Проза
-
12 март 2026 - 09:00
Саташкан кәккүк (романның дәвамы)
Мин беләм, каршы кешеләр шактый күп булачак... Әгәр безгә булышлык күрсәтүчеләрнең өстен чыгачагына, шул исәптән Сезнең ныклы ярдәмегезгә ышаныч булмаса, юкка маташырга, файдасызга көч түгәргә кирәкме икән дип уйлыйм. -
10 март 2026 - 13:00
Ул безне бәйли иде... (хикәя)
Сәгыйдә миңа елышыбрак утырды, ягымлы, йомшак тавыш белән: «Әйдә, Хавис, аның турында нәрсә дә булса сөйлә әле», – диде. Аның турында. Ул Илнур иде. Минем балачак дустым... -
10 март 2026 - 09:00
ИЛДӘ ЧЫПЧЫК ҮЛМИ (повестьның ахыры)
Кайтты Рафига. Пароходлар туктаганчы дип, өч еллык ялын санатып алды да кайтып төште. Менә ул Күзәш урамыннан атлый. Халык эштәдер, ник бер адәм заты күренсен. Авыл тыныч һәм искиткеч сабыр. Рафига гына әйтерсең йөз ел читтә яшәгән. Киткәненә өч ел гына булса да, авыл да үзгәргәндер, аның кебек батырайгандыр кебек тоела. -
9 март 2026 - 09:00
ИЛДӘ ЧЫПЧЫК ҮЛМИ (повестьнең дәвамы)
Әхәт абыйсы ничектер, Әхмәт сагына әнисен. «Их, теге чакта, Әхәт абый да әни яшәгән йортка күчеп барган булса, әле дә бергә, барыбыз да бергә булыр идек. Марска тагылган! Ә Марска рәхәт, аның әнисе янында...» -
7 март 2026 - 13:00
Улы эзеннән (хикәя)
Маһибәдәр карчык чарасыз калып беравык улының кочагында басып торды. Аның күңеле нидер сизенә, шул сизенү үзәген өзә, йөрәген телгәли, ачы күз яшьләре булып, җыерчыклы битеннән тәгәриләр иде. Хәленнән килсә Сәгыйтен ул беркая җибәрмәс иде дә бит... -
7 март 2026 - 09:00
ИЛДӘ ЧЫПЧЫК ҮЛМИ (повестьнең дәвамы)
Рафига ят җиргә, ят эшкә тиз күнде. Иртәдән кичкә кадәр бер эш – зур-зур әрҗәләргә тимер төяү. Анда аларның ниндиләре генә юк, зурларын өчәү-дүртәү күтәреп салалар. Җәен бу эш бераз гына җиңелрәк кебек, кышкы зыкы салкыннарда туң тимер кулларны үзәккә үтәрлек итеп өшетә. -
6 март 2026 - 13:00
Көндәлегем битләреннән... (хикәя)
Минем саф хисләремә кагылырга Айгөл белән Мәдинәнең ни хаклары бар? Укытучыга каршы әйтергә ни хаклары бар? Миннән көләргә ни хаклары бар? -
5 март 2026 - 13:00
ИЛДӘ ЧЫПЧЫК ҮЛМИ (повестьнең дәвамы)
Яз үзенекен итә. Анда-санда әле кар катламы ятса да, кояш нурлары инде иртәдән үз эшен башлап та җибәргән. Түбәләрдән тып-тып тамчылар тама. Уйсулыклар, күлләвекләр җәелеп ята. Әмма Рафига аларны әйләнеп тә тормый, язгы ташу ничек алга ыргылып ага, шулай адымнарын тизләтеп ашыга-ашыга атлый. «Сөт машинасына өлгерергә кирәк, алтыда китә!» -
4 март 2026 - 13:00
Ювелир (хикәя)
Наилә дөньяга битараф иде. Күзләрендә яшәү дәрте сүнгән. Берни турында да борчылмый торган сабый хәлендә. Табибның сүзләре гүя аның турында түгел. Нинди операция турында сүз бара, кем авырый – аңа барыбер... -
3 март 2026 - 09:00
Саташкан кәккүк (Документаль роман-хроника)
– Бу вакытта нинди күке икән ул? Сентябрь уртасы бит инде. – Саташкан күке. Үз ишләре белән җылы якларга китәргә өлгермичә калган да, шуңа үкси әнә. Ничек моңсу итеп кычкыра бит, сагышлана, үкси. – Күк-кү, күк-кү, күк-кү... -
2 март 2026 - 09:00
Яшәргә! (повестьнең дәвамы)
Искәндәр җәйне дәваханәдә үткәрде. Йокларга ятканда да, уянгач та, тумбочка өстендә торган аю белән курчакка карап, бер көенде дә бер сөенде. Балалары һәрвакыт йөрәк түрендә булды. Аңа тагын биш операция ясадылар. -
1 март 2026 - 09:00
Әниләр (бәян)
Әүвәл картым вафат булган иде, аның артыннан кызым, аннары, ару гына яши башлагач, бер-бер артлы улларым- багалмаларым бакыйлыкка күчте... Япа-ялгызым торып калдым менә... -
28 февраль 2026 - 13:00
Матәм (хикәя)
Студент елларында алар өч дус булды: Әхтәм, Гафият, Атлас. Атлас... Ефәк егет! Килер микән? Килә алыр микән? Оялмыйча... Һе, авыр хәлдә ул хәзер, ә?! Килми калса, биләгән вазифасы ирек бирми. Килсә... Ни йөзе белән? -
28 февраль 2026 - 09:00
Юл азагы бер нокта (повестьның дәвамы)
Шулай, тормыш бу. Никадәр дуамал кыланам, турыдан ярам дисәң дә, ир-егет икәнсең, үзеңне дә, җиреңне дә саклау өчен кайчагында яраклаша белергә мәҗбүр буласың. Теләсәң дә, теләмәсәң дә… -
27 февраль 2026 - 13:00
Тиле (хикәя)
Иренең авызыннан үз улына әйтелгән әлеге сүзне ишетеп, катып калды Алия. Мизгел эчендә күз алдына үзенең кайчандыр Фирдүскә ачыргаланып, нәкъ менә йөрәгенә үткәрердәй итеп, шулай дәшкәне хәтерендә сызылып үтте...