшә атлады, балалары
әтиләренә чытырдатып ябышканнар, яшь тулган мөлдерәмә күзләрен
әтиләреннән алмыйлар иде...
Арбалар шоссе урамыннан күтәрелеп, тау башына җиткәч, атларны
туктаттылар. Авыл күз алдында җәйрәп ята иде.
Ипекәй исе, туфрак исе, мең төрле чәчәк, үлән исе таратучы
бу җирләргә синең ялан тәпиләрең эз салган, бәләкәй вә олы
шатлыкларың сеңгән, тәүге мәхәббәт җилкенүләрең кушылган...
Авыл урамнарында, Ык тугайларында кичке уеннарда җырлаган
җырларның моңы гомеркәйләрнең буеннан-буена озата бара...
Дулкыннарында тибрәндереп үстергән зәңгәр Ык бормалана-
бормалана озатып калды...
Барысы да арбага утырдылар. Атлар аларны билгесез озын юлның
беренче чакрымнарына алып кереп китте. Бу озын юл авылның шушы
балаларын сугышның кайсы урыннарына илтеп атарын да, аларның
кайсына нинди язмыш әзерләнгәнен дә беркем белми иде…
(Тәмам)
«КУ» 03, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев