Логотип Казан Утлары
Бәян

Кояшта – сагыш төсе (бәяннең дәвамы)

...Ышануы юкка булмаган икән. Фидаил авылга көзгә таба кайтып керде. Вәгъдә иткән акчалар булмаган, күрәсең, өстендә һаман шул иске кәчтүм, яшькелт күлмәк, аягында шәлперәйгән ботинка.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

VII
Бу якларда кояш, офык артыннан килеп чыккач, йөзен чык
суларында юып тормый икән. Таң атканда сопкалар артыннан
кызарып, тулышып чыга чыгуын, ләкин җәлпәк бите, тузанга баткан
шикелле, кунык белән капланган була. Эшкә барган сәгатьләрдә
кояш бераз күтәрелә, кызгылт төсен җуеп, сарыга сабыша башлый.
Җәй көннәрендә, көн үзәге җиткәндә, бала башы кадәр ап-ак шарга
әверелә, чекерәеп, җир өстен кайнар нурлары белән өтә, көйдерә.
Кыш көне кояшның саргылт нурлары күгелҗем һаваны ерып үтә
алмыйча, җиргә төшеп җиткәнче өшеп, туңып каядыр таралып юкка
чыгып баралар. Җил, суык, шыксызлык. Ком катыш кар көртләре
өелә, әмма анда бала-чага рәхәтләнеп чана-чаңгы шуып йөрмәле
түгел. Кара-кызгылт балчык белән катыш ул кар тавы. Сопкалар
ягыннан туктаусыз җил исә, тынуны белмәгән сыек буран ком
җилгәрә. Зәмһәрир суык дигәннәрен дә шушында белде Флүзә.
Йөзне өтеп ала ул коры, аяусыз суык. Көн аяз дигәндә дә, бу якта
һава түрләре беркайчан да ачылып бетми, йолдызларга кадәр сирәк
күренә – аларны да кызгылт тузан томалап тора.
Менә шушы шәһәрдә яшәргә, эшләргә, балалар үстерергә,
тормышның чытыр арбасына теш-тырнак белән ябышып, гомер
кичерергә туры киләчәген уйласа, Флүзәнең тәне куырылып ала.
Бүгенгесе ничек тә үтәр, киләчәк ничек булыр? Кайберәүләр:
үткәнне кузгатма, киләчәк турында кайгырма, барысы да үзеннән-
үзе хәл ителә, син бүгенге белән яшә, бүгеннән кызык тап, булган рәхәтлекнең мыскалын да читкә җибәрмә, уйна-көл, юк-бар белән
баш катырма дип акыл саталар. Флүзә әлеге фәлсәфә белән килешми:
бүгенгегә карап фикер йөртә, киләчәк турында уйлана. Күңелне
үкенеч биләп ала. Шундый ямьле туган якларны ташлап, ниндидер
шайтан олаккан җирдә өметсез Өмет белән көн үткәрергә насыйп
булмасын икән ул!
Энесе Дамир озак тормады. Ул кайтып китү белән активлыгы бер
минутка да кимеми торган җиңги Флүзәне эшкә урнаштыру артыннан
йөри башлады. Бу гаиләдә дилбегә аның кулында икәне һәрнәрсәдә
сизелә. Флүн абыйсына шулай рәхәт бугай, бернәрсә өчен кайгырасы,
баш ватасы юк – җиңги йөгерә, җиңги таба, җиңги хәл итә.
Беренче эш итеп, паспорт эшләтергә кирәк булды. Авыл советы
белешмәсе, язылышу турында кәгазь, Филиснең туу турында
таныклыгын алып, милиция бүлегенең тупсасын таптадылар.
Каражалда совет хөкүмәте юк иде ахры – һәммә нәрсәгә кычкыртып
акча сорыйлар. Ул гадәти хәлгә әйләнгән, яшереп торган кеше юк.
Киткән чакта әткәсе өлеш чыгарган, өстәп Рәхмәтулла бабай биргән
сәмән, колхоз кассасыннан алган хезмәт хакы килеп җитәргә һәм
паспорт алырга гына җитте. Җиңги ике сөйләшми, нинди кабинетка
керәсе булса, Флүзәгә батырып карап: «Биш сум... Ун сум...» дип
кенә тора. Флүзә елан авызына карап, һушын югалткан куян хәлендә,
кесәсен кармалап соңгы акчаларын чыгарып, кеше-фәлән күрмәсен
дигәндәй, яшереп кенә җиңгинең җылы кулына төртә.
Паспорт алуга Филисне балалар бакчасына урнаштырдылар,
үзенә комбинатта эш табылды. Казылмаларны ваклау участогында
вагонеткалардан тәгәрәп төшкән эре кисәкле мәгъдән чималын
җыештырып, тәгәрмәчле арба белән транспортер янына китереп
бушатасың, авыр көрәк белән чималны төяп, кире мәгъдән тавына
менгереп җибәрәсең. Эшнең ояты юк, монда җил сугарып йөреп
булмый, катлаулы да түгел, тик акчасы да шуның кадәр генә.
Җиңги туктаусыз уку, һөнәр алу турында такылдый, тик яңа эшкә
керешкән яшь, тәҗрибәсез хатын кая, кемгә барып сорашырга белми
иде. Фидаил дә һаман шофёрлыкка укый алмый, эшче кулларга
кытлык, кая шофёрлыкка уку – комбинатта эшләгән участогыннан
институтка чакыру килгән егетләрне дә җибәрмиләр.
Бүлмә бирү мәсьәләсе озакка сузылды. Вәгъдә итәләр, бер атнадан,
бер айдан дип йөри торгач, көз үтте, кыш үтте, яз җиткәндә Флүзәнең
бил тирәләре калыная, түгәрәкләнә башлады.
Җиңгәсе һәрнәрсәгә игътибарлы, аның күзеннән бернәрсә дә
яшереп булмый. Беркөнне эштән кайтып, юынып йөргән Флүзәгә
карап алды да сөлгесен чөйгә элеп торган хатын янына килеп басты.
– Син, нәмә, киленкәй, тагын бәби алып кайтырга җыенасыңмы
әллә? – дип, күзен текәп, катып калды.

Җавап бирүдән качып булмый.
– Булды бугай шул, – диде оялудан кызарып. – Дүрт ай чамасы...
– Булды... бугай... Хатын-кызмы син, чүпрәк башмы? Булганын-
булмаганын да белмәгәч? Иргә сырпаланып ятуы гына рәхәт,
михнәте бар аның. Филис яңа бакчага ияләнеп килә. Тагын бәби
алып кайтмакчымы? Юк, хәл ит, бүлмәгез дә алынмаган, мин монда
балалар бакчасы ясап ятарга уйламыйм. Бүген үк табибка йөгер,
алдыр...
Флүзә аптырап калды.
– Нәрсәне алдыр?
Җиңги ачуыннан кабынып китте.
– Анаң башын алдыр! Бәбине дим! Ник кирәк әле ул сезгә? Килде
дә, баш-күз алганчы, бала ташырга тотынды, диярләр... Ну бу башсыз
авыл хатыннарын! Фатир алгач өлгерә алмам дип уйладыңмы? Бәби
дип хыялланма, мин каршы, кул куясым юк! Киленкәй, ике дә уйлама,
төшертәсең дә бетте-китте! Синең сыман билсез хатыннар чират
торалар анда. Үзем барып сөйләшәм... Шулай булмаса, кире авылга
кайтып китәсең. Фидаилгә укырга, кеше булырга кирәк, синдә бала
табу кайгысы. Озакламый ялга чыгам, отпуска бирүгә, җилтерәтеп
үзем кайтарып куям авылга!
– Фидаил ни әйтер, ул белми бит...
– Фидаил ни әйтсен? Шуны да белмәскә?! Аңгыра-ахмак түгел,
беләдер, сиңа сүз катарга җай эзли торгандыр. – Җиңгәсе җилкенеп,
бүлмә уртасына басты. Кулын бөеренә куеп, сүзен дәвам итте. – Мин
ни уйласам, Флүн белән Фидаил шуны уйлыйлар, вәссәлам! Кайт
авылга, бабай белән әбинең йортын сат, акчасын алып кил. Фидаилгә
ун тапкыр әйттем, селкенеп тә карамый. Ник кирәк карт белән
карчыкка ул ихата, хуҗалык? Кызларына кирәкме? Җир җимертеп
дөнья көтәләр, искегә исләре китми. Сатам дисәң, алучы табылыр.
– Иске йорт акчасы... Аның белән ни эшлисең, – дип, Флүзә тел
озайтты.
– Әле кулда анысы да юк! Булса, белер идек ни эшләргә! – Җиңгәсе
зәһәрләнеп, киленнең каршысына ук килде. – Әнә кешеләр метр ярым
җир казып, баз ясыйлар да, иске шпаллар белән ныгытып, землянка
корыштырып керәләр. Рәхәтләнеп яшиләр. Бездә ятмассыз бит гомер
буена?
– Шпаллардан сасы ис килә, андый землянкаларга кергән бар инде.
Тын алып булмый.
– Сасы имеш, сыер астында хуш ис аңкыймы? Ничә ел чиләк
күтәреп, сыер имчәген кармалап йөрдең...
Флүзәнең бирешәсе килмәде.
– Сөт исе килә сыердан, тәмле сөт исе...
Җиңгәсе, сүз көрәштерәсе килмичә, кулын селтәп, кухняга кереп китте. Аның тизлегенә һуш китмәле, минут эчендә үзенчә хәл итте
дә куйды Фидаил белән Флүзәнең язмышын.
Авыл сүзен ишеткәч, Флүзәнең күңел түрендә яктылык кабынган
сыман тоелды. Бабасы белән әбисе исеннән чыкмый, алар хакында
уйлап, йоклый алмаган чаклары да аз түгел иде. Ничек яшиләр, ничек
көн үткәрәләр? Филисне бик яраталар иде, сагыналардыр инде... Бала
һаман онытмый аларны, бераз шелтәләп алсалар яки нәрсәгәдер ачуы
килсә, көйсезләнеп: «Бабакай янына кайтам, әбием янына илтегез»,
– дип, еламсырый башлый.
Флүзә яшенә тыгылып, түр почмакка барып утырды. Фидаил
кайтканчы шуннан кузгалмады.
Фидаил кайтып, ашагач, Флүзә ишарә белән генә аны урамга
чакырды.
Җиңгәсе Фидаилгә элекке көннәрдә сиздереп куйган икән,
күтәрелеп бәрелмәде. Флүзәнең сүзләрен тыңлап торгач, тыныч кына:
– Ничек уйлыйсың соң? – дип, аяк астына эләккән ташны читкә
тибеп очырды. – Ике бала белән яшәп булырмы? Бүлмә дә юк бит әле.
Флүзә кирәк чакта сүзен өздереп әйтә белә. Аның бу сыйфатын,
бергә яши башлагач, Фидаил хәтта ошатты да.
– Мин бала төшертмим! – диде хатыны. – Син дә җиңги сүзен
сөйлисеңме?
Фидаил сүз куерта торганнардан түгел. Кая җибәрсәләр, шунда
бара, ни кушсалар, шуны баш күтәрми эшли, үзе өчен көрәшә торган
егет түгел иде. Андый тыныч, сабыр егетләргә вәгъдәләрне биреп,
үтәми калуны чүпкә дә санамый түрә халкы.
– Булмаган бүлмәне көтеп торасы юк, Фидаил. Авылга кайтыйк,
эшләрбез, яшәрбез... – диде Флүзә, иренең ни уйда икәнен белергә
теләп, күзенә текәлде.
Фидаил алга табан ничек яшәргә дип, уйламыйча йөрмәгәндер.
Флүзәне тыңлап бетергәч, тамак кырып алды. Ул инде аңа ныклап
ияләште, холкын-табигатен килештерде. Флүзәнең әтисе Мирзахәниф
хат язгач, ул чакта чарасыз калган сыманрак чакырган хатыны аңа
сөйкемле дә, кадерле дә, якын да иде. Эшкә китүгә Филисне сагына
башлый. Җиңгәсе, бер көнне Фидаилнең Филис белән әвәрә килгәнен
карап торды да төксе генә: «Бу кадәр бала җанлы булырсың дип
уйламаган идем, үзеңә күрә түгел икәнсең...» – дип куйган иде. Нәрсә
әйтергә теләгәндер, Фидаил анысын уйлап тормады.
– Бала төшертү турында уйлап та карама! – диде Фидаил. Бу сүзне
Флүзә аннан көтмәгән иде кебек, иренең беләген кысып алды. – Кыз
булсын дип телик, малай бар, кызлы да буласы килә.
Фидаилгә тормыш гаме кайтканын сизде Флүзә.
– Авылга үзем генә кайтмыйм, Фидаил, бергә кузгалыйк...
– Комбинаттан исәп-хисап ясатасым бар, тиз генә эштән азат итмәсләр. Сез җиңги белән китә торыгыз. Соңрак кайтырмын. Үткән
айдагы аврал эшләр өчен хәйран гына акча вәгъдә иткәннәр иде,
аларны алсам, хәл яхшырыр иде. Өсне ныгытасы да бар, балага да
киемнәр кирәк...
Бер карасаң, хатын-кыз юләр инде, биш ел буе ирле килеш ирсез
яшәп, ирләрне өметсез кавемгә чыгарган, мең тапкыр тәүбә иткән
Флүзә, ел чамасы бергә яшәп алгач, барысын да онытты, иренең бу
сүзләренә дә ышанды.
Берничә көннән җиңгигә ияреп, Филисне алып, Әмәкәйгә кайтып
китте.
...Ышануы юкка булмаган икән. Фидаил авылга көзгә таба кайтып
керде. Вәгъдә иткән акчалар булмаган, күрәсең, өстендә һаман шул
иске кәчтүм, яшькелт күлмәк, аягында шәлперәйгән ботинка.
Ире күзгә күренүгә күп тә үтмәде, Флүзә тагын бер тупырдап
торган малай алып кайтты. Аңа Фаяз дип исем куштылар.
Бу юлы фермага урнашты Фидаил. Атна чамасы эшләгәч, төшке
ашка кайткан мәлне, бала имезеп утырган Флүзә янына килеп утырды
ул.
– Ничек, имәме?.. – дип, көрәктәй кулы белән баланың башыннан
сыйпап алды.
– Тырыш бәби булды, имгән чакта маңгайлары тирләп чыга,
күкрәкне ычкындырмый, көч белән суыра, – дип елмайды Флүзә.
Иренең холкын яхшы белгән хатын, кисәк кенә сорап куйды:
– Нәмә бар? Нидер әйтәсең килә бугай?
Фидаил торып басты.
– Ни бит, Флүзә, колхоз рәисе Салихов абый мине укырга кыстый.
Механик булырсың ди. Ике еллык, ди...
– Уку дип хыялландың, бар инде, – диде Флүзә, сабырлыгын
җуймыйча. – Кайда соң ул уку дигәнең?
– Акташта. Техникум, ди... Колхоз акча түли, айга унбиш сум...
Ул акчаны син алырсың, анда ничек тә ачка үлмәм, кулым эш белә...
Фидаил техникумны тәмамлап кайтканда, аны өйдә үкереп-елап
өченче малайлары – Гаяз көтә иде инде…

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 07, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев