Фоат Садриев автор яңалыклары
-
7 декабрь 2024 - 09:00
Кышкы яшен (дәвамы)
– И, Фатыйма апа, җаным, мине бит син генә кеше иттең! Бәхетемә ярый сыйныф җитәкчебез син идең. Мин бит бик юбалгы идем. Минем умырткам юк иде, әле монда, әле тегендә, кулга ни эләксә, шуны эшләп йөрдем. Мин бит минут та тик тормадым. Син ничә мәртәбәләр безнең өйгә килдең, әйбәтләп тә, ачуланып та эзгә керттең. -
6 декабрь 2024 - 15:00
Кышкы яшен (дәвамы)
Зиннур гел әнисен күзәтте. Ул яшәреп киткәндәй булды, битләренә алсулык йөгерде, йөзеннән елмаю китмәде, Зиннурны өзлексез җылы карашы белән иркәләде. «Их, без таш бәгырьләр, әнкәйне сагынудан саргайтканбыз, авылга алып кайтып килмичә тилмерткәнбез икән», – дип кайтты самолётта очканда. -
5 декабрь 2024 - 15:00
Кышкы яшен
Каен, миләш, карама кызлары йөгерә, көз йөгерә, алардан да җитезрәк яз булып, күңелләр Питерга йөгерә... Чү! Каршыда кызыл аждаһадай кызыл фура калыкты һәм дөнья юкка чыкты... Больницада Зиннурны дүрт көн буе комадан чыгара алмадылар. -
27 март 2024 - 17:00
Башың эшләсә...
1990 елның азаклары бу. Йомышы төшеп, Әлмәткә барган Фоат Садриев бүлекчәгә килеп керә. Пальтосын шифоньерга элгәндә, шунда ике сандыкны күреп ах итә... -
22 гыйнвар 2024 - 17:00
Ике өлешле чыгыш
– Кычкырып сөйли торган өлеше бетте шул, – дип куя. -
13 март 2023 - 17:00
Иҗат казаны
Хәзергә әле без каләмдәшләребезнең тәнкыйть белән мавыгып китүләрен дә күреп торабыз. Шулай да әдәбиятта тәнкыйть рухы үзмаксат булып әверелмәсен иде. Безгә бүгенгебезне, киләчәгебезне яхшырак, кешелеклерәк итәргә булышса гына, аның мәгънәсе булыр. Язучының каләме барыннан да элек шуңа хезмәт итәргә тиеш. -
15 июль 2022 - 09:00
Сайрар чак (романның дәвамы)
Исламга өч операция ясадылар. Кулы һаман күтәрелмәде. Чәнти бармагының әз генә селкенүе сизелде. Ислам пошаманга төште. Аны дәвалаучы табибларның берсе русча ярыйсы гына сөйләшә иде. Исламның сорауларына ул нык өметләндергеч җаваплар бирергә ашыкмады. «Төзәлү озак барачак, – диде. – Без барысын да эшлибез, калганы Аллаһ кулында» -
14 июль 2022 - 09:00
Сайрар чак (романның дәвамы)
Ул юлбарысның бугазыннан чыккан көчле ырылдау тавышын ишетте, ерткыч коточкыч тешләрен күрсәтеп авызын яртылаш ачты... Шуннан соң дөнья юкка чыкты... Ислам больницада операциядән соң гына аңына килде һәм шундук йоклап китте... -
13 июль 2022 - 09:00
Сайрар чак (романның дәвамы)
Тимур тугызынчыда гына бик кәефле, салмыш хәлдә кайтып керде. Аннары Сөмбелне кинәт күтәреп алды да ятагына салып үбәргә, чишендерергә тотынды. – Сөмбел, бәгърем, без бер-беребез өчен яратылган. Сөмбел елый-елый кычкырып җибәрде: – Әгәр якын килсәң, тәрәзәдән сикерәм! -
12 июль 2022 - 09:00
Сайрар чак (романның дәвамы)
– Син, балам, Тимурга бик ышанып бетмә. Ул – шәһәр малае, син – беркатлы авыл кызы. Бераз күзләреңне ач. Һәрбер кеше үз мәнфәгатен кайгырта. Синең өстеңдә коточкыч йөк бар – ул чибәрлегең. Һәрбер ир-ат сине үзенеке итәргә теләячәк... -
11 июль 2022 - 09:00
Сайрар чак (романның дәвамы)
Виктория аның ике кулын кулына алып, күзләренә туп-туры карады: – Минем сиңа бер тәкъдим ясыйсым килә. – Аның куллары җиңелчә генә калтыранып алды. – Мин япа-ялгыз... -
10 июль 2022 - 09:00
Сайрар чак (романның дәвамы)
– Егетнең сәләте, һөнәрләре күп. Мин үзем аны художник-моменталист итеп әзерләү ягында. Бездә чарлансын, ә буш вакытларында бары тик бер нәрсә – шарж, портрет ясау белән шөгыльләнсен. Һәр көнне ясаган рәсемнәрен безгә тикшереп торырга туры киләчәк. Бәлкем, өч-дүрт айдан манежга чыгарырлык булып өлгерер? -
9 июль 2022 - 09:00
Сайрар чак (романның дәвамы)
Аның өчен дөнья урталай ярылгандай булды, чөнки ул Исламнан башка яшәүне күз алдына китерә алмады. Ислам аны ташлаган... Алар бит телләре ачыла башлаган вакытларыннан ук бергә иде. – Ислам! Китмә син! -
8 июль 2022 - 09:00
Сайрар чак (романның дәвамы)
Ислам бу сөйләшүдән соң кеше яшәми торган утрауга китереп ташланган кешедәй аптырап йөрде. Беренчедән, ул бу хакта өйдәгеләргә әйтергә курыкты. Әтисенең аны бер сүз белән туктату ихтималы да бар иде... -
7 июль 2022 - 09:00
Сайрар чак (романның дәвамы)
Исламның аңа булган кичерешләре катлауланганнан катлауланды. Аралары суына башлагач кына, ул үзендә Сөмбелгә карата ниндидер аңлаешсыз бер зур тойгының барлыгын сизде. Ул аңа игътибар бирмәскә тырышты. Ләкин ул тойгы һич көтмәгәндә шундый нечкә итеп, бәгырьдән эләктереп ала торган булып китте...