Логотип Казан Утлары
Бәян

КОЯШТА – САГЫШ ТӨСЕ (повестьның дәвамы)

Иртәнге эшләрне караштыргач, бераз тын алмакчы булып, радионы ача төште Флүзә. Нигәдер бу араларда үзенә урын таба алмый әле. Бүген дә таң беленгәндә үк уянып, озак кына уйланып ятты. Уй дигәненең дә рәте- чираты юк, берсе килеп зиһенгә барып җитә алмый, аны икенчесе алыштыра, ул арада өченчесе аңны тарткаларга керешә – җыен тузга язмаган, өзек-төтек нәрсәләр бимазалый күңелен.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

Икенче бүлек
Җаннар яна ут булып
Баш киемен талап исә җилләр,
пәри тузан ташый туена.
Яшьнәп торган агачлардан өзелеп
яшел килеш яфрак коела.


Кадыйр Сибгатуллин


I
Иртәнге эшләрне караштыргач, бераз тын алмакчы булып, радионы
ача төште Флүзә.
Нигәдер бу араларда үзенә урын таба алмый әле. Бүген дә таң
беленгәндә үк уянып, озак кына уйланып ятты. Уй дигәненең дә рәте-
чираты юк, берсе килеп зиһенгә барып җитә алмый, аны икенчесе
алыштыра, ул арада өченчесе аңны тарткаларга керешә – җыен
тузга язмаган, өзек-төтек нәрсәләр бимазалый күңелен. Ниндидер
аңлаешсыз халәт йөрәкнең тынычлыгын ала, бөтен вөҗүден талкый,
җанның ерак түрендә кызгылт ялкынга чолганып, ут шәүләсе
котырына. Ялкын зәһәрләнеп бии, үрсәләнә, тәнне эсселәп гәүдә
буйлап йөгерә, сызландыра, сыкрата.
Дуамал җил истеме, өй түрендә кайчандыр Рәхмәтулла бабай
утырткан тупыл шаулап куйды, урам яктагы шомырт ботаклары
«чек-чек» итеп, тәрәзә пыяласына чиертеп алдылар. Җанга шом
сарыла. Болай ятканчы торырга, өй арасындагы бетмәс-төкәнмәс
эшләргә тотынырга кирәк дип, юрганын читкә алып, торып басты.
Эш борчуларны тиз оныттыра ул.
Соңгы вакытларда әллә нинди яман гадәт ияләште Флүзәгә.
Кинәт кенә кулыннан эш төшә, йөрәк тирәсе кызыша, күкрәгенә ниндидер шик кереп, пошындыра башлый. Югыйсә, шөкер, барысы
әйбәт, барысы да тәртиптә. Малайлар үсеп баралар. Филис Әлмәт
шәһәрендә төзелеш техникумын тәмамлады дияргә була. Бу атнада
кулына диплом алып, кунакка кайтып китмәкче. Тулай торакта яшәгән
бүлмәләрен яхшылап ремонтлап, яңа обойлар ябыштырып, гөл итеп
тапшырмакчылар. Алар бер бүлмәдә дүрт егет торды. Дүртесе дә –
авыл егетләре, эштән курка торганнардан түгел.
Әтисенә охшап, Филис тимер-томыр эшенә тартылды, техникумның
механика бүлегенә кереп, яхшы билгеләренә генә укыды. Улы өчен
сөенеп бетәрлек түгел инде – укытучылардан гел әйбәт сүзләр ишетеп
килделәр. Филис алга карап эш йөртүчән бала булды. Сигезенче
сыйныфны тәмамлаганда ук һөнәр сайлап куйган иде – башта
Әлмәттә белем ала, армиядән кайткач, Казанга авыл хуҗалыгы
институтының механика факультетына укырга кермәкче.
Хыялга бай егет булып үсте Филис. Һәрнәрсәнең төбенә төшәргә
омтыла, китап укырга һәвәс, әллә нәрсәләр сорап, әтисен алҗытып
бетерә. Нигә алай да, нигә тегеләй, нигә болай түгел дә, нигә башкача
булмый? Сораулар һаман шул техника, машина, трактор төзелешенә
кагылышлы була иде. Озак еллар фермада механик булып эшләүче
әтисе аңлатып, төшендереп карый, тик техникадан белеме арткан
саен малайның сораулары да ишәя, катлаулана, җавап табу авырлаша
бара. Ни сабыр әтисе дә малайның төпченүеннән туеп, сорау-җавап
«уеныннан» котылуның чарасын күрергә ашыга иде. Ахырда,
бер җаен тапты: «Институтта укып гыйлем ал, «ник тегеләй, ник
болай»ларыңның серенә үзең төшенерсең», – дип, улы яныннан
тизрәк китү ягын карый башлады. Бәхеткә, «техника җене кагылган»
ул гына түгел иде – сыйныфташы Илфар да шушы техникумны
сайлаган булып чыкты. Икәүләп сынауларны уңышлы биреп, укырга
керделәр. Бер бүлмәдә яшәделәр, бер үк шөгыльләрне үз иттеләр.
Белмәгән кешеләр аларны игезәкләр, һич булмаса, якын туганнар
дип уйлар иде. Бер бүлектә, бер-берсенә таяныч булып, ярдәмләшеп
уку, яшәү һәр икесенә уңайлы булды.
Илфарның әтисе Рәмзи Фәррахов колхозның баш механигы,
шулай ук гомере техника арасында үтә. Филиснең әтисе Фидаил
алыштыргысыз кеше – фермада механик, соңгы вакытларда әллә
нинди җайланмалар кайтып тулды колхозга, аларны урнаштыру,
көйләү шактый матавыклы, әмма бер көйләп җибәрсәң, җанга рәхәт,
элек барысын да кул көче белән эшләгән ферма эшчеләренә алмашка
техника килә, аларның хезмәтләре күзгә күренеп җиңеләя, колхоз
бөтәя, тормышлар яхшыра бара иде. Ике әти кеше, ике механик
очрашканда, малайлар турында сүз чыкса, үзләрен бәхетле хис
итүләрен яшермиләр. Ни дисәң дә, гомерләре заяга үтмәгән, уллары
әтиләренең һөнәрләрен сайлады, алмашка үсәләр бит!

