Логотип Казан Утлары
Роман

Арышларда көек исе (дәвамы)

Болында кишәрлекләр сызып йөргәндә дә, Ләйләгөл белән язмышларының кыл өстендә калуы бер генә мизгелгә дә күңеленнән китмәде. Башында бер уй туды тууын, ләкин аны Ләйләгөлгә ничегрәк җиткерәсе... Ул тыныч булырга тырышып, сүзен йомшак кына башлады: – Ләйләгөл... Мин митингтан соң бик озак уйландым... – Шунда сүзе әллә ничек тоткарланып калды, Булат Ләйләгөлгә төбәлде. Ул таш сындай хәрәкәтсез иде. – Син мине тыңлыйсыңмы?

(Әсәрне башыннан укыгыз)

***
Ләйләгөлне куып җитеп, кич очрашуга чакыргач, Булат кәнсәнең
парткабинет дип йөртелә торган зур бүлмәсенә керде. Анда бригадирлар,
хисапчылар, колхоз идарәсе әгъзалары, авыл Советы активы җыелган
иде. Һәрберсе катнашында бригадалап кешеләр саны ачыкланды,
чалгы чүкүчеләр, ашарга әзерләүчеләр, су ташучы билгеләнде. Булат
белән бригадирларны, хисапчыларны ат караучылар җигеп китергән
арбаларга утыртып, печәнлекне кишәрлекләргә, бригадаларга бүләргә
җибәрделәр. Ул бик четерекле булып чыкты, чөнки печәннең кайбер
урыннары каерып ала алмаслык куе, икенче урыннары бик сирәк яисә
чабылмастай куе иде. Бу эшләрне кичкырын гына төгәлли алдылар.
Булат өйгә кереп капкалап чыккач, бәрәңге бакчасы түренә барып
утырды. Бөтен уе Ләйләгөл белән очрашу турында иде.
Ләйләгөл басу капкасы янындагы карт имән янына килеп җиткәндә,
айны болыт каплады, күкне, җирне күләгәләп, кош сайрауларын
томалап, ниндидер яшерен нәрсә хәрәкәтләнгән кебек тоелды. Булат
аркасы белән имән кәүсәсенә сөялеп көтә иде. Ләйләгөл аңа килеп
җитәргә бер адым калгач туктады. Күзләре күздә булса да бер-берсенә
тартылу сизелмәде. Бу әллә нинди битараф, ят халәт иде. Болыт
айның бер ягын ачкандай итте. Көмеш нурлар Ләйләгөлнең текә
маңгаен, кысылган иреннәрен, бераз алгарак чыгып торган ияген
яктыртты. Гүя ул яу кырына бәрелешкә чыккан гаскәр башлыгы иде.
Гәүдәсенең, йөзендәге һәр сызыгының киеренкелеге бу көрәшнең
аяусыз булачагын искәртә иде кебек. Булат үзенең шушындый ямьсез
күренешне гөманлавыннан сискәнеп китте. Аны да, үзен дә җиргә
төшерү нияте белән Ләйләгөлгә таба атлады һәм иңбашына куймакчы
булып, кулын аңа таба сузды. Тик Ләйләгөл шундук читкә тартылды.
– Зинһар кагылма... – Аның бу үтенече күз яшьләре аша әйтелде
кебек. – Мин басып тормыйм, һавага ябышып кына торам...
– Ә син миңа таян.
Булат кабат якынаймакчы булды. Әмма кыз аның кисәтүле
карашын күргәч, ниятеннән кайтты. Дөресен генә әйткәндә, ул үзе
дә һавага ябышып кына тора иде.

Болында кишәрлекләр сызып йөргәндә дә, Ләйләгөл белән
язмышларының кыл өстендә калуы бер генә мизгелгә дә күңеленнән
китмәде. Башында бер уй туды тууын, ләкин аны Ләйләгөлгә
ничегрәк җиткерәсе... Ул тыныч булырга тырышып, сүзен йомшак
кына башлады:
– Ләйләгөл... Мин митингтан соң бик озак уйландым... – Шунда
сүзе әллә ничек тоткарланып калды, Булат Ләйләгөлгә төбәлде. Ул
таш сындай хәрәкәтсез иде. – Син мине тыңлыйсыңмы?
Ләйләгөл кыймшанмады, кысылган иреннәре арасыннан ишетелер-
ишетелмәс өч сүз сызылып чыкты:
– Тыңлыйм, Булат. Тыңлыйм...
– Беләсеңме нәрсә... Безгә иртәгә үк өйләнешергә кирәк!
Төп-төз, хәрәкәтсез торган Ләйләгөл аңа таба ялт борылды да
ачулы тавыш белән:
– Син ни сөйлисең?! – дип кычкырды. – Әллә башыңа тай
типтеме?!
Түгеләм-түгеләм дип торган Булат та ярсып китте:
– Әти-әниләр безнең никахка ризалык биреп ялгышкан булып
чыгалармыни?!
– Алар ризалыкларын көзгә бирделәр.
– Без Сабантуйга дип сорадык. Ниятебездән чигенмибез.
– Аңла, Сабантуй юк хәзер!
– Сабан туе булмаса аның иртәгәсе исән. Мин бит запастагы
сержант. Озакламый повестка бирәчәкләр. Аңлыйсыңмы син шуны?!
Өйләнешәбез – бетте-китте.
– Дөньяның асты-өскә килгәндә нинди өйләнешү, Булаткаем! – дип
өзгәләнде Ләйләгөл. – Пир во время чумы ясыйбызмыни?!
Ләйләгөл шарт борылып, урам эченә атлады. Булат аны куып җитеп
туктатты да, кысып кочаклап алды.
– Кысма, үтерәсең. Болай да эчем ут...
Булат аңа буйсынып, кулларын бушатты, кызның күзләрен,
битләрен, иреннәрен үбәргә тотынды һәм үзләренең бергә булырга
тиешлеген туктаусыз кабатлады, Ләйләгөл аның сүзләрен туктаусыз
кире какты... Йөгерә-атлый шулай тарткалашып бара торгач,
Ләйләгөлләрнең капка төбенә килеп җиттеләр.
– Әрнетмә йөрәгемне! – дип сыктады Ләйләгөл, бәләкәй капкадан
эчкә атлаганда.
– Үкенергә туры килмәсен! – диде Булат, бик усал итеп. – Иртәгә
кич мин синнән шул урында җавап көтәм... Ныклап уйла!
Ләйләгөл аның бу сүзләрен тыңлап та бетермичә өйләренә кереп
китте. Булат ишегалдыннан куып чыгарылган заттай озак басып
торды. Әйтерсең лә алар икесе ике телдә сөйләшүче ят кавем
кешеләре иде…

***
Элекке елларда печәнгә төшкән иртәдә авыл халкы Сабантуй
көнендәге кебек шау-гөр килә, үзенә бер бәйрәм ясый иде. Кичә йорт-
илгә килгән афәт һәрбер тере җан иясенә үзенең шомлы сөремен сибеп
өлгерде. Шуңа карамастан, авыл барыбер иртәрәк уянды. Хатын-
кызлар сыерларын савып көтүгә куганчы ук әле югары, әле түбән
очта чеке-чеке чалгы чүкегән тавышлар ишетелде. Аларга шыгырдап,
шапылдап, ишек-капка тавышлары кушылды. Безне дә онытмагыз
дигәндәй, әтәчләр ярсыбрак тавыш бирде, казлар каңгылдады, үрдәкләр
жыбык-жыбык килеп, үзләрен сиздерде. Сыер-сарыклар көтүгә кузгала
башлауга төнге җәйләүдән кайтучы атлар дөпе-дөпе урам буйлап
конюшняга таба узды. Алар артыннан йокылары ачылыр-ачылмас
яшүсмер малайлар берәм-берәм ат утарына ашыкты. Малайларның
башында бер уй бөтерелә: ныклырак арба, яңарак сбруйлар, шәбрәк
ат эләктерү. Ат дворы инде кайнап тора. Малайлар сбруй бирүчеләрне
әйләндереп алалар, кайсыларыдыр арба тәгәрмәчләрен берәм-берәм
салдыра, лагуннан дегеткә манылган пумала белән арба күчәрләрен,
тугым эчләрен майлыйлар. Кайсыларыдыр дуга, камыт-ыңгырчак,
йөгән-дилбегәләрен алып килеп, ат җигәргә әзерләнә. Рәбига
җитәкчелегендә конюхлар атларны тотыша, камыт кигерешеп,
чөелдереген кысарга булыша, ыңгырчак салып, аркалыкны күтәрешә,
төрле киңәшләрен бирә, атның гадәтләрен аңлата. Бер-бер артлы
арбалар дегет исләре таратып урамнарга юнәлә, чалгы тоткан ирләрне,
егетләрне, хатын-кызларны, чүкеч-сандал салган капчыклары белән
бабайларны утырткан арбалар печәнлеккә юнәлә. Болынга килеп
кергәч, кәеф күтәрелә башлый. Куе булып үскән печәннәр, алсу-шәмәхә
тукранбашлар, ромашка, меңьяфрак чәчәкләре ике яклап арбалар белән
узышкандай, күзләрне иркәләп, хуш исләрен сибеп кала. Арбалар
күлдән ерак булмаган юкәлеккә килеп туктый. Кешеләр арбадан төшеп
аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән болынга, тукмак башлы камышлар,
күрәннәр, төнбоеклар арасыннан көзгедәй ялтырап ятучы Олы күлгә
сокланган арада колхоз җитәкчеләре дә килеп җитте. Һәр бригада
җыелып, кайсы силәдә, кайсы атка атланып, үз кишәрлекләренең
кайдалыгын белешә башлады. Рәкыйп тә кайсыдыр арбадан төшеп,
ир-атлар белән күрешә башлады. Кул кысышып күрешкәндә, Борһан
аны сагынганын сиздереп алды:
– Карагыз әле, урман кешесе дә кайткан бит! Йә ничек анда,
шүрәлеләр кытыкламадымы?
– Шүрәлеләрнең зыяны сизелмәде, – диде Рәкыйп, көлә-көлә. – Ну,
кигәвеннәре дә кигәвеннәре! Юләр кеше әйткәндәй, чәүкә кадәр бар!
– Ә черкиләре?
– Черкиләре чыпчык кадәр! Уң кулың белән пычкы тотканда, сулы
белән шуларны куып хәлдән таясың, валлаһи.

– Кисеп бетерә алдыгызмы?
– Аударып та, турап та бетердек. Сугыш хәбәре дә кичә кич кенә
килеп иреште.
Шулчак егетләр янында колхоз председателе Вагыйз күренде:
– Рамазан кайда?
Аңа Борһан җавап бирде:
– Ул миңа очраган иде, военкоматка барам диде.
– Тизрәк, тизрәк, егетләр, – дип ашыктырды Вәлиев. – Борһан,
Рәкыйп, сез күлнең югары башына барыгыз. Анда, чапкычларыгыз
янында Шәрифулла көтеп тора.
Чапкычлар янына барганда каерылып үскән печәнне күргәч, алар
сызгырып куйдылар. Авыр башларын иеп утырган сарут, донник,
меңьяфрак үләннәренең куелыгы хуш исләре күңелне кузгатырлык
иде шул. Борһан белән Рәкыйп шундук ургычларның төзеклеген
тикшерергә кереште. Рәкыйп атын җигәргә алып килгәндә, уйчан
гына әйтеп куйды:
– Җирнең көченә шаккатам мин, малай! Егермешәр метр
озынлыктагы наратларны кискәндә күрдек: линейка белән үлчәп
үстергәндәй тип-тигез, төп-төз. Менә бу мең төрле чәчәкләрне дә
җир үстерә. Нинди төрлелек, нинди байлык!
– Миллион төрле әйберләрне үстерергә әллә җирнең акылы бар
микән? – дип куйды Борһан.
Рәкыйп гаҗәпләнүен белдереп, башын гына чайкады:
– Ничек булса да, каерылып уңган бу печәннәрне, игеннәрне үзебез
җыеп ала алсак иде...
Биш минут вакыт үттеме, юкмы, алар үз кишәрлекләрендә
келтер-келтер печән аударырга тотындылар. Кулдан чабучылар да
дүртәр-бишәр кеше булып берләшәләр, межа сызалар, ир-атларның
инде, чалгыларын янап, эшкә тотынганнары да бар. Хатын-кызлар
тирәсендә әле шау-шу дәвам итә. Кайсыдыр «Елан!» дип кычкыруга,
куркышып сибелгәннәре күренә, ул еланның кәлтә генә икәнлеген
белүгә бөтенесе көлешә-көлешә бергә җыелалар. Яшьрәк ир-атлар
кызларны чалгы янарга өйрәтә:
– Менә болайрак бас. Сул кулың белән сапның боҗрасы
астыннанрак тот. Янавычыңны уң кулыңа алып, менә шулай ике
яклап үткенлә, – дип өйрәткәндә, ир кешенең кулы юри, ялгыш кына
кызларның йомшак иңбашларына яисә күкрәкләренә кагылып китә.
Акрынлап шау-шу тына, чалгы белән янавычның бер-берсенә
чың-чың кагылган тавышлары көчәйгәннән-көчәя дә, тора-бара
тынып кала. Чалгыларын тотып, ир-атлар – аерым, хатын-кызлар
аерым рәтләргә басалар, чалгыларын киерелеп селти-селти чыклы
печәнне тигез рәтләргә сала башлыйлар. Покослар күпереп, калын
булып сузыла. Билгеле бер ара үткән саен туктап, чалгыны янаганда, йөрәкләргә дәрт өстәлә. Башлап чабучыдан калышмас өчен барысы да
бер көйгә селти, сулышлар да сәгать механизмы кебек тигез хәрәкәткә
көйләнә. Ярты сәгать үткәндерме, юкмы, хисапчы Миңнулла кулына
журналын тотып, әле бер, әле икенче төркем янына йөгерә-атлый
барып җитә, атлаган саен, покосларга тибеп, аслары чабылып бетмичә
калган урыннары юкмы икәнен тикшерә. Берәрсенең кимчелеге
табылса, үтеңне сытарлык шәмәхә тавышы белән кычкырырга
тотына:
– Кара әле, Фәһимә, бу нинди монгол сакалы төсле печәннәрең
покос астында тырпаеп тора?
– Юкка бәйләнмә инде, Миңнулла! – дип ачуланып кычкырды
Фәһимә, аңа очып кунардай булып килеп. Фәһимә туктагач, аның
иптәшләре дә туктый.
– Ә менә бу ни?
– Ни булсын, печән!
– Печәнен печән, син аның башын гына печкән!
Барысы да көлеп җибәрделәр. Фәһимәнең чырае ачудан кып-кызыл
булды.
– Кая, ничә урында ул? Ике адымга өч төп тырпаеп калган, харап
булган икән!
– Өчме, дүртме, белеп тор: әгәр покос астың болай калса, нормаңны
үтәсәң дә, тулы хезмәт көне язмыйм мин сиңа!
– Эш башланмас борын бәйләнмә әле, бүксә тәре! – дип кул селтәде
Фәһимә.
Шулчак алар янына председатель Вагыйз килде:
– Юкка кызасың син, Фәһимә, – диде ул акрын гына. – Миңнулла
дөрес әйтә. Әгәр бөтенебез дә шулай чапса, без бик күп печән
югалтачакбыз. Чалгың үтмиме әллә, балакаем?
– Чалгым үтә минем.
– Алайса Миңнулла әйткәнне дә үтәү мәҗбүри булып чыга.
Фәһимә каршы әйтмәде, Миңнуллага бер ачулы караш ташлады
да чалгысын кулына алды, барысы да дәррәү эшкә тотындылар.
Кояш колга буе күтәрелгәндә, аш пешерүче Миңсылу арбасы да
килеп җитте. Дилбегәне гадәттәгечә Әнәс исемле ун яшьләрдәге
малай тоткан, аның артында агач су мичкәсе белән ике арада бөдрә
чәчләре астыннан күзен елтыратып, Әнәснең яшьтәше Сәрия утыра
иде. Ык тыкрыгындагы ишелергә торган иске йортта яшәүче бу
кыз халык кайда эшли, гел шунда була, тамагын туйдыргандай итә.
