Фоат Садриев автор яңалыклары
-
17 июль 2026 - 09:00
Синең белән янәшә (ахыры)
Заһит күзләремә туп-туры карады да: – Сәбәбен әйтимме? – диде. «Әйт», – дидем. «Син аны тәмам баскансың, сиңа аның кол булуы кирәк».«Каян беләсең?!» – дип кычкырып җибәрүемне сизми дә калдым. -
16 июль 2026 - 09:00
Синең белән янәшә (дәвамы)
Урыннарыбыз ерак, бер-беребезне күрерлек түгел иде. Антрактта ул мине буфетка чакырса да, баш тарттым. Дөресен әйтим, минем аның белән икәүдән-икәү генә буласым килде, халык арасыннан читкәрәк атладым. -
15 июль 2026 - 09:00
Синең белән янәшә
Никахтан соң миңа әллә ни булды. Эчемдә нидер дөрли башлады. Ул сүнмичә бик озак интектергәннән соң, моның сәбәпчесе син икәнне аңладым, Заһит! Бөтен вөҗүдемне коточкыч тойгы биләде: яшәүнең шатлыгы син янәшәдә чакта гына булган икән! -
13 июль 2026 - 13:00
Алмалы күлгә китү (хикәя)
Мин синнән риза, кызым. Бала вакытыңда да, укыган чагыңда да игътибарым җитмәде... Булдыра алсаң, кичер... – Әллә ниләр сөйлисең, әти... – Хәниянең күзләренә яшь тыгылды. – Беркемнән дә ким итмәдең. Син миңа сүз бир: даруларымны берсен дә калдырмыйча эчәрмен, диген... -
13 июнь 2026 - 09:00
Тургай (бәян)
«И Ходаем, безне олы газаплардан коткарганың өчен мең-мең рәхмәт, инде озак гомерләргә генә булсын иде», дип шаклар катты әбисе белән бабасы. Моның сәбәбен белергә теләп баш ваткан чаклары да күп булды. Ләкин аның сәбәбен эзләү кирәк микән соң? Бишенче яшенә киткән егет кешегә ни кыланса да килешә ич. -
10 апрель 2026 - 09:00
Арышларда көек исе (дәвамы)
Барысы да арбага утырдылар. Атлар аларны билгесез озын юлның беренче чакрымнарына алып кереп китте. Бу озын юл авылның шушы балаларын сугышның кайсы урыннарына илтеп атарын да, аларның кайсына нинди язмыш әзерләнгәнен дә беркем белми иде… -
8 апрель 2026 - 09:00
Арышларда көек исе (дәвамы)
Авыл башындагы карт имәнне узгач, йөгерергә тотынды, олы юлны аркылы чыгып, сулга – басу юлына керде. Ике яктан сыгылып торган арыш башаклары аның билләреннән, терсәкләреннән сыпырып калалар иде. Басуның кичен кояш тәгәрәп төшә торган иң биек урынында Булат та күренде. -
20 март 2026 - 17:00
Арышларда көек исе (дәвамы)
Болында кишәрлекләр сызып йөргәндә дә, Ләйләгөл белән язмышларының кыл өстендә калуы бер генә мизгелгә дә күңеленнән китмәде. Башында бер уй туды тууын, ләкин аны Ләйләгөлгә ничегрәк җиткерәсе... Ул тыныч булырга тырышып, сүзен йомшак кына башлады: – Ләйләгөл... Мин митингтан соң бик озак уйландым... – Шунда сүзе әллә ничек тоткарланып калды, Булат Ләйләгөлгә төбәлде. Ул таш сындай хәрәкәтсез иде. – Син мине тыңлыйсыңмы? -
16 март 2026 - 09:00
АРЫШЛАРДА КӨЕК ИСЕ (романнан өзек)
Митинг бетүгә, Ләйләгөл өйләренә ашыкты, Суфия белән Булатның бергәләп үзе янына килүләрен, кешеләрнең аларның өчесен бергә күрүен теләмәде. Күп тә үтмәде, ул дөпе-дөпе баскан аяк тавышыннан Булатның якынлашканын сизде, борылып, аның йөзен күрәсе, күзләренә карыйсы килсә дә, тыелып калды. Артта Булатның: «Кич шунда кил», – дигән кайнар пышылдавы колагын өтеп алгандай итте. -
23 февраль 2026 - 17:00
Сәяси югарылык
...бүлмәгә хуҗалык агрономы ярсып килеп керә... -
13 декабрь 2024 - 09:00
Кышкы яшен (ахыры)
Менә мин галәмдә... Дөнья ап-ак. Ә эчемдә курку. Коточкыч курку! Ниндидер тетрәндергеч тавыш ишетелә... Җыр да түгел, моң да түгел, кыргый җәнлекләр үкерүе дә түгел... Бөтен яктан килә шул куркыныч тавыш. Мин тыным-көнем бетеп чабарга тотындым. Һич югы берәр генә адәми зат кирәк! Таяныч кирәк! -
12 декабрь 2024 - 15:00
Кышкы яшен (дәвамы)
Балаларны аңа операция кирәклеге, операция өчен шулкадәр акча җыясы була, дигән хәсрәт белән борчымаулар бик әйбәт булды. Арслан, шаярган кебек, «лотереяга оттык» дию белән чикләнде. Әниләренә шалтыратмаска, үзенең монда икәнен әйтмәскә кушты. -
11 декабрь 2024 - 15:00
Кышкы яшен (дәвамы)
Зиннурның да бар үзенең хыяллары. Ә хатыныма, әниемә, балаларыма, оныкларыма дигән хыяллары бармы? Аңарда җылы бармы? Ул коточкыч бер хакыйкатькә якынлашканын тойды. Ул хакыйкатьтән куркуы сәбәпле аны үз-үзенә икърар итүдән тыелды. Тик аңардан качуны күпме сузарга була? -
9 декабрь 2024 - 15:00
Кышкы яшен (дәвамы)
Зиннурның йөзе җитдиләнде: – Нинди борчулы нәрсә ул? – Арслан бик каты авырый икән. Мин Казанда очраклы гына белдем. – Авырса, миңа әйтер иде бит... – Бөтен хикмәт тә шунда... Беркемгә дә, хәтта балаларына да әйтмәгәннәр. – Ул миңа сәламәтлегемнән зарланмыйм, диде. – Соң син, Зиннур, аны беләсең бит. Авызы тулы кан булса да, кеше алдында төкерми ул. -
8 декабрь 2024 - 09:00
Кышкы яшен (дәвамы)
– Мин сезнең эшне бик тынычтыр, дип уйлый идем. – Тере җан белән эш иткәндә, беркайчан да тыныч булырга ярамый. Тере җан ул – тетрәп торган илаһи әйбер. Тыныч кына, акрын гына маташсаң, ул «келт» итеп өзелергә генә тора. Ә бер өзелсә, ялгап булмый аны...