Филис белән Илфар икесе дә гәүдәле, көчле егетләр, техникумдагы
җәмәгать эшләрендә башлап йөрүчеләр булдылар. Уку йортында
теләге булган кешегә бөтен мөмкинлекләр бар иде: спорт түгәрәге
гөрләп эшли, егетләр ирекле көрәш белән шөгыльләнә, ул да булмый
музыка түгәрәгенә йөгерәләр – нинди җен кагылып киткәндер, икесе
дә гитара уйнарга өйрәнәләр. Өйрәтүчеләре – үзләре кебек үк яшьләр,
сәнгать училищесы студентлары, җитмәсә, кызлар! Менә шулай
өч ел үтеп тә китте, хәзер инде алар һөнәрле, бар яктан да килгән,
өлгергән егетләр. Рәхмәтулла бабай Филисне бүген күрсә, куанып:
«Өндердәй җегет!» – дип тел шартлатыр иде. Флүзә «өндердәй» дигән
сүзнең мәгънәсен белми, бары буй-сынлы, куәтле, эшкә чос икәнен
ассызыклый торган сүз икәнен чамалый. Бәлки борынгыдан калган
«гренадердай» сүзе шулай телебезгә яраклашып кереп киткәндер,
чуртым белсен.
Каражалдан кайтып, авылга төпләнүләренә унбиш еллап гомер
үтеп бара. Өч малай янына тагын ике кыз да өстәлде. Фидаилгә
ышанып ялгышмаган икән Флүзә. Чын ир булды ул. Механикка
укып кайтуга, җиң сызганып эшкә тотынды, йорт-хуҗалыкны да
онытмады. Рәхмәтулла бабай белән әбисе бер-бер артлы бакыйлыкка
күчкәч, бераз уйга батып, сагышланып йөрде дә¸ гаиләнең фәкать
үзенә карап торуын тоеп, тормыш йөген җилтерәтеп алып китте.
Тәмам йончыган, өшәнгән иске йортны сүтеп, яңа йорт җиткереп
керделәр, абзар-кура, ихаталарны яңартып җибәрделәр. Күңелгә
иң ятышлысы – Фидаил, юк-бар сәбәп табып, хатынының җанын
таламый. Көнләшеп интектермәве үзе бер бәхет иде. Югыйсә Флүзә
белә – армиядә чакта да, Каражалга киткәч тә, авылдан Фидаилгә
Флүзәсе турында яла ягылган хатлар киткәләде. Кем язганнарын да
чамалый Флүзә, яшь бичәгә кызыгып, кулга төшерергә азапланучы
саламторханнар булмады түгел, әмма хатын биш ел дәвамында
намусына сүз китерерлек гамәл кылмады, иренә хыянәт итү аның
уена да кереп карамый иде. Шуңа үч итеп, Фидаилгә, ялган исемнәр
астында, ниләр генә язып җибәрмәделәр. Фидаилгә зирәклекне биргән
икән Ходай, ул бу хакта хатынына авыз ачып сүз катмады. Соңыннан,
өлкәнәеп килгәндә, бу хикмәтләр хакында исенә төшергәләде, анысы
да теге бичаралардан көлеп инде.
Әйе, Фидаилгә көнләшеп караучылар юк түгел иде. Авылда, ныклы
тормыш алып баручы кешегә үчлеләнепме, аның тырышлыгыннан
көнләшепме, тел тегермәне тартучылар табылгалады. Кайберләре,
үзләренчә мәзәк табып, кызык-мызык сөйләп тә азапландылар.
Авылда һәр нәрсәдән мәзәк табарга маташучы бер адәм була бит.
Андый кеше Әмәкәйдә дә бар иде. Шул кеше бервакыт Фидаилнең
ат белән урманнан киртәлекләр алып кайтуын күреп алгач, авызын
ерып, кибет алдында җыелган ирләргә: «Фидаил инде өч ел чишенми йоклый, ди. Таң тишегеннән уянуга, урманга чыгып китә икән.
Ашыгудан ялгышып, башка якка китеп бармыйм дип, башын урман
ягына куеп черем итә икән», – дип сөйләнеп торган була икән. Алны-
ялны белмичә, дөнья көтүенә төрттерүе инде үзенчә. Фидаил аның
ише сүзләргә игътибар итмәде. Дөнья малы – дуңгыз каны, дисәләр
дә, берәүнең дә казганып тапканын җилгә очырасы килми. Дөньяга
килгәнсең икән, эшлә, яшә, адәм тәганәсе булып йөрмә! Рәхмәтулла
бабасының васыяте дә шул иде бит аңа.
Соңгы вакытларда Флүзә иренең бер җырын отып алды. Каян
ишеткәндер, күңеле булганда яки җаны әрнегәндә, ә кайчакта бер
сәбәпсез шул җырның ике юлын кабатлый ир:
Тәгәри тормыш арбасы,
Тау менә дә, тау төшә...
Флүзә уйларын йөгәнләп, балалар яткан бүлмәгә күз салды. Алар
иртәнге йокының бар тәмен сеңдереп, рәхәтләнеп тәгәрәшеп йоклап
яталар.
Радиодан Айрат Арсланов күңелнең түренә үтеп керердәй итеп
Муса Җәлилнең шигырен укый:
Өч баламны, очар кош итеп,
Мин очырдым иркен далага.
Әйтегезче, зинһар, үз итеп,
Сагыш белән кипкән анага:
Кайда йөри минем улларым?
Ана күңеле тели белергә:
Кая илтә язмыш юллары...
Айрат Арслановны телевизордан да күреп белә, авылга концерт
белән килгәне дә бар. Аның мәһабәт гәүдәсен күргәч, әни кешедә
горурлык уяна – Филисе дә нәкъ шундый кыяфәтле егет булып
үсеп җитте бит. Инде шушы атна ахырында диплом алып, авылга
кайтмакчылар. Колхоз рәисе Фатих ага Салихов вәгъдә итеп куйды:
«Егетләрне авылда калдырабыз. Икесенә дә эш бар, яңадан-яңа
техника кайтып тора, хәзер замана яшьләрнеке, җиң сызганып
эшләрләр, башлы-күзле булып, «ду» китереп дөнья көтәрләр», – дип
ышандыра. Аның сүзләре күңелне тагын да алгысытып җибәрә. Күз
алдына көләч йөзле Филисе килеп басты. Бәлки дипломын алырга да
өлгергәндер инде. Ишекне каерып ачып, менә-менә елмаеп-балкып
кайтып керер дә, әнисен кочагына алыр... Шул уй күңелен йомшартып
җибәрде, ирексездән Флүзәнең ике битеннән яшь тәгәрәп төште. Ул,
ашыгып, радионы борып сүндерде дә маллар карап йөрүче Фидаиле
янына чыгып китте.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 08, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев