Сайрар чак (романның дәвамы)
Аның турында сүз чыкса, малайлар «Энҗене җиңеп булмый, әмма ул сине үзенә ничек кирәк, шулай бөкли», дип сөйлиләр. Аның ниндидер буйсындыра торган тылсымы бар. Ул бик көнче дә...
Романны башыннан монда басып укыгыз.
Дуслык, бердәмлек
Суфия апа дуслык темасына инша язарга кушкач, малайлар да, кызлар да эшне тиз тоттылар. Өч көн дигәндә, барысы да иншасын тапшырды. Исламныкы гына әзер түгел иде.
– Ни булда, Нуруллин? – диде Суфия апа.
– Мин әле башламадым. – Ислам кыенсынып, сыйныф җитәкчесенә карады. – Нишләп?
– Уйлыйм бераз.
– Ярый, мин көтәм.
Суфия апасының елмаюына Ислам да елмаю белән җавап бирде. Ул бу теманы бик җиңел дип уйлаган иде. Тик эчкә керә торгач, ул үзе дә буталып бетте, ә үзең буталган нәрсәне иншада ничек итеп язмак кирәк?! Башта ул дуслык дип яза башлады да, моңа канәгатьләнмичә, Суфия ападан «туганлык» дип атарга мөмкинме, дип сорады. Ул рөхсәт итте. Әмма уйлана торгач, Исламны бу төшенчә дә канәгатьләндермәде. Туганлык ул кан мөнәсәбәтләренә нигезләнә. Бердәмлек – менә бусы кан мөнәсәбәтләреннән дә, милек мөнәсәбәтләреннән дә, хәтта милли мөнәсәбәтләрдән дә өстенрәк биеклектә тора, дип фикер йөртте.
Менә алар сыйныфташлар матур гына укып йөриләр. Кызларны бераз аерыбрак куйганда, малайлар бөтенесе бер чыбыктан куалаган бит. Ничек рәхәт үстеләр алар! Кем булырлар алар киләчәктә? Хыяллары гел үзгәреп тора. Ислам күңелендәге хыялларын хәтта үзенә әйтергә дә курка. Тургай кайчан Исламга әйләнде соң әле?! Кайда калды ул малайларны, кызларны гына түгел, бөтен авылны көлдереп йөргән юләрләнүләр?! Кайда ул бернинди чик-чаманы белмичә котырулар?! Кайда ул агач башларыннан чабулар, баш түбәсе белән зәңгәр күк пыяласын чәлпәрәмә китереп, кояшка кадәр сикерүләр?! Аяк-куллар гына түгел, тел дә озын: көннәр буе туктый белми, әкияттән дә әкиятрәк хәлләрне сибеп кенә тора, аның тирәсендәге кешеләр, син атлаганда юлыккан чәчәкләр, агачлар шул әкияти хәлләрне аңлап, кабул итеп яшәгән чаклар кайда икән соң ул?! Офыкларның бер читеннән икенчесенә атылган малайларга ни булды?! Элек бөтен кешенең күзе Исламда иде. Хәзер киресенчә Исламның күзе бөтен кешедә. Алар ни әйтер? Яратырлармы аның гамәлен, әллә яратмаслармы? Алар үсеп җиттеләр, алар алдына олы мәсьәлә куела. Ислам үзенең иншасында авылның, мәктәпнең, һәрбер кешенең үз аурасы булуы турында язды. Ул – намус, дуслык, шәфкать, туганлык, бердәмлек аурасы. Ислам шушы аураларны бергә, иген көлтәсе кебек бәйләп, бергә яшәгәндә генә, ниндидер уңышка ирешеп булачак дигән нәтиҗә чыгарды. Суфия апа аның эшен бик яратты һәм аның буенча презентация оештырды. Исламны тын да алмыйча тыңладылар. Ул безнең киләчәк бердәмлектә, бары шул гына бәхетле киләчәккә баруның төп шарты, дигән нәтиҗә чыгарды.
– Бердәмлекне тотып торучы баганалар нәрсәдән гыйбарәт, синеңчә? – дип сорады Фаил.
– Иң элек дуслык, – дип җавап бирде Ислам.
– Мәхәббәткә «угың» каламы соң анда?
Рөстәм соравын бирде дә сәер генә көлеп куйды.
Ислам мәхәббәтнең бердәмлек, дуслык кебек күренешләрнең чынын да, җанын да тәшкил итүе турында озаклап сөйләде.
Шунда Риф тә сөйләшүгә кушыласы итте.
– Гаделлек, тугрылык булмаса, бернинди дуслык та, бердәмлек тә юк. Эшнең шушы өлешен киңәйткәндә, отышлырак булыр иде.
– Син хаклы, – диде Ислам. – Мин бу мәсьәләләргә кагылсам, иншаның
күләме артык зураячак иде. Шулай да бер генә деталь өстәп китәм. – Ислам пинжәк кесәсеннән алып, канатлы атны күрсәтте.
Сыйныфта җанлану булып алды, үзара пышылдашулар китте. Күрәсең, кемнәрдер канатлы атның тарихын беләләр иде. Ислам Сөмбелгә күз төшерде. Ул башын аска игән, битләре кып-кызыл булган иде.
– Менә бу канатлы ат, – дип дәвам итте Ислам. – Егет кеше аның корсагы астыннан чыкса, батырга әверелә. Толпар аны гел җиңүләргә генә алып бара. Аның колыннары җир астында яши, дип тә сөйлиләр. Ул колыннарны беркем дә тота алмый. Алар хатын-кызга буйсынып кына, җир өстенә чыгалар. Менә ни өчен толпар безне мәңгегә бәйләү билгесе булып тора. Аны миңа бала чакта бер дустым бүләк иткән иде. Шуннан бирле ул безнең дуслык билгесе булып тора.
– Дустыңның кем икәнен дә әйтсәң, без бик шат булыр идек.
Бусын Энҗе әйтте һәм Исламның күзләренә туп-туры төбәлде.
Ислам көлеп җибәрде:
– Менә әйтмим әле, вакыты җиткәч әйтермен. Алдан кычкырган күкенең башы авырта, диләр бит.
Аның бу сүзләрен хуплап, берничә кеше кул чабып куйды. Презентациядән барысы да канәгать калды. Исламга Сөмбел генә куркыбрак утыргандай тоелды. Ул бер генә мәртәбә карашын күтәрде дә башын гаепле кешедәй аска иде. Ислам аның кай арада чыгып киткәнен дә күрми калды.
Энҗенең тылсымы
Аның турында сүз чыкса, малайлар «Энҗене җиңеп булмый, әмма ул сине үзенә ничек кирәк, шулай бөкли», дип сөйлиләр. Аның ниндидер буйсындыра торган тылсымы бар. Ул бик көнче дә. Исламның берәр кыз белән сөйләшеп торганын күрсә, шундук йә кулы белән төртеп китә, йә соңрак сүзе белән төрттерә. Ул гел үпкәләп кенә тора. Үпкәләве котыңны ала торган:
– Мин сиңа мәңге дәшмәячәкмен! – дип, кулларын болгый. – Син алдакчы! – дип, тавышын күтәрә. – Мин сине күралмыйм! – дип, аяклары белән идәнне дөпелдәтә.
Шулай кылануына әле өч көн дә үтмәгәндер, бүген Ислам янына килеп, ул мәче кебек сырпаланырга тотынды:
– И-и-и Ислаа-а-ам! Математикадан чишә алмыйм! Кил әле бүген! Ислам аңа мияулагандай сузып җавап бирде:
– Мин сиңа эндәшми-и-им! Мин сине күралмыйм! Син алдакчы-ы-ы!
– Ярый инде, Исла-а-ам! – дип сузды Энҗе, күзләрен уйнатып.
Ислам нәкъ аның тавышы белән җавап бирде:
– Ярар инде, Исла-а-ам!
– Исла-а-ам! – дип сузды Энҗе. – Мин сине пылау пешереп көтәм. Сөйләшеп утырырбыз.
Кич Ислам Энҗеләргә барырга чыккач, янына машина килеп туктады.
Рульдә Ольганың абыйсы Николай, янәшәсендә ул үзе утыра иде. Ольга машинадан чыгып, аны кыстарга тотынды:
– Абый өйләнә, костюм-чалбар алырга кирәк иде, Болынкырга кибетләр ябылганчы барып кайтыйк әле, син бит әйбер ала беләсең, – дип үтенгәч, Ислам ризалашты.
Унбиш минут барасы, унбиш минут кайтасы, унбиш минут костюм сайлыйсы, ярар, бер сәгать каян килеп кая китмәгән, дип уйлады ул. Костюм-чалбарның бер дигәнен алдылар, ләкин кайтырга чыккач, машиналары сүнде. Ниләр генә кыланып карамадылар – машина кабынмады. Ислам телефоннан аңлата башлауга, Энҗе телефонын сүндереп куйды. Аның сөйләшергә теләмәве, үпкәләве аңлашылды. Ислам гафу үтенмәкче булып күпме шалтыратса да, Энҗе җавап бирмәде. Аларның машинасын бер мәрхәмәтле кеше сөйрәтеп алып кайтты...
Дәвамы бар.
"КУ" 9, 2020
Фото: pixabay
Теги: проза роман
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев