Логотип Казан Утлары
Бәян

КОЯШТА – САГЫШ ТӨСЕ (повестьның дәвамы)

Бәндә ният корып йөри, язмыш җиле башка якка сөйри... Техникумны тәмамлап, чыгарылыш кичәсе үткәрербез, кулга диплом алырбыз дип канатланып, очынып йөргәндә, уй-ниятләр челпәрәмә килде дә куйды. Бәйрәме дә нинди булачак иде бит, Филис белән Илфар кичәгә үзләрен ике еллап гитарада уйнарга өйрәткән музыка училищесы кызлары Алия белән Энҗене дә чакырып куйганнар иде

(Әсәрне башыннан укыгыз)

II
Бәндә ният корып йөри, язмыш җиле башка якка сөйри...
Техникумны тәмамлап, чыгарылыш кичәсе үткәрербез, кулга
диплом алырбыз дип канатланып, очынып йөргәндә, уй-ниятләр
челпәрәмә килде дә куйды. Бәйрәме дә нинди булачак иде бит, Филис
белән Илфар кичәгә үзләрен ике еллап гитарада уйнарга өйрәткән
музыка училищесы кызлары Алия белән Энҗене дә чакырып
куйганнар иде. Икесе дә чибәрләр, чаялар, нәкъ шәкерт егетләре
кебек үк бер-берсенә охшаганнар, сүздә дә, гамәлдә дә бер-берсен
тулыландырып торалар иде. Егетләр кызларга, кызлар егетләргә
битараф түгелләр, тик шунысы бар, әгәр «йөрәк эше» тирәнгәрәк
китеп, күңелләрне биләп алырлык чын мәхәббәт уты кабынса, егетләр
тарафыннан тәкъдим дә ясалса, кызларның бер дә авылга кайтып,
офыккача таралып яткан чөгендер басуларында арт туңкайтып
йөриселәре килмәс шул. Арада хисләр өермәсе кузгалуын сизенгән
кызлар бу хакта ачыктан-ачык белдерде. Кияүгә чыксалар – бары тик
шәһәрдә генә яшәячәкләр! Әйтәсе түгел, кулларына яхшы егетләр
килеп керде, музыкага да сәләтләре бар, гитарада уйнау серләрен дә
яхшы үзләштерделәр, әмма аларның гел авыл ягына тартылулары
һич кенә дә ошамый кызларга. Авылга аю мае сөрткәннәрмени?!
Кызлар зур өметләр белән 8 Март бәйрәмен шәһәрдә бергәләп
үткәрербез дип йөргәннәр иде, егетләр исә авылларына кайттылар да
киттеләр. Кызлар ачуларыннан шартлардай булды. Җитмәсә, бергәләп
авылга кайтып килик дип, теңкәләренә тиеп беттеләр. Кызларның
исә бәйрәмне җыйнаулашып шәһәрдә үткәрәсе килә, үзләренчә
бәйрәм программасы да әзер иде. Тик егетләр каты чикләвек булды,
кызларның ай-ваена карамыйча, ашыга-ашкына авылга кайтып
сыздылар. Шул да булдымы егетлек! Авылдан килгәч, и, куаналар,
сөйләп туймыйлар инде – имеш шундый бәйрәм үткәргәннәр
мәдәният йортында – бөтен авыл шаккаткан, ди! Дус егетләре Алабуга
мәдәният училищесында укый икән, баянчы егет, ике-өч көн эчендә
вокал-инструменталь ансамбль төзеп, концерт куеп, авыл яшьләрен
һушсыз калдырганнар. Ничек кәпрәеп киттеләр шул бәйрәмнән соң!
Карасаң, Берлинны алган батырлар сыман кыяфәтләре. Берсе – ритм-
гитарада, берсе – соло-гитарада уйнаган икән. Бас-гитарада уйнаучы
да табылган, клавишлар да булган хәтта! Дус егетләр баянда өздергән.
Кызларның күңеле кытыкланды, әлбәттә, кайтып күрәселәре калган
икән лә! Бәлки әле үзләре дә чыгыш ясарлар иде. Җырга сәләтләре
бар, җебеп төшмәсләр иде.
Инде егетләр имтиханнарын биреп бетерделәр, чыгарылышка
кунакка чакырдылар. Кызлар башта ялындырып азаплансалар да,
8 Мартка кайтмый калгандагы үкенү булмасын дип, килергә, кичә
барышында бергәләп җыр башкарырга да әзерләнделәр.

...Барысы да күз ачып йомганчы булды шул. Дүшәмбе көнне тулай
торак коменданты бүлмәләренә килеп керде. Егетләр кызлар янына,
репетициягә барырга әзерләнә иде. Филиснең өстендә үтүкләнгән
ак күлмәк, аксыл чалбар, өр-яңа кроссовкасын да киеп куйган.
Стипендиясен җыеп барып, Әлмәттә яшәүче туганнарында саклап
торган иде. Тулай торакта булгалый торган хәл – кем керми дә кем
чыкмый, студентларның акчасы, киемнәре, авылдан алып килгән
ризыклары югалу очраклары да булгалый. Тикшереп йөргән булалар
да, әлегә каракларның эзләренә төшкәннәре юк. Шәһәрнең елгыр
егетләренә сылтыйлар да куялар. Шуңа күрә Филис белән Илфар,
мондагы хәлне төшенү белән, акча, кеше күзе төшәрлек киемнәрен
туганнары фатирында саклауга куйганнар иде. Инде чыгарылыш
кичәсе җитәрәк, бераз «егетләнеп» алсалар да була – кәттә генә
киенеп, кызлар яныннан урап кайтырга иде исәпләре. Тегеләре дә
көтеп торалар, хис-кичерешләрен яшереп булмый – егетләр училище
каршындагы сквер янына килеп җитүгә, яннарына атылып килеп
чыгалар, күзләре ут яна, сулыш алулары ук икенче. Яшьлек шундый
мәлләре белән кадерле шул. Бүген иртәрәк барып, кызлар белән
шәһәр буйлап йөрергә, йөрәк серләрен ачарак төшәргә уйлаганнар
иде. Комендант кереп, өсләренә салкын су сипте дә куйды менә –
егетләрне ашыгыч рәвештә хәрби комиссариатка чакыралар, ди. Бер
минут тоткарланмаска, шушы сәгать эчендә үк комиссариат ишеген
кагарга тиешләр икән! Бу кадәр ашыгычлыкның сәбәпләрен аңышып
бетмәсәләр дә, егетләр карышып тормады. Чишелмәс төен түгел –
тиз генә комиссариатка кереп чыгарга да кызлар янына йөгерергә!
Комиссариатта алар белән озак сөйләшеп тормадылар. Тагын
ике көннән армиягә китәргә повестка тоттырдылар. Башта уйлар
чабышты. Болай булса, диплом да ала алмыйлар түгелме соң?
Техникумга чаптылар, андагы укытучыларга хәлне аңлатып
карадылар, повестканы да күрсәттеләр, тегеләр аптырашта – директор
командировкада икән. Дипломнар әзер, тик директор кул куймаган,
алар аның сейфында, бик астында диләр. Сейфны ватып булмый,
киңәш бирүдән узмадылар – дипломнарыгызны ышанычлы бер
иптәшегезгә алырга ышаныч язуы языгыз да вәссәлам! Алар ничек
тә авылдагы әти-әниләрегезгә тапшыру җаен табар.
Егетләрнең ике көннән армиягә китәргә җыенуларын белгәч,
кызларның да сөмсерләре коелды. Бернинди чыгарылыш та, бергәләп
чыгыш ясау да булмый, димәк. Икесе тиң хушлашмый да борылдылар
да, тузанлы асфальтка шык-шык басып китеп бардылар. Үзләре
нидер сөйләшеп, көлешеп тә алдылар. Шушы авыл дип шашынган
егетләргә ышанып йөрүләреннән көләләр иде булса кирәк. Шулай
күңелсез аерылышу егетләрнең эчен тырмады, әлбәттә.
– Аптырап тормыйк, Илфар, – диде Филис гадәттәгечә, җитди итеп. Аның олыларча фикер йөртүенә гаҗәпләнеп карый иде Илфар.
Кызларның болай кыланмышы Илфарның күңелен яралап өлгергән
иде. Үзен гитарага өйрәткән Энҗе исемлесенә чынлап гашыйк иде
бит ул. Филисне өйрәтүче Алия исә, егеткә караганда, Филискә үзе
ныграк тартыла иде. Бер минутта хисләрне шулай таптап, туздырып
китеп була микәнни соң? Филис, дустын «җиргә төшереп», сүзен
дәвам итте:
– Бу кызларның безгә тәтесе юк. Хәзер армиягә алмасалар, көзгә
китәр идек. Барыбер безне көтеп тормаслар иде. Без бит – авыл
балалары, шәһәргә күңел ятып тормый, кайтып эш күрсәтәсе килә.
Армиядән соң ничек булыр, алдагысын Аллаһ белә, ди минем әни.
Әйдә, тулай торакка кайтып, диплом алырлык ышанычлы егет
табыйк. Авылга кайтарып тапшыра алмаса, Әлмәттәге туганнарга
китереп бирсен. Һич тә булмаса, үзендә сакласын. Ике ел, нәрсә,
үтә дә китә. Яшереп торасы юк, безнең чакырылыш егетләре ике ай
тирәсе солдат шулпасы чөмерәләр инде. Ике айны алдан ук сызып
куярга була, ел да сигез ай кала хезмәт итәргә.
– Әйе шул, – диде Илфар, һушына килеп. – Әти-әниләрне күреп,
саубуллашып килик. Армиядә диплом кирәкми, диләр. Һөнәргә анда
үзләре өйрәтәләр, ди бит. Без алган белемнәрне файдалана алсак,
начар булмас иде дә, кая җибәрерләр...
Филис ашыктыруын белде.
– Азнакайга кичке автобуска өлгерәбез әле, ничек тә төнгә авылга
кайтып керербез.
Ашыгып, тулай торак ягына атладылар.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 08, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев