Проза
-
2 май 2026 - 17:00
Әти йорты (хикәя)
Әтисе белән әнисенең аралары суына башлаганда Гөлсинур унынчы класста укый иде. Туксанынчы еллар. Моңа хәтле заводта тырышып-тырмашып, әйбәт кенә эш хакы алып эшләгән әтиләре өйгә акча алып кайтмый башлады... -
2 май 2026 - 13:00
Тау итәгендә (хикәя)
Билгесезлектән тә кыенрак нәрсә юктыр, мөгаен. Бүтән чагында кылны кырыкка ярырдай булып йөгергәндә дә җиткереп булмаган вакыт бүген урынында тукталып калган диярсең... -
2 май 2026 - 09:00
Җир астыннан юллар бар... (хикәя)
Әнидән соң утыз еллап ялгыз яшәде бит әти. Аңа – алтмыш, Миңсылу апайга иллеләр... Кеше теленә кермим дип сагайдылар микән? Миңа әйткән булса, каршы дәшми идем бит инде. Миңа ни, минем үз тормышым, аларның үзләренеке. Хисләремнән көләр, аңламас диде микән? -
1 май 2026 - 17:00
ЧИГҮЛЕ КУЛЪЯУЛЫК
Биш көн хастаханәдә яткач, Мәдинә кызын соңгы тапкыр имезеп, күкрәгенә кысып елады да чыгып китте. Әле берни белмәгән сабый янында күз явын алырлык, исемле кулъяулык ятып калды – «Гөлүсә». -
1 май 2026 - 13:00
«Уау-уау» Шакир
Ир күрмәгән хатын түгел Мәдинә, күргән, бик күргән, дияргә була. Тик шул затлар аркасында нужасын да шактый татырга туры килде аңа. Җитмәсә менә бу звеновод Шакир итәккә эләккән тигәнәк кебек теңкәгә тиеп бетте. Уңаймы, уңай түгелме, төрле сәбәпләр белән очрашып, сүз катарга форсат эзли. -
1 май 2026 - 09:00
Себер хикәяте (хикәя)
Күңелем белән сизеп, тоеп утырам, болар безне тәмам оныттылар, болар яшьлекләренә кайттылар. Әйтерсең лә егерме яшьлек Сәйдулла кичке уенга чыккан да, гармун тартып, күрше кызына йөрәгендәге хисләрне аңлата. Ул чактагы җырларда әллә ничә төрле яшерен мәгънә, кинә-киная, тел белән әйтеп булмаслык тәкъдим вә җавап хисләре дә булган икән шул... -
30 апрель 2026 - 17:00
Кадер (хикәя)
Эчемнән янып, күзгә күренмәс яшьләр белән елап тыңладым – гомер буе аз гына булса да, наз тоеп яшисем, сөю-мәхәббәт эчендә йөзәсем килде, ләкин ирем миңа карата гел коры булды, холкы шундый: ягымлы сүз әйтмәс, хисләнеп кочакламас... -
30 апрель 2026 - 13:00
Яшьлектән сәлам (хикәя)
– Монда кызы, оныгы барын белсә, нишләр иде икән ул? – дип әйтеп куйды Лилия. – Ләйлә – Дамирның кызымы? Ник шушы вакытка кадәр берни әйтмәдең? – Мин икенче кызга гашыйк булдым, без өйләнешәбез, дип торган кешегә шундый хәбәрне әйтә ала идемме? -
30 апрель 2026 - 09:00
Даладан килүче (хикәя)
Шәһәрнең көндәлек, таныш сулышын бозып яңгыраган ят, дәһшәтле тавыш аны сискәнергә, туктарга мәҗбүр итте. Ни булганын аңларга теләп, ул як-ягына каранды. Күрде һәм катып калды: әле генә аның яныннан кузгалып киткән, дүрт бәхетле җанны үз кочагына алган чия төсендәге машина дөрләп яна, барысы да тоташ ялкын эчендә калган иде... -
29 апрель 2026 - 17:00
РАННУР (хикәя)
Шул көннән башлап, тәүлегенә биш мәртәбә Раннур әйтүендә «Рамай», «Шахта», «Галиябану», «Иске Кара урман», «Тәфтиләү», «Сибелә чәчәк» көйләрен хәтерләткән азан яңгырый башлады. Шулай ярты ел үтеп китте. Раннурның җырга булган мәхәббәте аны Аллаһы Тәгаләгә якынайта, аның белән бәйләп тота кебек тоела башлады. -
29 апрель 2026 - 13:00
Өзелгән очыш (хикәя)
Исерек ир белән сүз көрәштерәсе килмәсә дә, Дилә дәшми кала алмады шул. Илдарны этеп җибәрде дә, нәфрәт белән: «Кемгә кирәксең син монда?!» дип сорады. Шул гына җиткән исерекнең җене кузгалып, бала башы хәтле йодрыгы белән бер генә сугып, бахыркай Диләне диварга сылады... -
29 апрель 2026 - 09:00
Төштән соң киләчәк акыл
Яшьләр күршеләребезнең күңел ачуга корылган тормышына кызыкса, шул тормышта яшәп, гомер уртасына җиткән хатын аек, тыныч яшәешкә омтыла. Күрмәгәннең күрәсе, күргәненең качасы килү шулдыр инде… -
28 апрель 2026 - 13:00
Күршеләр (хикәя)
Каршыдагы йортның ишек алды тулы машинаны күрмәс өчен, Бәһия тәрәзә чыбылдыгын тартып, чәй эчәргә утырды. Зәлифәгә, машинасыннан төшеп, ике улын, хатынын иярткән Таһир кереп бара. Ә Бәһиянең капкасын типкәләп, исерек улы Илһам чак аягына басып тора иде... -
28 апрель 2026 - 09:00
Аерылышу (хикәя)
Аерылыштык. Хатын китте. Йокы бүлмәсендә яши. Мин асылынырга бау әзерләп куйдым. Менә әйберләрне бүлешеп бетерәбез дә тәвәккәллим... -
27 апрель 2026 - 17:00
КОРЧАҢГЫ (хикәя)
«Ялгышны төзәтеп, язмышны үзгәртеп» дип җырласалар да, аны үзгәртеп тә, төзәтеп тә булмый икән шул. Ул бормалы-сырмалы, менәле-төшәле, чокырлы-сикәлтәле юл сыман ерак-еракларга сузылып яткан. Кеше дигән җан иясе, әнә шул язмыш сызган юл буенча михнәт-газаплар, шатлык-куанычлар кичереп, гомеренең чигенә таба бара да бара.