Әнисе белән әбисе чирдән чыкмау сәбәпле, бер кәҗә белән бер оя
каз-үрдәктән башка мал-туарлары юк иде. Сәриянең әтисе вербовка
белән Урал ягына төзелешкә китә дә шул килеш хат-хәбәрсез гаип
була. Имеш, аны кемдер шунда күргән, авылга кайтырга йөри икән
дигән сүз дә таралган иде. Әмма бу ялган хәбәр генә булып чыкты. Иң элек Миңсылу үзләре алып килгән таганга зур казанны элеп,
мичкәдән чиләкләп су салды, астына учак ягып җибәрде. Борһаннарның
урагы артыннан ияреп йөгерешеп арыган юеш борынлы ике малай
пешекче арбасын күрүгә йөгереп килеп җитте. Атын читкәрәк куйган
Әнәсне өчәүләп уратып алдылар. Әнәс аларны иң матур җирләрне
күрсәтәм дип, күл буена алып төште. Өчесенең дә кулына камыш
башларыннан көрән җикәннәр сындырып бирде. Шуларны тотып,
дүртесе дә болын чәчәкләре уртасыннан йөгерергә, көлешергә,
кычкырырга тотындылар. Бу минутларда бөтен дөньясында шушы
балалардан да бәхетлерәк кеше бар идеме икән? Кичә тузанда уйнаганда
касмакланып каткан аяклары чыклы үләндә ап-ак булып чистарды,
шәрә табаннары җир дымы аша аның шифасын алды, зәңгәр күктәге
кояш җылы нурлары белән сикерә-сикерә чабарлык, мәтәлчекләр
атарлык көч бирде. Балалар нәкъ әнә шул гамәлләрне артыгы белән,
хәтта Җир үзе дә канәгатьләнерлек дәрәҗәдә тормышка ашырдылар.
Биек үләннәр арасында ялкауланып яткан җил балаларның шаяруына
кызыгып, учактан күтәрелгән зәңгәр төтенне аларга таба уйнатып
җибәрде. Төтеннән борыннары кытыкланган балалар Миңсылу
апалары янына барып та җиттеләр. Бүген генә суелган сарык итенең
казанда лепер-лепер кайнавыннан таралган тәмле ис авызларыннан
сулар китереп, күңелләренә тагын шатлык өстәде. Алар Миңсылу
апаларына арбадан савыт-саба, кашык-чүмеч, кружка, стакан ише
әйберләрне йөгерә-йөгерә ташыдылар. Аннары букча алып карлыган,
балан яфраклары, мәтрүшкә, тукранбаш чәчәкләре җыярга киттеләр.
Миңсылу үзе җиләк, кыргый бөтнек яфраклары, гөлҗимеш чәчәкләре
салып чәй кайнаткан иде. Хатын-кызлар ул чәйне чиләге белән алып
китеп, һәркемгә кружка, стакан белән бирәләр. Булат, үзләренә чәй
китермәсме икән дип, кырын күз белән генә Ләйләгөлне күзәтте. Ләкин
ул аларга шактый якынайса да, борылып китеп барды. Рәкыйп белән
аңа ике кружка чәйне җитез Фәһимә абына-сөртенә килеп, калдырып
китте. Кружкаларын алганда, Фәһимәгә рәхмәт әйтсәләр дә, Булат
эчтән генә өнәмичә калды. Ул абына-сөртенә кабаланмаган булса,
бәлкем Ләйләгөл килгән дә булыр иде дигән уй күңелен тырнап үтте.
Атлар да, үзләре дә шыбыр су булып тирләгәннәр иде. Бераз
ял итмичә булмас дип, атларның алдына печән салдылар. Әнисе
кайнаткан шифалы чәйне мактый-мактый тәмләп эчтеләр. Рәкыйп,
су коенып чыкмыйча булмас дип, күлгә китте.
Булат кичә Ләйләгөл белән аерылышканнан бирле гүя җирдә
түгел, ниндидер дерелдәп торган баткаклык өстендә йөри иде. Ярага
тоз сипкәндәй, йөрәге сулкылдый да сулкылдый... Ул чабылган
печәнне мендәр калынлыгы гына җыештырды да шуңа башын салып
чалкан ятты. Зәңгәр күктә вак мамык өемнәредәй ак болытлар йөзә.
Теләсәләр, бу җиңел болытлар йокысыз үткән төннең бөтен гәүдәсенә җыелган авырлыгын тарата алырлар иде шикелле. Әнә бит, күз
кабаклары да йомылырга тели. Тик керфекләр арасыннан чагылган
нәфис болытлар аның әрнүле уйларын тагы да көчәйтте генә. Кичә
сугыш хәбәре яшәүнең астын-өскә әйләндерде. Шулай булса да алар
кичәгенәк бергә иде, ә бүген? Ләйләгөл күз дә ташламады бүген...
Инде күңелләре белән кайчаннардан бирле бергә тормыш корабыз
дигән хыялларның күз ачып йомган арада юкка чыгуы Булатның
башына сыймый иде, бу үлемгә тиң иде. Үлмәс өчен нишләргә соң?!
Килешергә! Ә ничек?
Шул арада сулы чиләк күтәреп, Рәкыйп та килеп җитте:
– Әнәстән чиләк китерттем, атларны эчерик әле.
Ул чиләген Булатның ак бәкәле алдына куйды. Булат якын килгәч,
ат, рәхмәт әйткәндәй, йомшак кына кешнәп, авызлыкларын шалтыр-
шолтыр чиләк читенә кагылдыра-кагылдыра иреннәрен суга тидерде.
– Сусаган булса да бик сак эчә, – дип куйды Булат.
– Күлнең чишмәләр бәреп торган иң салкын урыныннан алдым.
Тешенә тия торгандыр.
Рәкыйп үзенең атын да эчереп бетергәндә, Әнәс, теге вак
малайларны, Сәрияне ияртеп, чажлап килеп җитте. Чиләкне ул үзенә
алды, кружкаларны аларга тоттырды. Балалар кружкалар белән
чиләккә шап-шоп сугып, Рәкыйп белән Булатны өч тапкыр котыра-
котыра әйләнеп чыккач, аш пешкән урынга таба томырылдылар.
Рәкыйп авызын ерып, аларга карап торды да үзенчә бәя биреп куйды:
– Безнең борынгы бабаларыбыз мамонт аулаганда гына шушы
кадәр тавыш чыгара алгандыр. Алда ниләр буласын уйламаган чакта
ничек бәхетле без, адәм балалары!
Миңсылу, аш өлгергәч, клеёнкаларын җәйде, ипи, тоз, борыч
куйды. Итне алып турады, өстен эре ат кузгалагы яфраклары белән
япты. Аннары кухня капкачына бәләк белән суккалап, печәнчеләрне
ашарга чакырды. Төркем-төркем булып халык килә башлады.
Зәйнетдин бергә печән чабучы өч егет белән кузгалак, юа җыеп алып
килде. Аны уртадагы клеёнкага куйдылар. Хатын-кызлар иң элек шул
юа, кузгалакларны авыз итәргә ашыкты.
– Әй, Фәһимә, кузгалак ашама, кузгала алмассың! – дип кычкырды
Рәкыйп көлә-көлә.
Фәһимә җавапсыз кала торганнардан түгел иде:
– Кузгала алмасам, егетләр күп әле, берәрсе кузгатып җибәрер.
– Әй, кызый, юаны чамалап кап, юанаюың бар, – дип кеткелдәде
кайсыдыр.
– Печәннәрне җыеп бетергәнче генә юаная күрмә! – дип өстәде
икенчесе.
Ашны, телеңне йотарлык дип мактый-мактый, Миңсылу апаларына
рәхмәтләр укып ашадылар. Чәй таратырга кәстрүл капкачын ачуга тирә-юньгә бөтнек, мәтрүшкә, чабыр үләне исләре таралды. Чәй
өләшә башлауга чаптарына атланган Рамазан Фәттахов юртып килеп
туктады.
Председатель Вагыйз белән Шәрифулла янәшә утыра иде.
– Атын күбеккә батырган, яхшы хәбәр түгелдер, – дип куйды
Шәрифулла.
– Хәзер әйбәтне көтмә инде син, – дип Вагыйз Рамазанга борылды.
– Нинди хәбәрләр белән кайттың?
Рамазан әле генә Миңсылу кулына алган чәйле кружкасын куйды
да:
– Повесткалар бирделәр, – диде.
Халыкның кайсы авызындагы ризыгын чәйнәүдән туктап,
кайсылары башлаган сүзләрен өзеп тып-тын калды. Акрын гына
сыйпап искән җил дә үләннәр арасына кереп сеңде. Рамазан иңбашына
асылган күн сумкасыннан берничә кәгазь чыгарды. Аларны әле
берсен, әле икенчесен алып карагандай итте, тагын кирегә актара
башлады. Барлык күзләр аның хәрәкәтен күзәтә иде.
Вагыйз түзмәде:
– Әйтсәң әйт инде, кайчан китәргә?
– Иртәгә...
– Өләш тизрәк...
Ниһаять, Рамазан тирән сулап хәл алды:
– Менә бусы... Хәсәншин Тәлгатькә...
Ул сүзен әйтеп бетергәнче Фәһимә кычкырып елап җибәрде.
Тәлгать повестканы алгач та хатынын тынычландырырга ашыкты.
– Бусы Рәхмәев Кәримгә.
Кәрим озын гәүдәсен чайкалдырып торып басты, мыегын сыпырып
елмайгандай итте. Озын аяклары белән тиз генә барып повестканы алгач,
гаҗәеп җитезлек белән бик канәгать кешедәй урынына барып утырды.
– Их, алтын куллы балта остабыз китә бит!
Нәҗметдиннең бу сүзләрен тагын кемнәрдер хуплаганы ишетелде.
Авылда Кәримнең кул көче кермәгән берәр кеше бар идеме икән?
Өченче повестка Мәгалимов Рәкыйпка бирелде. Рәкыйп аны бик
тыныч кына алып озаклап укып торды. Ашарга алар өчесе – хатыны
Наилә, апасы Рәбига, Рәкыйп бергә утырганнар иде. Иренең повестка
алуын күргәч, Наилә йөзе белән Рәбиганың тезләренә капланды,
ләкин бер генә тавыш та чыгармады. Рәбига йомшак кына итеп аның
чәчләрен сыпырды, аркасыннан иркәләде. Соңгы повестка лесник
Харисов Шәңгәрәйнеке иде. Ул урманда бүген үзе кешеләр җыеп
печән әзерләгәнлектән, повестканы Рамазан илтеп тапшырырга тиеш
булды. Шәңгәрәй өчен көяләнүче сизелмәде. Ул рәхимсезлеге белән
халыкны елатып, аның каргышын алды. Әле атна-ун көн элек кенә
хатыны Зөлфиянең аерылышырга судка гариза биргәнлеген ишетеп, бөтен авыл хафаланган иде. Мәсхәрәләүләренә, кул күтәрүләренә
түзәрлегем калмады дип елый-елый, Зөлфия үзе сөйләгән. Ул бик
уңган-булган, кешеләр өчен җанын ярып бирергә әзер хатын югыйсә.
«Менә, суд та кирәк булмады», – дип куйды ир-атлардан кемдер.
Рамазан китүчеләргә ниләр алырга кирәклеген аңлатты. Иртәгә
сәгать тугызда военкоматтан җибәрелгән машинага утырып,
Бөгелмәгә китәчәкләр икән. Печәнчеләр урыннарыннан тора
башлауга Вагыйз халыкны туктатты:
– Без монда киңәштек. Дүртенче бригадага бригадир итеп
Айтуганова Ләйләгөлне куярга булдык.
Бу сүзләрне ишетүгә Ләйләгөл йөгереп, председательнең
каршысына килеп басты:
– Вагыйз абый! Сез бит миңа атна-ун көнгә генә, вакытлыча гына
дигән идегез...
Вагыйз аның иңбашына кулын салып сүзен бүлде:
– Кызым, сабыр булыйк. Син шулкадәр яхшы эшлисең. Киләчәктә
карарбыз әле. Килештек, яме? – Ләйләгөл аның күзләренә мөлдерәп
карап торды, тик бер сүз дә әйтә алмады.
Председатель сүзен дәвам итте:
– Ә сез, фронтка китәсе иптәшләр, хатыннарыгыз белән өйләрегезгә
кайтыгыз, юлга чыгарга җыеныгыз.
Рәкыйп Наиләсе белән апасы янына килеп:
– Сез кайтыгыз, – диде. – Мин шушы, үзебез тәгәрәп үскән
болыныбызда әзрәк эшлим әле. Ике-өч сәгатьтән кайтып җитәрмен.
Аның әйткәннәренә партоешма секретаре Кәлимуллин килеп
кушылды:
– Андый уең өчен рәхмәт, балакаем. – Ул аның аркасыннан какты:
– Ниятең изге... Тик бик үк әйбәт булмас. Иртәгә сезгә аерылышасы
бит... Кайтыгыз... Наилә, Рәбига, барыгыз...
Рәкыйп әз генә уйланып торгач:
– Син хаклыдыр, Мирза абый, – диде. – Киттек алайса...
Ул читтәрәк басып торган Булатка кул изәде дә арбага утырды...
Арба кузгалды, хуш исле сусыл печәннәр артка чигенде, болын шау
яшьлегендә кайнарланып, аллы-гөлле төсләре белән җемелдәде,
меңнәрчә чәчәкләренең сагышлы күзләре белән тилмереп,
арбадагыларны озатып калды…

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 03, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев