Логотип Казан Утлары
Повесть

КОЯШТА – САГЫШ ТӨСЕ (повестьның дәвамы)

Капитан сөйләгәндә Филис шуларны уйлап утырды. Кызык инде, әле кайчан гына канатланып, укып йөргәннәр иде. Кызлар белән танышып, хисләр кабынып, башлар әйләнгәләде. Аннан барысы асты-өскә килде, диплом да алмыйча, ут капкандай кыланып, армиягә чакырдылар; эсселек башларга капкан Тоцк тирәсендә өйрәнүләр үтүгә, инде әлеге каһәр суккан җәһәннәм оясыннан котылып, кешечә яшәргә мөмкин булган җиргә эләгермен дигән өметләрне пыр туздырып, җир читендәге Термезга китереп бушаттылар.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

***
...Поезддагы бөркүлеккә чыдамалы түгел. Армиянең дә төрле
җирләре бар икән шул. Филис, хезмәткә алынуның беренче
көннәреннән үк, шуның җәһәннәмгә тиң эссе урыннарына туры
килде. Иң элек Оренбург өлкәсенең Тоцк авылындагы уку-өйрәтү
лагерьларына килеп эләкте. Монда кая карама дала, эссе кояш
астында көн дәвамында яшь солдат мәктәбен үтәләр. Иреннәр чатнап
ярылды, кул-аяклар ойый, гимнастёркага тоз утырып, ак төскә кереп
бетте, күзгә ачы тир кереп җәфалый.
Илфар белән аларны Казанда аердылар. Ике ай тирәсе үткәч,
хәбәре килеп иреште, десант гаскәрләренә эләккән икән. «Көне-
төне куалар, бездән утта янмый, суда батмый торган, сукса – таш
вата, типсә – тимерне бөгә, басса – бакырны изә торган гыйфрит
ясамакчылар бугай», – дип яза ул. Сержант мәктәбендә өйрәнүләр үтә,
алдагы солдат язмышын да чамалаган кебек хат ахырында «каядыр
ераккарак алып китмәкчеләр» дигәнрәк сүзләр дә өстәгән иде.
Язмыш мәсьәләсендә Филисләргә дә сиздереп алалар. Бер көнне взвод командиры лейтенант Ершов, өйрәнүләрдән соң тын алган
арада, арыган солдатларга карап: «Бусы әле баласы, мичтә икән
анасы, дияргә туры киләчәк сезгә, түзәргә өйрәнегез. Үзегезне тагын
да сынаулырак психологик халәткә әзерләгез», – дигән иде. Барлык
солдатлар да мондагы «академияне» тизрәк төгәлләп, башка якларга
таралуны көтеп, зар-интизар булып йөриләр иде. Лейтенантның
әйткән сүзләренә артык игътибар итүче булмады. Моннан да
авыррак сынаулар булыр микән? Көн кояш астында янып үтә, төнен
палаткаларда бөркү, җитмәсә, черки җәфалый, тәмам арып, бераз
черем итәм дисәң, колак төбендә «без-з-з» килеп, шушы җәһәннәм
бөҗәкләре бәгырьне өтә башлый. Филиснең балачактан иң түзә
алмаганы – черки тавышы. Тумыштан яратмый ул аларны, чыдый
алмый.
...Көткән көн килеп җитте. Октябрь башында машиналарга төяп,
Оренбургка китерделәр, аннан самолёт белән Ташкент каласына килеп
төштеләр. Ташкент аларны үз итеп кабул итте – көннәр җиләс тоела,
өскә хәтта шинельне киеп йөрергә дә була. Тик мондагы рәхәтлек
озакка бармады, Тоцкида кичергән җәйге эсселектә тилмерүләре
онытылырга өлгермәде, бераз төс кереп, ризыкның тәмен белә
башлаганнар иде, янә куалап диярлек поездга төяп, көньякка алып
киттеләр. Тагын бөркү һава тилмертә, поездда су табуы да кыен эш,
әлсерәп, кыяфәтсез җан ияләренә әверелделәр. Алар белән поездга
Байкал аръягыннан, Белоруссиядан төзүчеләр дә төялешкән иде. Болар
инде, солдат киемендә булсалар да, хәрбиләр телендә «партизаннар»
дип аталучы кавемнән, ярты елга хәрби комиссариатлар тарафыннан
җыеп җибәрелгән, күпер төзүдә тәҗрибәле һөнәрмәндләр, эшкә
баралар. Байкал аръягыннан килгән полктагылар БАМ төзелешендә
чыныгу үткән. Сөйләшүләреннән шул билгеле булды, СССРның иң
көньяк чигендәге Термез шәһәренә баручы поезд икән бу. Термез – утлы
таба, моны арадагы бер офицер әйтеп, солдатларның кәефен тәмам
төшерде. Эсселектән гарык яшь солдатларның күңелсезләнгәннәрен
күреп, бераз тынычландырды тагын:
– Ноябрь айларыннан март башларына кадәр түзәргә була анда. Тау
ягыннан дымлы, салкынча җил дә искәли. Инде язга кергәч, башлана
– илле градус эсселек. Түзсәң – түз, чыдасаң – чыда...
Термезда елга аша күпер төзеп, Әфганстан белән ике араны
тоташтыру өчен җыелган хәрбиләр эшелоны чүлләр буйлап шактый
көннәр баргач, ниһаять, килеп җиттеләр. Солдатларны вагоннан
бушатып, алдан әзерләнгән палаткаларга алып киттеләр. Мондагы
хәрби частьларның исәбе-хисабы юк иде. Филиснең колагына
чалынганы – Әфган чигенә ике-өч чакрым ара калган, монда нигәдер
хәрбиләр китереп тутырганнар – йөз илле меңләп гаскәр тупланган.
Барысы да күпер төзелешенә дип кубарылганнар микән?

Филискә машина бирделәр. Өр-яңа «ЗИЛ-131» машинасы,
солдатлар аны яратып «Захар» дип йөртә. Егетнең техникага кулы ята,
механик булуын да белеп алгач, полкның техник бүлеге начальнигы
майор Хорькин аңа эшне өеп кенә тора. Кайсының машинасы
кабынмый, кайсының тизлек тартмасы көйләнмәгән... Санап
бетерерлекмени совет машиналарының кимчелекле якларын. Филис
янына машина төзелешен аз-маз белгән тагын берничә солдатны
туплап, бригада оештырдылар. Бер генә төзек машина да юк иде,
һәркайсын яңадан карап, көйләп, часть-узелларын алыштырып,
йөрерлек хәлгә китерергә туры килде. Дивизиядән килеп тикшереп
торалар, майор Хорькинны инспекция белән килүчеләр мактап китте.
Майор сөенеченнән Филиснең аркасыннан кагып куйды.
– Исмәгыйлев, кулымнан килсә, сине үз янымнан бер адым да
җибәрмәс идем, – диде. – Алга таба укырга кирәк сиңа. Автомобиль
гаскәрләрендә бәһа булмас иде сиңа!

***
Термез... Урамнарына ком-таш түшәлгән.
Мең еллык дәверләрне үз сыртында кичереп килүче урам-
тыкрыкларда Александр Македонский – Искәндәр эзләре бәлки
сакланадыр да, ләкин бөек полководецның рухы сизелми инде.
Шуннан соң мең еллап гомер үткәч, будда дине үзәгенә әйләнгән
бу шәһәрне гарәпләр басып алып, халкына ислам динен кабул
иттергәннәр, биш йөз еллап вакыт үтүгә Чыңгыз хан каланы үзенә
буйсындырып, җимереп чыккан, унөченче гасырда Аксак Тимер
шәһәрне үз кул астына алгач, шәһәргә җан иңдерә, аны яңадан төзи.
Татарлар Аксак Тимерне җимерүче дип атасалар, үзбәкләрдә ул
төзүче буларак данлана.
Көзен бу шәһәрдә ком бураннары котыра, тау ягыннан юеш җил исә,
шыксыз, күңелгә ятышлы бернәрсә күзгә чалынмый – табигате ташка
үлчим. Шушы җирдә дә кешеләр гомер итә, тормыш алып баралар
диген. Мондагы үзбәкләр сүзчән түгел, ир-атлары гаскәриләргә
шикләнеп карыйлар, хатын-кызлар бөтенләй күзгә күренмиләр.
Тарихы бик борынгы булса да, үзенең искитәрлек бернәрсәсе юк
– ниндидер томса, безгә булганы җиткән дигәнне алга сөрүче, таң
атканга бер сөенеп, кич җиткәнгә ун куанып яши торган халык җан
асрый биредә; сүнәр-сүнмәс шәм шикелле җегәрсез, дәртсез бер кала.
Шәһәрнең җанын бераз вокзал тирәсендә генә тоярга була, поездлар
килгән-киткән чакта бөтен тынычлык вәйран килә, сүлпән бимазалы
хәрәкәт сизелеп ала монда.
Гаскәрләрне шәһәрдән читкәрәк, башлыча палаткаларга
урнаштырдылар, күптән түгел төзелгән таш биналарда офицерлар
яши. Госпитальдә эшләүче шәфкать туташлары, элемтәче кызлар, кер юарга ялланып эшкә килгән хатын-кызларны күреп алсалар,
солдатларның күзләре тона, үткән-сүткәндә һәр солдат кызларга
төбәп нинди дә булса кинаяле сүз әйтмичә калмый. Кызлар астан
елмаеп, солдатларга кечкенә йодрыкларын күрсәтеп, һаваны төеп
алган булалар. Шушы да күңелне күтәреп, ярты көн дәвамында
ниндидер бер хыялый дөньяда яшәп алырга җитә кала. Палаткага
кайтуга солдатлар туган якта калган кызларына сагыну хатлары язарга
тотына. Филис тә Алиягә хат язып караган иде, җавап килмәде...
Политзанятиеләрдә замполит капитан Мочалков, Совет иленең
дөнья империализмына каршы алып барган героик көрәше
темасыннан читкәрәк китеп, солдатларны нигәдер Термезның тарихы
белән дә таныштырып алды.
Бу – Үзбәкстанның иң көньяк шәһәре икән, борынгы иран теленнән
күчереп әйткәндә, эссе дымлы урын дип атала ди. Сурхандарья
өлкәсенең башкаласы. 2500 еллап тарихы булган борынгы шәһәр.
Соңгы елларда монда хәрби аэродром төзелә башлаган, Амударья
елгасы аша автомобиль-тимер юл күпере салына. Төзүчеләрне ил
буйлап шуның өчен җыялар икән.
Капитан Мочалков күбрәк чиктәш әфган җирләре хакында сөйли.
Термездан әфганнарның Мазари-Шәриф каласына сиксән чакрымлап,
ә Кабулга 425 чакрым барасы була. Әле Ташкенттан поездда
килгәндә үк резервистлар авызыннан Әфганстанга керүгә әзерлек
бара дигәнрәк сүзләр колакка чалынган иде. Имеш, Амударья аша
күпер салынып беткәч тә, гаскәрләр чикне үтеп, моңарчы ишетеп тә
карамаган ниндидер Саланг үткеле аша әфган җиренә аяк басачаклар.
Анда совет гаскәрләрен түземсезләнеп көтәләр икән ди...
Поезд туктый-туктый, күбрәк төнге вакытларда барды, һәрнәрсә
сер белән томаланган сыман иде. Тик ил-дөнья сәясәтен азмы-
күпме белгән «партизаннар» серне бөтен эшелонга чәчеп-сибеп
бетергәннәр иде инде. Озакламый совет гаскәрләре Әфганстанга
керәчәк!.. Бөтен эш шуңа бара. Әмма анда ни өчен керәчәкләр, ни
өчен шундый карар кабул ителгән – анысы билгесез... Чит илгә гаскәр
кадәр гаскәр китереп кертүнең ниндидер сәбәбе бардыр бит инде:
кем- кемгә яный, кем-кемнән саклаячаклар – бу кадәресен дә җүнле-
башлы аңлатучы табылмады. Резервистларны борчыган төп сәбәп
– биштәрдәге каскалар. Сәфәргә кузгалганда мәҗбүриләп таратып
чыкканнар, «кирәге чыгачак» дигәннәр... Фаразларга урын бар – элек
каскаларны бары хәрби бәрелешләр вакытында гына өләшкәннәр.
Алар күпер төзүчеләр, бу каскаларны киеп кемнән сакланырга тиеш
булалар һәм аларга кем һөҗүм итәргә мөмкин? Күрше Әфганстан
Совет иле белән дуслык урнаштырырга тели, явыз империалистлар
басымыннан азат булмакчы, интернациональ булышлык күрсәтүне
сорап берничә мәртәбә мөрәҗәгать иткән икән инде. Бәрелешләр була калса, кем-кемгә каршы сугышырга тиеш? Күпер төзүчеләрме?
Әллә арткы вагоннарга шыплап тутырылган өч-дүрт айлап яшь
солдат мәктәбен үткән «сары томшык»лармы? Резервистлар телләре
чишелгән чакта болар хакында җәелеп сөйләшәләр, бәхәсләшәләр,
пошаманга төшеп, озак кына сүзсез дә утыралар иде. Аларның
бәхәсләре яшь солдатларга да ишетелгәли. Шуңа күрә занятиеләрдә
капитан Мочалковның Әфганны телгә алуы йөрәккә шом сала. Чүл
уртасындагы Термезда йөз илле меңләп хәрби җыелган ди инде. Бу
кадәр солдатны шайтан олаккан җиргә юкка китереп тутырмаганнар,
димәк, ни дә булса булачак...
Капитан сөйләгәндә Филис шуларны уйлап утырды. Кызык инде,
әле кайчан гына канатланып, укып йөргәннәр иде. Кызлар белән
танышып, хисләр кабынып, башлар әйләнгәләде. Аннан барысы
асты-өскә килде, диплом да алмыйча, ут капкандай кыланып, армиягә
чакырдылар; эсселек башларга капкан Тоцк тирәсендә өйрәнүләр
үтүгә, инде әлеге каһәр суккан җәһәннәм оясыннан котылып,
кешечә яшәргә мөмкин булган җиргә эләгермен дигән өметләрне
пыр туздырып, җир читендәге Термезга китереп бушаттылар. Хәзер,
күңелгә шөбһә салып, чит илгә барып керү, анда исә ниндидер сугыш-
бәрелешләр булырга мөмкинлеге хакында сиздереп алгалыйлар.
Кая карама – гаскәр, кем белән сөйләшмә – сүз шуңа барып терәлә.
Офицерлар хәрби сер саклап, солдатларны кисәтеп кенә тора. «Берүк
өйләрегезгә мондагы имеш-мимешләрне яза күрмәгез. Барлык хатлар
укыла, кайсы милләт вәкиле булсагыз да, нинди телдә язсагыз да –
һәммәсе тикшерелә. Цензорлар җитәрлек бездә – уйдырма тараткан
өчен хәрби трибунал!»

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 08, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев