Логотип Казан Утлары
Хикәя

Синең белән янәшә

Никахтан соң миңа әллә ни булды. Эчемдә нидер дөрли башлады. Ул сүнмичә бик озак интектергәннән соң, моның сәбәпчесе син икәнне аңладым, Заһит! Бөтен вөҗүдемне коточкыч тойгы биләде: яшәүнең шатлыгы син янәшәдә чакта гына булган икән!

Аңлашу хаты

Исәнме, дустым Заһит!
Әйе, Илүсә дигән кыз бу дөньяда бар әле. Йа Аллам! Күпме бәргәләндем сиңа хат язарга батырчылык итә алмыйча. Көннәр, айлар, еллар узды... Кәгазь-каләм алып, өстәл янына утыруга, ниндидер көч шып туктата: хат язсаң, син Заһит каршында кем булачаксың соң? Бу бит үзеңне акларга маташу, үзеңне түбәнсетү. «Безнең арада барысы да бетте, мине оныт», – дип, аңа телеграмма сугучы үзең ләбаса!» Коелып төшәм дә туктап калам. Ләкин бер көнне бу газапның мәңге дәвам итә алмаячагын, ниһаять, аңлаганнан соң, мин язарга утырдым.
Каян тотынырга белмим. Яшьлекне искә алудан башлыйк әле булмаса. Яңа ел кичендә Алабуга шәһәрендә танышкан идек без. Мин ФАШта, син педучилищеда укыйсың. Җәйгә диплом алачакбыз. Дүрт-биш көндә аерылмас дусларга әверелдек без. Дәресләр бетүгә, йөгереп килеп җитәсең. Син өлгермәсәң, мин сагынып, сине юллый башлыйм. Урамда да бергә, танцыларда да, концерт-спектакльләрдә дә, төрле кичәләрдә дә – бергә. Безгә
сокландылар, көнләшүчеләр дә булды. Ә мин чиксез бәхетле. Курсташым Фәридәдән башка дусларым юк иде. Әнкәй әйтмешли, мин бик көйсез булдым. Кызлар да, егетләр дә энәләремә бер кадалсалар, кабат якын килмиләр иде. Ә менә син тырпайган энәләремне каз мамыгыдай йомшарта белә идең. Ачулы
күзләремне читкә борган чакларда, чәчләремне йомшак кына сыпырып, керфекләремнән үбәсең дә колагыма пышылдыйсың: «Елганың текә ярына килеп җиттек, эчеңдәге җенеңне шунда төртеп төшерик, Назлыҗамалым...» Мин пырхылдап көлеп җибәрәм, үпкәләүләремне онытам, һәм без яшьлекнең
алсу томаннары эченә кереп югалабыз...
Ләкин безгә мәхәббәт диңгезендә озак йөзәргә туры килмәде. Укулар бетте, имтиханнарны тапшырдык. Дипломнар да алдык. Без – булачак шәфкать туташлары, Син «ашыгыч эш килеп чыкты» дип, районыгызга кайтып киттең. Өч көннән киләм, көт, дидең. Курсташларым таралышып бетте, мин берүзем Алабугада торып калдым. Өч көн үземне кая куярга белмичә бәргәләндем, ашаудан-эчүдән калдым, икәү очраша торган Ленин бакчасына кердем дә еладым, кердем дә еладым. Өч көн миңа өч ел кебек
тоелды. Дүртенче көнне дә кичкә кадәр түздем. Аннары почтага бардым да теге телеграмманы суктым. Җанымның телгәләнүләре, барлык ачуларым басылгандай булды. Фатирыма кайтсам, өстәл янында бер егет утыра. Өй хуҗам Нәсимә апаның туганы икән. Рәис исемле, Буа мишәре. Ашап-эчкәч, Нәсимә апа мондый матур кичтә өйдә утыралармыни дип, безне урамга куалап чыгарды. Рәис үзенең армиядә хезмәт иткәнлеге, Ленинград төзелеш
институтының беренче курсын тәмамлавы турында сөйләде. Сезгә медицина институтына укырга керергә кирәк дип, мине Ленинградка кодалый башлады. Әтисе ягыннан бер туганы шәһәр Советында эшли икән, ул булышачак дип ышандырды. Мин Актанышка эшкә билгеләнгән, диюемә, Рәис кул гына селтәде. Төн уртасы җиткәнче, Ленинградның матурлыгы турында, кайнап
торган институт тормышы турында сөйли торгач, ул минем күңелемдә әллә нинди давыллар кузгатты. Миндә әкият дөньясына кызыгу тойгысы уянды. Нәсимә апа икенче көнне безне иртүк Кама буйларын, Шишкин урманнарын карарга чыгарып җибәрде. Аларны ныклап карадыкмы-юкмы, әйтә алмыйм, Рәис кабат кичәге сүзне дәвам итте. Мин үземнең эшкә билгеләнгәнемне кабатладым. «Кияүгә чыгасың, – диде Рәис. – Киявең кая тели – шунда китәсең». «Кайда соң ул кияү?» – дип көлеп җибәрдем. «Синең каршыңда ул кияү», – диде Рәис. Мин башымны артка ташлап, тыела алмыйча көләргә тотындым. Шунда ул кулымны тотып: «Илүсә, бер әйбер сөйлим, тыңла әле, – дип, күзләремә ялварулы караш ташлады. – Нәсимә апаның мине читтән торып сезнең белән таныштыруына ике елдан артты инде. Мин
хәзер күңелемнән көн саен сезнең белән танцыларда йөрим. Нәсимә апа Алабугага гел чакырып торса да, килергә җай чыкмады». Рәис кесәсеннән фото чыгарды. Ул шактый зурайтып эшләнгән рәсемем иде. «Нишләп бик таушалган ул?» – дип соравыма: «Мин аны көн саен кат-кат үбеп торганга», – дигән җавап ишеттем. «Мин сезгә читтән торып гашыйк булдым, Илүсә.
Сезнең уңганлыгыгыз, булганлыгыгыз турында Нәсимә апа туктаусыз язып торды. Мин күптән сезнең белән никахлашып яшәгәндәй итеп тоям үземне, характерларыбыз да туры килде, сез кайнаррак, мин сабыррак. Моңа кадәр үпкәләшкәнебез булмады». Аның бу сүзләреннән мин тагын көлеп җибәрдем. «Нәсимә апа дүшәмбе көнне ачуланып шалтыратты: «Йә кыз китә, йә син
авыз ачып каласың! – ди. – Егете киткән чак, килеп җит!» – дип тәмамлады ул сүзен.
Аның сөйләгәннәрен мин комедия карагандай кабул иттем. Беркайчан да институтка керү өчен генә кияүгә чыкмаячакмын, дидем. Хәзер кешеләр йә фатир, йә чит илгә чыгу өчен, йә башка сәбәп белән никахлаша. Язылышу – ул бит әле бергә тору дигән сүз түгел. Каршы әйткән һәр сүземне Рәис әнә шулай юкка чыгара барды. Аның сүзләре гомерлек хыялым булган медицина институтына якынайтты. Миңа кинәт әллә ни булды. Башымны
бөтенләй югалттым. Ул алдымда торган якты киләчәк турында сөйләде дә сөйләде, мин матур төш күргәндәй сихерләнеп, шул киләчәктә йөздем... 
Нәсимә апа да Рәис сүзләрен хуплавын колагыма гел тукып торды. Ике тәүлек дигәндә, ризалык бирдем... Язылышырбыз, мин үз фамилиямдә калам, бергә тормаячакбыз, дип килештек. Әти белән әни башта аптырашса да, туй ясамыйбыз, Алабугада язылышабыз да Ленинградка китәбез,
беркемгә дә әйтмәгез, дигәч ризалаштылар. Аларның мине зур табиб итәселәре килә иде. Әгәр килешсәк, уйларыбыз берексә, институт бетереп кайткач, туй ясарбыз, дидек.
Абыйсының ярдәме дә булгандыр, мин институтка кердем. Рәис
абыйларында, мин тулай торакта яшәп укый башладык. Ул миңа Нева буе шәһәренең барлык истәлекле урыннарын күрсәтеп чыкты. Концертларга, театрларга, танцыларга йөрдек. Монда мин Октябрь бәйрәменең ни дәрәҗәдә зурлап үткәрелүенә таң калдым. Демонстрациядән соң Рәис: «Әйдә, бер танышларыбызга кереп чыгабыз», – дип, каядыр алып китте. Лифтта алтынчы катка күтәрелдек. Рәис үз ачкычы белән ачып, бер фатирга алып керде. Бу искиткеч зур бүлмә иде. Бөтен нәрсә бар. Савыт-саба да,
суыткыч та, диван-карават, бәдрәфе, ваннасы. Биредә кеше яшәмәгәнлеге күренеп тора иде.
«Ә кайда соң дусларың?» – дип сорауга, Рәис елмаеп: «Менә бит, икесе дә кара-каршы басып тора», – диде. Ваклыкларын сөйләп тормыйм. Рәис минем күңелемдә урын алып өлгергән иде инде. Ул көнне без шушында калдык. Дүрт көннән бер бабайдан яшерен генә никах укыттык. Икебез дә комсомол бит...
Никахтан соң миңа әллә ни булды. Эчемдә нидер дөрли башлады.
Ул сүнмичә бик озак интектергәннән соң, моның сәбәпчесе син икәнне аңладым, Заһит! Бөтен вөҗүдемне коточкыч тойгы биләде: яшәүнең шатлыгы син янәшәдә чакта гына булган икән! Югыйсә без Ленинградта кайнап торган тормыш белән яши идек. Әлбәттә, мин бу хәлне иремә сиздермәскә тырыштым. Әмма күңелем үсмәде, эчтән сыздым. Бутала башладым. Лекцияләр начар үзләштерелә, укыганнарым истә калмый, зачёт- семинарларда битарафландым. Моның аяныч нәтиҗәләргә китерәчәген
уйлап, эчке дөньямда тәртип урнаштырырга керештем. Ләкин бу ачыргаланып бәргәләнү генә иде. Ахырда юлын таптым. Синең белән икебезнең арадагы сөю тулы мизгелләрне күңелемнән үткәрергә тотындым. Шул чакта миңа искиткеч рәхәт иде. Сине үземнән өзеп ташлый алмаячагымны аңладым. Сиңа якынаю гына җанымны сулкылдап сызлауларыннан коткара алачактыр,
мөгаен. Бу – минем Ленинградка килгәч алган иң зур сабагым иде.
Менә ундүрт ел вакыт узган да киткән. Институттан соң Нижневартовскида эшләү, Чаллыга кайту, хәзер – Казан. Әйе, башкалабызга күчүебезгә өч ай. Мин терапевт булып урнаштым. Рәис – төзелештә инженер. Мин синең университет тәмамлавыңны, гаилә хәлләреңне, тел-әдәбият өлкәсендә
бик мөһим фәнни хезмәтләр чыгарганыңны, филология фәннәре докторы, профессор булуыңны, күптөрле дәрәҗәләргә, дәүләт бүләкләренә ия икәнеңне күптән белә идем. Казанышларың белән телевизор, газета-журналлар аша танышып барам һәм эчемнән горурлык кичерәм. Бернинди өлешем булмаса да, горурланам. Кызганыч, бу хакта кешеләргә сөйләп кенә булмый.
Яшьлек үтте. Ләкин аның яме күңелемнең иң кадерле урынында саклана. Мине бормалы юллар урый-урый, сиңа якынаерга шул этәргәндер инде.
Хатым озынга китте. Вакытыңның минутлап бүленгәнен беләм. 

Максатым – теге чакта шул адымны ясаганым өчен аклану дип аңлама, зинһар, юк.
Түземлегең җитсә, укып чыгарсың. Җавап яз, димим. Шуңа күрә
адресымны да куймыйм. Хатны секретареңа кертеп бирерләр. Мин сиңа иң изге теләкләр генә телим.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 03, 2021

Фото: pixabay

Теги: проза татарча хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Дэвамы кайчан була, туземсезлек белэн котэм.